Коммунизм тәмугы аша (Нурулла Гариф, Рәис Шаһи)

15 Января 2018

Укылган: 1679 тапкыр

Автор: Н.Гариф, Р.Шаһиның “Коммунизм тәмугы аша” китабыннан алынды
Өтермә диләр, өтермә диләр, Анда сыер япмыйлар. Алтыннардан да кадерле, Көне-төне саклыйлар. Өтермәнең эчләре, Тар ләхеттән тар икән. Өтермәнең эчләрендә, Җан алучы бар икән.

Мондый шигырь күңелдә тусын өчен, күрәмсең, нахаксызга утыртылып, өтермәләр аша узып чыгу кирәктер. Гасырлар буена халыклар хыялланган якты киләчәк – коммунизм төзергә алынган коммунистлар партиясе эшчәнлеге тормышының җимешләре бу”, диелгән “Коммунизм тәмугы аша” китапта.

Урматов Мәхмүт Вәлимөхәммәт (1926) улы истәлекләре. 29.06.1976 ел. Әти Вәлимөхәммәт , бабай Хуҗагариф (Кечек Чаллысы – Биектау авылының 2 нче мәхәллә муллалары. Чыгышлары Түбән Тегермәнлектән).

Мин туган чакта безнең өй зур булып, ул вакытта ике ишекле булган. Беренче ишек почмак якка, икенчесе түр якка керә иде. Түрдә матур сәке, сәкедә палас, урын-җир матур итеп җыеп куелган, түр якта 2 тәрәзә, берсе ачылмалы. Көн якта тагын ике тәрәзә. Яхшы тактадан өйалды һәм буйдан-буйга дип әйтерлек ике бүлмәле чолан: бер ягында ашау - әйберләре, ә икенче ягында кием-салым. Ишек алдына чыгу ягында, баскыч төбендә, тагын бер кечкенә бүлмә бар, ул бик матурлап җиһазландырылган, кечкенә тәрәзәләрендә пөхтә пәрдәләр, иске челтәрләр (ул вакытта авыл җирләрендә андый нәрсәләр юк иде әле, бәлки казаннар бүләк итеп алып кайтканнардыр) Бик сырлап, матурлап эшләнгән кечкенә генә өстәл (Вена шәһәрендә эшләнгән булган дип беләм), кырыена челтәр эленеп, өстенә ашъяулык ябып куелган. Бу Мәрьям апа бүлмәсе иде. Казаннан Мәхмүт абыйлар, Зәйтүнә апалар кайткан чакта, бу бүлмәдә бик күңелле була, әти-әниләр алдында әйтелмәгән аулак сүзләр сөйләнә...

Бераз үсә төшкәч, әти мине үзе белән мәчеткә ияртеп кергәли, бу бигрәк тә саваплы ураза айларында була, матур пальто тектерәләр, башка - чалмалы бүрек. Мәчеттә олы бабайлар ничек намаз укысалар, мин дә аларга ияреп, шуларны кабатлыйм. Миңа мәчетнең зур булуы, идәненә чорына күрә яхшы итеп сугылган паласлар җәелүе, михрабы матур итеп, яхшы буяулы такталар белән бизәлгән, махсус агачтан эшләнгән баскычлы мөнбәр, остазлык вазифасын аңлатучы таяк, китаплар кую, кирәк чакта язу өчен чем-карага буялган кечкенә урындык, яхшы намазлыклар - барысы да миңа бик охшый иде. Авыз ачу вакытында Җиһанша бабай (Җиһанша Шәрәфе) агач савыттан берничә йөзем җимеше бирә, ул нигәдер бик тәмле. Кайтып ашап, чәй эчкәч, тәрәвих намазына керәбез.

Менә колхозлашу еллары килеп җитте, күршеләр колхоз турында төрлечә сөйләшәләр. Җамалый абый, Гарифулла, Сапа (Сафа), Хафиз абыйларның фикерләре төрлечә. Хафиз абый колхоз сүзен “Камхуз” ди, анда керергә ашыкмый, Сапа абыйлар безгә барыбер атыбыз да, сыерыбыз да юк дип, иң беренче 10 кеше сафында керәләр. Аларга аванс рәвешендә ашлык бирелә, ләкин башкалар: “40 кешегә 1 юрган була икән дип”, - атларны, сыерларны алалар, хәтта казлар белән тавыкларны да берләштерәселәр икән дип, бик колхозга керергә ашыкмыйлар.

