news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Украина әсирлегеннән 63 хәрби азат ителгән

Хәрби хезмәткәрләрне азат итү Берләшкән Гарәб Әмирлекләре җитәкчелегенең арадашчылыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган, дип хәбәр итә Дума депутаты Шамсаил Саралиев.

news_top
Украина әсирлегеннән 63 хәрби азат ителгән
Видеодан скриншот

«Катлаулы сөйләшүләр нәтиҗәсендә Украина территориясе контролендә булган территориядән Россия Федерациясе Кораллы көчләренең 63 хәрби хезмәткәре кайтарылды», – диелә Россия Оборона министрлыгы хәбәрендә.

Видеода кайбер хәрбиләрнең яралы булуы күренә. 

Билгеләп үтелгәнчә, хәрби хезмәткәрләрне азат итү Берләшкән Гарәбстан Әмирлекләре җитәкчелегенең арадашчылыгы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Хәзер хәрбиләргә Россия территориясендә медицина һәм психология ярдәме күрсәтелә. Шулай ук аларга туганнары белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге бирелгән.

Алдарак Мәскәү белән Киев арасында тоткыннар алмашуы 8 гыйнварда булган. Ул вакытта үз ватанына 50 Россия хәрби хезмәткәре кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар