Нурзадә: «Иң авыр мизгел – концерттан кайткач, шатлыгымны уртаклашыр кешем булмау»
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән 3 сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Ни өчен соңгы вакытта артистларга карата агрессия күп? Нурзадә – популяр җырчымы? Ялгызлык – бәхетсезлекме? Артист белән шул һәм башка күп кенә сорауларга җавап эзләдек. Сөйләшүебез – «Интертат» сайтында.
«Матур күлмәк киясең дә сәхнәгә чыгасың. Ә аның артында нәрсәләр торганын кеше беләме?»
Нурзадә апа, соңгы вакытта илдәге вазгыять, тормыштагы күңелсез вакыйгалар белән бәйле рәвештә, артистларга карата агрессия артты кебек.
Мин бу сүзләр белән килешәм. Чыннан да, соңгы вакытта нәрсә эшләсәң дә, нәрсә язсаң да, гел гаеп итәргә генә торалар. Халыкның артистларны яманлап, гел безгә каныгып торган көннәре. Бу – минем күңелемә тия торган әйбер.
Бер ир кеше сәхифәмдә: «Бер юньле җырыгыз юк», – дип комментарий калдырган. Башта кычкырып көлдем, аннан: «Юньле җырым булмаса, тыңламагыз, җырчылар бик күп бит. Әнә башкаларны тыңлагыз», – дип җавап бирдем. «Бу комментарийга скриншот ясадым, теләсәм, мин сезне судка да бирә алам», – дидем. Мин ир-атларның шундый вакчыллыгын, хатын-кызга теләсә нәрсә язып утыруын, гомумән, аңламыйм. Нинди галәмәт инде бу, белмим. Шулхәтле кеше усалланды.
Гөлүсә Шаһбан белән йөргән концертларыбызның афишасы янында берсе: «Айгөл Бариева ялангач», – дип язып калдырган. «Кайда сез ялангач кеше күрәсез монда?» – дим. Айгөл яулыгын әле күптән түгел генә япты, ә афишалар инде көз көне үк эшләтелде. Аннан Айгөл анда ялангач түгел, аз гына изүе ачыграк күлмәктән.
Кеше үзеннән-үзе шулай усалландымы, вазгыять тәэсиреме бу, белмим... Һаман артистларны күпсенәләр. Үзләре аз гына югалып торсаң да: «Телевизордан күренмисез», – ди башлыйлар. Телевидениегә чыгар өчен гел акча түләп торырга кирәк икәнлеген әйткәч: «Ник, алар сезгә акча түләмиләрмени?» – дип аптырашта калалар. Халык телевидениедә төшкән өчен безгә акча түлиләр дип уйлый икән. Моның өчен үзебезнең кесә саекканын белгәч, күзләре шакмак була.
Мин әлеге тәнкыйть ияләрен энергетик вампирлар дип атыйм. Үз кулларыннан берни килмәүче, эше булмаган кешеләр. Кешенең кәефен төшерү белән тукланалар, шуннан тәм табалар. Артист кеше болай да нечкә күңелле була ул. Ничек кенә игътибар итмибез дисәк тә, андый тискәре сүзләр укыгач, барыбер кәеф бетә.
Ничә еллар буе эшлисең дә эшлисең, һаман нәрсәдер исбатларга, дәлилләргә кирәк. Нигә кеше сәхнәнең безнең эш икәнлеген аңламый икән? Минем бит башка шәхси бизнесым юк, кибет тә, ресторан да тотмыйм. Әле бит челтәрле бизнеста эшли башласаң да яратмыйлар.
Моның башы пандемия чорларына ук барып тоташа. Пандемия башланган чорда минем 14 банкетым, 25ләп концертым өзелде. Март, апрель, май айларына ипотека, кредитларымны түләп куйдым да, июньдә бер тиен акчасыз утырып калдым. Нәрсә эшләргә, кая барырга белмим. Шулай башым әйләнеп йөргәндә, кызлар челтәрле бизнеста эшләп карарга чакырды. Ышанасыңмы, Гөлназ, мин хәтта нинди компания икәнен дә сорап тормадым. Кеше 1 ай эчендә 1 квалификация яба алмый. Ә мин кердем дә, көне-төне өйрәнеп, 2 атна эчендә 3 квалификация яптым. Шуның өчен кулыма 16 мең сум акча алдым. Минем аңа куанганнарым! Аллаһка шөкер, бу айда кредитымны түләргә акчам булды дип, утырып еладым. Кеше бит боларның берсен дә белми.
Без дә гап-гади кешеләр кебек эшлибез, яшибез, барыбызның да кредитлары бар. Җырлау – безнең профессия. Кырыйдан карап торганда гына бик рәхәт кебек тоела ул. Матур күлмәк киясең дә сәхнәгә чыгасың. Ә аның артында нәрсәләр торганын кеше беләме?
