news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Әтисез... Ә бүген аның туган көне...»

news_top
Нурзадә: «Әтисез... Ә бүген аның туган көне...»
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Җырчы Нурзадә туган авылына кайтып, әтисенең кырыгын уздырып килгән. Фердинанд абыйның ашы аның туган көненә туры килгән.

«Әтинең кырыгы да җитте. Ә бүген – аның туган көне… Шундый матур көндә туган безнең әти. Туган көнен бер дә уздырырга яратмый иде. «Картайган өчен сөенеп утырыйммы инде мин?» – ди торган иде. Шулай туры килде...» – дип сөйләде Нурзадә Казанга килешли, моңсуланып.

Нурзадәнең әтисе 11 апрель көнне вафат булды. Фердинанд абыйга 79 яшь иде. Ул Арча районы Яңа Кенәр авылында гомер итте. Соңгы вакытта каты авырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар