Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Этләр балаларны, якын кешеләрне алыштырырга тиеш түгел»
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин өйдә төрле хайваннар асрау, аларның төрләре, миһербанлык, исраф, бозыклык һәм башкалар турында аңлатты.
Өйдә песи асрарга ярый, ә эт асрауга карата чикләү бар
Нурулла хәзрәт, Ислам динендә өйдә песи, эт һәм башка йорт хайваннары асрауга нинди караш бар? Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Ислам динендә йорт хайваннарны берничә төргә бүленә: кешегә ияләшкән, кеше белән яши торган хайваннар һәм кыргый хайванар бар. Алар кеше белән яшәргә ияләшмәгән һәм иректә яшәргә каралган.
Бүгенге көндә кешеләр өйләрендә төрле хайваннар тота. Кеше белән яши торганмы ул, кеше белән яшәми торганмы ул – аерып тормыйлар. Мәсәлән, кемнәрдер өйләрендә елан тота, кемнәрдер крокодил тотарга мөмкин, кемдер өйдә кечкенә дуңгыз, маймыл һәм башка шундый хайваннар тота. Мондый хайваннар кеше белән яшәргә ияләшмәгән һәм аларны асрауның мәгънәсе юк. Мәгънәсез эшләрдән ерак торырга кирәк, бигрәк тә әгәр бу хәтәр булса. Арыслан, юлбарыс, аю кебек ерткыч хайван асраучылар да булырга мөмкин. Алар куркыныч тудыра.
Кешегә ияләшкән, кеше белән яши торган хайваннар өйдә һәм абзарда яши торганнарга бүленә. Абзарда яши торган кәҗә, сарык, сыер, дөя, ат, ишәк кебек көндәлек тормышны алып барырга кирәкле хайваннар була. Аларны асрарга ярый, кирәк тә һәм савап та, үзеңә ризык та була.
Кешенең өенә кереп йөри торган хайваннар бар. Бу – мәсәлән, этләр, мәчеләр, кошлар булырга мөмкин. Читлектә яши торган һәм читлектә яшәр өчен чыгарылган кошлар бар. Алар иректә үләргә дә мөмкин.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһиссәләм мондый кошларны ялгыз кешеләргә асрарга киңәш итә. Шулай ук кошларны балалар өчен асраганнар, алар өчен бу күңелле була. Кошлар чиста, кешегә зыян китермиләр, аларны асрарга мөмкин. Ирекле олы кеше кош белән мавыкканы тарихта юк. Ул аңа нәрсә өчен кирәк – монысы мәгълүм түгел.
Эт-мәчеләргә килгәндә, аермалык та барлыкка килә. Иң популяр йорт хайваннары – эт-мәчеләр. Дин буенча, мәчене асрарга ярый. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм мәчене чиста ди.
Мәченең йоны да, авызы да чиста булып санала. Мәче берәр җирне яласа, бер савыттан су эчсә, ул савыттан кешегә дә су эчәргә рөхсәт була, ул савытка салынган су белән тәһарәт алырга рөхсәт ителә. Шуңа күрә мәче кеше янында йөрергә, аны өйдә асрарга мөмкин.
Мәченең файдасы бар, ул тычкан тота, ә өй эчендә исә зыянлы әйбер – ул тычканнар. Мәче өй эчендә дә, өй тирәсендә дә шушы чисталыкны саклап тора.
Шәригать буенча, этләрне өй эчендә, ягъни кеше яшәгән җирдә тотарга ярамый. Бу – хәрәм, тыелган санала.
Бу турыда хәдисләр күп. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә:
«Эт булган өйгә фәрештәләр керми».
Аның үзе белән дә шундый хәл була. Бер заман Җәбраил фәрештә аның янына килә һәм өенә кермичә китә. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм өендә эт була. Элек өйләр без белгәнчә түгел, ишекләр ачык булырга, шуңа күрә урамнан этләр дә керергә мөмкин. Гарәп илләрендә кешеләр, без белгәнчә, коймалар, каралты-куралар белән яшәмәгән. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм шуннан соң өйдә этләр асрауны тыя.
Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә:
«Кем эт асрый, аның савабы көн саен бер кыйратка кимеп бара».
«Кыйрат» дигән сүз ул Өхед тавы кадәр күләм. Кеше саваплар эшләсә, эт асраган өчен, аның Өхед тавы кадәр савабы көн саен кимеп бара.
Башка хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтә:
«Урамда эт белән йөрсәң, синең яныңда фәрештәләр йөрми».
Шулай итеп, эт асрауга тыю бар. Монда искәрмә дә була. Эт ау өчен, хайваннарны көтүдә, басуда, җәйләүдә саклау өчен кирәк булса, көтүчегә хайваннарны җыярга ярдәм итсә, мондый этләрне асрарга да, сатарга да, сатып алырга да мөмкин.
Тарихка карасак, күп этләрнең килеп чыгышы да шуның белән бәйле. Мәсәлән, овчарка эте «бельгийская», «немецкая», «кавказская» төрләре бар. Аларның максаты көтүләрне саклау. Исеме дә «овчарка» – «овца» сүзеннән алынган.
Зур эт – «волкодав» – бүреләр белән сугышыр өчен чыгарылган. Болар да хайваннарны бүреләрдән саклар өчен.
Шуңа күрә дә бүгенге көндә бу этләрне өйдә асрарга мөмкинме, кирәкме дигән сорау туа. Синең көтүең юк, өеңә бүреләр керми. Бу этләрне өйдә асрый башлаганнан бирле, кешеләргә зыян килә башлады. Бүреләр белән сугыша торган этләрнең холкы кырыс, чөнки аларга бүре белән сугышырга кирәк. Алар хуҗаларына да сикерергә, урамга чыгарсаң, башка кешегә сикерергә, тешләргә һәм башкасы булырга мөмкин.
Этләрне контрольсез асрау аркасында, аларның урамда хуҗасыз йөрүе дә килеп чыга. Кеше этне үзенә уенчык итеп ала, аннары туя да чыгарып җибәрә. Шулай итеп хуҗасыз, кыргый, котырган этләр барлыкка килә.
Бүгенге көндә мондый этләрне асрауның файдасы калмый. Шәһәрдә көтүчеләр юк, ауга йөрүчеләр дә күп түгел.
Башка төрле этләр дә бар. Мәсәлән, өйдә чәңгелдәп йөри торган, бернинди файдасыз этләр. Аларны киендерергә, юындырырга, үзләрен сакларга, кулга күтәреп йөрергә кирәк. Аларны өйдә асрау да, сатып алу да сату да тыелган, бу хәрәм булып санала.
Фәрештәләрне куркытудан тыш, этләр пычрак булып санала. Аларның селәгәе, йоны – пычрак. Эт берәр җирне яласа, аны юарга кирәк. Киемне эт яласа, аның белән намаз укып булмый. Эт берәр савыттан су эчсә, бу савыттан кеше су эчә дә, тәһарәт тә ала алмый, бу савытны юарга туры килә. Хәдисләрдә, хәтта 7 тапкыр юарга, дип килә. Шуның берсе ком белән булырга тиеш дигән хәдисләр бар. Безнең мәзһәбтә – Әбү Хәнифә мәзһәбендә - 3 тапкыр юарга кирәк.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бөтен җан иясен дә яраткан
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм песиләргә карата аеруча шәфкатьле булган. Песи күлмәк итәгендә йоклап ятканда, аны уятмас өчен киеменең итәген кисеп калдырган дигән риваять тә бар диләр. Бу вакыйганың дөреслеге нинди дәрәҗәдә, һәм аннан нинди гыйбрәтләр алырга мөмкин?
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең йорт хайваннары була. Бу – дөя, утырып йөри торган мул (ишәк белән ат кушылган хайван) һәм мәче. Мәчесенең исеме Мугайззә дип атала.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең мәчеләргә аеруча хөрмәте булган, яраткан дигән сүзне без белмибез. Ул бөтен җан иясен дә яраткан. Аның янында мәче яшәгәнгә күрә, хәдисләрдә мәчеләргә карата хөрмәте, миһербаны булган дип язылган, чөнки мәчеләр кешеләр арасында яши ала дип әйттек.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм янында йомран (суслик) булса, әгәр аны асрарга рөхсәт итсәләр, ул йомранга да шундый яхшы мөнәсәбәттә булыр иде. Монда хайванның әһәмияте юк, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бөтен хайванга карата миһербанлы, шәфкатьле булган.