Казан концертым алдыннан әни вафат булды… Ул вакытта минем җырлыйсы килеп тора иде дип беләсезме әллә, минем елыйсым килә иде. Әнинең җидесен уздырып килдем дә концерт куйдым һәм мин бүгенге көнгә кадәр ул концертның видеосын карарга куркам. Беренче рәттә утырган туганнарымны: «Сез елый күрмәгез, сез еласагыз, мин җырлый алмаячакмын», – дип кисәтеп куйдым. Концертымның режиссеры Азат Зарипов иде (сценариен әни язды, Азат – аның укучысы). Азат шунда ике иңемнән тотты да: «Нурзадә, син бу концертны Рәмзия апа хакына эшләп чыгарга тиеш», – дип, мине сәхнәгә чыгарып җибәрде…
Беркөнне «Бәкер» санаториенда концерт куйдык. Юлда барганда ук хәлем начарланды, нәрсә беләндер агуландым. Дер-дер калтыранам, икенче күлмәгемне кидем, хәтта шуны төймәли алмыйм, күңелем болгана. «Егетләр, шулхәтле хәлем начар, егылуым да бар, әзер булып торыгыз», – дип чыгып киттем сәхнәгә. Концерттан соң егетләр: «Нурзадә, син кәгазь битеннән дә аграк идең», – диделәр. Кеше боларның берсен дә белми, ә теләсә нәрсә язып ятудан тайчанмыйлар, җырчы күңелен рәнҗетермен дип уйлап та карамыйлар.
Быел «Рамазан аенда яулык бәйләп йөрисез» дип еш сүктеләр. Без яулык бәйләп мәчеткә барабыз икән, димәк, динебезне, изге аебызны хөрмәт итәбез дигән сүз бит инде бу. «Ифтарга барып, мода күрсәтеп йөрисез», – диделәр. Яулык бәйләмәсәң: «Рамазан аенда башыгызга кимичә йөрисез», – дип ачуландылар. Кешегә ничек тә ярап булмый...
Ифтарлар дигәннән, соңгы вакытта ураза тотучылар да, ураза тотканнарын социаль челтәрләрдә күрсәтүчеләр дә артты. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
Быел Айгөл Бариева, әтисен искә алу кичәсе буларак, ифтар ашы уздырды. Мин әлеге чарадан фотолар куеп, Айгөлгә рәхмәтемне җиткердем, бик күп дусларыбыз белән күрешергә мөмкинлек булуын әйттем. Бернинди начар әйбер язмадым, ураза тотыгыз дип тә, яулык бәйләгез дип тә өндәмәдем, акыл да сатмадым. Ул көнне дә: «Яулык япкан булып, мода күрсәтеп йөрисез», – дип язарга тотындылар…
Хәзер дин өлкәсендә ниндидер заманчалык күзәтелә. Бизнес-ифтарлар, фэшн-ифтарлар, блогер ифтарлары.
Миңа, үзем була алмасам да, фэшн-ифтар ошады. Яулык бәйләү буенча мастер-класслар, мода күрсәтәләр. Кеше анда барып, үзе өчен нинди дә булса файдалы әйбер алып кайта. Дингә кагылышлы җырлар башкарыла.
Тагын шул халыкның бөтен нәрсәдән гаеп эзләвенә әйләнеп кайтам… Хәзер безнең дини мәҗлесләрдә җырлаганга бәйләнүчеләр бик күп. Үзем дә быел бер ифтарда «Кадерләрен белик яшәүләрнең» җырын җырладым. Нигә аны башкармаска тиеш соң мин? Дини мәҗлестә мәхәббәт турында җырламадым бит, ул – тормышчан җыр.
Гөлназ Сираева, Гүзәлия белән бер ифтарда чыгыш ясаган идек. Алар да бары тик мәгънәле җырлар гына башкардылар. Гомумән, «Кадерләрен белик яшәүләрнең» – минем ватсапта әйләнеп йөри торган җырым. Аны: «Тыңлале, нинди матур җыр», – дип, үземә җибәреп тә үзәгемә үттеләр. «Соң, минем җыр бит инде ул, мин башкарам бит аны», – дим инде андыйларга.
Соңгы вакытта шулай гел-гел тәнкыйтьләп торулары минем хәйрия концертларына йөрү теләгемне бетерде. Һаман ярдәм булсын дип эшләп, тырышып торасың, ә сиңа теләсә нәрсә язып торган көннәре. Ниндидер авыру кешеләргә ярдәм максатыннан куелган концертларга гына барам, башка хәйрия чараларына йөрмим. Шулай ук барып куя алам мин концерт картлар йортына, яки Дербышкидагы авыру кешеләр интернатына.
«Соңгы вакытта мин үзем белән канәгать түгел»
Сез күптәннән сәхнәдә. Бүгенге заманда популярлыкны саклау кыенмы, әллә инде, киресенчә, үзеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбрәкме?
Мин үземне популяр җырчы дип әйтә алмыйм бит, Гөлназ. Мин – репертуарымны даими яңартып, эшләп торучы җырчы. Хәзерге көндә популяр җырчылар зур заллар тутырып концертлар куя. Хәзер популяр булу өчен акча бик күп кирәк. Элек безнең җырларны радиоларга бушлай да алалар иде. Хәзер исә яңа җыр бирә башласаң, «ротация» диләр. Нәрсәгә яздырам инде мин бу җырны, дип тә уйлыйм кайвакыт.