Әтине мулла дип төрмәгә алып китәләр. Башта безнең әйберләрне “конфисковать” итәләр. Милиция күренүгә үк әби миңа: - “Бөтен әйберләреңне киен дә (өстән салдырып алмыйлар, имеш) күршеләргә кереп кит”, - дигәч, көз булса да бөтен кышкы пальто, бүрек, итек һәм башка киемнәрне кат-кат киеп, күрше Сапа абыйларга качтым. Ястык-мендәрләрне күбрәк әби астына (әби карт булу сәбәпле гел утырып кына тора иде), кайберләрен абзарга, базга, салам астына тыккалап куялар иде. Ләкин аларны, тимер таяклар белән актарып, барыбер табалар иде. Ибраһим абый бик ашыкмаучанрак булу сәбәпле, башка эш белән мәшгуль булгандырмы, ул өс-баш, аяк киемнәрен саклап кимәгән булган, аның бернәрсәсе дә калмаган. Мин әйберләрне ничек төяп алып китүләрен хәтерләмим, күршеләрдә утырып күрми калдым, өйгә чыгарга рөхсәт булгач, әби белән әнинең җылап утыруларын хәтерлим. Аларны юатырга теләпмедер мин: “Рәхмәт Хәниев абыйларга, рәхмәт Закиров (Яңа Саланыкы) абыйларга, минем киемнәргә тимәделәр, пальтом да, киез итегем дә үземдә калды”, - дип, сикергәли башлаганмын. Шул вакытта әнинең яшьле күзләре белән минем аркамнан сөюен хәтерлим. “Кабат киләчәкләр”, - дип, әни күп кенә сөлге, тастымал, намазлыкларны, ышанычлы кешеләргә куеп торса да, соңрак күбесен кайтарып бирмәделәр. Алынган әйберләр “торги” белән сатылалар, кешеләр бик очсыз бәяләргә генә алып файдаланалар, кыш җиткәч, Ибраһим абыйның тишек чабата белән аягы туңып кайта. Үзенең ак итеген Шәми Минсафасында көндә мәктәпкә киеп килгәнен күреп, ямансулап искә ала да: “Минсафаның аяклары җылыда гына йөридер инде”, - дия иде.

Бер көнне капка төбенә пләтүнкәле атлар килеп туктады, аңа тавыклар (алары аз иде), казларны тутырып алып киттеләр... Әби белән әни бу юлы да каңгылдашып киткән казлар артыннан ямансулап җылап калдылар. Әйберләр, мал-туарны алып бетергәч, безгә өйне бушатырга куштылар. Без Галимҗан абыйларның иске өйләренә күчтек. Бозау торган почмак череп бетү сәбәпле, шар ачык, саламнан маты ясап куелды. Өй шыр ялангач, сукыр лампадан башка бер әйбер дә юк...

Әни, әтинең хәлен белергә һәм бераз ашамлыклар бирергә дип, Казанга берничә тапкыр барып кайтты. Бер баруында “Әтиеңне күреп кайтырсың” дип, мине дә алып китте. Мин ничек барганны, кайтканны хәтерләмим, әтине күрәбез дип “пләтән төрмәсе” янында басып торганны гына беләм. Биек койма белән бер кат әйләндереп алынган, (4-5 м. биеклектә), койма чәнечкеле чыбык белән аралары 15-20 см. кала буйга һәм аркылы-торкылыга диагональ буенча тарттырылган, почмакларда часовойлар өчен будкалар, анда саклаучы мылтыклы абыйлар... “Тәртипле бул, хәзер алып калалар”, - дип, әнинең кисәтүе хәтердә калган... Капка ачылган саен, әти күренмәсме дип көтәбез, ләкин күпме көтсәк тә күреп булмады. Кичке якта зур гына гәүдәле, кара мыеклы абый, зур арба (авылда андый арбалар юк) җиккән һәм кырыйда кемдер бөтен әйберне аерым-аерым тикшереп, ипи эченә кораллар, хатлар тыгылмаганмы дип тикшереп карагач, безнең әйберләрне алып кереп киттеләр. Шунда берсе чынлапмыдыр, юридерме “җиде капка аша үтә әле ул, аларның берсе тимер, берсе агач...” дип аңлатты.

 Галимҗан абыйларның иске өйләрендә торабыз. Иске булгач иске инде ул, торырлыгы калмагач, яңаны салалар. Бу бигрәк тә беткән, аскы ниргәләре черек, исән калганнары да бозауларны өйдә асраганлыктан, чем-кара булып беткән, тегеләй дә өйдә сәнәккә эләрлек әйбер юк. Түр сәкедә, каты тавык йоныннан түшәлгән ястыкта, әби утыра. Ул вакытта уенчыклар юк иде, каты кабыктан ат ясыйбыз, иске чабатаны арба итеп җигәбез дә, ерак болынга печәнгә барып уйныйбыз.

Көзге пычракта урамга чыгарга аяк киеме дә, өс киеме дә булмау сәбәпле, агачтан ясалган ике тәгәрмәчле арбаны тәгәрәтеп уйныйм икән. Ул шыгырдый, шалтырый; бәлки авыру әбинең башына да каба торган булгандыр, ләкин ул үзенә бер көй белән:

Арба шыгыр-шыгыр дип әйтә,

Озакламый әтиең кайта дип әйтә, - дип җырлый икән.

- И, Ходаем шулай булса иде; - дип әби елый да елый икән. Шулай да әти бер кайтып киткән, бу юлы инде аны 5 елга хөкем иткән булганнар...

Кыш үтеп, яз да килә. Дүрт бала, әби, әни - барлыгы 6 кеше өчен торырга оя кирәк бит инде. Элекке торган өйне Әһи Зиннәте очсыз бәя белән генә сатып алып, аны икенче урынга күчереп сала. Өй сатучылар бар, ләкин безнең сатып алу өчен бернәрсә дә юк диярлек. Сөйләшә, сораша торгач, “җылак Хөсәен”нең мунчага дип хәзерләнгән бурасын сатырга теләвен белгәннәр. Бик ялына торгач, әби хакына сатмакчы булган, юк-бар акчалар җыйнала, болай да югалып беткән әйберләрнең бер өлеше сатыла. Шулай итеп, урамның икенче башындагы мунча бурасы сатып алына. Әле аңа күтәрү өчен мүк кирәк, нигезен карыйсы бар, түшәм, идән, түбәсен ябасы, тәрәзә, рам, пыяла, һ.б. күпме мәшәкать кичерәсе бар. Бураны ташу өчен транспорт юк, эш арасында иртә-кич (кеше кара күрмәгәндә дип) атлылар зуррак ниргәләрен китереп ташлыйлар, ә инде күтәреп булганнарын әни ул вакытта (1932 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә Н.Г.) кул арасына керә башлаган 15 яшьлек Мәрьям (1917 елгы) апа белән иң башына күтәреп ташыйлар. Печән өсте, аның арты урак өсте килеп җитә. Шулай да әни еларлык булып ялынып бара торгач, авыл картлары (Карга Нәҗмие, Муса Хәбибулласы, Малик Шәрәфие, Кашабы, Галәү Нәҗибе, барлыгы 12-15 кеше) бер көнне  өмә ясап, мунчаны өй итеп күтәреп китәләр. Нигез ашына бераз тарыны киледә төеп, ботка пешереп булган. Күтәрү өчен мүкне Яңа Сала авылыннан алып кайталар. Рәхмәт төшкерләре өмәдән соң кайчыларын да куеп китәләр. (Муллаларның нәсебләре зур дип, тизрәк китү ягын караучылары да була.) Түбәне салам белән ябалар. Җан биргәнгә - җүн биргән дигәндәй, очсыз бәягә генә (безнең өчен бик кыйммәткә), бик кечкенә генә итеп өч тәрәзә дә тишеп куела. Котлы Бөкәшнеке Шәмәрдән абый иске рамнарны төзәтеп, пыяла кисәкләреннән ялгап бер катын эшли. Таза-черек агачлардан өйалды шикелле нәрсә өелә. Аерым һәвәскәрләр тарафыннан эшләнгән, ләкин яндырылмаган кирпечләрдән мич тә чыгарыла. Мич кырыена сәкегә әби урнаша, 4 ел торгач шул өйдә әби үлә. Шулай итеп (1933-47 еллар) бу кечкенә өйдә 14 ел яшибез.

