Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оборона министрлыгы махсус операциядәгеләрнең кайчан кайтачагына ачыклык кертте

Мобилизация чорында яшь чиге барлык югары офицерлар өчен – 70 яшькә кадәр, калган контрактчылар өчен – 65 яшь булачак.

news_top_970_100
Оборона министрлыгы махсус операциядәгеләрнең кайчан кайтачагына ачыклык кертте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия Оборона министрлыгы мобилизация чорында контракт төзеп хезмәт итүчеләр өчен яшь буенча чикне билгеләргә тәкъдим итә: югары офицерлар өчен 70 яшь һәм калганнар өчен 65 яшь, диелә федераль закон проектында. Бу хакта ТАСС порталы хәбәр итә.

«Мобилизация чорында, хәрби хәл режимы яки сугыш вакытында Россия Федерациясенең Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт үтә торган ир-атлар һәм РФ Кораллы Көчләрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия гражданнары өчен хәрби хезмәттә булуның түбәндәге яшь чиге билгеләнә: югары офицер дәрәҗәсенә ия булган генерал-полковник һәм адмирал дәрәҗәсенә ия булучылар өчен яшь чиге – 70 яшь; башка хәрби дәрәҗәгә ия булганнар өчен яшь чиге – 65 яшь», – диелән норматив хокукый актлар проектлары порталындагы документта.

«Россия хәрби ведомствосында аңлатуларына караганда, әлеге закон 2023 елның 24 июненнән соң контракт төзегән хәрбиләр өчен генә билгеләнә (закон гамәлгә кергәч). Бу закон шушы датага кадәр контракт төзүчеләр өчен кагылмаска мөмкин», – дип яза ТАСС порталы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100