Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурлат хастаханәсе терапевты Сиринә Шәяхмәтова фаҗигале һәлак булды

news_top_970_100

1 августта 27 яшендә яшь һәм сәләтле табиб, Нурлат район үзәк хастаханәсе терапевты Сиринә Шәяхмәтованың гомере фаҗигале рәвештә өзелгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Нурлат район хастаханәсе коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда ведомствоның ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Участок табиб-терапевты вазыйфасында озак эшләмәвенә карамастан, Сиринә Шәяхмәтова пациентларда һәм коллегаларында ярдәмчел, белемле белгеч, югары мораль принциплары булган шат күңелле кеше буларак истә калыр. Ул даими һөнәри камилләшүгә, яңа белемнәр алуга омтылышы белән аерылып торды, ординатураны тәмамлаганнан соң табиб-фтизиатр булып эшләргә планлаштырды, диелә бу хәбәрдә.

  • Моңа кадәр Татарстанның Биектау районында поезд астына кереп һәлак булган 27 яшьлек кыз табиб булган, дип хәбәр иткән идек. «Ул Нурлат Үзәк район хастаханәсе терапевты булып эшләгән», – дип әйттеләр «Интертат»ка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100