news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нурфия Халикова: «Аллаһы Тәгалә безгә туры килгән кешене юлыбызга чыгарып куя»

Җырлар авторы, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиковның хатыны - Нурфия ханым Халикова белән гаилә мөнәсәбәтләре, дин һәм тәрбия турында әңгәмә кордык. Интервьюның беренче өлешен тәкъдим итәбез.

news_top
Нурфия Халикова: «Аллаһы Тәгалә безгә туры килгән кешене юлыбызга чыгарып куя»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Нурфия ханым, дин буенча өйдәге эшләрне хатын-кызныкына һәм ирнекенә бүлү дөресме?

Үз тормышыбыздан чыгып җавап бирәсе килә. Өйдәге эшләрне дини кысаларга гына бүлеп карыйсым килми. Әниләр-әбиләр белән татар мохитендә дин белән үскән балалар без. Гаиләдә: «Син анысын эшләргә тиеш, мин монысын эшләргә тиеш», - ише сүзләр булса, тормыш бер урында тапталып торыр иде, минемчә. Иптәшем Ильяс көне-төне юлда, 4 балабыз минем өстә. Олы кызыбыз медицина университетында укый, уртанчысы 11 нче, ә кечкенәсе 3 нче сыйныфта укыйлар, 5 яшьлек улыбыз балалар бакчасына йөри. Үзем эшләмим, аларны кайсын кая таратып бетерәм дә, өйгә кайткач, барлык кулымнан килгән эшне башкарам. Бу эшне Ильяс кайткач эшләр, дип тормыйм. Ир-ат кулы кирәк булган эш булса, мин аңа тотынмыйм, ирем кайтканны көтәм. Кызларым да зур, барлык эшкә дә булыша.

Хәзер яшьләрдә «мода»га кереп китте бит эшләрне хатынныкы/ирнекенә бүлү.

Мин сезгә бер әйбер әйтим – хәзерге яшьләр мине бөтенләй куркыта. Бүген интервьюга метрода килдем. Метро, автобусларда йөргәндә, теләсәң дә, теләмәсәң дә, кешенең сөйләме колакка бәреп керә. Шул ук вакытта, мәктәп кырыенда балаларны көткәндә, аларның да сөйләмен ишетәсең. Хәзерге яшьләр, аеруча кызлар, ашарга пешерүне кафе-рестораннарда туклану итеп кенә кабул итә. Ир-ат ашатырга, әзерләргә тиеш, дигән әйберне ишетергә туры килә. Кызларыма да гел: «Әгәр ашарга пешерү кулыгыздан килә икән, әзерләгез», - дим. Кем беренче өйгә кайта – шул әзерли. Бездә дә Ильясның миңа бик тәмле ризыклар пешереп ашатканы бар, чөнки мин дә эшләгәндә, өйгә иртәрәк кайтучы ашарга әзерли иде. Өйнең җылылыгы - бер табын артында бергә җыелып ашауда, тормышның бәрәкәте арта.

Кайбер кызларның сөйләмен тыңлагач, баланы да тапмаслар иде, дигән уй килә. Шундый заманга барабыз – кызлар бала табу, аны тәрбияләү, ашарга пешерүне ниндидер авыр бер эш итеп кабул итәләр. Дөрес, барысы да андый түгел, әмма «мода» белән яшәүчеләргә: тормыш бит ул рәхәт кенә бара торган әйбер түгел. Аны икәү бергә тарткан вакытта да авырлыгы шактый җилкәгә тия, дияр идем.

Хәзер кызлар өйдәге эшләрне бүлүгә генә түгел, мәхер сорауга да бик җитди карый башлады бит әле. Кыйбатлы машина, бриллиантлар, фатирлар сорарга атлыгып торалар.

