Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы җырчы Илсур Шәйдуллинны полигоннан гаиләсе янына кайтарганнар – видео

news_top_970_100
Өч балалы җырчы Илсур Шәйдуллинны полигоннан гаиләсе янына кайтарганнар – видео
Илсур Шәйдуллинның шәхси архивыннан

Теләчедә яшәүче җырчы, алып баручы, өч бала әтисе Илсур Шәйдуллинның мобилизацияләнүе турында «Интертат» сайты язган иде. Өч балалы әтиләрне хәрби хезмәткә алмау турындагы карар үз көченә кергәннән соң, Илсурны өйгә, гаиләсе янына кайтарып җибәргәннәр. Әлеге сөенечле хәбәрне аның якын дусты Илмир Ямалов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Бер ай (2 көн калды бер ай булырга) Казан-Экспода яшәп, полигонда хәрби укулар үтеп, бүген, Татарстан Республикасы президенты карары белән, күпбалалы 90 егетебезне (шул чама, тулы исемлекне карап өлгермәдем) кире өйләренә озаттылар. Шул исемлектә безнең Илсур Шәйдуллин да бар. Кулына «военнигын» тотып, экипировкасын тапшырып, «хәерле сәгатьтә» дип, «гражданка»га атлады.

Кемнәр борчылды, хәлен сорады, ярдәм кулын сузды  – Аллаһның рәхмәте яусын.

Шушы көннәрдә безнең егетләр эшелонлап хәрби хезмәткә – Көнбатыш якларына кузгалдылар...

Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Матур чараларда очрашканчыга кадәр», – дип яза Илмир дусты турында. 

«Маладис, Илмир. Чын дус инде үзең. Тәки алып калдың Илсурны, гаделлеккә ирештең», – дип язган Илмирга Ләйлә Дәүләтова. 

«Аллаһка шөкер. Минем дә, өч бала әтисе буларак, күңелем тыныч», – дигән баянчы, җырчы Рәзил Камалов. 

«Аллаһка шөкер, нинди яхшы хәбәр», «Урра, маладис син, Илмир», «Илсурны чын күңелдән котлыйбыз», – дип, ике дусның уртак куанычын уртаклашкан башка виртуаль дуслары да. 

Илсур Шәйдуллин, мобилизациягә эләккәч, «Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга» дип җырлап танылган иде. Инде Илсур әлеге җырны дусты Илмир белән бергәләп башкарган. Әйтергә кирәк, бу юлы җыры да икенче төрле, күңеллерәк яңгырый! Илсурга алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100