Нурулла хәзрәт: «Корбан йорт исеменнән чалынмый, балага дип атап чалу да дөрес түгел»
Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан бәйрәме 28 июнгә туры килә. Шул уңайдан Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Интертат» укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Корбан – ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен хайванны корбан итеп китерү, ләкин ул мал гына түгел, ә символ да булып тора. Чөнки Ибраһим пәйгамбәр үзенең улын корбан итеп китерергә тиеш була. Аллаһы Тәгалә, аның ризалыгын күреп, баласын корбан итеп китерүдән туктата һәм аны корбан сарыгы белән алыштыра. Шуннан бирле корбан чалулар, кешеләрнең, кирәк булса, малларын да, үз җаннарын да, балаларын да корбан итеп бирергә әзерлегенең символы булып тора.
Корбан чалган кешегә Аллаһы Тәгалә бик күп әҗер-саваплар бирә. Бер хәдистә «корбан сарыгы җәннәткә алып керә», икенче бер хәдистә «Сират күперен үткәндә булыша» дип әйтелә. Шулай ук хәдисләрдә «корбан хайванның каны җиргә төшкәнче үк, кешенең бөтен гөнаһлары кичерелә» дип әйтелә.
«Корбан чалу – 36 мең акчасы булган мөселман кешесе өчен мәҗбүри»
– Кемнәр корбан чалырга тиеш?
– Корбан чалу 36 мең акчасы – нисабы булган балигъ һәр мөселман кешесе өчен мәҗбүри. Мәсәлән, гаиләдә хатыны белән ире акчаны аерым тотсалар һәм икесенең дә акчалары 36 меңнән артып китсә, икесе дә аерым корбан чалырга тиеш булалар. Әгәр дә гаиләдә, әйтик, 50 мең сум җыйган акчасы булган 16-17 яшьлек үсмер булса, ул да тиеш. Бу – вәҗиб, мәҗбүри һәм һәрбер кешегә индивидуаль.
Кайбер кешеләр «Без инде чалдык, бүтән чалмыйбыз», «Ике елга бер генә чалырга», «Гаилә исеменнән чалдык» дип, буталалар. Бу алай түгел, ул – һәрбер кешенең шәхси мәҗбүрияте.
– Корбанлык йорт исеменнән була аламы?
– Йорт исеменнән корбан чалынмый. Ул бит кеше тугел. Корбан чалына кеше исеменнән. Кем сатып ала, акчасын түли – шул кеше исеменнән чалына.
Балага атап чалу да дөрес түгел. Баласы исеменнән чала башласа, ул аңа бүләк иткән була корбанны. Ләкин ул алай булмый, вазыйфасы бит үзенең өстендә тора. Мәсәлән, намазны укыганда, һәрбер кеше үзе өчен генә укый, без бит балаларыбыз өчен намаз укый алмыйбыз. Монда да шулай. Ул – һәрбер кешенең вазыйфасы, ул аны үз исеменнән үтәргә тиеш.
– Нәрсә ул нисаб?
– Нисаб – кешенең байлыгын күрсәтә торган сумма. (ред. – нисаб – бурычлары булмаган һәм көндәлек кирәк-яракларга тотылган акчалардан тыш саклана торган сумма). Нисабы булган кеше хәлле санала һәм башкалардан сәдакага мохтаҗ түгел, ә үзе түләргә тиеш. Корбанның нисабы – 36 мең тирәсе.
– Акчасы иртәге көнгә җитәрлек булмаган кешенең корбан чалуы дөресме?
– Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы килмәскә кирәк. Ул әйтә икән «бу эшне эшләмәсәгез, дөрес була» дип, аны тыңлау хәерлерәк. Аллаһы Тәгаләгә буйсыну – шунда. Шуңа күрә, каршы килмичә, үзлегеңнән әллә нәрсәләр уйлап чыгармаска кирәк. Акчаң җитмәсә, бу эшне эшләмәү хәерлерәк.
– Кеше акчаны гөнаһлы юл белән таба икән – әйтик, банкта эшли, риба белән акча таба. Аның корбаны кабул була аламы?
– Әгәр дә кешенең акчасы хәрәм юл белән табылган икән, мәсәлән, риба, урланган яки башка шундый юллар, ул очракта, әлбәттә, корбан да, сәдака дә кабул булмый.
– Акчаны онлайн рәвештә гына күчереп чалдырган корбан кабул буламы?
– Корбанның үзен алмасаң да, күрмәсәң дә, алай эшләү дә дөрес санала.
«Бүләк иткән сарык та корбанлык була ала»
– Кайсы хайваннар корбанлык була ала?
– Корбанлыкка дөя, сыер яки үгез, сарык, тәкә яки кәҗә ярый. Яшьләренә килгәндә, дөягә 5 яшь, сыер 2 яшьтән дә ким булмаска, ә сарык 1 яшьтән дә ким булмаска тиеш. Әгәрдә 6 айлык сарык гәүдәсе белән 1 яшьлек кебек булса, алай да ярый.
Күзләре күрми, аксап йөри торган, тешләре, койрыклары, колаклары, мөгезләре булмаган корбанлыклар ярамый.
– Күмәк рәвештә сыер чалырга ярыймы?
– Дөя белән сыерны 7 кешегә җыелышып чалырга була, ә сарык 1 кешедән генә тиеш.
