Бүген 09.20 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр кадәр һава һөҗүменә каршы тору (ПВО) көчләре Татарстан Республикасы территориясендә Украинаның 9 беспилотнигын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Барлык пилотсыз очу аппаратлары да сәнәгать объектларына юнәлгән булган, дип хәбәр ителә.
«Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык оешмалар да штатлы режимда эшли», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген 07.25 сәгатьтә республикада «беспилотниклар куркынычы» режимы кертелде. Соңрак Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Ковер» режимы кертелде. БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Татарстанның 4 шәһәрендә яшеренү урынына барырга сорыйлар, дип язган идек.