«Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин: «Мин театрга нәрсә кирәген беләм»
«Нур» театры директоры Фирзәт Габидуллин «үз репертуарында» – мин кабинетына кергәч тә, сүзен комплименттан башлады. Төн караңгысында торып Казаннан Уфага юлга чыккан кешенең йөз-кыяфәте балкып тормагандыр, ләкин Фирзәтнең «Бер үзгәрә белмисез, ничә ел беләм – һаман шул килеш, димәк, тормыш рәхәт» дип мактавыннан соң балкыдым бугай.
Фирзәт Фәрит улы Габидуллин – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Туймазы районының Фрунзе авылында туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Башта театрда актер була, 2005-2020 елларда театрны җитәкли. 2020 елның июнендә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының директоры итеп билгеләнде.
Театрда өченче сезон эшлисез – нәрсә үзгәртәм дип килдегез? Ниятләгәннәрнең күпмесе тормышка ашты? Нәрсәгә әлегә тешегез үтмәде?
«Театр безгә тиклем яшәгән, безнең белән дә яши, театр бездән соң да яшәячәк» дигән хикмәтле сүз бар бит. Театрның үз йөзе, үз юлы бар инде, мин бирегә революция ясарга дип килмәдем. Театр нинди юл белән барырга тиеш, нинди репертуар булырга тиеш, нинди тамашачы булырга тиеш, иң мөһиме – нинди спектакльләр булырга тиеш...
...сез моны беләсез?
Мин аны беләм. Бәлки... нәрсәгәдер әлегә тешем үтми, көчем җитми, дип тә әйтеп буладыр, бөтен әйбер берьюлы була алмый. Әкренләп, әкренләп, миңа калса, барысы да үз урынына утырып бетәр. Аллага шөкер, пандемиясе дә бетте, хәзерге хәлләр дә бетсә, Алла бирсә, алга барырга тырышырга кирәк.
«Нур» театры – башкала театры. Зур татар театры! Элек мин читтән караганда, театр үз казанында кайный кебек иде. Театр Иглинга, Кушнаренга, Чакмагышка чыга, 2-3 елга бер тапкыр Казанга бара иде – шуның белән шул. Минем театрны фестивальләргә алып чыгасым, зур гастрольләргә йөртәсем килде. Әмма ләкин мин килгәндә пандемия булу сәбәпле әллә кайларга барып булмаса да, алдагы көннәрдә планда тора, сөйләшүләр бара.
Сезон башында Пермь өлкәсендә фестивальгә катнаштык – бу артистлар өчен дәрескә тиң. Грозныйга бардык – анда бару аерым бер илгә бару кебек бит инде. Ике фестивальдә дә театр белгечләре спектакльне бәйнә-бәйнә тикшерде. Мин боларны бәләкәй генә булса да җиңү дип саныйм. Кыскасы, театр күренергә тиеш, үзенең барлыгын күрсәтергә тиеш. Чын театр икәнен профессиональ кимәлдә куелган спектакльләр белән исбатларга тиеш.
Икенчедән, мине театрның репертуары борчый иде. Бермәлне «Нур» театры гел комедиягә калды. Мин 15 ел бәләкәй шәһәрдә эшләдем бит инде. Режиссерларга: «Кеше көлдерер өчен генә тумаган бит бу театр», – дип әйтә идем. Профессиональ театр булгач, комедиягә генә калмасын, драмасы да, трагедиясе дә булырга тиеш. Чама белергә кирәк. Аллага шөкер, ул якны да үзгәртә башладык, трагедияләр дә булыр, Алла бирсә. 2023 елның 20 октябрендә – Мостай Кәримнең туган көнендә – аның «Ай тотылган төндә» трагедиясе дөнья күрәчәк.
Тормышка трагедия җитми, куйыйк, дисез инде...
Мостай Кәримнең ул әсәре – дөнья кимәлендә язылган әсәр. Беләсезме, артист өчен драма һәм комедия уйнап кына җитми ул. Трагедия уйнаган артист үзен профессиональ дәрәҗәдә ача...
Бу әсәргә мәхәббәтегезне аңлыйм. Яшь чагында үзегез уйнадыгыз...
Әйе. Уйнадым. Акъегетне уйнадым. Мин Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны да уйнадым. Кайсыдыр фестивальдә «Иң яхшы ир-ат роле» призын алган идем. Гамлетны – «актерлык осталыгының югары ноктасы» диләр. Тагын нәрсә уйныйм инде, Туймазы театрыннан китимме әллә, дигәндә, директор итеп куйдылар.
Теләгем шул – милли театр буларак, милли әйберләр булдырырга кирәк. Татар-башкорт драматургиясендә милли әйберләребез бик күп: Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар, һәм башкалар... Әле Казанга гастрольләргә килгәндә, «Галиябану»ны алып килү ниятендә торабыз.
Театр фестивальләргә йөри башласа һәм репертуар төрләнсә, төп теләкләрегез шул, әйеме?
Теләгән теләгем шул: безнең «Нур» театры кассасы яныннан автобус тукталышына кадәр чират тезелсә иде. Халык килсен иде театрга!
