Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурулла Гариф: Тарих институты галимнәре репрессия вакыйгалары чорын өйрәнми!

Тарих фәннәре кандидаты, язучы Нурулла Гариф матбугаттагы туры сүзле, үткен язмалары аша укучыга яхшы таныш. Кызыксыну даирәсе киң булган тарихчы-публицист халкыбыз башына төшкән репрессия дәверенә дә битараф кала алмаган. Күптән түгел генә аның Рәис Шаһи белән берлектә әзерләнгән “Каһәрләнгән еллар авазы” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Кайнар сүзле тарихчы белән үткәрелгән әңгәмәбез дә аз өйрәнелгән шушы темага нисбәтле.

news_top_970_100
Нурулла Гариф: Тарих институты галимнәре репрессия вакыйгалары чорын өйрәнми!

 - Нурулла әфәнде, репрессияләренең төп сәбәбен сез нидә күрәсез?

 - Коммунистлар урнаштырган хакимияткә җиңел булмаган. Аның беренче елларында ук ачлык, гражданнар сугышы кебек төрле сынаулар килә. Коммунистлар партиясе идеалистик карашларда булып, бар халык та тигез дәрәҗәдә яшәргә тиеш дигән максат куя. Дин әһелләре һәм урта сыйныф кешеләре башлангыч чорда ук Совет хакимиятенең төп дошманнары була. Әмма Совет дәүләте тышкы дошманны җиңгәнче үзенең эчке дошманнарын юкка чыгарудан тыелып тора. 

Вакытлар уза. “Үлгән сыер сөтлерәк була” дигәндәй, гади халык патша заманасыннан яхшы якка үзгәрешләр күрми. Тормыш та элекке чордагы кебек үз агымына кайтып төшә. “Яңа тормышка, үзгәрешләргә аяк чалучы” эчке дошманга чират җитә. Авылларда күмәкләштерү, колхозлар төзү уйлап табылса, шәһәрләр өчен индустриализация дигән әйбер килеп чыга. Боларны тормышка ашыру өчен бик күп эш көче кирәк. Шул сәбәпле, Совет хакимияте үзенең төп көндәш көчләре – дин әһелләре һәм байларга каршы кара золым алымнарын башлап җибәрә. Ул гаять кырыс шартларда уздырыла.

- “Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый,” - дисез. Бу афоризмыгыз белән нәрсә әйтергә теләдегез?

 - Милләтнең төп саклану, таяну нокталары: дин, тел һәм гореф-гадәтләр. Болар барысы да вакыт аралыгында чарланган, ныгыган. Без ул вакыт арасын тарих дибез. Менә шул яшәешен һәрчак истә тотмаса, халыкның рухи ныклыгы кими. Телгә, дингә һәм гореф-гадәтләргә мөнәсәбәте үзгәрә. Шул сәбәпле, халыкның милләт буларак яшәеше зәгыйфьләнә һәм ул юкка чыгуга таба юл ала.

Ярты нәселебез Себердә юкка чыккан

- Шәхсән үзегезне тарихтагы репрессияләр чоры нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Репрессия вакыйгалары әтием ягыннан да, әнием ягыннан да барча әби-бабаларым, туганнарым аша узган. Безнең ярты нәселне Себердә юкка чыгарганнар. Бабайның энесенең хатыны Әминә апай. Аларның 3 кызлары, уллары куылган җирдә үлеп кала... Әбинең сеңелләре дә сөргендә булган. Абыйсын Алабуга төрмәсендә атып үтерәләр... 

Әби белән бабамның унбер баласы була. Балаларының олыракларын "кулак балалары" дип төрле якка сөрәләр. Бер уллары Донбасста шахтада, икенчесе Себердә урман эшендә дөнья куя. Күбесенең язмышын да белмибез инде... 

Әнием туганнарында да - шундый ук язмышлар. Әбием миңа бу вакыйгаларны кечкенә чагымда ук сөйли иде. Әти дә, талап алынган киемнәрен күрше малайлары киеп йөрүе турында сөйләгәч, мин бик аптыраган идем. Болар барысы да, кечкенә чагымнан ук, күңелгә уелып калган. 

Фәнни хезмәтемне Казан ханлыгы төзелеше буенча якладым. Репрессия чорлары һәрчак күңелдә торды. 30 еллап элек мин бу турыда истәлекләр җыярга дип бер талпынган идем инде. Әмма ул вакыйгалар турында миңа сөйләүчеләр бик табылмады. Архив документлары, ул чордагы газет-журналлар да бик сакланмаган. Булганнары да шул еллар сәясәтенә бәйләп язылган, бәяләнгән. Үзгәреш чорлары килгәч кенә кешеләр үзләренә кагылышлы вакыйгаларны сөйли башлады. Бу китаптагы истәлекләрне мин соңгы 5 елда җыеп өлгердем. Әмма аларны сөйләүчеләр, элекке кешеләрдән аермалы буларак, бик мәгълүматлы түгел иде инде. Барлыгы 300 дән артык әби-бабайдан аудиоистәлекләр яздырып җыйдым. Инде бу сөйләүчеләрнең дә яртысыннан артыгы бакыйлыкка күчте...

- Нурулла әфәнде, әлеге теманы системалы рәвештә өйрәнәсез ахыры?

- Хезмәтебезнең беренче өлеше ислам диненә карата һөҗүмгә нисбәтле. Ул нахакка репрессияләнгән дин әһелләре – муллалар һәм аларның гаиләләре язмышына бәйле вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган иде. 

“Каһәрләнгән еллар авазы"”китабы - 1926-1938 еллар арасында уздырылган репрессияләргә бәйле истәлекләрнең 3 нче тупланышы. Беренче китап “Коммунизм тәмугы аша”2015 елда,  дигән атамада, дөнья күргән иде. Китапның икенче өлеше, кулак дип тамгалап, талап, читкә куылучылар турында. 2016 елдагысы “Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез!”, – дип атала.

 Китаплардагы мәгълүмат, төрле хатирә, истәлекләр безнең туганлыкны, тамырларыбыз уртаклыгын кабат искә төшерер, бердәмлегебезне ныгытыр, киләчәктә үткәндәге ялгышларны кабатламаска бер этәргеч булыр дигән теләктә калам. Ялганны язып булмый, дөресен язсаң да күпкә китә...

Китапларның дәвамы булырмы, алдагысын әйтүе авыр, чөнки бу чорларны хәтерләүче, яисә азмы күпме әти-әниләре, әби-бабаларыннан ишетеп калучы буын да китә бара. Алар сөйләгәннәр, кичергәннәр безләргә - фани дөньядагыларына гыйбрәт, бакый дөньяга күчүчеләргә дога булып барсын!

Тулаем өч өлештән торган хезмәттә борынгы Чаллы төбәгенә һәм өлешчә башка районнарга кергән авыллардагы нахакка репрессияләнгән, таланганнар язмышы турында аларның оныклары тарафыннан сөйләнгән истәлекләр; шул чордан исән-имин чыккан газет-журналлардагы язмалар һәм архив фондларында азмы-күпме сакланып калган документлар бәян ителә. Югарыда искә алып узган сәбәпләргә бәйле рәвештә, хезмәтебез һич тә тулылыкка, киңлеккә дәгъва итми һәм шулай ук анда азмы-күпме төгәлсезлекләр булуы ихтималлыгын да кире какмыйбыз.


Дәүләт сәясәте бары җиңүләргә корылган чорларны гына данлый

Документ белән истәлекләр арасында аерма бармы?

- Халык үз хатирәләрендә һәрчак күңелендәгесе белән уртаклаша. Бу истәлекләр архивларда сакланган күп кенә документлардан нигезлерәк, ышанычлырак дип әйтер идем. Истәлекләрне җыйганда башка тарихи табылдыкларга да еш юлыгыла. Ачлыкка бәйле язмалар да, сугыш чорына бәйле истәлекләр дә килеп чыга. Төрле гыйбрәтле вакыйгалар, шул чорларда авыл халкында җырланган шаян җырлар, мәзәкләр, әйтемнәр булсынмы - миңа барысы да кызыклы! Олы кешеләр сөйләве буенча инде юкка чыккан авыл, зират урыннары да ачыклана. Кулъязма китапларының, бәетләрнең, 1930-1950 нче елларда төшерелгән фотосурәтләрнең копияләрен дә җыям. Кешеләрдә кирәксез яткан әйберләрдән, шамаилләрдән музей да төзедем.

Бүгенге чорда да дәүләт сәясәте бары җиңүләргә корылган чорларны мактауга гына кайтып кала. Дистә миллионнарча кешеләрне юкка чыгарган ачлык, көчләп күмәкләштерү, дингә каршы сугыш, репрессия, талаулар... әйтерсең лә тарихта булмаган! Бу вакыйгалар - әле бүгенге көндә дә миллионнарның күңел ярасы. Әлеге вакыйгалардан соң бер гасыр вакыт та узмаган. Бу чорларны өйрәнү бүгенге көндә хупланмый. Алай гына да түгел, бу чор-вакыйгаларга бәйле документлар да тулысынча диярлек юкка чыгарылган, яисә алар җиде кат йозак астында саклана.