Без элек шулхәтле иҗатта кайнап яшәдек. Моннан бер 10 еллар элек кенә әле, 2008-2010 елларда, шундый күп проектларда катнаша идек. Ретро концертлар, халык җырларыннан торган концертлар, гомумән, проектлар бик күп иде. Без радиолардан кайтып та керми идек. Ә хәзер синең җырың нинди булуы мөһим түгел – барысы да акчага кайтып кала, шул бик кызганыч.
Ничек кенә булса да, сезнең үз тамашачыгыз бар. Сәхифәләрегездә язылучыларыгыз да күп.
Сәхифәләремдә дә кызык инде минем. Хәзер ярый телефонымда татарча шрифт бар. Аннан алдагы телефоныма татарча шрифт куелмады. Телефонымны күтәреп, «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллинга кадәр бардым. Мине и сүгә иде халык рус хәрефләре белән язганга… Кайбер постларымны русча да куйгалыйм. Аларын «сез татар җырчысы бит, ник русча язасыз» дип тәнкыйтьләргә тотыналар. Минем татарча белмәүче дусларым да бар бит, алар өчен язам русча постларны, андый тар күңелле булмагыз инде, минәйтәм.
Чыннан да кеше бездә тар күңелле, эгоист, үзе турында гына уйлый. Ошамый икән, карамагыз гына, үтеп китегез инде. Башка җырчыларга да күп язалар. Бу хәлләр безнең гайрәтебезне чигерә башлады, артистларга карата хөрмәт бөтенләй бетте.
Минем инде сәхнәгә чыкканыма 25 ел. 1999 елда иҗат юлымны Искәндәр абый Биктаһиров төркемендә башлаган идем. Кемнәрдер шул вакытта ук башлап, ташлап киттеләр. Без сәхнәдә калдык, һаман иҗат дип янып яшибез. Нигә шулай күңелебезне кайтарырга тырышалар икән безнең?
Соңгы вакытта мин болай да үзем белән канәгать түгел. Чөнки соңгы сольный концертым үземә ошамады. Хәзер барысын да тамырдан үзгәртергә кирәк дип йөргән көннәрем.
Мин һәрвакытта да театральләштерелгән концертлар куя торган идем. Алга таба да шундый эчтәлекле, әйбәт программа әзерлисем килә. Минем элекке программаларымның сценарийларын әни яза торган иде. Алар тамашачыга шулхәтле кызык иде, без үзебез дә ул концертлардан тәм табып, шундый канәгать булып эшләдек.. Үзенең баласы өчен язгач, әни минем нәрсә теләгәнне аңлагандыр инде.
Әлегә минем аз гына торгынлык чоры җитте. Потенциалым күп, тик мин аны кулланмыйм. Мине соңгы вакытта нык борчый торган әйбер бу. Ничә ел буе эшләп, янәшәмдә бер администраторым булмау да күп эшләремне туктатып тора. Барлык оештыру эшләренең үз өстемдә булуы кыен. Миңа Башкортстан якларыннан да күп язалар. Мин бик теләп чыгып китәр идем ул якларга да. Ләкин бөтен әйберне үзем генә эшләп өлгерә алмыйм.
Ышанырлык кеше таба алмыйсызмы?
Эшләргә теләүчесе юк. Акчасын түләр идем, мин бит аның нинди катлаулы эш икәнен яхшы аңлыйм. Шундый кеше табылса, яңа программа әзерләп, тагын да күбрәк концертлар куяр идек.
Аннан соң мин концертларда алып баручы булганны яратам. Алып баручы – җырчы белән тамашачы арасында күпер төзеп торучы кеше. Артистның да төрле чагы була. Мәсәлән, беркөнне күлмәкне кияргә маташканда, замогы аерылды да китте. Тиз генә аны салып ташлап, икенче күлмәк киеп өлгерергә кирәк булды. Алып баручы андый көтелмәгән очракларда бик ярдәм итә.
Минем концертларда һәрвакыт алып баручы булды. Әмма минем аларга карата таләпләрем зур. «Әгәр мин сәхнә кырыенда күренмим икән, кешене көлдерәм дип, эчү турында, теләсә нинди тәртипсезлекләр турында сөйли күрмәгез», – дим. «Кеше көлә ул, кызым, ыштаныңны башыңа киеп чыксаң, тагын да ныграк көлә», – дип әйтә торган иде минем әни. Ул мине гел контрольдә тота иде. Казандагы бер концертта лямкалы күлмәк киеп чыккан идем – белсәгез әни мине ничек сүкте! «Без мондый эчке күлмәкне күлмәк эченнән кия торган идек, башка мондый киемнән күрмим сине», – дип катгый итеп әйтте. Шуңа минем дә үзем белән бергә эшләгән кешеләргә карата таләпчәнлегем бар.
Кырыйдан караганда, мин, бәлки, усал, кырыс булып күренәмдер. Әмма күңелем бик нечкә минем. Шигырьләр укып, кино-спектакльләр карап та елап утырам. Мәсәлән, мин гомумән тыңлый алмый торган җырлар бар. Аларның музыкасын, яки киресенчә, кайберләренең сүзләрен ишетүгә үк күңелем тула. Эльмира Җәлилова шигырьләрен укып, үксеп бетәм. «Елагым син минем», – дип яза инде миңа Эльмира үзе дә.
«Кеше үзен гел мактап кына, мин-мин дип кенә яши башласа, үсүдән туктый»
Халык «Нурзадә» дию белән нәрсәне күз алдында тота икән? Сез кайсы ягы белән җәлеп итүче артист? Мактагыз әле үзегезне.
Мин, беренчедән, мәгънәле җырлар яратам. Әле беркөнне концертта яныма Асылъярның әнисе килеп: «Сезнең җырларыгыз шундый мәгънәле, Нурзадә, барысы да күңелгә ятышлы», – дип рәхмәт әйтеп китте. Мин, чыннан да, җырның сүзләренә карата бик таләпчән, теләсә нинди җырны җырлый алмыйм. Сүзләргә гел бәйләнәм, шагыйрьләргә шалтыратып, ошамаган урыннарын үзгәрттерәм. Кайвакыт сүзләрнең урыннарын гына алыштырсаң да, җыр җайланып китә. Укыганда син бер төрле укыйсың, ә аранжировкада сүзләр бер-берсенә кушылып киткән очраклар да була. Сүз урынын алыштырсаң, кайвакыт, җыр тагын да матуррак яңгырый башлый. Җыр тексты җырлап торырга тиеш.
Мактауга килгәндә, кеше үзен гел мактап кына, мин-мин дип кенә яши башласа, үсүдән туктый. Кайвакыт мин концертларымның видеоязмаларын карыйм да үземә шулхәтле күп тәнкыйть сүзләре яудырам. Әгәр кеше «мин булдырам, мин барысыннан да әйбәт» дип йөри башласа, ул алга бармаячак.
Сезнең җырларга таләпчәнлек электән киләме?
Мин электән шундый булганмындыр. Шагыйрьләргә дә алдан ук: «Үзгәртергә сорыйм икән, үпкәли күрмәгез», – дип әйтеп куям. Бу – иҗат процессы, аның нәтиҗәсе матур булырга тиеш.
Шагыйрьләрдән Гөлфия апа Шакирова, Вазыйх абый Фатыйхов, Камил Сәгъдәтшин, Расих Шагаев белән еш эшлим. Рөстәм абый Закуанов белән уртак тел табып эшли идек. Аның шигырьләр китабы әле дә диван башында ята.
Шул мәгънәле җыр яратучыларны җәлеп итәмдер. Аннан минем тематик җырларым бик күп. Мәсәлән, «Җизни» җырымны бик яраталар. Аны, бөтен җизниләргә дә туры килә торган булсын дип, бик теләп яздырган идек. Альфред Якшимбетов язган «Канатыбыз каерылмасын» җыры да – ахыргы куплетларында инде бөтен кеше кушылып җырлап утыра торган җыр.
Без – кечкенә чакта моңлы җырлар тыңлап үскән буын. Яшьләре барган саен, кешеләрнең күңелләре дә моңлырак җырларга, халык җырларына тартыла. Яшьләр арасында да бар шундый мәгънәле җырлар яратучылар. Эльмира апа Шәрифуллина сүзләренә язылган «Бер җылы сүз кирәк» дигән җырым бар минем. Кайвакыт концертларга, банкетларга барганда, егетләрдән: «Нәрсә җырлыйм икән?» – дип сорап куям да: «Бер җылы сүз»не җырла әле», – диләр. Яшьләрнең дә шулай моңлы җырлар яратуы күңелне сөендерә.
Мин, гомумән, яшьләрнең татарча җырлар тыңлавына, концертларга йөрүләренә куанам. Концерт-театрга йөргән кешенең күңелендә барыбер җыр-моң яши. Кайвакыт кеше кычкырып җырламаска да мөмкин, әмма моң аның күңелендә була. Безнең татар кешесенең болай да канында инде ул моң.
«Артист һәрвакыт тамашачысы алдында позитив булырга тиеш»
Илнар Сәйфиев безнен сайтка интервью биргән иде. Ул анда җырчылар арасында дуслык булмауны сөйләде. Мәсәлән, элек бик якын булган Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразовалар аның белән дуэт җырларга ризалашмаган. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
Миңа тәкъдим итмәгән бит бер дә, мин баш тартмаган булыр идем (көлә). Дуэт җырлау-җырламау бик күп факторлардан тора ул, Гөлназ. Фирдүс тә, Гүзәл дә дуэтларны тормыш иптәшләре белән башкаралар. Чит артист белән дуэт яздыру – бик авыр хезмәт. Кешенең вакыт ягы кысан булырга мөмкин. Тавышларның тәңгәл килүеннән тыш, ул артист белән графикларны да җайларга кирәк була. Гүзәл дә, Фирдүс тә, мәсәлән, гастрольләрдән кайтып кермиләр. Шуңа күрә, үпкәләп утырырга кирәкми, алар теләмәгәч, башка җырчыларга чыгып карарга иде.