Уйлап карасаң, күп эш эшләнде. Матур итеп театрның 30 еллыгын үткәрдек. Татарстаннан да, Башкортстаннан да бүләк-күчтәнәчләр күп булды. Барысына да рәхмәтлемен. Башкортстан хөкүмәте 55 урынлы автобус бүләк итте. Җәй буе кыекны капладык – софинанслар белән илкүләм проект кысаларында эшләнде. Алдагы максатыбыз – театрның фасадын матурлау. Тирә-яктагы территорияне дә матурлыйсы иде. Планнарыбыз бик күп, Ходай исәнлек-тазалык бирсен!
Иң авыры нәрсә – эчтәлеген баету юнәлешеме, әллә хуҗалык эшләреме?
Бөтенесе дә катлаулы. Мин һөнәрем буенча төзүче түгел, ләкин ремонт вакытында өйрәнәсең инде – төзүче дә булып китәсең, кыек башында да йөрисең. Наполеон бит: «Мин, театр труппасына караганда, гаскәр белән идарә итәм», – дигән. Башка труппалар кебек, безнең «Нур» театры труппасы җиңел труппа түгел, һәм бу – шулай булырга тиеш тә. Чөнки артистның мин-минлеге дә булырга тиеш. Генерал буласы килмәгән солдат – начар солдат, диләр бит. Артистка дәрәҗәле исем дә кирәк, яшәү шартларын да карарга кирәк, хезмәт хакы да кирәк...
Сез Туймазы театрын җитәкләгәндә биргән интервьюда «труппадагы бөтен артистның фатиры бар» дигән идегез. Ә Уфада артистның торак проблемасын хәл итү мөмкин хәлме?
Мөмкинлекләр эзлибез, эзләмибез түгел. Уфа шәһәренең яңа мэры белән дә сөйләшүләр бара. Күптөрле республика программалары бар. Театрлар өчен фатир проблемасы комплекслы хәл ителергә тиеш. Аккан су юлын табар, ди, йөрергә, сөйләшергә кирәк.
Туймазыда эшләгәндә, шәһәре шундый булдымы, җитәкчеләр әйбәт булдымы, сезон ачылган саен фатир биреп торалар иде. Өч ел эшләгәч, артист фатирын приватизацияли иде. Хәзер ул да бетте. Бу – бөтен Россиягә килгән бәла инде...
Фирзәт, бер четерекле соравым бар. Азат Җиһаншинны театрга баш режиссер итеп сез чакырган икән. Башкорт кешесен татар театрына чакырганда, ризасызлыклар булыр, дигән шикләр булмадымы? Тәнкыйть тә ишетми калмагансыздыр.
Булмады түгел, булды. Сәнгатьнең милләте юк, дияр идем. Башкорт ни, чуваш ни, мари ни, мордва ни – иң беренче ул чын кеше булсын. Азат Җиһаншин – күп театрларда эшләгән чын сәнгать кешесе. Актер булып та, режиссер булып та, директор булып та эшләде. Башкорт булуына карамастан, татар драматургиясен мөкиббән китеп ярата. Татар классикасын ярата. Туфан Миңнуллин әсәрләрен ярата.
Азат бит инде – Баймак егете, Баймак – чи башкорт районы. Хәзер чи татар егете булып бетте. Тирән төшеп татар милләтенең тарихын өйрәнә, хәзер, әнә, Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина турында спектакль чыгара. Татар театры буларак, үз шәхесләребезне чыгармасак, аны кем чыгарсын?! Үзебез никадәр күбрәк кызыксынабыз, халык та күбрәк кызыксыначак. Сәхибҗамал турында спектакль чыгарып, апрель аенда Казанга алып килсәк тә – дәрәҗә инде.
Биредәге татар җәмәгатьчелегенең ниндидер претензияләре булдымы? Булмады, дисәгез, ышанып бетмим.
Булмады, дип әйтмим дә мин аны. Моны язарга кирәкме икән? Бу – претензия дә түгел. Бу – аңлап бетермәү иде: «Как это?! Җиһаншин башкорт башы белән нишләп татар театрына керә?!» – дип, минем янга да килделәр. Бар, шундый кешеләр дә бар! Мин аларга матур итеп әйттем: «Сез аның кебек эшләгез әле!» – дидем.
Азат куйган спектакльләре белән үзенең чын режиссер икәнлеген раслады. Спектакльләрнең сыйфаты булуы кирәк бит әле. Ул куйган спектакльләргә халык килә. Татары да килә, башкорты да килә, русы да килә – барысы да килә. Барысы да кабул итте.
Башта ук, андый реакция булыр, дип көткән дә идем. Булды да! Булмаса – кызык та булмый. Театрда конфликт булырга тиеш.
Хәзерге вакытта сезнең иң уңышлы спектакльләрегезнең берсе – Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Фатыйма» драмасы. Фестивальләргә алып бардыгыз. Бюджетын акладымы инде?
1000 процентка аклады.
Сезне «ашата» инде алайса?
Ашата. Бик керемле спектакль ул. Заллар шыгрым тулы. Декабрьдә Миңленур Сәетова юбилеена Зифа Кадыйрованың тагын бер әсәрен чыгардык.
Китап 2 кисәктән тора. Сезнең «Фатыйма»да – беренче өлеше генә. Директор буларак, режиссерга «Фатыйма»ның дәвамын куярга тәкъдим итәчәксезме?
Юк. Мин беркайчан да режиссерларның иҗатына кысылмыйм. Аларның, әлбәттә, 4-5 еллык эш планы бар. Без аларны сәнгать советы белән җыелып карыйбыз. Ниндидер кызыклы пьеса очраса, ике режиссерыбыз белән өчәү бергә дә җыелабыз. Алар пьесаның кирәклеген исбат итә алса, ризалашам. Әмма үзем «тегене куярга кирәк, моны куярга кирәк» димим. Мин ремонт эшләргә кирәклеген беләм, кадак, буяу алырга кирәклеген беләм. Ә алар спектакль куярга тиеш. Юньсез әйбер куйсалар, мин аларны штатта тотмас идем. Алар сыйфатлы әйбер куярга тиеш.
Ә режиссер үзе тәкъдим итсә, «Фатыйма»ның икенче өлешенең дә сәхнәгә күтәрелүен үзегез теләр идегезме?
Әлбәттә, каршы килмәс идем. Әмма эчке каршылык бар. Театрны мелодрамага әйләндереп бетереп булмый. «Фатыйма» спектаклендә әйтеләсе әйтелеп, чәйнәлеп, ноктасы куелган. Өлгерсәләр, бәлки, 4-5 елдан карарлар. Әлеге көндә безнең «Фатыйма» бар.
Театрда дәүләт планын үтәү авырмы?
Пандемия вакытында авыррак булды, әлбәттә. Ике залыбыз бар, Аллага шөкер, дәүләт планнары үтәлеп килә. Кая гына барсак та – Башкортстанда да, Татарстанда да, күрше өлкәләргә дә чыгып керәбез – халык шыгрым тулып килә. Халык яраткач, план үтәве авыр түгел. Күбәйтмәсеннәр генә инде.
Билет бәяләрен нәрсәдән чыгып билгелисез? Уфада башкорт, рус, татар театрларында билет бәясе бер чама торамы?
Без билет бәясен үзебез куябыз. Пандемия вакытында күтәрми тордык, аннары әзрәк күтәрдек. Хәзер СВО бара бит инде, халыкның кәефен уйлыйсың да, күтәрмик, дисең. Бүгенге көндә иң кыйммәтле билетларыбыз – 1000 сум, 1200 сум. Башка театрлар белән чагыштырганда, бу – бераз арзанрак. Рус театрында билетлар кыйммәтрәк – спектакленә карап, 3000 сумга кадәр, дип беләм. Мин инде, халыкның башын катырмыйк, дидем. Хәзер иртәгә нәрсә булырын белмибез. Тормыш болай да авыр.
Татар кешесе бераз кысмыррак, театрга акча жәлли, дигән фикер белән килешәсезме?
Шул ягы бар. Кысмыррак. Элек-электән шулай бит инде. Татар – сәүдәгәр кеше, һәр тиенен санап тоткан бит инде. Шулай булырга тиештер дә – без бит шундый халык.
«Пушкин картасы» – гаҗәеп яхшы әйбер! Рәхәтләнеп эшлибез! Мәктәп программасында булган Островскийны уйныйбыз. Бер сулышта карала. Уфада фестивальгә килгән Сибай, Салават театры артистлары килеп карады. «Бигрәк телегез матур, челтерәп аккан чишмә кебек», – дип сокланып киттеләр.
Сез район үзәкләре белән чикләнәсезме, әллә авылларга да барып җитәсезме?
Нигездә район үзәкләрендә. Әмма авылларга да чыгабыз. Авылда да кеше бар бит, театр аларга да барып җитәргә тиеш.
Авыл халкы театрга киләме?
Килә, Аллага шөкер!
– Татар күбрәк концерт ярата кебек. Биредә дә шул хәлме? Алдан эстрада артисты килеп киткән булса, спектакльгә билет начаррак сатыла, дип зарланганнары бар.
– Районы-районы белән бит ул. Кайсыдыр районда, гомумән, спектакль яратмыйлар, кайбер районда, киресенчә, концерт яратмыйлар. Безнең якларда – Туймазы, Бүздәк районнарында, Татарстанга якын Октябрьский якларында 50гә 50 – концертны да, спектакльне дә яраталар. Анда Ришат Төхфәтуллин яки Филүс Каһировтан соң «Нур» театры килеп төшсә, зал туп-тулы була.
Ә кайда концерт яраталар?
– Башкортстанның төньяк-көнчыгышында концерт яраталар, диләр. Бу – Салават районы, Кыйгы яклары. Моны башкалар сөйләве буенча әйтүем.
Рәхмәт. Уңышлар. Казанда очрашканга кадәр!