Архангел зиратында репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл. Кәрим Тинчурин биредә күмелгән.

- Нурулла әфәнде, тарихчы буларак, сезне сискәндергәне нәрсә булды?

- 1989-1990 нчы елларда архивлардагы репрессия чорына бәйле бик күп документлар юкка чыгарыла. Архив материаллары, кайсылары 50, кайсылары 75 ел сакланганнан соң, сакланудан алына. Менә шушы документларның юкка чыгуына күңел әле һаман ышанмый. Яшеренлек тамгасы алынмау сәбәпле, күп кенә документлар белән тарихчыларга таныша алмый. Ул гына да түгел, аларның “серле”леге тагын 50 елга озайтылуга күңел ышанмый. Бу чорга караган документларның яшеренлек срогы озайтылды. Ә бит бу чыганакларны барлау, өйрәнү, үткәннәрдәге ялгышларны киләчәктә кабатламас өчен кирәк.

- Бу золымның татар милләтенә салган зыянына тукталып китсәк?..

- Репрессия чоры документлары белән танышканда, төрле милләт кешеләренә бәйле документларга  еш очрыйсың. Мин белгәннәрендә репрессия вакытында милләтләрне аеру күренми. Татармы, урысмы, башкасымы – аларның барысында да бер язмыш. Аларның күз яше белән язылган гариза-аңлатмаларын ничектер исән калган кенәгәләрдән табарга мөмкин әле. 

Татарстанда репрессия алымнары бик кырыс булган. Кысу-изүләр булмаган яклар да бар. Мәсәлән, Әрмәнстан, Грузия, Урта Азия якларында безнең төбәктә алып барылган кебек кансызлыкларны белмиләр. Татар халкының бер өлеше эзәрлекләүләрдән шул якка качкан да инде. Бу очракта Совет хөкүмәте, чиктәш өлкәләрдә халыкның ризасызлыгы туудан курыккан дип фикер йөртергә кирәк.

Свияжскида ГУЛАГ тоткыннары истәлегенә һәйкәл. 

"Авылда җибәрерлек кеше калмады, үземне алып китсәгез генә"

- Татарстанның кайсы районыннан муллалар күбрәк сөрелгән? Кайсыларыннан “кулаклар” дигәндәй?

- Мондый саннарны барламадым. Болары – киләчәк эше... Алар авыл саен ким дигәндә 2-3 гаилә. Бүген истәлекләр җыю мөһимрәк дип уйлыйм. Статистика белән шөгыльләнер өчен тарих институты бар.

Безгәолы кешеләрнең истәлекләре кадерлерәк. Чөнки алар үз белгәннәрен үзләре белән алып китәчәк. Архив документларының исән калганнары сакланыр дип өметләнәбез инде. Әле ул истәлекләрнең куылган җирдәге хәлләргә бәйлесен дә җыясы иде. Без бит мондагы хәлләрне генә барлыйбыз. Тегендә куылгач аларның язмышы тагын да аянычрак була. Бу кадәресе андагы архивларда таралып ята булса кирәк.

Китаптагы истәлекләр күбрәк Балык Бистәсе, Мамадыш районнарына карый. Авыллар буенча репрессияләнүчеләрнең саны бар. Алар тигез түгел. Саннар авыл түрәләренә бәйле булган. Мәсәлән, районнан 80 кешене куарга дигән фәрман килә. Аны авыллар буенча бүләләр. Мәсәлән Шомырбаш авыл Советы: “Авылда җибәрерлек кеше калмады, үземне алып китсәгез генә инде...” - ди. Ә Тәберде Чаллысы авыл Советы: “Миңа 5 кеше генә дигәннәр иде, кирәк булса, иртәгә үк 15не җибәрәм!” – дип җавап бирә...

Һәр авылның 10 процент чамасы гаиләсе репрессиягә дучар булган

- Шулай да Татарстаннан  1926-1938 елларда купме кеше сөрелгән дип фаразлыйсыз?

- Мин барлаган авылларда репрессиягә һәр авылның 10 процент чамасы гаиләләре дучар булган. Ил буенча да шушы сан туры киләдер, дип уйлыйм. Статистика буенча төрле саннар китерелә. Кемдер атып үтерелүчеләрне яисә куылучыларны гына саный. Колхозга кермәү сәбәпле, ялгыз хуҗалыкларга каршы күрелгән чара һәм вакыйгаларны репрессив алымнарга кертмәүчеләр бар. Дөньяның кая барганын алданрак тоеп, тамырлары белән кубарылып читкә китүчеләр дә исәпкә алынмый. Әле болардан тыш, авыл халкының бер өлеше, яшәрлеге калмагач, вербовка буенча Финляндия, Әзербайҗан, Сахалин, Урта Азия кебек эшче көчләр кирәк булган өлкәләргә “үзе теләп” юл алган. 

