news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биектауда поезд астына эләккән кыз Нурлат хастаханәсе табибы булган

Татарстанның Биектау районында поезд астына кереп һәлак булган 27 яшьлек кыз табиб булган. «Ул Нурлат Үзәк район хастаханәсе терапевты булып эшләгән», – дип әйттеләр «Интертат»ка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

news_top
Биектауда поезд астына эләккән кыз Нурлат хастаханәсе табибы булган
видеодан скриншот

Фаҗиганең видеосы бар. Анда кызның тимер юл аша чыгып барганы, ләкин зур тизлектә килүче поезд алдында туктап калмыйча, йөгереп чыгарга уйлаган мизгел эләккән. Күрәсең, ул поезд килгәнче чыгып җитешәм дип уйлагандыр. Алган җәрәхәтләреннән ул шунда ук үлә.

Һәлак булган кызның табиб булуы турында «Челнинские известия» газетасы да яза.

Күзәтү видеокамераларында поезд бәргән вакыт 21 сәгать 53 минутны күрсәтә.

«Высокогорские вести» газетасы язганча, тимер юл аша чыкканда, кыз колакчыннар аша телефоннан сөйләшеп барган булган. Поездны соңгы секундларда гына күреп калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар