Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нумеролог Римма Ягъфәрова: «2020 ел вакыйгаларын озак истә тотачакбыз әле»

Безнең тормышыбызны саннардан башка күз алдына китерүе дә авыр. Алар безгә гел очрап, ниндидер мәгълүмат җиткергән кебек. Саннарга аерым игътибар биреп, аларны өйрәнүчеләр дә була. Чаллыда яшәүче нумеролог Римма Ягъфәрова саннар кешенең язмышына турыдан-туры тәэсир итә дип уйлый.

news_top_970_100
Нумеролог Римма Ягъфәрова: «2020 ел вакыйгаларын озак истә тотачакбыз әле»
Римма Ягъфәрованың шәхси архивыннан
  • Белешмә: саннарның кеше тормышына тәэсир итүе фәнни яктан расланмаган. Фәнни яктан караганда, нумерология хорафат һәм ялган фән. Нумерологияне инкяр итү максатыннан, 1993 һәм 2012 елларда күп кешеләр катнашында ике очрашу уздырылган, аларның икесендә дә нумерология расланмый. Язма бу юнәлешне пропагандаламый, аның белән таныштыру максатыннан тәкъдим ителә.

Римма, нумерология нәрсә ул? Бүгенге замана кешесенә нумерологка мөрәҗәгать итү нинди мөмкинлекләр ача?

Нумерологиягә грек фәлсәфәчесе һәм математигы Пифагор нигез салган, нумерологияне кулланып ачышлар ясаган. Замана нумерологиясенең төп асылы бик гади: кешенең туган көнен һәм исем-фамилиясен, тормышында еш очрый торган саннарны тикшереп, аның көчле һәм йомшак якларын, талантларын, мөмкинлекләрен ачыклау.

Сез нумерология белән ничек кызыксына башладыгыз?

Миңа сигез ел шәһәребезнең эре оешмаларында хисапчы булып эшләргә туры килде. Көн дәвамында янымнан кеше өзелмәде. Хезмәттәшләр белән эш мәсьәләсен сөйләшеп бетергәч, салмак кына гаилә, балалар, шәхси кызыксынулар темасына да кереп китә идек. Миңа кешеләрне тыңлау кызык икәнен хисапчы булып эшләгәндә аңладым. Һәр кешенең үз борчу-шатлыклары, һәрберсенең кабатланмас эчке дөньясы бар. Ләкин күбесенең серләрен бушатыр, күңелендә йөрткән хыяллары белән бүлешер кешеләре юк. Хезмәттәшләремнең тарихларын күңел дәфтәремә теркәп бардым. Нумерологиягә кереп китүемә дә шулар сәбәпче булды.

Нумерология хәзер сезнең төп һөнәрегезме?

Әйе. Әлбәттә, эшемнән китү карары планеталарымны, төп санымны өйрәнеп, тормыш картамны төзегәннән соң гына кабул ителде. Үземнең алдымда торган зур мөмкинлекләремне күрдем һәм аларны эшкә җиктем. Икенче яктан карасаң, саннардан артык ерак та китмәдем сыман. Элеккечә үк саннар һәм формулалар дөньясында яшим.

Нумерология һәм күрәзәчелек бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Күрәзәчелек кешегә төгәл фаразлар бирә. Мәсәлән, син 2021 елда кияүгә шундый-шундый ир-атка чыгачаксың, бер елдан малаең туа, дигән кебек. Ә астрология һәм нумерология беркайчан да андый характердагы мәгълүмат та, төгәл фаразлар да бирми. Алар синең мөмкинлекләреңне генә ача һәм юл күрсәтә. Күрәзәче кешенең хисләренә таянып эш итсә, нумеролог һәрвакыт әйтәсе фикерен санап чыгара. Төгәл фәннәрдәге кебек махсус схемалар һәм формулалар ярдәмендә.

Сез саннар белән ничек эшлисез? Укучыларыбызга аңлатыгыз әле.

Без кешенең тормыш картасын ясаганда, иң беренче итеп, аның төп санын исәпләп чыгарабыз. Классик нумерологиядә 12 төп сан бар. Алар бер урынлы саннар (1, 2, 3, 4, 5, 6, 7,8 , 9) һәм 11, 22, 33. Бу саннар кешенең туган көне, ае, елы саннарын кулланып исәпләп чыгарыла. Мәсәлән, сез 1988 елның 11 февралендә тугансыз. 1+9+8+8+1+1+0+2=30 Соңгы санны бер урынлыга әйләндерәбез (исәпләүләр 11, 22 һәм 33 саннарын күрсәтмәгән очракта). Сезнең төп саныгыз — 3 була (3+0=3). 

