Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нократ Аланында янгын кичергән Шәйхетдиновлар гаиләсе «Интертат» аша рәхмәтен белдерә

28 сентябрь көнне Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында коточкыч янгын чыгып, 2 гаиләне йортсыз калдыруы турында язган идек.

news_top_970_100
Нократ Аланында янгын кичергән Шәйхетдиновлар гаиләсе «Интертат» аша рәхмәтен белдерә

28 сентябрь көнне Нократ Аланы районы Урта Шөн авылында коточкыч янгын чыгып, 2 гаиләне йортсыз калдыруы турында язган идек.

Беренче йорт хуҗалары – Фәния һәм Рәсүл Шәйхетдиновларның кызы Алсу Нәҗипова, «Интертат» газетасында янгын турында язма дөнья күргәннән соң, үзләренә шактый кешедән матди ярдәм килүен әйтте. Шалтыратып, безнең газета аша барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерүне сорады.

«28 сентябрьдә янгынны сүндерүдә ярдәм иткән барлык халыкка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Бу көнне дә шулай булды. Без кичергән коточкыч хәлне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Барысы да санаулы минутлар эчендә булды. Әмма ярдәмгә авылдашлар, туганнар, күршеләр, дуслар һәм без белмәгән кешеләр килде. Көчле җил нәтиҗәсендә зур тизлек белән таралып киткән янгын сүндерелде.

Афәттән соң икенче көнне дә без янгын хәрабәләре алдында ялгыз калмадык. Олысы, кечесе җыйналып, караңгыга кадәр чистарту эшендә булдылар. Авыр кайгы алдында безгә яшәргә өмет биргәнегез, мәрхәмәтлелегез өчен барчагызга да ихлас күңелдән кабат рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәркайсыбыз таза-сау булып, хәерле, хәвефсез гомер кичерергә язсын.

«Татар-информ», «Интертат» электрон газетасы редакциясенә, «Татарстан 24» телеканалына чын йөрәктән олы рәхмәтебезне белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте Алсу Нәҗипова Шәйхетдиновлар гаиләсе исеменнән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100