Мәхер мәсьәләсен ир белән хатын бергә хәл итә. Ир-ат мәхерен хатын-кызга әйтә, булачак хатыны аның белән килешәме-юкмы – бу аларның уртак эше. Хатын-кызның мәхере белән килешмәве аркасында, никах алдыннан парның аерылышып китүе дә бар. Әгәр хатын-кыз мәхергә ризалашса, ир-ат аны никахка кадәр түләсә – бу иң яхшысы, дин буенча шулай. Тик күп хәзрәтләрнең сөйләгәнен ишеткәнем бар, әгәр ир-ат сөйләшенгән әйберне шул мизгелдә чыгарып бирә алмаса, алар хатыны белән үзара никах килешүе төзеп, мәхерне күпмедер вакыт дәвамында түләргә мөмкин, аны гомер буе түләүчеләр дә бар.

Шулай да, кызларга мәхер бүләге итеп нәрсә сорарга киңәш итәр идегез?

3 кыз бала үстерүче буларак, минем аларны яхшы ана, хатын булырга өйрәтеп үстерәсем килә. Бүгенге көндә кызларга мәхергә кыйммәтле фатирлар сорарга кушалар. Электән: «Никадәр әзрәк сорый аласың, шуның кадәр әз сорарга кирәк», - диелгән. Кызганычка, хәзер күпме сорый аласың, шуның кадәр сора, диләр.

Кызларыма: «Ирегездән шушының хәтле мәхер сорагыз», – дип әйткәнем юк. Үземдә дә андый әйбер булмады. Безгә, беренче чиратта, кыйммәтле әйберләр сораудан бигрәк кешенең күңеле мөһимрәк. Үзең дә яхшы хатын, ана булырга тиешсең. Мәхердә хикмәт түгел, яшәүдә хикмәт.

Зур мәхер сорап алып, тормышларын әллә ни кора алмаган кешеләр дә шактый бит. Бу – безгә үзе бер гыйбрәт. Кызларыма беренче чиратта ирегез түли алырдай әйберне сорагыз, дим. Алар егетнең хәленә карарга тиеш.

Үзегез Ильяс абыйдан мәхергә нәрсә сорадыгыз?

Мин аңардан берни сорамадым дисәм дә була. Тик ул миңа сөйләшенгән әйберне никахка кадәр бирде. Безнең вакытта билгеле бер нәрсәне мәхергә сорау дигән әйбер юк та иде. Бу 2004 еллар.

Булачак тормыш иптәшен сайлаганда, кешенең кайсы якларына аеруча игътибар итәргә кирәк?

Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгалә безне парлы итеп яраткан. Иң беренче чиратта, булачак тормыш иптәшең белән аралашканда аның гаиләсенә игътибар итәргә кирәк. Кешенең гаиләсен ничек белеп булсын, дисәгез, ул барыбер күренә. Үз мисалымда әйтәм, Ильясның әти-әнисенә, туганнарына булган игътибары читтә калмый. Кеше яшь вакытта гаилә корырга тиеш. Карьерамны булдыргач, фатир алгач, өйләнермен/кияүгә чыгармын дигән әйбер бик үк дөрес түгел. Яши-яши, мондый кеше гаилә коруны артка планга куюны аңлый. Яшь чагында корылган гаиләләр ныклы була.

Аллаһы Тәгалә безгә туры килгән кешене юлыбызга чыгарып куя, без аның «үзебезнең» кеше икәнен күңел тоемлавы белән бер мизгелдә аңлыйбыз.

«Яшь чагында корылган гаиләләр ныклы була»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Ир-ат белән булган тормыш ул барыбер икенче»

Нурфия ханым, Сезнеңчә, хатын-кыз карьера да төзи, шул ук вакытта яхшы хуҗабикә дә була аламы?

Әгәр теләгең булса, барысы да була. Бары тик теләк кенә кирәк – түшәмгә төкереп кенә ятып та, берьюлы хуҗабикә һәм «карьеристка» да булып була.

Бүгенге тормышыбыз шулкадәр рәхәт, теләсәң, кер, савыт-саба юу машинасы бар, робот пылесос өйнең теләсә кайсы почмагына үзе барып килә. Иң мөһиме – балаларыңны дөрес тәрбияләп үстерү, аларны бернинди робот та изгелеккә өйрәтә алмый. Бу очракта син балаларың белән үзең аралашырга тиеш.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыйм. Элегрәк, бу көннәрем балалар белән аралашудан башка уза дип уйлый идем. Бик ялгышканмын икән. Мин аларны дүшәмбедән җомга көненә кадәр машинада кирәк җирләренә алып барам, алып кайтам. Көне буе авыл белән шәһәр арасында йөрибез. Уйлап куйдым да, безнең юлда йөрү вакытында теләсәң вәгазь сөйләп, теләсәң аларның күңелендә ни бар, шуны уртага салып аралашырга була. Шул ук вакытта бөтенесенә өлгерәсең булып чыга бит.

Минем кебек көне буе балалар белән йөрүче кеше карьера төзи алмый дип әйтеп булмый, чөнки без тормыш иптәшем белән «Минбар» татар-дини театрын үстерү өстендә дә эшлибез. Бу театрны күптән, 2011 елларда төзедек. Моны карьера дип әйтмим, әмма бу безнең эшчәнлегебез. Карьера ул бит әле президент булдым дигән сүз түгел, һәркемнең үз эше.

Хатын-кызның бала табып үстерүдән баш тартып, бары карьерага басым ясавы гөнаһ түгелме?

Моның гөнаһмы яисә гөнаһ түгелме икәнен мин хәл итмим. Минем гамәлләремне дә, башкаларныкын да Аллаһы Тәгалә кабул итә, кешене дә тәнкыйтьләргә бернинди хакым юк. Кемдер үзен бала алып кайтырга тиеш түгел дип саный икән, ул үзенчә хаклы. Кемдер минем шикелле күбрәк бала алып кайтырга, үзеңнән соң яхшы нәсел калдырырга кирәк, дип уйлый икән – ул да үзенчә хаклы. Тик шунысын истә тотарга кирәк: әгәр адәм баласы якты Җир йөзенә туган икән, ул милләтен, телен үстерергә, үзеннән соң якты эз һәм дәвамчылар калдырырга тиеш. Тиеш әйбер, әмма кешенең теләге булмаса, аны көчләп нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итәргә кирәкми.

Тәкъдиребез без туганчы язылып куелган. Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа.

Дин буенча гаиләдә ир-ат - «баш». Тик хәзерге заманда дилбегәне күбрәк хатын-кызлар үз кулына ала. Бу аерылуларның бер сәбәбе түгелме икән?

Аерылуларның сәбәбен санап бетереп булмый, чөнки «ир-ат – баш, хатын-кыз – муен» дигән гыйбарәне кечкенәдән ишетеп үскәнбез. Мин, бүгенге көндә 45 яшемә килеп җитүче хатын, атлаган саен балаларыма бер үк сүзне кабатлыйм: «Әле дә ярый мин бу дөньяга ир-ат булып тумаганмын. Ярый әле минем сыенырдай, минем өчен җавап бирүче, алдан ук барысын да уйлаучы, балаларымның ашар ризыгын кайгыртучы тормыш иптәшем бар», - дим.

Аның белән бергә намаз уку, утырып кара-каршы чәй эчү булсынмы, һәрбер бергә эшләгән эшебез өчен шөкер итәм. Мин әллә нәрсәләр булдыра алам дисәм дә, аның хәтле булдыра алмас идем, чөнки аның кебек тормышның бөтен ягын, минем, 4 баланың, үзенең эшчәнлеген уйлап бетерер өчен күпме баш кирәк.

Чыннан да, хәзер хатын-кыз барысын да үз кулына алды. Карьера, балалар тәрбияләү булсынмы. Тик ул барыбер кайсы якта булса да аксый. Тулы бәхетле булып яшәр өчен, без парлы итеп яратылган. Коръәндә дә язылган бу әйберне берничек сызып атып булмый. Адәм баласы нихәтле генә горур булса да, без бер әйберне аңларга тиеш – ир-ат белән булган тормыш ул барыбер икенче. Балаларны да моңа өйрәтергә тиешбез. Улыма 5 яшь кенә, әмма миңа хәзердән үк «Аллаһы Тәгалә сине хәерле хатын белән бүләкләсен», - дим. Энекәшләремә дә әйтәм, кемнеңдер баласын хатын итеп алгансыз икән, аны хөрмәт итеп яшәгез, дим.