Дошман эзләү алымнары 1926-1938 еллардан соң да була әле. Дөрес, сугыш вакытында ул башка формада уздырыла. Әмма сугыштан соң да, авылларда кешеләрне халык судлары аша хөкем итеп, авылдан кууга бәйле документлар аз түгел.

"Тарих институты репрессиягә бәйле вакыйгаларны өйрәнми"

Аерым бер кешеләр язмышын да бәян итеп китсәгез иде.

 - Минем әтигә дә авыл клубында, колхозда эшләми дип, 1951 нче елны суд ясыйлар. Авылдашлар: “Әтиең авыл клубында, бүрегенең бер колакчынын төшереп, берсен меңгереп, авыл түрәләреннән көлеп басып торды,” - диләр. Әмма сугыш инвалиды булгач әтине авылдан куа алмаганнар. 

Совет хакимиятенең нәселләренә карата күрсәткән җинаятен ул кичермәде, гомере буе урманда эшләде. Колхозга эшкә чыкмады. Соңыннан, урман эшенә дә чыгармаска дигәч, Пермь өлкәсенә шахтага китә.

Ә менә авылдашым Хиҗаз абыйга, туган авылына гына түгел, Татарстанга 7 елга кайтмаска дип карар чыгаралар һәм мин ул документны таптым. Тагын авылдагы 3 хатынга суд була... Архивларда андый суд эшләре меңнәрчә... Кыскасы, бу чордагы репрессив вакыйгалар, аларга бәйле документлар буенча хезмәтләр язылмый әле. Тарих институты тарафыннан да бу чорларга бәйле вакыйгаларны өйрәнүчеләр юк. Мондый хезмәтләр хупланмый да.

"Тарих үткәннәрдән үч алу өчен язылмый"

 - Эш барышында сездә нинди фикерләр туды?

 - Китапта телгә алынган кешеләрне: “Кем икән бу?” - дип эзләү кирәкмәс. Аларның исемнәре үзгәртелде, яисә баш хәрефләр белән бирелде. Чөнки, динебез үлгән кешеләрнең гөнаһларын телгә алырга кушмый. Әмма гыйбрәт өчен ул фактларны сөйләргә кирәк! 

Тарих үткәннәрдән үч алыр өчен язылмый. Тарих үткәннәрдәге ялгышларны кабатламас, алардан гыйбрәт алыр өчен, фактларны билгеләү өчен бәян ителә. Дөрес кайберләре (нәселләре калмаганы) шушы килеш калдырылды. Аларның оныклары хәзер дә исән бит. Кайберләре, әйтик куылучылары белән куучыларының варислары туганлашып та беткәннәр инде.

1990нчы еллар башында СССРның иң зур кәгазь-катыргы заводы Татарстанның Чаллы шәһәрендә урнашкан иде. Үзгәртеп кору чорында, идеология үзгәрү сәбәпле, элекке чордагы китапларга һәм документларга каршы һөҗүм башланды. Чаллы шәһәренә, бар Советлар Союзы буйлап, поезд вагоннарына төяп, китаплар ташыйлар. Шул ук вакытта архивлардан, көн-төн “Камаз” машиналарына төяп, безне кызыксындырган әлеге чорларның документларын да катыргы заводына – макулатура итеп озатканнар. Алар арасында нахакка гаепләнүчеләрнең күз яшьләре белән сугарылган үтенеч язмалары, аларның шәхси карточкалары һәм дә шушы вакыйгаларга бәйле башка төр документлары бихисап булган. 

Дәүләт үткәргән сәясәт аркасында, нахакка гаепләнүчеләр язмышы бары “өчлек” тарафыннан гына хәл ителгән. Алар чыгарган карарны инкарь итеп, гаепләнүчеләр тарафыннан Югары судка 10 меңгә якын гариза язылган. Бу эш кенәгәләрен дә әле соңгы елларда гына юкка чыгарганнар. Архивта бүгенге көндә, әлеге эш кенәгәләренең барлыгын һәм аларның кайда сакланганнарын искәрткән, кысыр картотекалар гына калган. Ул документларны бетерү 1926-1940 нчы елларда татар халкының дине, тарихы, үткәндәге бар мирасы сакланган гарәп язулы китапларны юкка чыгаруга тиң. Бер үк сәясәтнең дәвамы бу, бары “эш алымнары” гына төрледән-төрле... 

Нурулла Гарифның "Коммунизм тәмугы аша"китабыннан өзекне сылтамага аша укырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100