«Яраткан песием белән күкләрдә очрашырбызмы?» – укучыбыз соравына хәзрәт җавабы
«Кеше әтисенең, әнисенең җәннәткә керүен теләми, алар өчен дога кылмый, кайгыртмый, аларга вәгазь сөйләми, начарлыктан тыймый, яхшылыкка өндәми, ә үзенең мәчесенең җәннәткә керүен тели. Бу – кеше өчен нормаль халәт түгел», - ди Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.
Өендә песиләр, этләр, башка төрле хайваннар асраучылар шактый. Бу очракта сүз авылда терлекләр тоту түгел, ә фатирда яки өй эчендә җанварлар асрау турында булыр.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
«Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яралттым».
«Әз-Зарият / Таратучылар» сүрәсе, 51:56
«Шәхси песиләр җәннәткә керәме?» – укучыбыз юллаган шушы сорауга җавапны Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан белештек.

Хайваннарның җаны бар. Хайваннар да, үсемлекләр дә исән булып санала. Ләкин кешеләр белән хайваннарның бу дөньяда яшәеше һәм теге дөньяга барганнан соң ахыры аерылып тора. Бу дөньяда хайваннарга сорау юк.
Алар акыллы булып санала, хәтта үзара сөйләшәләр, аралашалар, бала үстерәләр, аларның да халыклары, кавемнәре бар. Алар да кешеләр кебек кавемнәр булып яши. Ләкин безнең дөньяларыбыз аерыла, безнең алар белән элемтә юк.
Шул ук вакытта алар бу дөньяда намаз өчен, башка гыйбадәтләр өчен җаваплы түгел. Аллаһы Тәгалә аларга сайлау мөмкинлеге бирмәгән, алар яхшы белән яман арасында сайлый алмый. Бу дөньяга нәрсә өчен килсәләр, шуның белән яшиләр.
Хәдисләргә карасак, агачларың кыштырдавы – аларның зекер әйтүе, бакалар тавышы – зекер әйтүләре, Аллаһны зурлаулары. Димәк, алар Аллаһы Тәгаләне таный, аны белеп яшиләр, аларның танымау мөмкинчелеге юк, фәрештәләрнеке кебек. Алар Аллаһы Тәгаләне танып тора, мактап тора. Фәрештәләр өчен дә җәннәт дигән әйбер юк, алар безнең кебек җәннәткә керми.
Җәннәт белән җәһәннәм кешеләр һәм җеннәр өчен генә.
Хайваннар, кешеләр кебек, үлгәннән соң тереләләр, әмма алар үзара җавап өчен терелә. Гаделлек өчен, аларның үзара хисап булачак. Мәсәлән, көтүдә бер сыер икенчесен сәбәпсез сөзгән була һәм моның өчен Кыямәт көнендә җавап бирергә туры килә.
Кешеләр хайваннарны рәнҗеткән булса, алар кешедән бу үчен алачак. Ләкин бу җәннәт белән җәһәннәмдә булмый, терелеп чыкканнан соң хисап вакытында була – хайваннар бер-берсен үзара хисап кыла, һәм кешедән аласы үчләрен алалар. Шуннан соң алар туфракка әверелә. Аларның киләчәк тормышы юк, хисаптан соң алар туфрак була. Хайваннар җәннәт һәм җәһәннәмгә керми.
Хайваннарның җаны кайда була?
Хайваннарның җаннарының билегеле бер урыны юк. Без кешенең җаны кайда булуын да белмибез, яхшы кешенке яхшы урында, начар кешенеке начар урында дип кенә әйтә алабыз. Әмма урынын әйтә алмыйбыз. Ә хайваннарныкы турында бөтенләй мәгълүмат юк.
Җәннәттә песиләр, яки башка хайваннар буламы?
Яныбызда яшәгән песиләребез, этләребез һәм башка хайваннарыбыз безнең белән җәннәттә булмый. Алар туфракка әверелгән була.
Ун хайван гына җәннәткә керә. Алар Коръәндә искә алына, пәйгамбәрләр белән бәйләнеше бар. Шуңа күрә алар җәннәткә керә, дип әйтә алабыз.
- Бурак – Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллләлаһү галәйһи вә сәлләм Исра һәм Мигъраҗ кичәсендә сәяхәт иткән җәннәт хайваны.
- Салих пәйгамбәр галәйһиссәләм дөясе – аның кавеме өчен Аллаһның бер могҗизасы булган дөя. Әмма алар аны золым белән үтергәннәр.
- Исмәгыйль пәйгамбәр галәйһиссәләм тәкәсе – Аллаһ Тәгалә Исмәгыйл галәйһиссәләмне корбан итү урынына җибәргән тәкә.
- Ибраһим пәйгамбәр галәйһиссәләм бозавы (яки үгезе) – ул кунак кыяфәтендә килгән фәрештәләрне шуның белән сыйлаган.
- Кәһеф әһелләре (Мәгарә әһелләре) эте – Китмир исемле эт, мәгарәдә йоклап яткан тәкъва яшьләрне саклап торган («Әл-Кәһф / Мәгарә» сүрәсенең 18 аятендә искә алына).
- Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәләм һөдһөд кошы – ул Бәлкыйс патшабикә турында хәбәр китергән.
- Сөләйман пәйгамбәр галәйһиссәләм кырмыскасы – үз кавеменә Сөләйман галәйһиссәләм гаскәре килү турында кисәткән кырмыска.
- Бәнү Исраил кавеме сыеры – Аллаһ әмере белән чалынган сыер, аның ярдәмендә кеше үтерү сере ачылган («Әл-Бәкара» сүрәсе).
- Юныс пәйгамбәр галәйһиссәләм киты (зур балыгы) – аны Аллаһ ихтыяры белән йоткан балык.
- Гозәер пәйгамбәр галәйһиссәләм ишәге – могҗиза буларак Аллаһ тарафыннан яңадан терелтелгән ишәк.
Әмма башка хайваннар, шәхси песиләр җәннәткә керми.
«Песием үлде, күкләрдә аның белән очрашырбыз», – дип әйтү дөресме?
Кемдер әйтергә мөмкин: «Ул бит безнең белән яшәде, мин аны яратам», – дип. Песиләр безнең белән яшәү, аларны яратуыбыз, аларга бәйләнүебез, аларны җәннәттә күрергә теләвебез – бу хәзерге заман кешесенең авыру халәте, авыру акылы, авыру җаны сәбәпле килеп чыккан әйберләр.
«Җәннәткә керсәм иде», дип, кеше үзенең җаны турында да кайгыртмый. Бүгенге көндә халкыбыз арасында җәннәткә омтылган кешеләр бик сирәк. Ә үзләренең песиләрен, этләрен җәннәткә кертергә телиләр. Бу – нормаль халәт түгел, авыру халәт.
Кеше үзенең әтисенең, әнисенең җәннәткә керүен теләми, алар өчен дога кылмый, кайгыртмый, аларга вәгазь сөйләми, начарлыктан тыймый, яхшылыкка өндәми, ә үзенең мәчесенең җәннәткә керүен тели. Бу – кеше өчен нормаль халәт түгел.
Кеше үзенең, туганнарының җаны турында борчылып яшәсә, Ахирәт тормышы, хайваннарның җәннәткә кермәве турында белсә, аның башында мондый уйлар булмас иде.
Бүгенге көндә без кешеләрнең йорт хайванына шулкадәр нык бәйләнүен дә күрәбез, хәтта аны үзенең баласы дип атаучылар күп, аларны киендереп яшиләр. Үз баласына сүгенергә мөмкин, ә этенә, мәчесенә начар сүз әйтми, иркәләп, назлап яшәргә мөмкин – бу нормаль күренеш түгел, авыру дәрәҗәсенә җиткәнен күрсәтә.