Әти Казанның Пләтән төрмәсендә бераз утыргач, Мәскәү янына Беломорканал төзү эшенә эләгә. Сагындыра торган хатлары килә. Менә бер хат ахырындагысы истә дә калган. Үзенең ничек авырлыклар күрүе, якташлары белән күрешүе, безнең саулыкларны, тирә-күршеләрнең хәлләрен сорап бетергәч:

“Исә җилләр, исә җилләр,

Искән җилләр файдасыз,

Төннә төшләремдә күрәм

Көндез әллә кайда сез...

Икенче бер хатында: .

Мәчетләргә йөрер идем хозурланып...

Әби малаен сагынып җылый, әни әтине җәлләп җылый, алар җылый дип, минем дә күңелләр тула, мөлдерәп бөртек-бөртек күз яшьләре тәгәрәп төшәләр. Аларны нәни кулларым белән сыпырып төшерәм... Хатларның кайберләрендә без балаларның күңелен күрер өчен зәңгәр яки кызыл буяулар белән буялган юка гына кәгазьләр бүләк итеп җибәрә. (Мәрьям апа, күп еллар узгач, аларны Алгамбра - төрмә акчалары дип аңлатты.) Әтигә дип бер кечкенә генә посылка да әзерләдек. Җиңел булсын дип, урман чикләвекләрен түр тәрәзә төбендәге чокырда 1 кадаклы гер белән ватып, төшләрен аерым җыйныйбыз. Бик вакланган төш кисәкләрен безгә кабарга рөхсәт ителсә дә, “брак”лар ясамаска тырышабыз. Әле безгә әтигә дип саласы баллы төшләрдән дә авыз итәсе бар... Бу посылканы әти алгандырмы, юкмы... Посылканы Новосибирскийдан - Мурманскийга, ә аннан ары Беломорканалга җибәрәләр... Ике елда “Беломорканал” төзелеп бетә. Каналга су җибәргәч, ип. Сталин үзе шул канал белән үтә. Кешеләрнең тырыш хезмәтләрен күреп, аларга амнистия ясый. (Ул көнне әтиләрне сакчылар таяклар белән землянка-казармаларга куып кертәләр. Берничә усал урыслар, качып калып, Сталин утырган пароходны күреп кала.) Декабрь айларында өйгә кайтырга чыгалар. Ул вакытта җәй көннәре юл Берсут пристане аша булса, кыш көннәре тимер юл белән Шәмәрдән станциясе аша кайталар. Әти көч-хәл белән Мишәбаш авылына килеп егыла. Ул вакыт хәйран салкыннар башланып, кар да күп ява. Ул көнне көчле җил, өйнең җылысын алмасын дип, тирестән биек итеп өйгә нигез салынган, тәрәзәләр дә бер катлы булгач, саламнан үрелгән маты һәм иске паласлар белән тәрәзәләр капланган иде. Капка ачылып ишек алдында кемнәрнеңдер йөргәннәре ишетелә. Ишек шакыйлар.

- Гандәлиф! Берүк ишекне кемнәр барын сорап ача күр! - дип кисәтә әнине Маизөләп әби.

- Мишәбашыннан мин, Габделәхәт, үтеп барышлый кунып чыгыйм әле, - ди. Ишекне ачалар. Өйгә бөркелеп суык керә. Без, балалар, уянабыз. Әхәт абый әбидән сөенче ала:

- Шәкерт абыйны алып кайттым, - ди.

Ә әби, әти әле күренмәгәч, ышанып бетми.

- Габделәхәт, алай ялганлама, без хәзер яшь кеше түгел, алдалап күңелне ялгысытма, аңар кайтыр вакыт җитмәгән бит әле, - ди.

- Чын, чын,чын,чын, алып кайттым, - ди Габделәхәт.

Шул вакыт әти өйгә килеп керә. Әни шатлыктан хәлсезләнеп утырган, җылый. Әти сәкедә утырып торган әби каршында тезләнгән. Мыеклары бозланган, өсләре, бүрекләре бәсләнгән. Әби:

-Вәлиәхмәт улым, исән-сау кайттыңмыни? - ди.

 Әти чишенеп, безне дә кочаклап, аркаларыбыздан сөя, һәркемнең күзеннән шатлыклы күз яшләре ага... Әби сабыр гына:

- Гандәлиф! Самовар куеп җибәр инде, ди. Үзенең юл төшләрен сөйли. Колак сөенчесе дип, өстендәге күлмәген, һ.б. бүләк итә. Әхәт абыйның атын туарып, ашарына салалар, ә үзен, актыккы нәрсә бар, шуның белән кунак итеп, бүләкләр биреп озаталар. Ул вакытта район үзәге Балык Бистәсенә күчеп, шунда җәяү барып учетка керергә кирәк, тышта 30 градус салкын, кияргә юньле киеме дә юк бит аның...

Мәхмүт абыйның әтисе Вәлимөхәммәт турында . Мин Хәйдәрова (Урматова) Гөлнур, Хәйдәров Хөсәен кызы. Әнием Хәйдәрова Өммегөлсем. Үзем 1930 елда Биектау авылында туганмын. 31 ел буе балалар белән эшләдем. 1952 елда Урматов Мәхмүткә тормышка чыктым. Мәхмүтнең әтисе Биектауда мулла булган. Гаиләләре бик зур иде. Мәхмүтнең абыйсы Ибраһим абый 1941-нче елгы сугышта беренче группа инвалид булып кайтты. Мәхмүтнең әтисе Хуҗагариф улы Вәлиәхмәт. Авылда мөхтәрәм кеше булса да массакүләм кулга алулар вакытында, 1931 елда (мулла булганы өчен) кулга алына. Кулга алганда ни өчен икәнлеген аңлатып тормыйлар. Йорт-җирне дә алалар, өйдә булган әйберләрне дә конфисковать итәләр. Сатылган әйберләрнең акчасын кая куйганнар, сатылмаганнарын ни эшләтәләр? Бу турыда беркем дә берни белми. Мәхмүтнең әтисен Казанга Пләтән төрмәсенә ябалар. Аннан Новосибирскийга, соңрак Беломорканалга җибәрәләр. Эш бик авыр була. Ике ел эчендә Беломорканал казылып бетә. Каналга су җибәогәч, Сталин үзе шул каналдан параход белән үтә. Сталинны күреп калмасыннар өчен, сакчылар, канал төзегән тоткыннарны, таяклар белән этә-төртә землянка, казармаларга куып кертәләр. Кешеләрнең тырыш хезмәтләрен күреп Сталин аларга амнистия ясый. Хуҗагарипов Мөхәммәтвәли 1938 елда гына авылга, гаиләсе янына әйләнеп кайта. Ул вакытта аның гаиләсе кечкенә генә мунчаны йорт итеп эшләп чыккан була. Шунда 7 кеше (5 бала) һәм үзләре торалар. Ул йортны мин дә күреп беләм. Шул кадәр гаилә кайда утырып ашаганнардыр да, кая йоклаганнардыр...

Язылды: 18 октябрь, 1991 ел.

 

Фикерләр








Иҗат

Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм… протез (Люция Әблиева)

Бу вакыйгага ун елдан артык вакыт узып киткән булса да, әйләнеп кайтырга булдым әле.

Иҗат

Коммунизм тәмугы аша (Нурулла Гариф, Рәис Шаһи)

Өтермә диләр, өтермә диләр, Анда сыер япмыйлар. Алтыннардан да кадерле, Көне-төне саклыйлар. Өтермәнең эчләре, Тар ләхеттән тар икән. Өтермәнең эчләрендә, Җан алучы бар икән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла