Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин белән милләтне берләштерү турында 5 катлаулы сорау – Нурулла Зиннәтуллин җаваплары

Беренче урында нәрсә: динме, милләтме? «Печән базары» ярминкәсендә ТӘРТИП радиосы «Ислам һәм милләт» темасына лекция оештырып, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бергәләп, шушы катлаулы сорауга җавап эзләде. «Интертат» шул лекцияне тәкъдим итә.

news_top_970_100
Дин белән милләтне берләштерү турында 5 катлаулы сорау – Нурулла Зиннәтуллин җаваплары
Абдул Фархан

«Дин белән милләт ничектер аерылып китте. Татар халкы өчен янып-көеп йөргән милләтчеләр бар, ләкин аларның күбесе үзен дин белән бәйләми. Дин тотучылар бар, алар үзләрен татар милләте белән бәйләми. Дин – интернациональ, диндә иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең кануннары буенча яшәү, диләр. Бу ике карашны ничек берләштереп була, мөмкинме икән?

  1. Дин белән милләт дигәндә, кайсын беренче урынга куярга? 

Акыллы кеше "икесе дә мөһим" дияр. Кайбер кеше: «Без бит билгеле бер милләттә туганбыз, шуңа милләт беренче урындадыр, аннары дин сайлап алабыз», – диләр.

Татарлар арасында христианнар, атеистлар да бар. Әгәр тормышыбызны билгеле бер күзлектән карасак – дин күзлегеннән карарга тиешбез, чөнки дин ул – Аллаһы Тәгалә белән бәйле әйбер. Безне Аллаһы Тәгалә яраткан, нинди генә халык булсак та. Без аның сүзләренә игътибар итәбез. Ул милләт турында нәрсә дигән? Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Без сезне халыклар, милләтләр, кабиләләр итеп яраттык», – ди. Димәк, бу – Аллаһының теләге, әмере.

Икенче бер аятьтә «Бу – Аллаһының билгесе. Телләрегез, тәнегезнең төсләре төрле булу – Аллаһының хикмәте» дигән. Димәк, Аллаһы Тәгалә үзе шулай теләгән. Төрле милләтләр, диннәр булуы Аллаһы Тәгалә диненә каршы килә торган әйбер түгел.

Төрле дин дигәннән, милләткә килгәндә, беренче карашка, тәнебезнең төсе, телләребез белән аерылабыз. Милләтебез шунда чагыла, ләкин ул төп аерма түгел. Әйтик, кара тәнле кешене күрсәк, татар дип әйтә алмыйбыз. Кысык күзле кытайны күрсәк, шулай ук татар дип әйтә алмыйбыз, әмма милләт, гореф-гадәт, тел, кием дигән төшенчә нәселдән нәселгә күчми, тәннең төсе генә күчә.

Африкадан бер баланы алып татар авылында тәрбияләсәң, ул татарча сөйләячәк. «Крокодил бирегез» дип сорап утырмаячак, сарык ашаячак ул. «Кая монда пальмалар» дип эзләп утырмый, үзебезнең каен, талларга менеп уйный. Милләтчелек, гореф-гадәт нәселдән нәселгә күчми.

Бер риваятькә карасак, тәнебезнең төсе – Нух галәйһиссәламнең балаларыннан: ак, кызыл, сары, кара тәнле кешеләр килеп чыга. Шундый риваять бар. Адәм галәйһиссәлам билгеле бер милләттән булмаган.

  1. Ә кешеләрнең телләре ничек аерыла?

Бер риваятьтә әйтелә: Вавилонда кешеләр зур манара ясыйлар, Аллаһы Тәгалә янына менәбез, үтерәбез, дип уйлыйлар, Аллаһы Тәгалә аларның телләрен төрле итә.

Бүген филологлар да әйтә: әгәр карый башласаң, телләр барыбер бер нигезгә килеп тоташа. Генетиклар да әйттеләр: бөтен кешенең башлангычы бер – Атабыз Адәм белән Һава Анабыз.

Тәнебез нинди генә төстә булса да, телебез төрле булса да, бертуганнар булып чыгабыз.

«Без сезне кабиләләр итеп үзара танышу, белешү өчен яраттык», – дип язылган. Аллаһы Тәгалә аятьтә әйтә: бер кавем икенче кавемнән көлмәсен, мыскыл итмәсен, түбәнсетмәсен, ди. Татарлар «иң яхшы халык – татар», дип уйлый инде, руслар да шулай. 90 нчы елларда чыккан китапларда укыганым бар: татар халкы Атлантида халкыннан килеп чыккан, дигән гипотезалар да бар – иң акыллы, иң цивилизацияле, янәсе... Казына башласаң, беренче кеше – Адәм дә, бәлки, татар булгандыр, дигән фикергә килеп тоташасың.

