«Нур» театрында премьера: робот һәм хисләр турында «мультик». 18+
«Татар-информ» хәбәрчесе Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрының «Кредитка алган хатын» комедиясен карап кайтты. Бу – башкорт һәм татар халкында танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтовның театр дебюты.
Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры Кече сәхнәсендә «Кредитка алган хатын» комедиясен чыгарды. Тамашачыны 2 сәгатьтән артык көлдерү максатын куйган комедияне театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин сәхнәләштергән.
Спектакльнең алтарихы болайрак. Азат Җиһаншин белән Айгиз Баймөхәммәтов очраклы гына кайдадыр очрашып сөйләшеп утырган. Бәлки – очраклы гына, ә бәлки, яшь прозаикка «кармак салып карау» нияте белән, режиссер үзе сәхнәдә күрергә теләгән бер теманы әйткән: сәхнәдәге чын хисләр кыйммәтен робот аша күрсәтү. Әмма бу – тамашачыны көлдерә торган комедия жанрында булырга тиеш. Чөнки мондый җитди теманы көлкеле вакыйга аша ныграк җиткереп була.
Башкорт халкының ике талантлы вәкиле шулай сөйләшеп утырган да һәрберсе үз юлыннан киткән. Азат Җиһаншин алга таба «Нур» театрында спектакльләр чыгаруын дәвам иткән. Ә Айгиз Баймөхәммәтов, белгәнебезчә, «Шоңкар» яшьләр журналының баш мөхәррире һәм перспективалы прозаик, бу темага уйлана башлаган. Уйланып кына калмаган, эшкә тотынган. Беренче эше итеп, «Нур» театры янәшәсендә фатир арендалаган, ягъни, үзенә күрә иҗат йорты барлыкка китергән. Тәрәзәдән «Нур»га карап, кичләрен театр алдындагы Тукай һәйкәле янәшәсенә басып, Тукай белән «сөйләшеп», язылачак пьеса турында уйланган. Әкрен генә пьеса оеша башлаган, беренче пәрдә язылгач, аны Азат Җиһаншин укып чыккан һәм дәвам итәргә кирәклеген әйткән. Айгиз дәвам иткән. Пьеса әзер булгач, команда туплап, режиссер эшкә тотынган.
«Кредитка алган хатын» спектакле – адәм баласының иң нечкә хисләрен дә роботлар алыштыру мөмкинлеге турында юмор-сатира аша күпертеп әйтелгән театраль сүз.
Сюжеты буенча төп геройның – Искәндәрнең – хатыны киткәч, ул аның урынына кредитка робот сатып ала. Робот хатын йорт эшләреннән башлап ир-атның җенси теләкләренә кадәр – барысын да булдыра алырлык итеп ясалган. Аның тел проблемасы да юк – программаны татарча аралашуга көйлисең дә рәхәтләнеп аралашасың. Җенси активлыгын да, «уртача»дан башлап, 100 процентлыга кадәр күтәрергә була. Кыскасы, театр яшь чикләрен 18+ дип билгеләгән спектакльдә тамашачы шушы яшь чикләренә туры килгән тамаша карый.
Декорацияләреннән дә күренә – спектакль өчен зур чыгымнар тотылмаган. Бик гади генә декорация. «Хәтта артык гади» дип мыжгып куйдым әле. 18+ тамашалары белән мавыгучылардан булмагач, башта, дөресен әйткәндә, спектакль миңа... ничек әйтергә икән... артык мавыктырмады. «Татарстанда күптән мондый көнкүреш кәмитләрен дәүләт театры сәхнәсенә чыгармыйлар», – дигән уй да үтте башымнан. Әмма артистлар уены һәм тамашачының яратып каравы мине дә «бөтереп алды», бераздан үземнең көлеп утырганымны аңладым.
Әйе, бу – гади бер көнкүреш кәмите түгел, ә телевизордагы популяр ситкомнарга пародия ләбаса. Хәтта гади декорация дә шушы «эконом класслы» ситкомнарга пародия иде. Соңыннан режиссер, пародия булуын раслап: «Өлкәннәр өчен мультик инде», – дип өстәде.
Төп рольдә – Искәндәр ролендә – ике составта Р. Мөдәррисов һәм Р. Хисаметдинов. Спектакль мужикның хатыны өчен йомырга тәбәсе пешереп йөрүеннән башлана. Хатыны Римма (Резеда Зарипова һәм Гөлназ Мөхәммәдиева башкара) кайтып керә дә, юктан да тавыш чыгарып, өйдән чыгып китә. Ялгыз яшәргә өйрәнмәгән ир-ат аптырап калганда «ярдәмчеләр» дә табылып тора бит – аңа робот сатып алырга тәкъдим итәләр. Фирма агенты Тимур Аликович кызыктырып сөйләгәч ала, әлбәттә, ялгыз ир бу роботны. Шушы урында «Нур» театры сәхнәгә робот чыгарды. Чын робот түгел, әлбәттә, театр актрисасын. Мин караган көнне, робот Милалика ролендә театрның яшь актрисасы Зәринә Шәвәлиева иде. Шул ук рольдә Чулпан Раянова да уйный.
Робот сатучы Тимур Аликович ролендә – Венер Фәйзуллин (икенче составта – Айдар Хөснетдинов).
Баксаң, бу спектакль театрның яшь һәм яңа артистлары Зәринә Шәвәлиева һәм Венер Фәйзуллинның Уфа сәхнәсендә дебюты булган икән.
Спектакльдә Венерны күргәч, мин иске танышымны очраткан шикелле сөенеп бетә алмадым. Чаллы татар театры сәхнәсендә танылган язучы Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча куелган «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектаклендә Артур ролен башкарган егет бит бу. Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Минем Артурны уйнар кешем бар – мин бу әсәрне сәхнәләштерә алам», – дигән иде.
Димәк, «Артур» Чаллыдан киткән дип, Чаллы театры өчен борчылып та куйдым.
Алгарак китеп әйтеп куйыйм – соңыннан мине Олег Кинҗәгулов тынычландырды. Аның Венер Фәйзуллинны алыштырыр кешесе табылган. «Спектакльгә яңа сулыш өрелде», – диде ул.
Венер Фәйзуллин белән театрга яңа килгән актриса Зәринә Шәвәлиева, өйләнешеп, иҗатларын Уфада дәвам итергә карар кылган – аның үз сәбәпләре бардыр. Кыскасы, Уфа «Нур» театры бу парны үзенә алып уңды, дип уйлыйм. Зәринә робот хатын ролен комплексларсыз рәхәтләнеп уйнап чыкты. Ә Венер кешегә кыстап-кыстап товар «төрткән» агентларның да кешелеклелеге барлыгын матур итеп күрсәтте.
Комедияләрдә төп геройны ачу өчен генә түгел, әсәрне җанландыру өчен дә күрше образы кулланыла. «Осенний марафон» моңсу комедиясендә Евгений Леонов башкарган образ – классик күрше. Татар театрына килгәндә, Зөлфәт Хәкимнең «Мин төш күрдем» пьесасы буенча Камал театрында куелган спектакльдә Хәлим Җәләй башкарган күрше роле – театр тарихында калырлык. Хәлим абыйның кыланмышлары әле дә күз алдында. «Нур» театрында бу роль – кирәккә-кирәкмәгәнгә йөгереп керә торган Арслан күрше роле – Мәхмүт Фатыйховка насыйп булган. (Икенче составта – Эльмир Газизуллин). Аның хатыны Сандугач ролендә Рәсимә Гайфуллина (Лина Ганиева). Рәхәтләнә күршеләр сәхнәдә: комедия аша күрсәтелгән гаилә трагедиясенең шаһиты булып кына калмыйлар, коткаручыга да әвереләләр.
Азактан бар да әйбәт бетә – ир белән хатын кавыша. Алай гына да түгел... хәер, мин алдыма сюжет сөйләп чыгу максаты куймаган идем. Әмма сюжет сөйләнгән очракта да куркыныч түгел – спектакльнең бар «тәме» сюжетта гына түгел, биредә спойлер куркынычы юк. Монда спектакльнең тәме – көлкеле диалогларда, артистларның һәм режиссерның сюжетны ничек итеп җиткерүендә. Монысын инде мин, бик теләсәм дә, тасвирлый алмыйм.
Спектакльдә бер образ бар – пенсия фонды агенты Эльза. Дөресен әйткәндә, мин бу образны башта аңламадым. Аның килеп китүенең сюжетка ни катнашы бар, дип аптырадым һәм авторның тәҗрибәсезлегенә сылтадым. Әмма спектакльдән соң мин моны аңладым.
Кыскасы, төп геройның хатыны авырлы булуын соңыннан аңлыйбыз. Аның тавыш-гаугасы авырлы хатынның көйсезлеге, «бзиклары», ягъни. Ирен яратканга «китәм» дисә дә, китәлми. Фонд агенты килгәч тә йөгереп кайта, робот килгәч тә... Боларның барысын да артистлар тәмләп уйный.
ххх
Татарстан театрлары дөньясында Туфан Миңнуллинның драматург буларак дебюты турында болайрак сөйлиләр. Минзәлә театрының легендар режиссеры Сабир Өметбаев Туфан Миңнуллинның өйрәнчек пьесасыннан спектакль чыгарган икән. Туфан Миңнуллин шуннан пьесаның ничек булырга тиешлеген һәм ничек булмаска тиешлеген аңлаган. Шулай итеп, бөек драматург туган.
Бәлки, «Кредитка алган хатын» спектаклендә Айгиз Баймөхәммәтов үзе дә ниндидер кимчелекләрен күргәндер. Әгәр алар аша татар-башкорт дөньясында яңа драматург туа икән – афәрин!
ххх
Тагын бер очраклылыкны искәртеп үтәсе килә. Үткән театр сезоны азагында Тинчурин театры робот турында спектакль куячагы хакында игълан итте. Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов Тукай әдәби музеендагы Апуш исемле экскурсовод робот үрнәгендә сәхнәгә чын робот чыгарып спектакль куярга җыенды. Драматургларга бәйге дә игълан ителде. Синопсислар арасыннан режиссер, сценарист һәм театраль фотограф Рәмис Нәҗмиев варианты иң яхшысы дип тә табылган иде. Дөрес, әлеге спектакльне чыгару, финанслар булмау сәбәпле, соңрак вакытка күчерелде.
Менә шулай, җәмәгать, Тинчурин театры җыенган арада, «Нур» театры сәхнәгә роботны чыгарды да. Робот урынында тере актриса иде, әлбәттә. Әмма чыгуы хак.
Татарстан тамашачысы бу спектакльне карый алачакмы – билгесез. Әмма Башкортстанда яшәүче татарлар күрми калмас, дип уйлыйм. Театр аны стационарда да, районнарда гастрольләрдә дә уйнаячак.