Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә Төркиядә ял итеп кайткан: «Кибеткә керсәм дә «ай, җаным» дип кочаклап алалар»

news_top_970_100
Нурзадә Төркиядә ял итеп кайткан: «Кибеткә керсәм дә «ай, җаным» дип кочаклап алалар»
социаль челтәрләр

Җырчы Нурзадә җылы як һавасы сулап, яңа концертлар сезонына көч-дәрман туплап, Төркиядә ял итеп кайткан.

«Мин инде ничә еллар ял итәргә нәкъ менә Сиде якларына барам. Шуңа да мине Сиденың кайбер урыннарында беләләр. Төрекчә дә бераз сукалыйм бит инде. Кайсы гына кибеткә, даруханәгә килеп керсәк тә, төрек дусларым танып ала. Үзем белән бергәләп ял иткән рус милләтеннән булган Анна исемле дус кызым шуны әй кызык итте инде. «Нурзадәне бөтен җирдә беләләр кебек тоела миңа. Кая керсәк тә аны таныйлар, аны беләләр. Үз авылы, үз районына кайткан кебек йөри бу Сидеда. Сиңа бирегә килеп концерт куярга кирәк», – дип исләре китте.

Мин бит үзем – бик аралашучан кеше. Гел бер үк җирләрдә йөргәч, кибеткә керсәм дә «ай, җаным» дип кочаклап алалар. Барысы белән дә танышып, дуслашып бетәм мин аларның.

«Хәлләрегез ничек», – дип, элек барган кунакханәләргә дә кереп чыгам. Гомумән, кая гына булсам да, мин гади халык белән аралашырга бик яратам. Үзебездә дә, төрекләр белән дә шулай. Миңа шул кызык.

Хәзер инде кайттым да, җиң сызганып эшкә керештем. Күптәннән районнар буйлап йөргәнем юк иде. Быел район үзәкләренә чыгарга исәбем. Шоу ясамыйча гына, алып баручым, җырчым, биючеләрем булган, гади, матур концерт куясым килә. Концертта яңа җырларым яңгыраячак. Әле Илназарның бер яңа җырын яздырып йөрим. Әле яңа клибыбыз да чыккан иде бит. Ул балдызлар турындагы клипны бөтен балдызлар яратты. «Миңа да җибәр әле», – дип бик күп язалар, – дип көлде Нурзадә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100