Һәр халык үзен күтәрергә тырышса да, башка халыкларны кимсетергә хакыбыз юк. Һәр халыкның яхшы һәм начар яклары бар. Башка халыкка карап, начар якларыңны төзәтергә куша Аллаһы Тәгалә. Танышу шуның өчен бирелгән.

«Халык» дигән сүз шуны аңлата: гарәп теленнән «барлыкка килгән, мәхлук» дип тәрҗемә ителә. Аның мәгънәсе шунда. Аллаһы Тәгалә «халык кылды» яки «ясады» – «народ» дип түгел, «создание» дип тәрҗемә ителә, шуңа күрә безнең татар халкы гарәп сүзен кулланган. «Халык» – Аллаһы Тәгаләдән ясалган кавем дип тәрҗемә ителә. Әгәр карасак, халыклар үзара туган булып чыгалар. Бер телгә барып тоташалар ахыр чиктә. Тел ягыннан аерылулары – табигать шартлары, тору урыннары, гөнаһ кылулары сәбәпле генә… Вавилон манарасы мисалын китердем сезгә. 

Татар халкының тагын бер үзенчәлеге бар. Чынлап карасак, тарихта «татар», «гарәп» дигән халык юк. Кем чүлдә яши, шулар бөтенесе «гарәп» дип атала. Негрлар да, аклар, кызыллар да бар. Татарлар белән дә шулай. Төрки телдә сөйләшкән, Алтын Урдада яшәгән һәр милләтне «татар» дип атаганнар. Моңа бөтен кабиләләр керә – болгарлар, суварлар, типтәрләр, кыпчаклар, мишәрләр, үзбәкләр, тау татарлары булган азәрбайҗаннар да шуңа кергән. Хәтта Европада русларны да «татарлар» дип йөргәннәр, чөнки алар да Алтын Урда белән бәйле булган. «Татар» дигән сүз канга бәйле түгел, ул күбрәк җирлеккә, төрки телгә бәйле.

Татарларны карасак, үзара аерылабыз бит: сары чәчле татар да, кысык күзле татар да, көдрә чәчле, карарак тәнле, ак тәнле татар да бар. Генотипларын карасак, һәрберсе каядыр барып тоташырга мөмкиннәр. «Татар» дигән сүз – төрки телле халыкларны, күпчелек очракта шушы җирлектә яшәүче мөселман халыкларын берләштерүче исем. Ул исем совет чорында популяр булып китә. Совет чорына кадәр татарлар үзләрен «татар» дип йөрмәгән, алар үзләрен күпчелек очракта «мөселманнар» дип йөргән, шуңа күрә руслар да «бусурмане, мусульмане, магометане» ди.

Бу феномен – тарихта бер генә очрак – халыкны дини атама белән йөртәләр. Гарәпләрне мөселман димиләр, гарәпләр диләр, ә менә монда яшәгән татарларны мөселман дип йөрткәннәр, чөнки татар халкы өчен беренче урында дине торган.

«Син нинди милләттән» дип сорау бирмәгәннәр, «син кем өммәтеннән – Мөхәммәт өммәтеннәнме» дип сораганнар. «Безнең кешеме син – мөселман кешесеме?» – дип дәшкәннәр.

Совет чорында динне бетергәч, башка атама белән алмаштырырга кирәк булган. Мөселманны башкача атарга кирәк булган бит. «Татар» дип атаганнар. Анда да иң мыскыллы вариантлары – монгол татарларыннан чыккан, кыргый халыклар дип. Әле билгеле бер китапларда татарларның кеше ашау очраклары тасвирланган, әлбәттә, бу – хакыйкатькә туры килми торган нәрсәләр, шуңа күрә иң беренче асылыбыз – ул динебез.

Болгарлар ислам динен кабул иткән вакытта, Болгар ханлыгы кабул итте дисәк тә, анда дистәләгән кабилә була бит. Алар ислам кабул итеп, үзара дин тирәсендә берләшәләр, милләт тирәсендә түгел. Алтын Урда чорында гына безгә «татар» дигән атама килеп тагыла. Казына башласак, татарлар дия башласак, асылы шуннан килеп чыга.

  1. «Татар» дигән атама кирәкме соң безгә бүген?

Бик кирәк, чөнки бүген төрки телле халыкларны, Россиядә яшәгән халыкларны без дин белән бәйли алмыйбыз. Татар халкы диннән хәзер бик ерагайды. Урамда күрсәк, карап торып «татар кешесе» дип әйтә алмыйбыз. Ир кеше башка милләт кешесе кебек киенгән, эчә, тарта, бер ягы белән дә аерылмый. Урамда бер матур кыз күрсәң, татар кызыдыр дип уйлап китәсең инде, үз милләтең кызы матуррак кебек тоела, ләкин ул да факт түгел. «Татар» дигән термин безне берләштерү өчен бик кирәк.

