news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурлатта янгында ике бала анасы һәлак: «Ишетеп, иртәрәк чыксам, коткарган булыр идем...»

15 ноябрь кичендә Нурлатта Гыйматдинов урамындагы өч катлы торак йортта өченче каттагы фатирда янгын чыкканы турында язган идек. Ни кызганыч, бу фаҗига 12 һәм 3 яшьлек ике кызчыкны әнисез калдырган.

news_top
Нурлатта янгында ике бала анасы һәлак: «Ишетеп, иртәрәк чыксам, коткарган булыр идем...»
Фото: © ТР Прокуратурасы

Янгын сүндерүчеләр 21.35 сәгатьтә килеп җиткәндә, фатир инде кап-кара төтенгә тулган булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр 35 яшьлек хатын-кызны һәм аның кызларын аңсыз килеш фатирдан алып чыгып, табиблар кулына тапшырган. Реанимация чараларын үткәрүгә карамастан, сөрем газы белән агуланган хатын-кыз һәлак булган.

Янгын, көнкүреш электр җиһазларыннан файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана. «Озайткыч (удлинитель) кабельгә телевизор һәм кер юу машинасы тоташтырылганлыктан, артык көчәнеш килгән, яки кыска ялганыш булган», – дип сөйләгәннәр ведомствода.

Ул көнне гомере өзелгән Маринаның олы кызы Дарьяны 1 тәүлектән Нурлат үзәк район хастаханәсе табиблары өенә чыгарган, ә 3 яшьлек Викторияне Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Бала ясалма кома халәтенә күчерелгән. Сулыш юллары 90 процент пешү җәрәхәтләре белән кичә аны Мәскәүгә күчергәннәр. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә балаларның әбисе Наталья Генадьевна Бойкова сөйләде.

Фото: © prokrt / T.me

«Марина диваннан сикереп торган, бүлмә уртасында егылган»

Алар – фатирда, ә мин шәхси йортым белән торам. Шимбә кич алар безгә мунчага килгәннәр иде, юынып кайтып киттеләр. Мунча изрәтә бит инде ул, киткәндә үк, йокы килә, дип киттеләр. Кайтуга ятканнар инде, күрәсең. Аннары икенче көн – якшәмбе – Маринага эшкә иде, 2 көн эшләп, 2 көн ял графигы белән оптикага урнашкан иде ул. И сөенә иде шушы эшне табуына, баласын да бакчадан алырга өлгерүенә куана иде.

Янгын сүндерү хезмәткәре әйтте инде: әллә ни зур ялкын да булмаган, алар йоклап яткан диван кырыенда ут кабынган да, хәзер бөтен нәрсә синтетик, пластик бит, шуларны эреткән, алар менә шул ис тиеп агуланган инде. Марина диваннан сикереп торган булган, бүлмә уртасында егылган. Кечкенә кызы Виктория башта кычкырып елаган, аннары ул да аңын югалткан, диванда яткан килеш тапканнар аны.

Олысы Дарья елаган тавыш ишетеп, күрше бүлмәдән залга кереп караса, кап-кара төтен икән, курыккан инде. Шундук үзе янгын сүндерүчеләрне чакырган, алар бик тиз килеп җиткән.

Кечкенә кызыбызны Казаннан реанимация мөдире Мәскәүгә машинада алып китте, диделәр. Урнаштыргач, соңрак Мәскәүдәге контактларын әйтәчәкләр. Хәле бик авыр, сулыш юллары 90 процент дәрәҗәдә пешкән, хәзер инде бөерләре дә эшләми, ди. Мәскәүдә туганнар бар, алар белән элемтәдә торачакбыз инде. Викторияга 4 яшь тула гыйнварда, зәңгәрсу күзле фәрештәбез ул безнең. Минем янда булганда, гел-гел килеп кочаклап ала, шулкадәр ягымлы. Исән калсын, дип ялварырга гына кала инде безгә.

Ә Дашага мораль яктан бик авыр. Ул күрше бүлмәдә булганлыктан, аңа төтен күп эләкмәгән. Тик ул бик кайгыра. «Ишетеп, иртәрәк чыксам, коткарган булыр идем», – ди, – дип уртаклашты Наталья Генадьевна.

«Бик мәрхәмәтле, киң күңелле иде кызым»

Якыннары Маринаны кичә җирләгәннәр. Марина – Наталья Бойкованың бердәнбер кызы.

Бик мәрхәмәтле, киң күңелле иде кызым. Берәрсенә кайгы килсә дә, кемдер бәлага юлыкса да, гел беренчеләрдән булып килеп җитә иде. Дус кызлары да: «Бик ярдәмчел иде, тыңлый белә иде», – дип искә алдылар.

Марина балалары белән – барысы өчәү – үз куышларында бик тыныч яшәделәр. Өенә артык беркемне кертмәде ул. «Өй – өй булып кала ул», – ди иде.

Минем сезнең газета аша ярдәм кулы сузучыларга бик тирән рәхмәтемне әйтәсем килә. Шулкадәр күп булыштылар, һәркайсына аерым-аерым рәхмәтемне дә җиткерә алмам, шуңа күрә сез язсагыз, рәхмәтле булыр идем. Бөтен шәһәр генә түгел, күрше-тирә җирлекләрдән дә бик булыштылар, шулхәтле ярдәмне көтмәгән дә идек. Татарстанда мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Бик зур рәхмәт, һәркем алдында баш иям, Аллаһыбыз аларның гаиләләренә иминлек бирсен! – дигән теләктә калды Наталья Бойкова.

Хәзер кызчыклар әбисе белән бабасы янына сыеначак. Әнине беркем алмаштыра алмаса да, Дарья белән Виктория исән-сау тернәкләнеп, йөрәк җәрәхәтләре аз булса да төзәлеп, әби-бабасы янында наз, юаныч табар, дигән өметтә калыйк. Хәзер, иң мөһиме, сабыйның Мәскәүдән дәваланып кайтуы. Аны аякка бастырыр өчен дә, киләчәктә балаларны тәрбияләп тору, кирәк-яраклар алу өчен дә матди ярдәм белән үзләреннән өлеш кертүчеләр алга таба да булыр, дип ышаныйк.

Янгыннан соң матди ярдәмнең күпчелеге Наталья Бойкованың «Ак Барс» картасына килгән булган, банк картаны блокировкага куйган. Шуңа күрә ярдәмне Наталья Генадьевнаның тормыш иптәше номеры буенча беркетелгән карталарга җибәрергә була. Реквизитларны калдырабыз: 8-927-454-20-64 (Беззаконов С.Г. – «Альфа Банк», «Сбербанк», «Тинькофф»).

Марина Бойкованың урыны оҗмахта булсын! Якыннарына сабырлык телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар