Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы гаиләнең йорты янган: «Улым гына исән булсын, дидем. Кайтсак – бала юк...»

news_top_970_100
Өч балалы гаиләнең йорты янган: «Улым гына исән булсын, дидем. Кайтсак – бала юк...»
Фото: Флисә Ситдикова

Башкортостанның Тәтешле районы Беләш авылында коточкыч янгын 3 балалы гаиләнең тормышын астын өскә әйләндерә. 18 май көнне була бу хәл. Ут чыкканын ишетеп, тизрәк өйләренә ашыккан гаилә янгынга бер кайгырса, өйдә калган олы балалары югалгач, тәмам хәсрәткә төшә.

Флисә Ситдикова «Интертат»ка гаиләләренә килгән бәла турында сөйләде. Ире Салават Нурлыгаянов белән алар 3 малай үстерә: 16 яшьлек Эльвир, 8 һәм 9 яшьлек Данияр һәм Самир.

Без 2 кечкенә малай белән азык-төлек алырга киткән идек, 16 яшьлек улым өйдә калды, мунча керәм, диде. Көнозын хуҗалыктагы эшләрне карадык: яшелчәләр утырттым, керләр юып, ашарга пешердем, малларны карадык та, кичке якта шулай чыгып киттек. Улым, без киткәч, сыер янындагы бозауны аерып, ябып куйган, шулай эшләр эшләп йөргән әле ул. Аннары, өйгә кергәч, розетка шартлады, ди. Залга чыккач, счетчик шартлаганын ишеткән. Кибәргә эленгән киемнәрдән чалбарын гына эләктергән дә куркуыннан нәрсә эшләгәнен аңламыйча чыгып качкан.

Янгын турында иремә туганы шалтыратып әйтте. Барасы җиргә барып җитә алмадык, кирегә борылдык, шок булды. Иң элек, без киткәч, бүлмәдә йоклап калмадымы икән дип, малайны уйладым. Бала гына исән булсын, дидем. Кайтсак – бала юк. Янып үлгәндер, миңа әйтмиләрдер, дип уйладым. Бүтән нинди уй булсын?! Полиция дә эзләргә ашыкмады. Янгын сүндерүчеләрне кем чакыргандыр, алар килгән инде, бала кайгысы булгач, мин аларын белмим дә.

Бала югалгач, йоклап буламени?! Апайлары белән төн буе эзләп чыктык. Ай авыр булды аны эзләгәндә. Кемнәрдер тегендә, монда күрдек дигәч, Бәдрәш авылында кеше яшәми торган өйләрне йөреп чыктык. Берәр җирдә куркып ятмыймы икән дип, көтүлек җирләренә дә бардык. Кайгыга баттым, каян эзләргә белмәдек. Телефонын алган ул, тик шалтыратып булмый, өзелә, куркып алмадымы икән... Ватсаптан улымның 20.53тә булганын күрдем дә, шунда гына күңелгә әзрәк җылы керде, чөнки янгын турында шалтырату 20.48дә булган. Чыгып качканына сөендек, ләкин каян эзләргә белмәгәч, тагын авыр булды.

Иртәнге 10нар тирәсендә Чернушка юлыннан табып алып кайтып бирделәр. Динар Хәсәнов дигән кеше эшкә барышлый «заправка» кырыенда абайлап алган. Малайны утыртып, чәйләр эчергән, рәхмәт яугыры. Шул Динар иремә хәбәр иткәч, җиңел сулап куйдык инде. Нык курыккан идем, әле ярый табылды, – дип сөйләде Флисә ханым.

Фото: © Флисә Ситдикова

Аның сүзләренчә, улы Эльвир йортларыннан якынча 18 километр ераклыкка киткән булган. Чернушка ул – Пермь крае белән чиктәге тимер юл станциясе. Баланы анда урман аша барган дип фаразлыйлар. Әлегә җентекләп сорашырга җөрьәт тә итмиләр, үсмернең күңеле уалучан булуын, аның болай да тирән стресс кичерүен аңлыйлар.

Үзеннән сорарга да курыктык, тизрәк онытсын, дим. Энекәшләре «кая киттең» дип сорашкач, ярсый башлый. Малайга өйне дә күрсәтмәдек әле башта, педиатрга, психологка алып бардык. Дарулар белән тынычландырдык. Аннары инде кайтып, өйне күргәч, тагын тынычлана алмыйча елады. Өсте-өстенә сораулар яудыргач, авыр булды инде аңа. Үзен гаепле хис итә кебек, – ди Флисә Ситдикова.

Гаиләнең мунчадан кала бар нәрсәсе янып көлгә әйләнгән. Әле дә ярый абзардагы сыер, бозау, үгез, тавыкларны бакча ягына чыгарып өлгергәннәр. Мал-туарны бертуган абыйларына урнаштырып торганнар. Ә 2 кечкенә малайны Борай районында әбиләре карый икән. Ә ата-анага вакытлыча торырга күршедәге өйне биргәннәр.

Фото: © Флисә Ситдикова

– Җыештырырга, урнаштырырга кирәк бит, шуңа балаларны нәнәйләре янына илтеп куйдык. Безгә бит әле документлар артыннан да йөрисе. Территорияләрне җыештырдык, ярты авыл килде, транспорт белән дә ярдәм иттеләр. Бик булыштылар. Бөтен Россия булышты: акчалата, кием-салык, аяк киеме, савыт-саба – кем ничек булыша ала. Диваннар китерүче дә булды. Алга таба инде, авылда мәктәп тә булмагач, район тирәсендә берәр әзер йорт чыкмасмы, дибез. Авылдан китәргә исәплибез. Балалар каникулда вакытта ничек тә урнашырга иде. Бер аякка басып китсәк инде, аннары зурайтып та булыр иде. Мин инде шул көннән бирле, ярый балакайларым исән, ярый малай табылды, дим.

Фото: © Флисә Ситдикова

Авыр хәлдә калган 3 балалы гаиләгә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде. Флисә ханымның Саклык банкы картасы 89373683013 номерына беркетелгән. (Ситдикова Флися Фидусовна – «Сбербанк»). Изгелек җирдә ятмас, кылган изгелекләр өчен Аллаһ һәркайсыбызга меңләтә кайтарсын. Нурлыгаяновлар гаиләсенә сынауны җиңеп чыгуда сабырлык телибез!

Фото: © Флисә Ситдикова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100