Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә белән Әлфия дуслашканнар

Нурзадә белән Әлфия дуслашканнар

news_top_970_100
Нурзадә белән Әлфия дуслашканнар
Җырчы Нурзадә белән алып баручы Әлфия Хәбибуллина ниһаять дуслашканнар!

Исегездә булса, октябрь башында Нурзадә белән Әлфия арасында җир тетрәгән төсле булды - ун елга якын концертларда гел бергә эшләгән, дус булган хезмәттәшләр талаштылар.  Сәбәбе - Әлфиянең, саксызланып, Нурзадәнең Айдар Фәтхетдинов белән кочаклашып торуын фотога төшерү һәм шуны сторисында күрсәтү булган. Нурзадәнең исә ир кеше белән кочаклашуын күрсәтәсе килмәгән булса кирәк.

Шушы хәлдән соң дуслар бер-берсе белән сөйләшми башлаган. Концертларны Нурзадә элеккечә Әлфия Хәбибуллина белән эшләде, әмма сәхнә артында сөйләшмибез, дия иде.

Нурзадәдән инстадашлары "дуслаштыгызмы инде?" дип сорап торды. "Юк әле, сәхнә артында сөйләшмибез", - дия иде Нурзадә.

Инде, ниһаять, кичә Нурзадә шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.

"Килештек без, ниһаять! Күпмегә барыр, белмим. Ләкин мин алай озак ачу саклый белмим бит, мин онытам үпкәләгән икәнемне. Менә бүген дә шулай булды.

Инде үпкәләшкәндә вакыт узды. Әлфия белән җүнләп сөйләшкән юк иде, гастрольләрдә этле-мәчеле булып йөреп кайттык. Бүген репетиция ясарга кирәк дип җыелыштык та... Шуннан кереп чәй эчтек инде. Без бит бергә эшлибез. Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде шулай. Без бит инде 10 елга якын бергә эшлибез", - дип аңлаткан Нурзадә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Килештек без нихаять! Купмегэ барыр белмим) лэкин мин алай озак ачу саклый белмим бит,т.е мин онытам кайчагында упкэлэгэн икэнемне) Менэ буген дэ шулай булды Инде упкэлэшкэнгэ вакыт узды,Эльфия белэн жунлэп сойлэшкэн юк Иде эле,гастольлэрдэ дэ этле-мэчеле булып йореп кайттык , буген репетиция ясарга кирэк 7 ноябрьгэ дип жыелыштык та.......Шуннан кереп чэй эчтек инде.Нэрсэ дим,без бит бергэ эшлибез.Донья булгач,торле хэллэр була инде шулай.Без бит инде 10 елга якын бергэ эшлибез. #нурзадапевицаведущаятамада89033429058 #нурзадаведущаяпевицатамада89033429058

Публикация от Нурзада Ведущая/Тамада /Певица (@nurzada28)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100