Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла хәзрәт: «Адым саен зина кылу мөмкинлеге булгач, күпчелек кеше өйләнешмәскә уйлый»

Гаилә кору – һәрбер кешенең тормышындагы иң мөһим этапларның берсе, ләкин гаилә коруга Аллаһы Тәгалә билгеләгәнне бозмыйча килү мөһим. Ә булачак ирең белән ничек танышырга соң? Үбешергә, Интернет аша аралашырга ярыймы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Нурулла хәзрәт: «Адым саен зина кылу мөмкинлеге булгач, күпчелек кеше өйләнешмәскә уйлый»
Салават Камалетдинов

Ислам дине кануннары буенча егет белән кыз ничек танышырга тиеш?

– Төрле ысуллар белән танышырга була. Идеаль очракта егетне яки кызны әти-әнисе өйләндерергә тиеш, ягъни әти-әнисе баласының үсеп җиткәнлеген аңлап, танышлары арасыннан аларга егет яки кыз эзләп таба да таныштыра. «Әйдә, мин сиңа өйләнәм яки кияүгә чыгам», – дип, үзләре танышсалар да була. Бөтен ысуллар да рөхсәт ителә. Иң мөһиме – өйләнү нияте барлыгы турында әти-әни белән сөйләшү.

Ләкин кыз белән егет арасында бернинди дә кагылулар, ирекле темаларга сөйләшеп утыру (мәхәббәт, тегеләй-болай), Интернет аша язышулар булырга тиеш түгел. Әти-әнигә белдермичә андый темаларга сөйләшеп, язышып утыру тыела, чөнки яшьләр чамалап бетермиләр, хисләргә бирелеп, үзләренә туры килмәгән кешене сайларга мөмкиннәр.

«Ислам динендә «очрашу» дигән сүз юк»

Кыз кеше беренче булып очрашырга теләк белдерә аламы?

Ярый, ул үзе беренче килеп дәшергә дә мөмкин яки кеше аша да теләген белдерсә була. Гомумән, ислам динендә «очрашу» дигән сүз юк, ул – дөньяви. Диндә ул «хитба», ягъни «ярәшү, өйләнешү өчен күрешү, аралашу» дип атала. Әлеге тәкъдимне ир кеше ясаса да, кыз кеше ясаса да, кызның әти-әнисе белеп торырга тиеш.

«Егет белән кыз икәү генә калса, өченчесе – шайтан»

Бергә калырга ярыймы? Кайда очрашырга була?

– Егет белән кыз йөрсәләр дә, икәүдән-икәү кала алмыйлар. Аларга җәмәгать урыннарында яки кызның әти-әнисе, туганнары янында гына очрашу мөмкин. Гомумән, очрашып йөрү бернәрсә дә бирми, чөнки кайдадыр йолдызлар санап йөреп, кафеларда ашап, бер-береңнең кем икәнлеген белеп булмый. Кеше турында башка кешеләрдән сорап белешәләр. Мәсәлән, сиңа кыз ошады икән, син шул кызның танышларыннан аның холкы, гаиләсе, яшәү рәвешләре турында белешәсең. Кеше турында шулай белешәләр, бер вакытта да үзеннән сорамыйлар. «Син яхшы кешеме?» – дип сорасаң, гел «Әйе, мин әйбәт кеше», – дигән җавапны ишетәсең, беркем дә: «Мин – җүләр, тиле, псих», – дип әйтми.

Егет белән кыз арасында дуслык мөнәсәбәтләре булырга мөмкин түгел. Андый очрашулар, йөрешүләр катгый тыелган. Егет белән кыз икәү генә калса, өченчесе шайтан була, дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.).

«Йөрешү зина кылу, үбешү, кулга-кул тотынып йөрү өчен генә кирәк»

Вакыт ягыннан күпме очрашырга була?

Ярәшү (хитба) бер елдан артык булырга тиеш түгел, ягъни шул вакытта бер-берләрен өйрәнәләр, никахка, туйга әзерләнә башлыйлар. Алда әйткәнемчә, очрашуларның файдасы юк. Очрашу бары тик тышкы кыяфәтне, сөйләшү, үз-үзен тоту манерасын карар өчен генә кирәк. Калганын кешеләрдән беләсең, бер-береңнән «Син оялчанмы?», «Ничә бала кирәк?» дип утыру – юк-бар, бер нәрсә дә бирми торган сораулар. Бүгенге көндә бер-беребезне өйрәнәбез дип, 6-5 ел буена очрашып йөриләр, ә өйләнешкәннән соң «ярты бала» табалар да 1 ел да тора алмыйча аерылышалар. Нәрсәне аңлата бу? Алар бер-берсен белмәгәннәр, өйрәнмәгәннәр, үзләренә нәрсә кирәк икәнлеген белмиләр. Ул бер-берең белән йөрешү – зина кылу, үбешү, кулга-кул тотынып йөрү өчен генә кирәк, ә калганы өчен файдасы юк.

Өйләнешер алдыннан егет белән кыз нәрсә турында сөйләшергә тиеш?

Мәҗбүри темалар юк. Дини яктан караганда дине, белеме, холкы турында белү мөһим, ләкин, сөйләшеп, кешенең дини белемен белеп булса да, холкын белеп булмый. Сөйләшкәндә кеше «маска» киеп сөйләшә, матур итеп кылана, дөрес сүзләр куллана.

Элекегеләр турында сорашсаң буламы? Кайбер чыганакларда «хөкем ителү, баласы булу-булмау турында гына сорарга ярый» диелә.

Әлбәттә, сорарга ярый. Ләкин кеше турында кызыксындырган сорауларны каршына килеп, күзенә терәп, бирмиләр. Кеше белән очрашырга килгәнче үк билгеле бер мәгълүмат белән килергә кирәк. Урамда, мәсәлән, егет кешенең кызның матур к...тләрен, имиләрен күргәч, «башы китә», ул баш белән уйламый, «башка» әйбер белән уйлый. Һәм ул кыз нәрсә генә сөйләсә дә, «мин 2 тапкыр төрмәдә утырдым, минем 10 балам бар» дисә дә, аңа барыбер, чөнки «башка әйбер» кирәк. Шуңа күрә иң беренче – мәгълүмат алалар, белмәгән кеше янына бармыйлар, бары тик белгән кеше белән генә очрашалар. Ул вакытта инде кирәкмәгән сораулар да биреп утырмыйсың. Очрашу вакытында буй-сынын, тотышын, әдәбен генә белергә кала. Шулар килешсә, өйләнергә яки кияүгә чыгырга була.

«Интернетта ялганга килеп эләгүең бар»

Интернет аша танышырга, аралашырга, фотолар җибәрешергә ярыймы?

– Бернәрсә дә ярамый: танышырга да, аралашырга да, фотолар җибәрергә дә. Бу – тыелган. Интернетта син бернәрсә дә белмичә танышасың. Ялганга килеп эләгүең бар, чөнки бер кеше дә үзе турында бөтен дөресен әйтеп бетерми. Мәсәлән, егет кеше башта кызны үзенә гашыйк итә һәм соңыннан гына «мин 15 кеше үтергән идем» дип әйтеп куя, ә кызның «башы киткән», «ярар-ярар, начар кешеләр булганнардыр» диләр дә, өйләнешеп куялар. Шуңа күрә андый аралашулар кирәкми, башта белергә кирәк кеше турында.

«Бала табудан баш тарту гөнаһ булып санала»

Бала табарга теләмәгән парларның (чайлдфри) өйләнешүе дөресме?

Бала табудан баш тарту гөнаһ булып санала, бу – кешенең табигатенә каршы килү. Шуңа күрә ир кеше белән хатын-кыз мондый фикергә килгәннәр икән, алар гөнаһлы булып саналалар. Мин әйтмим аларның өйләнешүләре дөрес түгел дип, никахлары дөрес була, ләкин никахларының максаты дөрес түгел. Алар, әлбәттә, балалары булмаганлыкка 100 тапкыр үкенәчәкләр, ләкин «яшьлек белән» башлары эшләми әле.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Зина кылмау һәм балалар алып кайту өчен өйләнешәләр»

Бөтенләй өйләнешмәскә, гаилә кормаска ярыймы?

– Өйләнешергә, кияүгә чыгарга теләмәгән кызлар, егетләр, гадәттә, зина кылып йөриләр. Алар бит болай гына йөрмиләр, хәзерге заман шундый бит. Күпчелек кыз адым саен «биргәндә», «йөргәндә», билгеле, калганнар да «нәрсәгә миңа өйләнергә», «нигә кияүгә чыгарга кирәк соң» ди. Шуңа күрә андый фикер белән кияүгә чыкмау яки өйләнмәү, әлбәттә, дөрес түгел. Өйләнешәләр ике сәбәп буенча: зина кылмау һәм балалар алып кайту өчен. Әгәр дә зина, гөнаһ кылып йөрмәсәң, гомумән, җенси тормыш кызыксындырмаса, яки холкың начар булса (мәсәлән, ир-ат өйләнгәч, хатынын кыйнаса, яки хатын-кызның холкы начар булып, ире газапланса) өйләнмәска карар кылырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100