Ул саннар нәрсәне аңлата?

Һәр санның нәрсә аңлатканын кыскача әйтеп үтәм. 

Төп саны 1 булган кешеләр лидерлык сыйфатлары белән туа. Алар һәрвакыт беренче булырга, инициативаны үз кулларына алырга, яңа эшләр башларга яраталар. Ләкин бу шәхесләргә башкалар фикеренә бәйле булырга ярамый. Юкса уңышка ирешә алмаячаклар. Аларга күпләр көнләшеп карый, шуңа күрә дошманнары да җитәрлек.

Төп саны 2 булганнар - бик хисле кешеләр. Тормышларын үзгәртергә яратмыйлар, ә үзгәрткән очракта аны авыр кабул итәләр. 2леләрдән яхшы сәнгать эшлеклеләре, табиблар, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр чыга. Гадел һәм башкаларга карата мәрхәмәтле кешеләр. Аларга гаилә җылысын тоеп яшәү мөһим.

3 санының төп максаты — кешеләргә шатлык китерү. Бу кешеләр тормышны яраталар, күп белергә омтылалар. Алар бик аралашучан, дустанә мөнәсәбәтләрне тиз урнаштыралар. Беркайчан да юктан тавыш чыгармыйлар, кешеләргә үч һәм үпкә сакламыйлар. Гадәттә, акыл хезмәте, аралашу һәм иҗат белән бәйле һөнәрләрне сайлыйлар.

Тормыш саны 4 булганнар ышанычлы, җитди кешеләр. Аларга планнарын үзгәртү, бер кабул ителгән карарларыннан кире кайт авыр. Бу кешеләр тормышта зур үрләр яулыйлар. Чөнки куйган максатларына әкренләп, һәр адымнарын санап, дөрес итеп ирешәләр. 4леләр акча тота белә, шуңа күрә аларны акча белән бәйле бөтен өлкәдә күрергә мөмкин. Алар сәламәтлекләре нык булу белән дә аерылып торалар. Гаилә җанлы, мәхәббәт һәм дуслык мәсьәләләрендә бик тугры кешеләр.

саны белән бәйле кешеләрнең һөнәрләре һәм кызыксынулары гел үзгәреп тора. Алар даимилекне яратмыйлар. Әлеге кешеләрне ниндидер ачышлар, яңалык һәм танып беленмәгән әйберләр кызыксындыра. Артык тәвәккәл булулары тормышларында проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Аларгаүзләрен контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк.

6 матурлык, гармония, мәхәббәт саны. Алар максатчан һәм дөрес кешеләр. Әгәр төп саны 6лы булган кешенең тормышында уңышсызлыклар күп икән, ул моңа үзе генә гаепле. Чөнки табигать аңа зур мөмкинлекләр биргән, ә ул алардан файдаланмый. Бу кешеләр, күбесенчә, социаль өлкәләрдә эшли.

7 - тылсымлы сан. Акыл ияләре, фәлсәфәчеләр арасында тормыш саны 7ле булучылар күп. Тыштан караганда хыялый булып тоелсалар да, аларга кешене аеру, тирәннән тоемлау сәләте бирелгән. Алар тугры, эчкерсез, җаваплы кешеләр. 

8 - аякларында нык басып торучы, тормышка аек акыл белән караучылар. Алар бары тик үзләренә генә ышаналар һәм башкалардан ярдәм өмет итмиләр. Акча белән белеп эш итәләр. Төп кимчелекләре — үзләренең дөреслекләренә чамадан тыш ышану. Алар тырыш, куйган максатларына ирешүче кешеләр. Сигезле саны астында туучылар арасында дәүләт эшлекләре, юридик өлкә яки банк хезмәткәрләре күп.

9 - тиз кызып китүчән, импульсив кешеләр. Үзләре турында югары фикердә булалар. Алар кыю, оештыру сәләтләре көчле, үзләрен күрсәтергә яраталар. 9лылар хәрбиләр, сәясәтчеләр, реформаторлар, шулай ук төрле экстремаль һөнәр ияләре арасында еш очрый.