Аерылышулар кемнеңдер «баш», кемнеңдер «муен» буласы килүеннән түгел, ә ниндидер мизгелдә берәүнең юл куймавыннан гына килеп чыга. Юл куясың икән, тормыш бара, үз тәгәрмәче белән тәгәри. Кемгәдер «кызу»рак, кемгәдер «сүлпән»рәк булырга түгел, ә бер-береңне аңларга кирәк. Шул вакытта гына тормыш рәхәт һәм матур.

«Тулы бәхетле булып яшәр өчен, без парлы итеп яратылган»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Улыгызга 5 кенә яшь дисез, тик шулай да, киләчәктә үзегезне нинди кайнана итеп күрәсез?

Әйтә алмыйм. Миңа хәзер 45 яшь, 20 яшьлек чагымда мин бертөрле уйлый идем, 25тә икенче төрле. Шушы яшемә җиткәч, 20дә бөтенләй дә уйламаганмын, дигән фикердә яшим.

Ник дигәндә, улымның кайчан өйләнәсе әле билгеле түгел. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә камил акылны алмасын, балаларга авырлык китерергә насыйп булмасын. Үземнең нинди кайнана булачагымны әйтә алмыйм, бер үк кеше баласын рәнҗетергә насыйп булмасын. Ул бит барыбер кемнеңдер кадерләп үстергән баласы. Үземнең балаларыма карыйм да, бер кешедән авыр сүз әйттерәсе дә, рәнҗеттерәсе дә килми, чөнки алар тормышны аңларга өйрәнеп үсәләр, ә аннары кемнеңдер гаиләсенә кереп, кемнедер бәхетле итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә үзләренең тиңен очратырга насыйп итсен.

Ирләр белән тормыш алып бару җиңелрәк, дисез. Тик алар арасында да холыксызлары була. Хатын-кыз үзенә карата тискәре мөнәсәбәтне түзәргә тиешме?

Бу – бик авыр сорау. Мондый әйберне түзәргә кирәк, дигән әйбер бар. Тик бу рольгә үзеңне куеп карасаң, түзеп түгел, ә бер-береңне аңлап яшәргә тырышырга кирәк дип уйлау яхшырак.

Диндә әгәр бер-береңне аңлашып яшәмәсәң, аерылу хәерлерәктер дигән фикер бар. Аерылышып китәр өчен, ике арада бик зур аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш. Егет белән кыз очрашып йөргән чакта бер-берсенә «әйе-әйе» генә дип, аңлашып тора, ә гаилә булгач, бер-берсен аңламый башлый. Бу сорауны кызларым белән дә уртага салып сөйләшкәнем бар.

Мондый очракка юлыксаң, кем белән булса да киңәшләшергә кирәк, дим. Киңәшләшерлек кешеләр – ирнең әти-әнисе, чөнки үзеңнекеләренә сөйләсәң, кияү «матур» булып калмый. Кияүнең әти-әнисе дә аңламаса, бәлки, чыннан да үзеңнекеләренә ачылырга кирәктер. Иң якын кешеләр белән бар сорауны да хәл итеп була.

«Дини җырларыбызны тыңлап үскән буын хәзер безне хәләл туйлар-никахлар алып барырга чакыра»

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә «идеаль» картиналар күп, анда сөйгән ярларына кыйммәтле бүләкләр бирүче бай кешеләр шактый. Бу яшьләрнең гаилә тормышын күзаллавын үзгәртәме икән?

Үзгәртә, әлбәттә. Без бөтен нәрсәгә «алсу» күзлектән карарга ияләнгән. Беркем дә социаль челтәргә юылмаган савыт-сабасын, пычрак керен, эшләнмәгән әйберен чыгармый, аларны кадрның «теге» ягында калдыра. Ә яшьләр барысын да матур дип уйлый. Матур булгач, нигә аерылышулар саны безнең әби-бабайлар яшәгән чордан да күбрәк икән соң?! Рәхәтебезгә чыдый алмаумы икән бу?!