Мәче урынында аның киемендә башка хайван йоклап яткан булса, ул шулай ук аны кисеп китәр иде, хәтта эт йоклап ятса да.
Бу Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең миһербаны турында сөйли, сүз мәчегә аерым мөнәсәбәт турында бармый.
Кешеләрнең мәчегә карата аерым хөрмәт булуын күрергә теләве Мисыр мифологиясеннән килә. Мисыр да гарәп иле, гарәпләргә якын, анда мәчеләрне изге дип санаганнар, мәчеләрнең изгелеген башка диннән исламга да күчермәкче булалар, ләкин бу алай түгел. Дини, рухи яктан караганда, мәчеләрнең аерым статусы юк. Аларны асрарга ярый. Асрарга яраганга, аннан файда булганга, кешеләр аны асрый һәм мәче кешеләр белән бәйләнештә булу сәбәпле, мондый вакыйгалар бар.
Тилмереп йөргән кешеләргә мәрхәмәт күрсәтү өстенрәк
Песи һәм этләргә карата мәрхәмәт күрсәтү турында хәдисләрдә нинди мисаллар бар?
Без бөтен хайваннарга да мәрхәмәтле булырга тиеш. Монда йорт хайваннары гына түгел, бөтен хайваннар керә. Сәбәпсезгә хайваннарны үтерергә, аларга зыян китерергә ярамый.
Бер хатын-кыз, мәчесен ашатмыйча бер бүлмәгә бикләп куйган өчен, тәмугка эләккән. Мәчегә шундый начар карашта булган өчен, Аллаһ Тәгалә аны тәмугка керткән. Башка бер хатын-кыз әлсерәгән эткә су эчертеп, җәннәткә керә. Ул үзе фахишә була, тик эткә су эчергән өчен җәннәткә кереп китә.
Мисалларда эш эт эттә дә, мәчедә дә түгел, эш кешенең миһербанлылыгында, күңел халәтендә. Әгәр күңел халәте җан иясенә карата миһербансызлык икән, әлбәттә инде, җәзасы була. Җан иясенә карата мәрхәмәтле булса, кешегә савап була. Барысы да күңел халәтеннән тора, бу этләр-мәчеләр урынында теләсә нинди хайван булырга мөмкин. Хайваннарга күрсәткән мәрхәмәтлелек сәбәпле, кеше әҗер-савабын ала.
Эткә-мәчегә карата миһербанлык алар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бүгенге көндә шундый авыру халәт күрәбез: урамда аягы сынган мәчене күреп, кешеләр ветеринарга алып барып, дәвалап, бөтен халык белән акча җыеп, терелтергә, кемгәдер урнаштырырга тырышалар. Кеше менә шуны эшләп, үзенең өстеннән ниндидер йөкне төшерә. Шушы эшне эшләгәннән соң үзен яхшы дип саный башлый. Ләкин бүгенге көндә ач утырган кешеләр бар, ялгыз әби-бабайлар, урамда тилмереп йөргән кешеләр бар. Аларга карата мәрхәмәтлелек күрсәтү өстенрәк, ләкин мондый әйберләр резонанс алмый.
Мәсәлән, берәү өендә зур эте булуын әйтте. Ул аучы да түгел, көтүче дә түгел. Этне болай гына, нәфес өчен асрый. Шул эткә 6 мең сумлык чамасы ризык алуын әйтә. Тәнкыйть өчен түгел, бөтен кеше уйлансын өчен сорау бирдем: «Шушы этең булмаса, аена 6 мең сум акчаны фәкыйрь бер гаиләгә, пенсионерга биреп бара алыр идеңме?», «Үзеңә айлык чыгым итеп, ай башы җиткәч, ниндидер гаиләгә акча күчердең, ай саен шулай. Менә шулай эшләп бара алыр идеңме?»
Юк, әлбәттә, кеше алай эшләп бара алмый. Этен ашату гаилә әгъзасын ашату кебек. Гаилә әгъзасын ашатмаса да, этен ач калдырып булмый бит инде. Аны ашаткан өчен ул үзенә ниндидер күңел канәгатьлеге ала.
Шул вакытта бу акчага мохтаҗрак кешеләр бар. Беренчедән, син бу этне алмаган булсаң, 6 мең чыгымың булмас иде. Икенчедән, әгәр син бу 6 мең сум чыгымны кешеләргә биреп барсаң, сиңа үлгәнче әҗер-савап булыр иде.
Миһербан-шәфкать мәсәләсендә, этләргә, песиләргә генә хөрмәт күрсәтү түгел, бөтен җан иясенә миһербанлык күрсәтү булырга тиеш. Һәм беренче чиратта кешеләр тора. Мәсәлән, күңелең йомшарып, урамда песи баласының башыннан сыпырып үтәсең икән, син шулай ук ниндидер баланың да башыннан сыпырып уза алырга тиеш, ул балага акырып-бакырып түгел.
Хәдисләрдә менә шуны аңлаткан мисаллар китерелә. Монда сүз миһербанлык, рәхмәт турында бара.
«Кеше бала үстерәсе урынга, эт асрый башлый»
Хәзрәт, эт асрау тәртибе турында ассызыклап әйтсәгез иде.
Этне ау өчен һәм көтү көтәр өчен асрарга рөхсәт ителә. Калган очракларда эт асрау тыела, хәрәм булып санала. Моның файдасы юк кына түгел, ә зыян булып санала. Бүгенге көндә өйне саклыйм дип эт асрауның эффекты юк. Синең йортыңны яхшы ишек, яхшы камера ныграк саклаячак. Эт гаепсез кешеләргә зыян китерергә мөмкин.
Моннан тыш тагын зыяны бар: мәсәлән, күршеләрдә төн буена эт улап чыга. Бу күршегә зыян китерә. Кайбер вакытта кешеләр этен урамга алып чыга да, теләсә кая «кәкәй» иттереп йөриләр. Иң кызыгы, үз өе тирәсендә түгел, күршеләр тирәсенә барып. Шәхси йортта яшәүчеләр моны аңлый.
«Нишләп йөрисез монда?» – дип сорау бирәм. «Өегез янына барыгыз, бу сезнең гаилә әгъзасы, аның «кәкәен» җыештырыгыз, артыннан пакет белән җыеп йөрегез», – дип әйтәм. Кеше шулай җайлы уйлый. «Мин аны алып чыгып, өем яныннан ерактарак эшләтсәм, миңа зыяны булмый», – дип саный. Бу күршеләргә дә зыян китерә торган әйбер әле.
Күп очракта этләрне нәфес өчен алалар: «миңа ошый», «мин телим», «матур». Күп очракта хатын-кызлар ала, аларга кечкенә этләр кирәк. Ә аны карау ир башына төшә. Мәсәлән, иртәнге биштә-алтыда эт белән йөргән ирләрне күрергә мөмкин, хатын-кыз чыкмый, йоклый, ә ир-ат этне йөртергә чыгып китә. Бу да юньле күренеш түгел.

Бүгенге көндә мәчегә түгел хәтта, никтер этләргә гаиләдә шундый урын бирелә, аны бала урынына саный башлыйлар. Кеше бала үстерәсе урынга, эт асрый башлый. Иң кызыгы – эт алган кешеләр бала булмауны, яки бала теләмәүләрен, психологик яктан, күңелдә шуның белән алыштырмакчы булалар. Шундый чагыштыру да килеп туа бу очракта. Этләрне хатын-кызлар ала дигән идек бит. Хатын-кызның ана инстинкты белән алынган этләрдер дә, бәлки. Бала булмауны, баласы күп булмауны шул рәвешле алыштыруыдыр бәлки. Бу феноменны психологик яктан тикшерергә дә кирәктер.