11, 22 һәм 33 - классик нумерология буенча идарә итүче саннар. Алар кешенең 30 яше тулып узганнан соң гына активлаша башлыйлар. 30 яшькә кадәр кеше башка саннар тәэсире белән яши. 11ле саныныкы - ул 2 (1+1), 22неке — 4 (2+2) һәм 33неке — 6 (3+3). 

11 - бик бәхетле сан. Аның энергиясе әлеге сан астында туучы кешеләргә нык тәэсир итә. Алар үзләренә югары таләпләр куялар, һәрвакыт куйган максатларына ирешәләр. Танылган артистлар, дини лидерлар һәм тарихи шәхесләр арасында төп саны 11ле булган кешеләр күп.

22 - барлык саннарның башлыгы. Әлеге сан астында туган кешеләргә бу тормышта бөек эшләр башкару, башкаларны да үз артларыннан ияртү, берләштерү сәләте бирелгән. 22ле үз иясенә күпне вәгъдә итсә дә, әлеге боларга ирешү өчен кешегә шактый тир түгәргә туры киләчәк. Эшмәкәрлек, сәясәт, төзелеш, авыл хуҗалыгы, фән өлкәсендә эшләүчеләр арасында еш очрыйлар.

Тормыш саны 33 булучылар бик сирәк. Андый кешеләрнең күбесе тормыш юлын 6лы тәэсирендә үтә. Ә 33ленең чын миссиясе — дөнья рәхәтлекләреннән тулысынча баш тартып, рухи кыйммәтләрне алга куеп, башкаларга чын йөрәктән ярдәм итеп яшәү. Миссияләрен аңлап, аны кабул итүчеләргә мисал итеп монахларны китерергә мөмкин. Минем укытучымның нумерология өлкәсендәге тәҗрибәсе 15 ел. Әлеге дәвердә аңа нибары бер генә тапкыр төп саны 33ле булган кеше белән очрашырга туры килгән.

Болар безнең төп саннар булды. Тормыш картасын төзегәндә, күп төрле формулалар кулланып, башка исәпләүләр дә үткәрелә. Мәсәлән, кешенең исем-фамилиясе яки тормышында еш очрый торган саннар буенча. Бу саннар парады шәхесне ачып бирә. Аның холык-фигылен, нәрсәгә сәләтле булуын, алдында торган мөмкинлекләрен күрсәтә.

Нумерологка күбрәк нинди сораулар белән киләләр?

Мин төп ике контингент белән эшлим. Ул 30-35 яшь аралыгындагы хатын-кызлар һәм ир-егетләр. Алар, гадәттә, күп еллар яратмаган эштә хезмәт куялар, ләкин аны алыштырырга батырчылык итмиләр. Чама белән шул ук яшьтәге әти-әниләр балаларының нәрсәгә сәләтле булуын белергә тели. Алар белән баланың нумерологик картасын ясыйбыз. Карта баланы кайсы юнәлештә үстерергә икәнлеген ачык күрсәтә. Гаиләдә ике-өч бала булса, аларның кызыксынулары, холыклары бер-берсеннән аерыла. Чөнки алар туган вакытта планеталар төрлечә урнашкан була. 

Мәсәлән, Марс планетасы астында туган баланың энергиясе бик көчле була. Бу энергияне баланы актив спорт төрләренә юнәлтеп чыгарырга кирәк. Спортның тыныч төрләре аңа зарар китерергә дә мөмкин.

 Сез еш ялгышасызмы?

 Ялгышсам, миңа кешеләр килми башлар иде. 

Кешенең шәхси тормышы барып чыкмый, ди. Саннар бу очракта ничек ярдәм итә?

Алдан ир белән хатынның тормыш карталарын төзим дә аларны каршыма утыртып сөйләшәм. Саннар буенча һәрберсенең уңай һәм тискәре сыйфатларын аңлатам. Гаиләдә гармония булсын өчен, нинди сыйфатларны арттырырга, кайсыларын, киресенчә, киметергә киңәш бирәм.

Римма, сез үзегез кияүдәме?

Кияүдә түгел. Һөнәрем шәхси тормышыма азмы-күпме дәрәҗәдә тәэсир итә. Артымнан йөрүчеләр бар. Егетләр белән танышуга ук аларның карталарын карыйм. Күп очракта, бу алга таба мөнәсәбәтләребез дәвам итүгә комачаулык ясый. Ләкин мин өметемне өзмим. Аллаһы Тәгалә үз насыйп ярымны каршыма китереп чыгарыр әле. 