Кызганыч, тышкы көчләр татар халкын, башка атамалар кушып, бүләргә тели – типтәрләр, керәшеннәр, дип. Керәшен татарларының кайбер вәкилләре ихлас күңелдән татар түгеллекләренә ышана, аерым халык, ди алар үзләрен, ләкин керәшен – «крещенный татарин» бит ул.

Мишәр – «мещерский татарин», милләт түгел, атама бит ул. Шушы шаукымга ияреп, татар халкын бүлгәләргә мөмкиннәр. Татар халкын аз дип күрсәтергә теләүчеләр булырга мөмкин. Бу атама мөһим безгә, гәрчә тарихи яктан туры килеп бетмәсә дә.

  1. Татар халкын саклап калып буламы?

Болай барса, киләчәге юк. Бүгенге тәртип белән барса, күп калмады татар халкына... 

Гаяз Исхакый да «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дип язган. Революциягә кадәр язылган әсәр, 120 еллап вакыт узды инде, Исхакый сүзләре акрынлап чынга аша. Ел саен татарча сөйләшүче халык зур адымнар белән кими – берничә йөз меңгә.

Гореф-гадәтләрен белгәннәр кими. Дин белгәннәр – биш процент кына. Биш процент татар намаз укый. Болай барса, бәйрәмдә матур киемнәр кидертеп, татарча сөйләштереп, маймылны чыгарып сөйләштергән кебек, «карагыз, татарларның шундый телләре бар иде» дип, шулай күрсәтүгә генә калырга мөмкин.

Соңгы татарча сөйләшә, аңлый торган буын – ул безнең буын. Безнең балаларның балалары берни сөйләшми, аңламаячак та, әгәр шулай барса. Ачы хакыйкать бу. Моңа ниндидер адымнар ясарга кирәк.

  1. Татар халкы кайчан үзенең асылыннан китә башлады?

Совет чорында, чөнки дин бетте. Монда диннең милләт белән бәйләнешен күрәбез. Халыкны, милләтне дин тотып торган икән. Нишләп алай килеп чыкты ул? Совет чорында дин беткәч, кеше теләсә нинди ризык ашый башлады. Димәк, милли ризыкларыбыз бетә. Кеше теләсә нинди кием кия башлады – башка милләт, дин киемнәрен кию –гореф-гадәтеңнән китү дигән сүз. Пәйгамбәребез әйтә: «Кем башка халыкка охшаса, ул шул булыр», – ди.

Балаларга Европа исемнәрен бирә башладык. Диана, Венера, Марс, Альбина… – берсе дә мөселман исеме түгел. Совет чорында кергән гадәт ул.

Бөтен җирдә татар халкын массакүләм рус теленә күчерделәр. Татарча сөйләшү оят иде. Шулай акрынлап, дин беткәч, татар халкы, милләт тә бетә башлады. Халыкның милләт буларак билгеләмәсен динебез билгели иде, чөнки динебез аны контрольдә тота иде. Бу ризык хәләл дип, шул хәләл ризык шушы халыкның ризыгы булып китә. Бу кием гаурәтне каплый, димәк, бу аның гореф-гадәте булып китә. Габдулла, Бибирауза, Фәйрүзә – шушы мөселман исемнәре татар исемнәре булып китә.

Шулай итеп, татар халкын милләт буларак ислам дине формалаштыра.

Милләт белән диннең бәйләнеше бик тыгыз. Аны аерып карап булмый. Кем татар халкын ислам диненнән аерып карый, димәк, ул татар халкын белми. Безнең бөтен гореф-гадәт, кием, сөйләшү динебез белән бәйле. Иң беренче асыл исемебез – ул мөселман, татар – аннан соң килгән исем. Безне башка милләт белән кушылудан да динебез саклап калды, чөнки мөселман кешесенә мөселман булмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга ярамый. Димәк, татар халкы үзара гына өйләнешергә мәҗбүр иде. Бу – милләтне саклый торган әйбер бит. Татарлар үзара ябылып яшәделәр. Кабанның теге ягы – рус ягы, бу ягы – татарлар. Монда руслар кермәгән, полиция, урядниклар гына кергән, шуңа күрә бөтен мәчетләр бу якта. Татар халкының тормышы монда булган. Кибете дә, заводы да – бөтенесе монда. Шушы җирдә генә күпме мәчет, чөнки бөтен кеше намаз укыган...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100