Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә балдызлар турында яңа клип төшергән

news_top_970_100
Нурзадә балдызлар турында яңа клип төшергән
Нурзадәнең шәхси архивыннан

«Яңа клип төшердем, – дип сөенече белән уртаклашты Татарстанның атказанган артисты, «Интертат»ның дусты Нурзадә. – Җыры да – «Балдызлар» дигән яңа җыр. Минем «Безнең жизни» дигән җырым бик популяр. Аны башкарган саен, ни өчен безгә багышланганы да юк соң аның, дип сорый торганнар иде балдызлар. Ниһаять, балдызлар турындагы җыр да яздырдым. Сүзләрен Альбина Бәширова язып бирде, көе үземнеке. Озакка сузмыйча, үземнең дусларым – Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Әминә Галиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллиналар катнашында клип та төшереп куйдык. Клип төшергәнне бераз гына сер итеп тоттык. Көзге көннәрдә кешеләрнең кәефе дә күтәрелер, балдызлар да шатланырлар дип, җырын да, клибын да бергә чыгарасым килде.

Әлеге клипны «Безнең жизни» җырының дәвамы булыр дип планлаштырган идек. Тик бер әйберне онытып калдырганбыз (көлә). Төшереп бетердек, барысы да яхшы чыкты, әмма нәрсәдер җитмәгән кебек тоела. Икенче көнне душка кергән идем, исемә килеп төште. «Безнең жизни»дә жизнинең мыегы бар. Ә бу юлы клипны жизнинең мыегын куймыйча төшергәнбез. Фәнис Кәлимуллинга шалтыратам: «Исемә төште бит нәрсә җитмәгәне, мыек куймаганбыз бит бу юлы жизнигә», – дим. Ләкин аның өчен генә клипны яңадан төшереп булмый бит инде. Ярар, бу юлы жизни азрак үзгәргән, сакал җибәргән жизни булыр, диештек.

Мин гади, тормышчан клиплар яратам. Геройларым да, үзем дә – нәкъ гадәти тормыштагыча, артык ясалмаланмыйча төшәм. Әлеге клип та тамашачым күңеленә хуш килер, жизниләр дә балдызлар да яратырлар дип уйлыйм», – диде Нурзадә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100