Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Нурзадә белән алып баручы Әлфия Хәбибуллина ни өчен талашканнар?

Җырчы Нурзадә үзенең Instagram челтәрендә иҗади дусты, алып баручы Әлфия Хәбибуллина белән эт белән мәчегә әверелүен язган. Хатын-кызлар арасында нәрсә булган? 

news_top_970_100
Җырчы Нурзадә белән алып баручы Әлфия Хәбибуллина ни өчен талашканнар?

“Әле ике көн элек кенә елмаеп сөйләшкән кеше белән кичә эт белән мәче кебек булдык та куйдык! Кичә мин юбилей алып барган арада күпме кеше “ватсап”ка язды, күпме кеше “директ”ка язган, күпме кеше шалтыратты. Эш вакытында күпме нервым бетте, төне буе йоклый алмадым. Әлеге дә баягы шул бер фото аркасында!!! Әлфияне аңламадым?! Ярар, ялгыш “сторис”ка китсен дә, сүзгә керик тә, ди! Минем язганнарны нигә бөтен дөньяга чыгарырга кирәк иде? Һәм, гомумән, минем шәхси тормышыма кысылырга беркемнең дә хакы юк! Мин берегезнең дә тормышына кысылмыйм! Һәрбер кешенең бәхетле булырга хакы бар! Кеше белән аралашырга, кочаклашырга хакым юк әллә?! Мин гаиләле кеше түгел! Кеше гаиләсен дә бозып йөрмим, Аллаһка шөкер! Минем тормышыма кысылма!”, - дип язган җырчы Нурзадә үзенең “Instagram” челтәрендә.

Нәрсә булган соң? Инстаграмда гына җавап таба алмагач, без Әлфия Хәбибуллинага шалтыраттык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эле 2 кон элек кенэ елмаеп сойлэшкэн кеше белэн кичэ эт белэн мэче кебек булдык та куйдык!! Кичэ мин юбилей алып барган арада купме кеше ватсапка язды,купме кеше директка язган ,купме кеше шалтыратты.Эш вакытында купме нервым бетте,тоне буе йоклый алмадым((((Элеге дэ баягы шул Бер фото аркасында!!!  Чего хотела добиться Эльфия, анламадым?!! Ярар,ялгыш сториска да китсен Ди,сузлэшик тэ Ди!! Минем язганнарны ник ботен доньяга чыгарырга кирэк Иде ???(((( Хэм ГОМУМЭН ,МИНЕМ ШЭХСИ ТОРМЫШЫМА КЫСЫЛЫРГА БЕРКЕМНЕН ДЭ ХАКЫ ЮК!!!!!!!!!! Бергэ эшлэу ,Эльфия,@alfiiakhabibullina2211 тебе тоже НЕ даёт этого права!!!!!!Мин БЕРЕГЕЗНЕН ДЭ ТОРМЫШЫНА КЫСЫЛМЫЙМ!! ХЭРБЕР КЕШЕНЕН БЭХЕТЛЕ БУЛЫРГА ХАКЫ БАР!!!! Я ЧТО НЕ ИМЕЮ ПРАВА С КЕМ ТО ОБЩАТЬСЯ ,ИЛИ ДАЖЕ ОБНИМАТЬСЯ?????!!!!!! МИН ГАИЛЭЛЕ КЕШЕ ТУГЕЛ!! ☝️☝️☝️☝️ КЕШЕ ГАИЛЭСЕН ДЭ БОЗЫП ЙОРМИМ,АЛЛАГА ШОКЕР!!!!!Минем тормышыма кысылма!!!!!  P.S. ачу килгэч русча да китте инде монда,гафу итэрсез Просто буген уже накипело!!!! Ничэ еллар бергэ эшлэгэн кешедэн мондый подлость котмэгэн идем!!!!!

Публикация от Нурзада Ведущая/Тамада /Певица (@nurzada28)

“Әйе, аларны мин фотога төшердем. Ул фотоны Нурзадәгә хат итеп җибәрмәкче идем, ә ул “сторис”ка киткән. Ә “сторис”тагы фотоны мин алып куя белмим, шуңа күрә ул тәүлек буе торды. Ул әлеге фотода Айдар Фәтхетдинов белән басып тора. Нурзадә әлеге адымымны шәхси тормышына кысылу дип кабул иткән, шуңа ачуы килгәндер. Мин боларны аның үзенә дә аңлатып карадым, ә ул мине барыбер аңламады. Нәрсә төшердең, ди. Без аның белән 9-10 ел таныш, бергә эшлибез. Минем өчен дә бу вакыйга бер дә күңелле түгел.” - ди Әлфия апа.

Нурзадәгә шалтыраткач, ул “Instagram”да язган сүзләрен үк әйтте.

“Әлфия безне икебезне фотога төшергән. Нәрсәгә?! Минем беркемем дә юк. Мин кияүдә түгел. Ярый, бу фото ялгыш куелган, ди. Нәрсәгә мин аңа язган сүзләрне аерым бер пост итеп чыгарырга?! Ул аны алып куйган, сез аны хәзер күрә алмыйсыз. Тугыз ел бергә эшләдек. Ачуым килде! Минем шәхси тормышыма кысылучыларны яратмыйм. Журналистларның сорауларына да җавап бирмим. Үзем дә кеше тормышына кысылмыйм. Киресенчә, кеше өчен куанып кына йөрим. Һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар. Мин кеше ире белән “гулять” итеп йөрмим!” - ди Нурзадә.

Минем белән сөйләшкәндә, Нурзадә елады. Димәк, йөрәгенә якын алган.

“Хәтта Айдар белән безнең арада берәр нәрсә булса да, ник мин аны кешегә әйтеп йөрергә тиешмен? Без Айдар белән бала-чагалар түгел бит”, - ди җырчы.

Нурзадәдән: “Әлфия Хәбибуллина белән алга таба ничек эшләрсез?” – дип сорадым.

“Әле концертлар дәвам итә. Ничек тә булса эшләргә кирәк. Аны мине сәхнәгә чакырып чыгарасы бар. Хәзер минем Әлфия белән сөйләшәсем килми. Мин аны аңламадым. Бәлки ялгышкандыр”, - ди Нурзадә.

Нурзадә ачыктан-ачык: “Мин ялгыз”, - дигәч, мин аңа үзем белгән кешене тәкъдим иттем. Мин тәкъдим иткән кеше иҗатчы түгел. Җырчы исә: “Миңа иҗат кешесе кирәк. Гомерем буе минем янымда иҗат кешесе булуын теләдем. Ниндидер зур кешеләр дә яза. Алар белән сөйләшер сүзем юк. Ялгыз булуымның сәбәбе шундадыр бәлки”, - диде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100