Бала үстерүне эткә алмаштыралар. Үз балалары белән урамга иртән биштә-алтыда кеше бәлки чыкмас та иде. Эт белән чыгарга мөмкин. Эт кешегә көненә ун тапкыр килеп бәйләнсә дә, ул аны матур гына башыннан сыйпарга, яратырга мөмкин, ә баласы килеп бәйләнсә, «бар, йөрмә әле монда, вакытым юк», дип әйтергә мөмкин. Этләр балаларны, якын кешеләрне алыштырырга тиеш түгел, берничек тә.
Хайваннарны рәнҗетергә ярамый
Сыер, сарык һәм башкалар кебек йорт хайваннары асрауның җаваплылыгы нидән гыйбарәт? Аларның ризыгын, сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итүгә ислам нинди әһәмият бирә?
Динебез һәр нәрсәнең үз хакын бирергә, түләргә куша. Мәсәлән, сыерлар, сарыклар булса, аларның хакы бар. Без аларны сәбәпсезгә рәнҗетергә тиеш түгел. Без аларны ашатырга, басуга алып чыгарга, авырсалар дәваларга, дөрес итеп карарга, йөртергә тиеш. Без аларның хакын үтәргә тиеш. Сәбәпсез рәнҗетсәк, ашатмасак, кыямәт көнендә моның өчен җавап бирәбез, алар бездән үч алырга да мөмкин. Хайванга сәбәпсез суксаң, алар бездән үч алырга да мөмкин.
«Хайваннарга син хуҗа булырга тиеш, дус түгел!»
Хәзерге вакытта кешеләр еш кына йорт хайваннарын гаилә әгъзасы кебек күрү турыда алдагы язмада сөйләгән идек. Бу күренешкә ислам күзлегеннән бәяне ассызыклап китсәгез иде.
Йорт хайваннарын Аллаһы Тәгалә безгә хезмәт итәр өчен яраткан. Алар чыннан да безгә хезмәт итә, дошманлык күрсәтмиләр. Этне кусаң да, ул кире кайта, ачулансаң да, ябышмый. Алар безгә буйсынган. Шуны онытмаска кирәк. Алар безгә хезмәт итә. Син аларга хезмәт итә башласаң, алар курыкмый, буйсынмый. Бүген без шуны күрәбез дә. Этләргә, мәчеләргә, хайваннарга хезмәт итә башлаганнан бирле, без аларга хуҗа булудан туктадык. Алар кешегә ябышырга, аларны талап, тырнап, тешләргә мөмкин.
Этләрне махсус өйрәтүче, дрессировка белән шөгыльләнүче кешеләр дә аңлаталар. Син хуҗа булырга тиеш, дус түгел! Ул синең балаң түгел. Син аңа хуҗа икәнеңне күрсәтергә тиеш, ә ул сине тыңларга, буйсынырга тиеш. Синең белән бер тәлинкәдән ашарга тиеш түгел. Шуны онытмаска кирәк.
Әгәр сиңа хезмәт итә торган йорт хайваны кирәк түгел икән, син аны нәфес өчен, күңел өчен асрама. Әгәр синең күңелең рәхим-шәфкать белән тулган булса, аны күрешләреңә күрсәт, аларга елмай, ярдәм ит, балалар йортына йөр, аларны кочаклап, башларыннан сыйпап кайт. Эт-мәче белән күңелеңне юатма.
«Аллаһы Тәгалә каршында һәр җан иясенең дә кадере, дәрәҗәсе бар»
Ниндидер хайваннарны үтерергә ярыймы?
Үтерергә рөхсәт ителгән хайваннар бар. Кайда гына очратсаң да, аларны үтерә аласың. Мәсәлән, козгын, тилгән, тычкан, елан, чаян, котырган, кыргыйланган эт. Шәригать буенча, бу хайваннарны үтергән өчен гөнаһ булмый. Әмма Конституция буенча җинаять булып санала.
Хәзер урамнарда кыргый этләр күбәйде, кешеләргә ташаланалар, ләкин аларны үтерергә ярамый. Аларны Конституция саклый, аларны үтергән өчен җинаять эше кузгаталар. Хәзер аерым закон кабул итмәкче булалар, кыргый этләрне аучыларга атарга рөхсәт итәргә. Хәзер ансыз булмый, контрольдә тотып булмый бу мәсьәләне.
Әлбәттә, хайваннарга рәхим-шәфкать күрсәтергә кирәк. Әмма күреп торабыз, бу рәхим-шәфкатьнең чиге дә булырга тиеш. Шуңа күрә зыян китергән хайваннарны үтерергә рөхсәт ителә.
Әмма, зыян китермәсә, аны ашамасаң, болай гына, күңел ачу генә үтерү гөнаһ булып санала. Мәсәлән, уен өчен генә мәчеләрне үтереп йөриләр, агулаучылар бар, артларыннан куып йөриләр, койрыкларына нәрсәдер бәйләргә мөмкин, кемдер хайваннарының муенына, башына әйберләр бәйләп ташлап калдыралар, тимерчыбыклар бәйләп (этнең авызына тимерчыбык бәйләп) чыгарып җибәргән очраклар бар.
Әлбәттә болай эшләргә ярамый, болар синең явызлыгыңны күрсәтә, бу явызлык өчен, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә каршында җавап биререргә туры киләчәк. Аллаһы Тәгалә каршында һәр җан иясенең дә кадере, дәрәҗәсе бар. Шул ук вакытта, санап киткән хайваннарны динебез үтерергә рөхсәт итә. Әмма үтергән очракта да, азаплап түгел, кешелекле, йомшаграк ысулларын сайлап.
Закон таләпләренә туры киләме, юкмы икәнен карарга кирәк!
«Аларны күреп бала миһербанлы булып үсми»
Ташбака, елан, үрмәкүч кебек җанварлар асрау турында ни диярсез?
Алар файдасыз хайваннар, аларны ашап та булмый, йоны-сөте дә юк. Аларга ашарга алырга акча китә, ә бу исраф булып санала. Акчаны әрәм итү була. Әгәр боларга ризык алырга мөмкинчелеген бар икән, син бу акчаны мохтаҗ кешеләргә бирсәң әйбәтрәк булыр.
Кайвакытта мондый хайваннарны балаларыбызга миһербанлыкны өйрәтер өчен алабыз. Бар балаларың белән картлар йортына, ятимнәр йортына, миһербанлыкны өйрәт, акчаны мохтаҗ кешеләргә биреп, балаларыңа миһербанлыкны өйрәт. Бу дөресрәк булып санала.
Шушы хайваннарны алып, балаларыбызга миһербанлык өйрәтәбез, дип хәтта күселәр, әллә нинди хайваннар асрыйлар. Аларның берсе дә файда китерә торган әйбер түгел. Аларны күреп бала миһербанлы булып үсми. Шундый хайваннарны асрый башлаганнан соң, киресенчә, кешеләр арасында миһербансызлык артты. Алда әйткән кечкенә этләр исәбенә керә болар. Аларның да файдасы юк. Кеше шуңа акча әрәм итеп ята.
Бу хайваннарны үрчеткән өчен дә гөнаһ була. Аларны өйдә үрчеткәндә, акча түләп, ата яки ана хайван янына алып баралар. Ислам дине буенча, болай акча эшләү гөнаһ, хәрәм булып санала.
Тормыш өчен, күңелебез, иманыбыз өчен файдалы эшләр белән шөгыльләнсәк әйбәтрәк булыр иде. Бу күренешләр иманнан килә торган әйбер түгел. Болар барысы да безгә көнбатыштан, бозыклык таралган, кеше нәфесе белән яшәгән җирләрдән килә. Кечкенә этне күтәреп йөрүнең дә тарихта мисалы бар. Элек Европада кешеләр бетле булган, юынмаганнар. Бетләре күп булганга, хәтта чәчләрен алып, парик кигәннәр. Бетләргә җиңлерәк булсын өчен, хатын-кызлар эт күтәреп йөри башлыйлар. Бетләр этләргә күчә дә, синдә кими һәм җиңелрәк булып китә.
Авыл җирендә яшәгән, җиргә якын булган кеше, тормышның асылын аңлаган, иманлы кешеләр берсе дә мондый әйбер белән шөгыльләнми.