Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Nordwind» ярдәмендә Казан аэропорты Идел буе округында рекорд куйган

Ни өчен быел «Казан» аэропортының пассажирлары арткан? Казаннан кайларга очып була, һәм халык кайсы шәһәрләргә ешрак оча? Әлеге сорауларга җавап «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
«Nordwind» ярдәмендә Казан аэропорты Идел буе округында рекорд куйган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында пассажирлар авиациясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Сөенерлек нәтиҗәләр бар: «Казан» аэропорты пассажирлар агымы буенча Идел буе федераль округында рекорд куйган.

Без елны рекордлы нәтиҗәләр белән төгәлләп киләбез, – диде «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов. – Бүгенге көнгә ел башыннан бирле 4,8 млн пассажир «Казан» аэропорты аша үткән. Идел буе федераль округында бу – иң яхшы нәтиҗә. Пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда 30 процентка артты. «Казан» аэропортының моңарчы мондый нәтиҗәләре булганы юк иде.

Сергей Романцов

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Быел Казаннан иң популяр маршрутлар Санкт-Петербург, Сочи, Минераль Сулар, Новосибирск булган. Калининград белән Мәскәүгә очулар да тотрыклы популярлыгын югалтмаган.

Казаннан чит илләргә очучы пассажирлар саны 60 процентка арткан. Иң популяр шәһәрләр Анталия, Стамбул, Дубай, Хургада булган. БДБ дәүләтләре арасында пассажирлар күбрәк Баку, Ашхабад, Минск, Алма-Ата, Сәмәрканд һәм Астана шәһәрләрен сайлаган.

«Казан» аэропортының пассажирлары артуында «Nordwind» («Нордвинд») авиакомпаниясенең өлеше зур, – диде Сергей Романцов. – Еракка очучыларны бер самолеттан икенчесенә Казанда күчереп утырту моделен оештыра алуыбыз да уңышлы булды. Күчеп утыручы пассажирлар агымы арта бара. Себердән Калининградка яки Россиянең көньягына очучылар Казанда тукталып, шәһәрне карап чыгалар да юлларын дәвам итәләр.

Казан белән Россия шәһәрләре арасында очучы пассажирларның яртысы «Nordwind» авиакомпаниясен сайлаган

«Казан» аэропорты быел 5 млн пассажир ташу планын куйган икән, шуның 1,3 миллионын «Nordwind» үти. Киләсе елга бу санны тагын 5 процентка арттырырга ниятлибез, – диде «Nordwind Airlines» авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары Антон Маттис.

Антон Маттис

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

«Nordwind» Казанда пассажирлар ташучы төп авиакомпания булуга ел ярым элек ирешкән. Бүген «Казан» аэропорты пассажирларының дүрттән берен «Nordwind» авиакомпаниясе ташый. 2021 елда аның өлеше 10 процент кына булган.

15 еллык эшкә нәтиҗә ясаганда, Антон Маттис 2008 елда нигез салынган авиакомпания 317 меңнән артык рейс ясаганын, 56 миллионнан артык пассажир илткәнен әйтте. «Nordwind» хәзер Россиянең иң эре 10 авиакомпанияләре исемлегенә керә. 2021 елда курорт юнәлешләре буенча ул Россиянең иң яхшы авиакомпаниясе булган.

2008 елда туроператорлар өчен чартер рейслары ясаучы авиакомпания буларак эшли башлаган булсак, соңгы 3 елда бизнес-модельне даими рейслар үстерүгә юнәлдердек, – диде Антон Маттис. – Хәзер бөтен очышларның регуляр рейслар өлеше 95 процент тәшкил итә. Төбәкара маршрутларны җәелдерүгә өстенлек бирәбез. Төбәкара маршрутларда без Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Махачкала һәм Казан шәһәрләре аэропортларында төп ташучыга әйләндек.

«Nordwind» Казаннан барлыгы 19 маршрут ачкан. Алар арасында Санкт-Петербург, Мәскәү, Калининград, Сочи, Минераль Сулар, Грозный, Махачкала, Красноярск, Томск шәһәрләре бар.

Антон Маттис 2024 елда Казаннан Якутскига беренче мәртәбә туры рейслар ачылачагын әйтте. Самолетлар атнасына 2 рейс ясаячак. Димәк, ике төбәк арасы тагы да якыная. Үткән елларда Казаннан Новокузнецк, Владикавказ, Иркутск шәһәрләренә дә туры маршрутны беренче булып «Nordwind» салган.

«Казан» аэропротындагы төбәкара рейсларның 30 процентын «Nordwind» үти. Мәскәүгә очуларны исәпләмәгәндә, аның өлеше 44 процентка җитә, ягъни Казан белән Россия шәһәрләре арасында очучы пассажирларның яртысы «Nordwind» авиакомпаниясен сайлаган. Бу нәтиҗәләргә партнерлар ярдәменнән башка ирешеп булмый. «Казан» аэропортына, Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитетына, «Пегас Туристик» компаниясенә рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Антон Маттис.

Татар телен үстерүгә җанатучылар, туган телен сөюче татарлар өчен тагын бер яхшы хәбәр – 2022 елда авиакомпания татарча сөйләшә башлаган.

Казанның төп авиакомпанияләренең берсе буларак, татар теленә игътибарны арттыруны дөрес адым булыр дидек. Без хәзер самолетларыбыз оча торган төбәкләрдә татар телен популярлаштырабыз, – диде «Nordwind» авиакомпаниясе генераль директоры урынбасары.

«Туры рейслар ачылуы Казанга күбрәк турист җәлеп итү мөмкинлеге бирде»

Сергей Иванов

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Татарстанга «Nordwind» авиакомпаниясе килгәч, Казан белән күп төбәкләр арасында туры юл ачылды, – диде Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. – Сәяхәт кылырга ниятләгән кеше өчен туры рейс булуы бик мөһим. Үзебез дә сәяхәт өчен юнәлеш сайлаганда моңа игътибар итәбез. Бер самолеттан икенчесенә күчеп утырырга туры килә икән, кызыксыну кими. Себер шәһәрләренә туры рейслар ачылуы Казанга күбрәк турист җәлеп итү мөмкинлеге бирде. Бу көздә Санкт-Петербург, Себер туроператорларының Казан белән ныграк кызыксынуын күрәбез. Киләсе елга планнар зурдан.

«Казаннан ял итәргә бару өчен дә, сәяхәт итәр өчен дә мөмкинлекләр бар»

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республикада 3 аэропорт барлыгын искәртте. Алар: «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары.

Айрат Садыйков

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Очкычлар барлыгы 80 юнәлеш буенча оча, – диде Айрат Садыйков. – 2022 елда Татарстан аэропортлары аша 4,4 млн пассажир узган булса, быелга план бер «Казан» аэропортына гына 5 млн пассажир куелды. Халыкара юнәлешләрне арттырабыз. Казаннан чит илләргә әлегә 26 юнәлеш ачык. Казаннан ял итәргә бару өчен дә, сәяхәт итәр өчен дә мөмкинлекләр бар.

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100