Бүләк ителгән зур чәчәк бәйләмнәре, машиналар кредитка алынган булырга мөмкин. Хәзер кызлар да күп таләп итә, ә егет: «Мин булдырам», - дигән әйбер белән кредитка батырга мөмкин. Бу очракта нигә бер-береңә авырлык тудырырга? Барысы да яши-яши барлыкка килә. Без Ильяс белән яши башлаганда, бер әйберебез дә юк иде. Без - тормышыбызны бер кашыктан башлаган кешеләр. Бүгенге көндә мин иң беренче чиратта 4 балабыз, матур тормышыбыз өчен шөкер итәм, чөнки бу – безнең уртак тырышлыгыбыз, әти-әниләребезнең ярдәме нәтиҗәсе.

Без 2004 елда тормыш корып җибәрдек, ул чакта икебез дә студент идек. Ильяс көне-төне эштә иде. Ул вакытта иҗатка кереп киткән кешеләр булмасак та, мин - шигырьләр, ә тормыш иптәшем көйләр яза иде. Беренче балабыз тугач, дини җырлар иҗат итә башладык, Ильяс: «Нурфия, безгә балабызга җырларлык дини җырлар иҗат итәргә кирәк», - дип фикер әйтте. Ул вакытта бүгенге көндәге кебек дини иҗат зур таралыш алмаган иде. Хәтта кияргә кием табу да авыр иде.

2011 елда дин таратабыз, халыкның күңеленә дин орлыклары кереп калсын дип, авылларда спектакльләр куеп йөри башладык. Дини җырларыбызны тыңлап үскән буын хәзер безне хәләл туйлар-никахлар алып барырга чакыра.

«Без бөтен нәрсәгә «алсу» күзлектән карарга ияләнгән»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Алайса, Сезнең балаларыгыз да кечкенәдән диндә булып чыга?

Һәрбер адәм баласы туган вакытта иманлы булып туа. Җаннарыбыз электән үк Аллаһның барлыгын-берлеген таныган. Шуңа күрә, һәрбер бала иман белән туа, ә аны ничек тәрбияләү безнең кулда.

Олы кызыбыз беренче сыйныфта яулык киям, дигәч, мин аңа: «Кызым, ашыгасың, кимичә тор», - дидем. Ул мәктәптән рөхсәт үк сорап кайткан иде. Укытучысы миңа шалтыратып: «Нурфия, кызыгыз яулык киям дип әйтә, кисен инде», - диде. Әле күптән түгел, кечкенә кызыбыз бер ай буе: «Быел мәктәпкә яулык киеп барам», - дип йөрде. «Бармыйсың!», - дидем. Ни өчен әйттем дигәндә, ул әле яулыкның төп асылын аңлап бетерми. Нигә яулык бәйләргә, намаз укырга кирәк икәннең асылына төшенми, ул моны балалыгы белән уен итеп кабул итә. Ә тормыш бит ул – уен гына түгел. «Киям, киям» - диде дә, әле күптән түгел укуга яулык киеп китте. Яулыклы булуына сөенә, кемне күрсә дә, аңа сөйли, шатлыгы белән уртаклаша. Дәвамлы булсын. Үзенә дә әйтәм, хәзерге гамәлләрең яулыгыңа тап төшермәсең, һәр адымыңны уйлап эшлә, дим.

Яулыклы хатын-кызларны яулыкларына карап кабул итәләр шул.

Тәнкыйтьләргә җиңел. Үзе яулыктан иде, үзе болай-тегеләй эшләп китте, дияргә генә торалар. Безне бит чыннан да беренче чиратта яулыгыбызга карап кабул итәләр. Бу - бик кызганыч әйбер.

Ир-атларны бәяләргә бик авыр, ә хатын-кызның яулыгына карыйлар. Мәсәлән, яулыклы кыз чүп атып китсә, ул күбрәк тәнкыйтькә дучар була. Ә ул чүп ялгыш та төшеп калырга мөмкин бит. Кешенең яулыгына гына карап бәя бирергә кирәкми. Ислам дине – иң чиста дин. Без дингә карап эшләргә тиеш, әмма без, кызганыч, кешегә карап бәя бирәбез.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар