news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурфия Халикова: «Социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде»

Җырлар авторы Нурфия Халикова белән интервьюның икенче өлешен тәкъдим итәбез.

news_top
Нурфия Халикова: «Социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
  • Интервьюның беренче өлешен сылтама буенча укый аласыз.

«Мин ир-атны тыңлау ягында»

Нурфия ханым, дин күзлегеннән караганда, хатын-кыз тулысынча ир-ат тәэминатында булырга тиешме, әллә аңа үзенә дә акча эшләү кирәкме?

Бу очракта шуны әйтә алам – мин бик бәхетле хатын, чөнки ирнең тулы канаты астында яшим. Мин йомырка эчендәге сары шикелле генә. Ул алып кайтып бирә, мин туздыручы гына. Туздырганда да, без аны камил акыл белән уйларга тиеш. Ир-ат акча бирде, мин аны анысына-монысына бетерәм, дияргә ярамый.

Хатын-кыз нинди эшкә барырга тиеш дигәндә, мәсәлән, хәрәм ризык сатыла торган кибеткә барып эшләргә ярамый. Эшең һәм сиңа килгән табыш хәләл булырга тиеш. Әгәр эшең гаиләгә авырлык китерми икән, хатын-кызның эшләвендә дә берни начарлык юк. Киресенчә икән, эшләмәү хәерлерәктер.

«Мин бик бәхетле хатын»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әгәр хатын-кызның эшлисе килеп, ире каршы булса, нишләргә?

Мин ир-атны тыңлау ягында. Миңа: «Эшкә чыкма», – дисәләр, мин сөенә-сөенә өйдә утырам. Беренчедән, өйдә дә эш бетми, чөнки без үз хуҗалыгыбыз белән яшибез. Бакчам да, өйдә 200дән артык гөлем бар, шулар белән көнемнең үткәнен сизми дә калам.

Ир-ат хатын-кызның эше дөрес юлдан бармый, йә аның бөтен вакытын ала торган булса, каршыдыр. Эшнең дә төрлесе була бит: иртәдән чыгып китеп, төнлә кайтып керә торган эш булса, балаларга, өйне карарга вакыт калмаячак. Бу очракта хатын-кыз үзе дә уйларга тиеш, чөнки баланы ир-ат кына тәрбияләп бетерә алмый. Бөтен тәрбия күбесенчә хатын-кыздан тора.

200дән артык гөлем бар, дисез. Ничек шулай күп итеп үстерә башладыгыз?

Әбиле-әниле гаиләдә үскән кызлар булгач, алардан үрнәк алабыз бит. Татар йортына килеп керсәң, һәр тәрәзә төбендә яран гөл үсеп утырганын күрәсең. Мин – шау чәчәкле өйдә үскән бала. Үзем биек гөлләр үстерәм, алар чәчәк ата торган түгел. Анда ниндие генә юк, гөлләр үстерү минем бер хоббиема әйләнде. Миндә тулай торакта үстергән гөлләр дә саклана, аларга инде 20 еллап. Шуларны чыгарып ыргытырга кулым да бармый.

Ильяс миңа үзе дә: «Сиңа чәчәк бәйләме бүләк итәргә кирәк түгел икәнен беләм», – ди. Ул, гадәттә, кызларыбыздан минем гөлләремнең фотосурәтен сорый, шуны чәчәк сатучыга күрсәтә һәм алар бергәләп миндә әле булмаган гөл сайлыйлар. Чәчәк бәйләменә киткән акчаны жәллим мин. Сүз дә юк, матурлык кирәк, әмма шиңгән чәчкәләрне чыгарып ыргытудан да авыррак берни юк, бу миңа акчаны ташлау кебек.

Бер гөлемнең тарихы да бар, шуны сөйләп китәм. Ильяс белән өйләнешкән генә ел, мин 149 лицейга педагогик практикага йөрим. Намаз укырга бер бүлмәгә кердем дә, сәҗдәгә киткән чагым булгач, методист мине күрмәде һәм ишекне бикләп китте. Намазны укып бетергәч шакып та карадым, ачучы юк. Ул чакларда телефон заманы да түгел бит. Утырам-утырам, бер кеше дә килми, нишләргә белмим. Тәрәзә төбенә карадым, анда бер «кайнана теле» дигән гөлнең суда утырганын күрдем. Мин аны жәлләдем дә, өйгә алып кайтырга уйладым.

Бүлмәдән ничек чыктың, дисәгез, әлеге дә баягы шул кадерле ирем бар бит минем. Ул минем юклыгымны сизеп, намаз бүлмәсендә булырга мөмкин дип, методистны чакырып, ишекне ачтырды. Һәм шул истәлек булып, тәрәзә төбеннән табып алып кайткан гөлем әле дә үсә. Хәзер ул инде бер зур чүлмәк булды.

Үткән елны үзем авырган чакта иллеләп гөлем үлде. Минем авыртуымны сизгәннәрме, әллә игътибарым җитеп бетмәгәнме, белмим. Аллаһның рәхмәте, аннары тернәкләнеп киттеләр.

«Баланы ир-ат кына тәрбияләп бетерә алмый»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Парлы булуны, балалар үстерүне безгә бернинди машиналар да эшләп бирми»

Хәзер кызлар кияүгә чыгарга ашыкмый, бу нәрсә белән бәйле икән? Гомумән, кызлардан «Хәзер юньле егетләр калмады» дигән сүзләр еш яңгырый.

Аллаһы Тәгалә безне парлы итеп яраткан. Кызлар кияүгә чыгарга ашыкмаган кебек үк, егетләр дә өйләнергә ашкынмый бит. Аралашкан кешеләрдән чыгып әйтәм, хәзер керне, савыт-сабаны машина юа, диләр, янәсе, хатын-кыз кулы кирәкми дә. Тик парлы булуны, балалар үстерүне безгә бернинди машиналар да эшләп бирми. Аны без үзебез генә башкара алабыз.

Хәзер матур язмышлар тасвирланган нинди генә китаплар юк, әмма аларны укымыйлар. Кеше күбрәк социаль челтәрләрдәге тормышны карый. Имеш, аерылалар да, рәхәт яшиләр. Шуннан чыгып, кемдер өйләнмичә дә рәхәт яшәп була дип уйларга мөмкин. Күп кеше хәзер кредитта, ипотекада. Милек кемгә булыр дигән сораулар да еш туа. Адәм баласына 2 метр җир җитә. Беребез дә өебезне дә, милегебезне дә алып китә алмаячакбыз. Кеше күңеленә «мал» дигән әйбер керде, шуңа рәхәт тормышны малга алыштыралар. Яшьләр бер бала алып кайтып, шуның тәмен бераз татысалар, аңга килер иде. Элек авыр заманнарда җир идәндә дә 9-10 бала үстергәннәр. Кеше рәхәтлекнең кадерен белми, мин бу динне белмәүдән дип уйлыйм. Минемчә, Коръәнне укысалар, башка төрле булыр иде, чөнки анда юкка гына барысы да аңлатып бирелмәгән бит. Хәзер адәм баласында «миннән соң дәвамчым калсын әле» дигән уй арткы планга кала.

Шуны әйтәсем килә, социаль челтәрләргә «аерылыштык» ише язмаларны кертмәсеннәр иде. Аерылышкан кеше тормышы читтән караганда гына «чәчәккә күмелә». Сүз дә юк, төрле вакыт була. Әмма кешене начар уйга чакырырга кирәкми, андый тормыш ситуацияләре үз күңелләрендә генә калсын. Киресенчә, «без өйләнештек, матур яшибез» дигән хисле тормышчан видеолар куеп, шуны пропагандаласыннар иде.

«Ильясның иҗаты – уртак эшебез, хезмәт җимешебез»

Сез ирегез белән студент чаклардан ук бергә, дидегез. Ильяс абыйның иҗатта булуы арагызда ниндидер аңлашылмаучанлыклар тудырмыймы?

Киресенчә, бу безне ныгыта, якынайта гына. Ильясның иҗаты – уртак эшебез, хезмәт җимешебез. Ул – «Минбар» татар-дини театры җитәкчесе. Бу оешманың шундый җитәкчесе булуы белән мин горурланып та яшим, чөнки Ильяс – педагогика фәннәре кандидаты. Беренче кызыбыз тугач, без аның белән кандидатлык диссертациясе якладык. Ильяс белән күп еллар кулга-кул тотынышып, янәшә атлаучы пар. Сүз дә юк, гел җиңел вакытлар гына булмады. Авырлыкларны чыгып кычкырасы килгән чакта да, тешне кысып туктап калырга кирәк. Бездә юкка гына «авызың тулы кан булса да – төкермә» димиләр.

Театрда эшли башлагач, беренче аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалады. Тик уртага салып, кайсы очракта ничек эшләргә кирәк икәнен сөйләшкәч, барысы да үз урынына кайта.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Минбар»да эшләгән артистларыбыз барысы да искиткеч шәхесләр. Аларга сокланам, чөнки алар барысы да якты эз калдыручылар.

Хәзер иҗат безгә бернинди авырлык тудырмый, ул – рухи яктан ныгытучы, яшәвебезнең бер чыганагы булып тора. Театрыбыз балачактан дингә кызыксыну уята. Быелгы спектаклебез тарихка багышланган, анда Изге Болгар җиренә сәяхәт тасвирлана. Барлык баланың да ул җиргә барганы юк, ә бу театр анда нигә барырга кирәк икәнен аңлата. Быел Гөлүсә Батталованың «Тылсымлы пароль» әсәрен театральләштердек.

Алайса, гаилә ныклы булсын өчен, кызыксынулар да уртак булырга тиеш булып чыга?

Адәм белән Һава бер-берсен ничектер тапкан бит. Без дә җирдә бер-беребезне шулай табабыздыр. Ә аннары тапкан парың белән үзара яраклашасың инде.

Мисал өчен, мин иремнең кайтуына ул яратмаган ризыкны әзерләп куя алмыйм бит инде. Мин бәләкәй чагымнан борчак ашы яратмадым, чөнки ул вакытта шулпага бүртеп бетмәгән борчак салалар иде дә, мин аны ашый алмый идем. Кияүгә чыкканнан бирле, бу ризыкны пешергәнем дә юк, хәтта исен дә өнәмим шуның. Ә борчак ашы Ильясның яраткан ризыгы икән, моны белгәч, аңа пешерә башладым. И-й сөенде инде үзе! Үзең пешергәч, бик тәмле чыга икән, хәзер мин дә борчак ашы ашый башладым.

«Катнаш никахлар дин, уку белән кызыксынмаудан»

Хәзер катнаш никахлар артып китте. Моның тискәре яклары бармы?

Аллаһы Тәгалә андый әйбердән үзе сакласын инде. Балалар туры юлда булып, үзләренә пар итеп безнең диндәге кешене сайласын иде. Кешене тәнкыйтьләгәнче, үзем белән мондый хәл булмасын дип, дога кылырга кирәктер. Бу темага сөйләшүе дә авыр.

Беренчедән, катнаш никахлар дин, уку белән кызыксынмаудан. Мисал өчен, Туфан Миңнуллинның «Илгизәр+Вера» әсәрен кем укый инде хәзер?

Элегрәк безне балалар бакчасы, мәктәп, әти-әни, әби-бабай тәрбияләде. Ә хәзер ата-ананың бала тәрбияләргә вакыты юк, мәктәпләрдә уку программасы да башка. Үз ана телен әти-әни аны «авыр» дип баласына сайламый да.

Хәтерлим, уртанчы кызыбызны элекке мәктәбенә йөртергә мөмкинлек юк иде, шуңа аны якындагы мәктәпкә керттек. Шунда 1 ел укыды да, кайтып, миңа: «Әни, минем 16нчы гимназиягә кайтасы килә, чөнки мондагы мәктәптә татар мохите юк», – диде. «Мин аңа: «Сабыр ит», – дигән булсам, баламның киләчәгенә аяк чалган булыр идем. Әтисе белән бу хакта сөйләштек, ул кызыбызны кире үз гимназиясенә урнаштыру белән килеште.

Ир-атка башка милләт кешесенә өйләнергә ярый, ә кызларга башка милләт кешесенә кияүгә чыгарга ярамый. Тик монда шунысы бар, башка милләттән булган кыз ислам динен кабул итеп, мөселманнарча яшәргә ризамы, андый кешеләрне табуы авыр. Ирен хөрмәт итеп яшәүче генә андый әйбергә ризалаша.

«Аерылышкан кеше тормышы читтән караганда гына «чәчәккә күмелә»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хәзер кеше никадәр яхшы, бай яшәсә дә, күп бала алып кайтырга курка»

Нурфия ханым, гаиләдә ир бала белән кыз баланы тәрбияләүдә аермалар бармы?

Ир-атны тәрбияли белмим дияр идем, Аллаһы Тәгалә ир-бала бирде. Мин үзем 5 балалы гаиләдә иң зурысы булып үскән кеше. Әни сөйли инде, миңа 2 яшь булганда, энемә «матюым-матюым» гына дип торганымны. Башта энекәшләрне тәрбияләргә туры килде, әле дә аларга матур, изге теләктә торам.

Улыбыз әле бик кечкенә, үземнән бирәсене биреп барам, хәзер тәрбия күбрәк әтисе өстендә. Әле ул кечкенә чакта син сөйләгәнне ишетсә ишетә, тыңласа тыңлый, тик барысын да сеңдерә бара. «Әйдә, бар әтиең янына», – дим инде мин аңа, мәчеткә дә, кибеткә дә икәү йөриләр. Әтисе миңа берәр бүләк алса, аны миңа улым тапшыра. Ә мин бит ул бүләкне әтисе сатып алганын беләм. Ир бала хатын-кызны әни буларак та хөрмәт итәргә тиеш. Шулай ук, улыбыз киләчәктә хатынлыкка алган кыз балага да хөрмәт күрсәтергә тиеш. Бөтен нәрсәне әнисе дә, әтисе дә хәл итә алмый. Ир балага чын ир-ат булып үсәргә кирәк. Ул үзенең көчле булырга тиеш икәнлеген аңлап үсә, мин аңа еш кына: «Син чын ир-ат» дим.

Әйткәнемчә, кызларым миңа гел ярдәм итеп тора. Әни кечкенә энеләремә: «Апагызга каршы сүз әйтмәгез, ул сезгә әниегез кебек», – дия иде, хәзер мин үзем дә кечкенәләргә шулай әйтәм. 2 олы кызым татар теле өчен бик җан аталар, ике кечкенәсе русча сөйли башласа, аларны төзәтәләр, татарчага күчерәләр.

Хәзер кеше никадәр яхшы, бай яшәсә дә, күп бала алып кайтырга курка. Ә алар бит бер-берсен нык тәрбияли. Мин һич тә бүгенге көн белән мактанмыйм, чөнки балалар безнең канат астында. Киләчәкләре матур булсын, оныкларым тәрбияле булганны күргәч, хезмәтебез юкка булмаганын аңлаячакбыз.

«Баланы матурлык белән кызыксындырырга кирәк»

Сезнеңчә, әти-әни баласын яулык бәйләргә, намазга басарга мәҗбүр итә аламы?

Юк, чөнки мондый очракта бала минем янда яулык киячәк, мин күрмәгәндә салачак. Гомумән, бу дөрес әйбер түгел. Тормыш иптәшем Ильясның дөрес юнәлештә булуын яши-яши аңлыйм, дини җырлар иҗат иттек тә, балалар шуларны тыңлап безнең белән бергә үсте.

Бергә намазга торабыз, мәчеткә, дини мәҗлесләргә йөрибез. Шушы тормыш рәвешен саклап яшәгән очракта бала күреп үсә. Алар барысы да яулыкны да, намаз укуны да үзе сайлады. Мәсәлән, бүгенге көндә олы кызым чалбарлар киеп йөри. Беренче озын күлмәкләр, итәкләр киде, аннары берничә тапкыр уңайсызлык сизде дә, чалбарга күчте. Мин аңа бер сүз әйтмим, үзенә ничек уңайлы – шулай киенсен. Без балаларны нәрсәдер эшләргә көчләү түгел, ә аңлату ягында. Баланы матурлык белән кызыксындырырга кирәк.

Ә ир-ат хатыныннан моны таләп итә аламы?

Юк инде. Мәсәлән, без Ильяс белән 2003 елда аралаша башладык. Ул мине мәчеткә тәрәвих намазына йөртә иде. Мин ул вакытта намазлар укый, әмма яулык ябу турында уйламый идем. Мәчетләргә барганда, яулыкны еш онытып калдыра идем, бу миңа күп уңайсызлыклар тудырды.

2003 елның 15 маенда мин яулык ябынырга карар кылдым. Ул вакытта моңа шактый каршылыклар да булды, барысы да: «Ник яулык кигән икән бу?» – дип сөйли торган чак иде ул. Ә хәзер моңа беркемнең исе китми, хатын-кыз бүген яулык кигән, иртәгә инде салган була ала.

Әле шул чакта мине Ильяс «Апанай» мәчетенә алып барды. Намаз уку тәртибенә кагылышлы 30 китап алды да, төркемдәшләребезнең барысына таратты. Хәтерлим, бер укытучы шаярып: «Сезнең хәзер укыту методикасы шушымыни?» – дигән иде. Шул елны миңа 20, Ильяска 21 яшь тулды, без бер-беребезнең туган көннәренә намазлык һәм кечкенә Коръән китабы бүләк итештек. Болардан чыгып, бер нәтиҗәгә килә алам – ирем барлык адымнарын да мең кат уйлап эшли. Аллаһ кабул итсен.

Әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, Нурфия ханым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар