Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә борчылган: «Артистлар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде»

news_top_970_100
Нурзадә борчылган: «Артистлар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде»
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә күптән күңелен борчып торган һәм сөйләргә вәгъдә иткән мәсьәләне күтәрде. Җырчы белән аның Чаллыда узган «Булды, таптым...» дип исемләнгән концертыннан соң очраштык.

Нурзадәгә артистларның бер-берсен хөрмәт итмәве, шушы арада коллегасының концерты булачагын белә торып, аның алдыннан ук килеп концерт кую күренеше белән еш очрашырга туры килә икән. Бу проблема, аеруча, авыл җирлекләренә кагыла.

Рамазан ае булганга гына бу хакта әйтмичә тордым. Дөресен әйткәндә, иҗатташ дусларыбызның бер-берсен хөрмәт итмәүләре турында сөйлисем килә.

Авылларда концертлар куябыз. Сүзем район-шәһәр концертлары турында түгел. Авыл концертларына һаман шул ук бер тамашачы йөри бит инде. Мәсәлән, берәр авылда концерт кую буенча 2-3 ай алдан сөйләшәсең. Синең тирәдә беркем дә юк икәнен белеп торасың. Минем белән шундый очрак булды: концертның датасын гыйнвар аенда ук сөйләшеп куйдык. «Февральдә концертыбыз бар, март аенда – ураза», – диделәр. «Апрель аенда мин киләм», – дидем. Һәм нәрсә эшлиләр? Киләләр дә, кайбер артистлар синең алдыңнан ук концерт куялар.

Авылда бөтен артистларга да шул ук бер тамашачы йөри. Болай эшләүләре бер дә матур әйбер түгел. Минем белән генә түгел, бик күп артистлар белән була торган хәл бу.

Әлеге мәсьәлә күңелемне бик борчый. Артистлар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнсеннәр иде, дип әйтәсем килә минем. Бер дә матур күренеш түгел, бу – бер-береңне хөрмәт итмәү.

Мин гаугалы кеше түгелмен. Ләкин дәшми дә кала алмыйм. Бер-беребезне хөрмәт итә белергә тиешбез, – диде Нурзадә.

Нурзадә концертыннан тулы репортажны тиздән сайтыбызда укый алачаксыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100