Без моннан 15 еллап элек ИлСаф белән дуэт яздырган идек. Тамашачы аны шулхәтле җылы кабул итте. Ул җырны радиоларда заказ биреп җырлаталар иде. Чыгышлар ясарга да бергәләп чакыралар иде безне. Соңрак ИлСаф белән тагын бер яңа дуэт яздырырга уйлаган идек. Ләкин, кызганычка, оешып бетә алмадык, һәм миңа ул җырны башка җырчыларга бирергә туры килде.
Җырчылар бер-берсен «публично» сүгәргә тиешме?
Юк, ул – безнең «кухня», аны «чыгарып селкергә» кирәк түгел инде.
Хәзер артистлар кечкенә генә бер җире авыртса да, шуны, зурлап, социаль челтәрләргә язып элә...
Минем дә инде кайчаннан бирле билем дә, аягым да авырта, дәвалану өчен кая гына йөрмим. Ләкин бу хакта журналистлар да, тамашачым да белми бит. Минем бу турыда беркая да әйткәнем юк иде, Гөлназ, беренче тапкыр сезгә сөйлим.
Бәлки, кеше минем турыда, бу ник бер урында гына басып җырламый икән, дип уйлыйдыр. Ә минем аягым авырта, үкчәле аяк киеме белән бер урында озак басып тора алмыйм, шуңа сәхнәдә йөреп, иелә-сыгыла җырларга туры килә.
Быел 22 февраль көнне Аксубай районына кайттык. Аягымны өстерәп кенә йөрим, билнең авыртуына чыдарлык түгел. Минем белән эшләүче егетнең әнисе: «Һай, Нурзадә, ничекләр сәхнәгә чыгарсың икән?» – дип борчылып калды инде. Концерттан соң чәй эчәргә кайттык та, шул апа: «Сез сәхнәдә биегән саен йөрәгем жу итеп торды», – ди. «Мин аңа ияләнгән бит инде», – дип көлдем генә. Әйе, билем дә, аягым да авырта, тик мин аны нәрсә дип кешегә күрсәтим инде? Безнең профессионең бер ягы инде бу. Нинди генә халәттә булсаң да, син тамашачың алдына елмаеп чыгарга тиеш.
Артист һәрвакыт тамашачысы алдында позитив булырга тиеш дип уйлыйм мин. Хәзер җырчылар тырнак сынса да зур проблема ясый. Кызгансыннар өчен куялармы икән алар аны.
Фирдүс аягына операция ясатты, концертлары күчте. Андый очраклар аңлашыла, әйе. Әмма ниндидер тырнак сынганга да, тешнең пломбасы төшкәнгә дә зарланмыйлар бит инде.
Мин кайсыдыр җиремне дәвалагач, кеше файдалы мәгълүмат алсын өчен, бу турыда реклама ясап язып куя алам. Мәсәлән, төнлә тешем авырта башлагач, тәүлек буе эшли торган клиника барлыгын белеп, шунда бардым. Бу хакта язылучыларыма да әйттем.
Болай реклама тәкъдим итеп язучылар да күп. Ләкин аларның күбесеннән баш тартам. Эпиляция, депиляцияләргә барып, мин – артист кеше, «шунда яттым әле, монда яттым әле» дип утыра алмыйм бит инде.
Әле уразага кергәндә чирләп тора идем, тавышым бетте, концертымны күчерергә туры килде. Шунда бер хатын: «Сезгә ничек оят түгел, концертка килмәдегез», – дип, мине оялтырга тырышып ята. Югыйсә, пәнҗешәмбе булачак концертка килә алмаячагымны дүшәмбе үк әйтеп куйган идем. «Тавыш – минем эш коралы. Сез башта исәнләшеп, хәлемне сорасагыз иде. Табиб миңа җырларга түгел, сөйләшергә дә кушмады», – дип яздым. Тавыш бетү – артист өчен глобаль әйбер.
Сез үзегезне бик карап йөрисез, Нурзадә апа. Мәсәлән, минем сезне бизәнмәгән килеш күргәнем юк.
Мин гел бизәнеп йөрим, чөнки минем керфекләрем дә, иреннәрем дә үземнеке. Мин үземне кайчакта мамонт кебек хис итәм (көлә). Әни гомер буе клубта эшләде, аның сумкасында һәрвакыт ислемае, пудрасы, иннеге була торган иде. Крем тидермичә, иреннәрен буямыйча кибеткә дә бармады. Әни миңа да: «Син – артист кеше, син матур булырга тиеш», – дип әйтеп килде.
Битләрне чистартып торырга кирәк булса да, косметологларга мин бик сирәк йөрим, ул якка мин ялкаурак. Тырнакны ясатам һәм, ак чәчләр күп булу сәбәпле, чәчемне буярга туры килә. Ә менә массажларга яратып йөрим. Аларны, күбесенчә, сәламәтлекне ныгыту максатыннан алам. Ябыктыра торган массажлар да ошый.
Сез ничек ял итәсез?
Мунча яратам. Авылда мин мунчага кереп китәм дә, бер 3 сәгатькә юкка чыгам. Ләүкәдә җырлар җырлап, рәхәтләнеп ятам, себерке сынып беткәнче чабынам. Төнге 1ләргә кадәр мунча керәм.
Төнлә мунча керергә курыкмыйсыз икән.
Минем чабынганнан, кычкырып җырлаганнан җеннәр үзләре мунчага керергә куркалар (көлә). Ишекне «бисмилла» әйтеп ачып керәм дә, бернәрсәдән дә шикләнмим.
Шулай ук диңгез – минем өчен бик рәхәт ял. Диңгезгә карап, җырлап утырырга яратам. Җәяү күп йөрим, тарихи урыннарда булам. Төркиягә ял итәргә барганда, аниматорлар булмаган кунакханә сайлыйм, яки, тәрәзәләрем аниматорлар эшли торган якка чыкмасын, дип әйтеп куям. Мин үзем дә кеше күңелен күреп йөрүче, минәйтәм.
Ә инде Казанда минем өчен иң зур ял – театрга барып, спектакль карап кайту. Спектакльләрнең берсен дә калдырмаганга, миннән «сиңа театр тәнкыйтьчесе булырга кирәк» дип көләләр инде. Әле беркөнне Кариев театрында: «Син бу спектакльне яттан беләсең бит инде, һаман туймадыңмыни әле?» – диләр. Мин премьераларны беренче көннәрендә үк карарга яратмыйм, чөнки спектакль әле «урынына утырмаган» була. Артистлар шул образда яши башлагач, аларны күзәтү күпкә кызыграк.
Минем әни белеме буенча режиссер иде. Алар гомер буе клубларда спектакльләр куйдылар. Ә мине әни, укый белә башлаганнан бирле, суфлер итеп, декорация эченә утыртып куя торган иде. Театрга мәхәббәтем шул вакытта ук башлангандыр. Мин барлык театрларны да – Тинчурин театрын да, Кариев театрын да бик яратам. Ә инде Камал театрына иң еш йөри торган артистлар – Салават Зәкиевич белән миндер инде ул, мөгаен.
Әле мин пьесалар укырга да бик яратам. «Яңа татар пьесасы» дигән китапның барлык томнарын да укып чыктым. Минем өйдә иң зур байлык – китаплар.
Соңгы вакытта караган спектакльләрегездән кайсысы зур тәэсир калдырды?
Мин бик яраттым «Тормышмы бу?» һәм «Мөһәҗирләр» спектакльләрен. Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен дә бик теләп карадым.
«Тормышмы бу?»ны карап, бик каты еладым. Ахыргы монологта мин, аеруча беренче тапкыр караганда, үземнең бөтен үткән тормышымны күз алдыннан уздырдым. Минем дә үз-үземә «тормышмы бу?» дигән сорау бирәсем килде. Елап беттем, өйгә кайткач та тынычлана алмадым.
«Миңа ир-атлар белән уртак тел табуы җиңелрәк»
Нурзадә апа, сез һәрвакыт ир-атлар белән эшлисез. Илфат абый Шәехов белән дә күптәнге дуслар дип беләм. Сезгә ир-атлар белән уртак тел табу җиңелрәктер, әйеме?
Миңа, чыннан да, ир-атлар белән уртак тел табу җиңелрәк. Илфат белән без бик күптәннән бергә эшлибез, кунакларга да йөрешәбез. Без аның белән инде 2006 елдан ук, ул әле Салават Зәкиевичка килгәнче үк, таныш идек. Бер генә көн сөйләшмәсәк тә, «кая югалдың, нихәл син?» дип шалтыратышып, хәлләрне белешеп алабыз.
Аннан минем бик якын дусларым – Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар. Фәнис күп еллар минем алып баручым булып та эшләде. Алар миңа туганнарым кебек бик якын. Нәрсә генә булса да, мин аларга мөрәҗәгать итәм. Бер көнне дә сөйләшмичә калганыбыз юк, бик еш күрешәбез. Алия белән кибетләргә дә бергәләп йөрергә яратабыз.
Ирләр мине үзләре дә дус итеп кенә кабул итәләр. «Сез мине хатын-кыз итеп күрмисез дә», – дип көләм инде кайвакытта. Әйбәтме икән ул андый булу? (көлә).
Хатыннары тарафыннан көнләшүләр булганы юкмы?
Бу мәсьәләдә, гомумән, проблема юк. Мин бит Алия белән дә сөйләшеп торам. Илфатның хатыны белән дә дуслар без. Аларның миңа беркайчан да кырын караганнары булмады. Илфат өйдә булмаса, мин Раушания янына да кереп, чәйләр эчеп чыгам. Мин янәшәмдәге ир-атларның барысына да коллега, дус буларак кына карыйм бит. Алар мине хатын-кыз буларак күрмәгән кебек, мин дә аларны ир-ат буларак күрмим.
Үзем белән эшләгән егетләргә, килү белән: «Хатыннарыгыз көнләшерлек булмасын. Нурзадә апа инде яшь түгел. Ләкин ул таләпчән, төнлә дә шалтыратырга мөмкин, дип әйтеп куегыз, хатыннарыгыз ияләшә торсын», – дим.
Әле бер кызык хәл булган иде. Безнең белән Данис Зәйнуллин дигән егет эшләде. 2009 еллар инде бу – минем концертлар белән күп йөргән, «Кояшым», «Ярамыйга карамый» җырларының бик популяр чоры. Төркемебездә 12-13 кеше, Данис – арабызда иң яше. Данисны без үзара «малыш» дип йөри идек. Кечкенә буйлы булганлыктан, төркемем егетләре, көлеп, миңа да «малыш» дип эндәшә башладылар.
Күпмедер вакыттан соң Данис гаилә корып җибәрде. Берсендә шалтыратам мин моңа, ә бу миңа ияләнелгән гадәт буенча: «Привет, малыш», – ди. Ул арада минем башыма Данисның гаиләле булуы барып җитте дә: «Данис, хатыныңа «малыш»ның мин икәнлеген әйтеп куй, яме. Кем белән «малыш» дип сөйләшә икән дип, әллә нәрсә уйламасын тагын», – дим. Әй көлештек.
«Үземнән башка гына кияүгә бирделәр»
Нурзадә апа, узган ел сезне «кияүгә чыга» дип язып, ду китерделәр.
Бик кызык вакыйга булды ул (көлә). Винарис Лилиягә тәкъдим ясагач: «Лилия, туйда кәләш букеты минеке», – дип әйтеп куйган идем. Винарислар туй көннәрен билгеләделәр, ә миңа нәкъ шул көнне Новосибирскида туй алып барырга кирәк. Дусларымның туена бик барасым килсә дә, Новосибирскига туйны татарның гореф-гадәтләре буенча уздыру өчен мине махсус чакырган, инде май аенда ук билетлар алып куйган яшьләрне дә кире кага алмый идем.
Шуннан Лилия мине «девичник»ка чакырды да: «Мин сиңа, Нурзадә, сюрприз әзерләдем», – ди. Бәйрәм уртасында бу миңа «Киләсе кәләш – син» дип язылган чәчәк букеты тапшырды. Минем гаҗәпләнүемнең чиге булмады!
Икенче көнне Новосибирскига чыгып киттем. Барып төшсәм, телефоным котлаулардан ярыла. «Котлыйбыз» да «Котлыйбыз», «О, син молодец» дигәннәр. Туган көн дә түгел инде, нәрсә белән котлыйлар соң әле мине, дим. Аптырап беттем. Баксаң, миңа кәләш букеты тапшырулары хакында Дилбәр Фәиз: «Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле булды», – дип язып чыккан икән. Шулай итеп, үземнән башка гына кияүгә бирделәр мине.
Әле аның шаукымы да озакка сузылды. Берзаман элегрәк аралашкан дусларым язмый башлады. «Сез кая югалдыгыз?» – дип үзем элемтәгә чыктым. «Кияүдә булгач, сиңа язарга уңайсыз бит хәзер, Нурзадә», – диләр.
Телевизион тапшыруда язмышыгызны сөйләгәннән соң, сезнең белән танышырга теләүчеләр күбәйгән, диләр.
Менә анысы минем ачуымны чыгара торган әйбер булды. Мин тапшыруда кияү эзлим дип сөйләмәдем бит, үз язмышым белән генә уртаклаштым. Минем телефонымны алып, әллә кемнәр, әллә кайлардан шалтырата башладылар. «Кияүгә чыгарга кирәк бит инде сиңа, картлык көнеңдә үзең генә яши алмыйсың бит инде», – дип акыл өйрәтүчеләре дә күп булды.
Кирәк булса, мин үзем табармын, минәйтәм. Әле берсе: «Авылда яшәү теләгегез булмаса, Казанга килә алам», – дип язып ята. Монда килеп, минем әзер фатирыма кереп утырмакчы.
Минем бик авыр чакларым булды инде. Мин бит ир белән яшәдем. Аның белән юлларыбыз аерылып, чыгып киткәннән соң, фатир арендаладым. Ул фатирда утырып ашарга өстәл белән урындыгым гына бар иде. Иптәш кызым үзенең иске суыткычын бирде. Ярты елга якын идәндә йокладым. Чөнки фатирга җиһазлар алырга мөмкинчелегем юк иде. Иң беренче алган әйберем – концерт күлмәкләрен элү өчен шифоньер булды.
Сез ул кеше белән бәхетле булдыгызмы, Нурзадә апа?
Мин үкенәм дип әйтмим. Чөнки ул, иҗат кешесе булгач, миңа җырлар язарга этәргеч бирде. Аны яман итеп искә алмыйм, димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган булган. Тик шуны әйтәм – ялгыз булсам да, мин бәхетсез түгел. Парлы килеш бәхетсезләр дә күпме бу тормышта.
Миңа бик еш кына «балаң юк» диләр инде. Мин картлар йортына баргач, бишәр балалы кешеләрнең шунда яшәгәнен күреп кайтам. 5 бала үстергәннәр, ә алар әти-әниләрен картлар йортына илтеп тапшырганнар... Бу – бәхетле картлыкмы? Аллаһы Тәгалә ничек язган, шулай булачак. Бәлки, мин быел кияүгә чыгармын, бәлки, бөтенләй чыкмам. Миңа барысы да соңлап килде. Бәлки, гаилә бәхете дә соңлап килер миңа... Бәлки, тагын да популяррак булып китәрмен. Уйламаган җирдән бер җыр яздырып та танылып китүең бар.
Аллаһка шөкер, минем яраткан эшем бар. Мин – эшемнең фанаты. Шулай булмаса, авылларга чыгып, 20-30 кешегә концерт куеп йөрмәс идем. Авыл халкы миңа шулхәтле рәхмәтле булып кала. Бер авылда концерт куйганнан соң: «Нурзадә, безнең авылга бер тапкыр да артист килгәне булмады», – диделәр. Алар өчен нинди куаныч бит инде бу.
Эшем артык күп акча китермәсә дә, яшәрлек табыла. Мин аны хәләл көч белән табам! Ипотекада булса да, кайтып керер куышым бар. «Бурычлы үлмәс», – ди бит безнең халык. Ипотека булу ул эшләргә этәргеч булып тора.
Фатир алгач та, бер чарада Айдар Тимербаев белән сөйләшәбез. «Быел ял итәргә барасыңмы?» – ди. «Айдар, ипотекага фатир алдым, койрык бозга катты. Иртән торам да гел шул турыда гына уйлыйм. Каешларны каты итеп кысасы була быелдан», – дим. Айдар миңа шул вакытта: «Син юләрме әллә, Нурзадә? Барасы килгән җиреңә бар, ашыйсы килгән әйбереңне алып аша, киясе килгән әйбереңне алып ки. Син бит әле белмисең киләсе елга нәрсә буласын. Ничек бар, шулай түләп тор», – дип әйткән иде. Аның ул киңәше миңа бик нык ярдәм итте, һәм мин аңа бүгенге көнгә кадәр бик рәхмәтле!
Сезнең янәшәгездәге кешенең сәнгать кешесе булуын теләвегез турында әйткәнегез бар. Беренче тормыш иптәшегез дә сәнгать кешесе булган. Тагын шундый ук хаталар кабатланыр дип курыкмыйсызмы?
Ой, мин бит хәзер ир-атларга карата бик таләпчән. Мин эшсез йөргән кешеләрне бер дә яратмыйм. Бәйләнчек, эш күрсәтә белми торган ирләрне җенем сөйми, андыйлар белән аралашасым да килми. «Син сайланасыңдыр», – дип әйтүчеләр күп миңа. «Әйе, подъезд төбендә тезелеп торалар, «тегесе ошамый», «монысы ошамый» дип сайлыйм-сайлыйм да китеп барам», – дим андыйларга, ачуым килеп.
Ә бәлки, дөрестән дә шулайдыр. Ләкин бер үк тырмага кат-кат басмыйлар бит, сайланасың инде. Аннан ир-атларга карата ышанычым да юк инде минем. Гел үз-үземә генә таянып яшәргә өйрәнгәнгә, янәшәмдә кемдер булуын күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа да ир-атларны куркытамдыр, бәлки.
Дөресен әйткәндә, ялгызлыгым миңа бер дә комачау итми. Барасы килгән җиремә барам, кайтасы килгән вакытымда кайтам. Шимбә көнне менә гөбәдия пешердем дә, Камал театрына төшеп киттем. Кичә гөбәдия пешереп, Кариев театрына кердем, анда чәйләр эчтек. Минем дусларым күп, гел аралашып торабыз. Мин ялгыз дип, күңелсезләнеп утырганым юк.
Ләкин ялгызлыкның авырлыгын мин Казан концертларыннан соң сизәм. Кайчагында шундый минутлар була (бу урында Нурзадә апаның күңеле тулды. – авт.) – минем шатлыгымны уртаклашыр кешем дә булмый... Дуслар – алар барыбер дуслар инде, бергәләп куанышабыз да, өйләренә кайтып китәләр. Минем күңелемә иң авыр мизгел – чәчәкләр, бүләкләремне күтәреп, концерттан соң өйгә кайтып төшкәч, шатлыгымны уртаклашыр кешем булмавы.
Концертларга әзерләнгәндә шулхәтле мәшгуль буласың, әле репетициягә чабасың, әле җыр яздырырга. Тәүлегенә 24 сәгать тә җитмәгән сыман була. Әнә шулай кайныйсың-кайныйсың да, сольный концерт узып китә. Менә шул кич минем өчен бик кыен. Шуңа да соңгы елларда концерттан соң дусларым минем ялгызымны калдырмаска тырышалар. Я үзләре миңа кайталар, яки «хәзер кайтып елап утырасың син» дип, үзләренә алып кайтып китәләр.
Аннан ялгыз кеше бары тик үз-үзенә генә ышана ала. Шул ягы да кыен. Мин эшлим, әгәр эшләми торам икән, миңа беркем дә китереп бирми бит. «Ирем акчасына яшәп торырмын әле» дип әйтә алмыйм. Беребез дә робот та, автомат та түгел. Кайвакыт азрак ял да итәсе килә.
Рәхмәт, Нурзадә апа, эшегездә һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар!
Р.S Нурзадә апаның бүген туган көне дә әле! Аны чын күңелебездән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Йөзегездән елмаю төшмәсен, иҗат утыгыз дөрләп янсын!