– Бәя ягыннан чикләүләр бармы?
– Андый шартлар юк. Сарыкны сиңа бүләк итсәләр дә, үзеңнеке булса да, корбанлыкка кулланырга була.
«Сатулашырга ярамый, дигәч, корбан вакытында бик каты бәяне арттыра башладылар»
– Корбанлыкны алганда сатулашырга ярыймы?
– Сатулашырга рөхсәт ителә, монда каршылыклар юк. Халык арасында «сатулашырга ярамый» дигән сүзләр йөрсә дә, сатулашырга мөмкин. Дин бу әйбергә каршы килми. Ләкин сатучы кеше, нәфесләнеп, бәяне артык югары куярга тиеш түгел, чөнки «сатулашырга ярамый» дигән сүзләр чыккач, корбан вакытында бәяне бик каты арттыра башладылар. Бу шулай ук бик дөрес әйбер түгел.
– Корбанны ничә көн дәвамында чалырга ярый һәм чалу өчен иң әйбәт сәгатьләр нинди?
– Корбанны чала торган көннәр – ул гает көне үзе һәм аннан соң тагын 2 көн. Өченче көнне кояш баегач чалынса, дөрес булмый.
«Иң әйбәт сәгать» дигән әйбер юк, әмма гает намазыннан соң, иртә белән чалынганы иң саваплысы булып санала. Корбанны кояш баегач чалу мәкруһ (әйбәт түгел). Чалсаң, кабул була, ләкин чалмау хәерлерәк.
– Корбан чалу тәртибе нинди?
– Иң мөһиме – ният итергә кирәк, күңелдә «шушы корбанны чалырга» дигән ният булырга тиеш.
Корбанны мөселман кешесе чалырга тиеш, мөселман кешесе чалмаса, дөрес булмый. Шулай ук чалучы кеше «Бисмилләһи! Аллаху Әкбәр!» дип әйтергә тиеш. Мәсәлән, кемдер укып тора икән чалган вакытта, ләкин пычак тотып чалган кеше үзе әлеге сүзләрне әйтмәсә, корбан дөрес булмый, ул үләксә була. Шуңа күрә чалучы кеше «Бисмилләһи! Аллаху Әкбәр!» дип, үзе әйтергә тиеш.
Корбан чалган вакытта махсус шушы доганы гына укыгыз дигән сүз юк, гадәттә укыла торган догалар бар, ләкин ул догаларны укымасаң да корбан кабул була.
Корбан чалган кеше, әлбәттә, пычакларның үткен булуы, хайваннарны газапламау турында да шулай ук белергә тиеш.
– Корбан чалганнан соң 2 рәкәгать намаз укылырга тиешме?
– Укырга тиеш дигән әйбер юк. Укысаң инде – нәфел намазы булып санала, ләкин мәҗбүри түгел. Укымасаң да бернәрсә дә булмый.
«Эчеп йөргән кеше дә корбан чалырга мөмкин»
– Эчә торган кешегә корбан чалырга ярыймы?
– Эчеп йөргән кеше дә корбан чалырга мөмкин, малы хәләл булса, корбан чалуы дөрес була. Ләкин корбанны чалган вакытта ул исерек булмаска тиеш.
– Корбан чалган вакытта тәһәрәтле булу мәҗбүриме?
– Юк, мәҗбүри түгел.
– Корбанлыкны атаган кешенең үз йортында чалыргамы, әллә башка урында да ярыймы?
– Әгәр дә телефоннан шалтыратып, «заказать» итеп, корбан чалдырырга рөхсәт булгач, үз нигезендә чалу мәҗбүри түгел, кая чалсалар да, кабул була.
Иң мөһиме – корбан чалына торган җирдә корбан гает намазыннан соң чалынырга тиеш, әгәр дә ул корбан чалына торган урында гает намазына кадәр чалына икән, корбан кабул булмый.
«Өч өлешкә бүлү мәҗбүри түгел»
– Корбан итен ничек бүләргә?
– Корбан итен 3 өлешкә бүләләр: берсен өләшәләр, берсе үзеңә кала, бер өлешеннән аш җыялар. Ләкин аш үткәрмәсәң дә, кешегә өләшмәсәң дә, бөтен итне үзеңә калдырсаң да, бөтенесен кешегә биреп бетерсәң дә зыяны юк. Бу очракта кеше үзенә карый. Өч өлешкә бүлү – ул киңәш ителгән гамәл, ләкин мәҗбүри түгел.
– Корбанның тиресен, сөякләрен нишләтергә?
– Ташларга да, күмәргә дә ярый. Әгәр дә хайванның тиресе сатылса, акчасын сәдака итеп бирергә кирәк.
– Корбан итен башка диндәге кешеләргә бирергә ярыймы?
– Корбан итен мөселман булган, мөселман булмаган кешеләргә дә бирергә ярый. Ләкин мөселман булган кешегә бирү хәерлерәк, ярдәмне дә мөселман кешесенә күрсәтү хәерлерәк, дип санала.
– Үзең сарык ите яратмасаң, чалдырган корбаныңның итен ашамасаң, дөрес буламы?
– Әйе, дөрес була.
– Алган корбанлык 3 көн дәвамында чалынмаса, нишләргә?
– 3 көн дәвамында чалынмаса, шушы сарык бәясендәге акчаны сәдака итеп таратырга кирәк.