Сез менә кешеләргә киңәшләр бирәсез. Шәхси тормышларын җайларга булышасыз. Ә нигә ул киңәшләр үзегезгә ярдәм итми?

Мин чын мәхәббәт яклы. Әлегә тормыш юлын бәйләрлек кешем очрамады…

Алла сүзен еш телгә аласыз. Сезнең дингә мөнәсәбәтегез ничек? 

Мин Аллага ышанам. Әнием дә дин юлындагы кеше. 

Нумерология дингә каршы килә дип санамыйсызмы?

Үземнең миссиямне кешеләргә файдалы булуда, игелекле эшләр башкаруда күрәм. Аллаһы Тәгалә миңа мондый мөмкинлекне бирә. 

Нумерология саннарга табыну кебек килеп чыга бит. Әниегез, дин юлындагы кеше буларак, мондый эшләр белән шөгыльләнүне гөнаһ дип әйтмимени?

Әнигә эшемнең күрәзәчелек белән бәйле булмавын аңлаттым. Алай тирәнтен карый башласаң телевизор карау да, гороскоп уку да, ниндидер тестлар чишү дә гөнаһ санала.

Нумерология кешегә нинди авырулардан сакланырга кирәк икәнен әйтә аламы?

Тормыш картасында махсус сәламәтлек секторы бар. Әлеге секторда, төгәл авырулары күренмәсә дә, кеше сәламәтлегенең ныкмы, түгелме икәнлеге ачыклана. Кешенең үз тормышыннан канәгать булмавы да аның сәламәтлегенә нык йогынты ясый. Мәсәлән, шул ук яратмаган эштә эшләүчеләрнең авырулары бераз вакыттан соң хроник формага әйләнергә мөмкин. 

Тормышта еш очрый торган саннар була….

Саннар безнең тормышыбызга юкка гына килми. Әгәр сезнең тормышыгызда бер сан даими рәвештә очрый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә аның аша сезгә нәрсәнедер җиткерергә тели. Һәр санның мәгънәсен эзләргә кирәк.

Җитәкче булсагыз, төп номеры нинди булган кешене эшкә алыр идегез? 

Кайбер оешмаларда, хезмәткәрне эшкә алыр алдыннан, нумеролог хезмәтләреннән файдаланалар. Оешма җитәкчесе кешене нумерологик картасы буенча өйрәнә, шуннан соң гына эшкә чакыра. Тормышта мондый мисаллар күп. Мин бик теләп 4ле саны астында туганнарны алыр идем. Чөнки алар бал кортлары кебек тырыш, бөтен эшкә алыналар, җаваплы, икеләнеп тормый торган кешеләр. Ә менә тормыш саны 1ле булучыларны алыр алдыннан ныклап уйлар идем. 1леләр лидер булырга яраталар. Кемгәдер һәм кемнеңдер кул астында эшләү алар өчен бик авыр.

Бүген тәҗрибәле нумеролог хезмәте күпме тора?

Һәр нумерологның үз бәясе инде. Баштарак мин клиентларга исәпләүләремне язма рәвештә җибәрә идем. Ләкин соңыннан моның бушка вакыт үткәрү икәнлеген аңладым. Чөнки кеше мәгълүматны укып кына канәгатьләнми, аның йөз дә бер соравы кала. Ул вакытта хезмәтләрем өчен 1500 сум ала идем. Хәзер консультациям өч мең тора. Мин башта ике сәгать кешенең нумерологик картасын төзим. Кара-каршы утырып аралашу чама белән өч сәгатькә сузыла. Эмоциональ яктан ардыра торган, шактый көч таләп итүче эш бу. Шуңа күрә бу бәяне кыйммәт дип санамыйм. Чаллыда кайбер нумерологларның бәяләре минекеннән ике тапкыр артыграк.

Нумерологиягә ышанучылар шулай күпмени?

Соңгы елларда күпләр хиромантны түгел, нумеролог һәм астрологны сайлый.

 Кеше нумерологка гомеренә бер генә килә, дисез. Ә һәр елның үз картасын ясап булмыймы?

Нумерологиядә кешенең 9 еллык тормыш циклы дигән төшенчә бар. Әлеге циклның һәр елы кеше тормышына үзенчә йогынты ясый. Тугыз ел тәмамлангач, яңа цикл башлана. Менә сезнең өчен 2020 елның ничәнче ел икәнен исәпләп чыгарыйк. 11.02.2020: 1+1+0+2+2+0+2+0=8. 2020 ел — сезнең сигезенче елыгыз. Ул зур уңыш китерә торган, үсеш елы. Аннан алдагы елны ничек үткәрүегез дә зур әһәмияткә ия. Сигезенче ел зур акчалар, финанс документлары белән эшләү өчен кулай. Минем кайбер клиентларым арасында җиденче елда фатирларын сата алмыйча, сигезенче елга чыгуның беренче аенда ук уңышлы сату-алу эшләре башкаручылар күп. 

Тагын шунысын да искәртергә кирәк, һәр кеше Яңа елга туган көненә дүрт ай кала керә. Мәсәлән, февральдә тууыгызга карамастан, сезнең өчен сигезенче елның вибрацияләре (тәэсире) октябрьдә үк башланды.

Һәр елның нәрсә аңлатканын да карап үтик.

Беренче ел — яңа башлангычлар, алга куйган максатларны тормышка ашыру, тәвәккәл адымнар, үҗәтлек елы ул.

Икенче ел — башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайлау, партнерлык, хезмәттәшлек итү елы.

Өченче ел — иҗат, тормышта үз урыныңны табу, шатлык һәм бәхет елы. 

Дүртенче ел — башлангычлар, нәрсәгәдер нигез салу, хезмәт елы. Бу елда бөтен нәрсәгә игьтибарлы булу сорала. 

Бишенче ел — тормышта үзгәрешләр, күченүләр, алыштыру (эшне, фатирны) елы. 

Алтынчы ел кешедән зур җаваплылык таләп итә. Барлык эшләрне җайга салу өчен кулай ел.

Җиденче ел — мәгърифәт һәм рухи яктан үсеш елы. Бу елда кешенең белем туплауга омтылышы хуплана.

Сигезенче ел, алда әйтүемчә, зур акчалар, финанс документлары белән эшләү, зур үзгәрешләр елы.

Тугызынчы ел — башлаган эшләрне йомгаклау һәм яңа циклга әзерләнү елы. 

Нумерология күзлегеннән караганда, 2020 ел нәрсәләр вәгъдә итә?

2020 елның саны — дүрт (2+2=4). Дүртенче ел — ниндидер башлангычка нигез салу һәм җитди хезмәт елы. Ул артык хыялый кешеләрне тиз күктән җиргә төшерәчәк. Горурларны буйсынырга өйрәтәчәк. Бу елда булган вакыйгалар озак вакытлар искә төшеп торачак әле.

Хәзер дөньяда барган вакыйгалар моның мисалымы? 

 Әйе дип әйтергә буладыр. 

 Доллар бәясе ничек үзгәрәчәк? Сезнең фаразлар?

Фаразлау белән шөгыльләнмим, чөнки мин күрәзәче түгел. Мин, гомумән, сәясәттән ерак торам. Күрүегезчә, өемдә телевизор да юк. 

Дөнья хәлләре белән ничек танышасыз?

Телевизордан күрсәтелгән мәгълүмат артык күпертелә, дип саныйм. Хаклы булмасам, ММЧ вәкилләре алдында алдан ук гафу үтенәм.

Кибеткә чыкканда мәгълүматны кассир да сөйли аны, чиратта торучы халык та сөйләшә. Телевизор артында утырмаган килеш тә, теләсә нинди җәмәгать урыннарыннан бөтен әйбердән хәбәрдар булып кайтырга була.

Коронавирус турында ни уйлыйсыз? 

Коронавирусмы, башка чирме — барысы да безнең эчке халәтебез белән бәйле. Чирләр һәр кешенең башында яши. Без күбрәк уйлаган, күбрәк курыккан саен, аларны үзебезгә ныграк тартып китерәбез. 

Юк, мин беркемне дә гомуми профилактик чаралардан баш тартырга өндәмим. Гигиена кагыйдәләрен һәм илкүләм куелган таләпләрне үтәргә кирәк. Ләкин бөтен кешелек дөньясына: «Начар уйларны башыбыздан чыгарып ташлап, тормышыбызга сәламәтлек, матурлык һәм яхшы хәбәрләр генә җәлеп итсәк иде», — дип әйтәсем килә. 

Алдагы сорауга кире кайтсак, коронавирусны да дүртле саны белән бәйләргә була. Чөнки дүртле әле гаилә традицияләре дигәнне дә аңлата. Бәлки коронавирусны безне гаиләләребез белән якынайтучы итеп карарга кирәктер? Безнең күп вакытта гаиләбезгә игътибарыбыз, назыбыз җитми. Бу вирус вакытыбызны иң кадерле кешеләребез белән үткәрү, гаилә җылысын тоеп, аның мөһимлеген аңлау мөмкинлеге бирде.

Теләгән һәр кеше нумеролог була аламы? 

 Нумеролог булу өчен иң беренче чиратта кешеләрне яратырга кирәк. Бу — иң мөһим фактор. Шулай ук нумеролог мәгълүматны тиешенчә, дөрес итеп җиткерергә тиеш. Димәк, сөйләм теленең бай булуы кирәк. Саннар белән «дуслык»ны да бу исемлектән бөтенләй сызып ташлый алмыйбыз. 

Көнкүрештә нинди саннар сайларга тырышырга кирәк?

Кешегә саннарны сайларга кирәкми. Алар сезне үзләре эзләп таба. Миңа берничә тапкыр: «Кесарев кисеме өчен кайсы көнне сайлыйм икән?» — дип килүчеләр булды. Саннар безгә өстән җибәрелә. Баланың кайсы көнне туасы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан хәл ителергә тиеш. Бала туасы көнне күрсәтеп, үз өстемә андый җаваплылык ала алмыйм. Кеше дөньяга килгәннән соң гына аның тормыш картасын ясарга хакым бар. 

Кияүгә чыккач, хатын-кызның фамилиясе үзгәрә. Бу очракта карта аның кайсы фамилиясе буенча ясала?

Тормыш картасын кыз фамилиясе буенча ясыйм. Аның холык-фигылен белер өчен, туган вакыттагы фамилиясе кирәк. Ләкин кияүгә чыккач алган фамилиясе буенча да исәпләүләр үткәрәм. Монда инде, фамилиясен алыштыргач, аның тормышына нәрсәләр килеп кергән икәнен күрә алабыз. 

 Гомумән, кешенең кулындагы линияләренә хәтле үзгәреп тора. Мин үземнең клиентларыма ел башында һәм ел ахырында кулыгызны фотога төшерегез, дип гел әйтәм. Без туганда планеталар билгеле бер рәвештә урнашкан булалар. Кеше, үзенең көчле планеталарын белеп, аларның энергиясен дөрес кулланса, әкренләп үзгәрә башлый. Үзен генә түгел, тирә-юнендәге кешеләргә, якыннарына карата да мөнәсәбәтен үзгәртә. Куелган максатларына ирешә башласа, аның көчсез планеталары үзләреннән-үзләре тынычлана һәм идарәгә бирелә башлыйлар.  

Кайвакыт кешенең туган көне паспорттагыдан аерыла. Бу очракта нишләргә? 

Нумерология буенча ике датаны да карыйбыз. Гадәттә, чынлыкта туган көне буенча исәпләүләр кеше тормышының төп картинасын ясый. Ләкин башкача да булырга мөмкин. Күптән түгел консультациягә бер ханым килде. Аның да туган көне паспорттагысы белән туры килми. Ләкин ул ел саен паспорттагы датаны зурлап билгеләп үтә, күп котлаулар кабул итә икән. Якыннары һәм дусларының эчкерсез теләкләре аны рухи яктан баета, матур эмоцияләр бүләк итә. Шуңа күрә аның яшәү рәвеше һәм холык-фигылен паспорттагы туган көне буенча исәпләүләр ачып бирде.

Кеше сездә тискәре энергиясен дә калдырып китә. Аннан ничек котыласыз?

Саннар аша кешенең энергопотенциалы нинди икәнен күреп була. Миндә ул, Аллага шөкер, җитәрлек. Шулай да, озак барган консультацияләр ардыра. Бизнес-тренер Ирина Хакамадага шәхси психотерапевты: «Көчеңне торгызуның иң яхшы ысулы — табигать белән берләшү», — дип әйткән. Мин дә, арсам, табигать кочагына чыгам, урманда йөрим. 

Ялның икенче юлы — яхшы массаж. Кешенең аркасы — бөтен энергияне, начарын да, яхшысын да җыя торган үзәк ул. Шуңа күрә беркемгә дә аркагызга кагылырга рөхсәт итмәскә тырышыгыз. Татар халкында «яратып кына» аркадан сөю гадәте дә бар. Кеше бу сөюе белән, үзе дә аңламыйча, сезнең эчке энергиягезне алып китәргә мөмкин. Арка авыртканда тоз белән ышкыну яхшы, бу да начар энергиядән котылырга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100