Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Низамиевлар, Кәлимуллиннар, Камалиевлар, Хәбибуллиннар – 4 гаиләгә бер «Ханума»

news_top_970_100
Низамиевлар, Кәлимуллиннар, Камалиевлар, Хәбибуллиннар – 4 гаиләгә бер «Ханума»
фото: Кариев театрының матбугат хезмәте, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Кариев театры Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиеваның юбилеена грузин драматургы Авксентий Цагарелиның «Ханума» музыкаль комедиясен чыгарды. Ханума ролендә – Лилия Низамиева. Режиссер – театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

Моннан 140 ел элек язылган комедия тамашачыга яхшы таныш, ул төрле театрларда куелган. Казанда, әйтик, «Әкият» курчак театрында өлкәннәр өчен кичке курчак спектакле буларак байтактан куелса да, әле дә уңышлы бара (рус телендә).

Татар тамашачысы «Ханума»ның заманында Камал театрында баруын (2004-2011) хәтерлидер. Аны Георгий Цхвирава килеп куйган иде. Кенәзне– Равил Шәрәфиев, Хануманы – Рузия Мотыйгуллина, Кабатоны Зөлфирә Зарипова уйнаган.

Инде Кариев театрындагы яңа куелыш турында сөйләшик. Спектакльнең бер үзенчәлеге: бу – татар театрында «Гаилә елы» ачылышының бер үрнәге була ала. Чөнки, беренчедән, «Ханума» спектакленең үзәгендә гаилә темасы ята – яучы ханым Ханума кешеләргә үзләренә тиң парлар табып, аларны өйләнештерү белән шөгыльләнә, һәм спектакль азагында 3 пар барлыкка килә. Икенчедән, Кариев театрының баш режиссерны Ренат Әюпов спектакльне нигездә 4 гаилә белән чыгарган. Кариев театрында Ренат Әюповның үзе белән «утны-суны кичкән» командасы бар – Низамиевлар, Кәлимуллиннар һәм Камалиевлар. Әюпов спектакльләрен гадәттә шулар белән чыгара. Бу юлы Хәбибуллиннар да өстәлгән.

Лилия Низамиева башкарган Ханумага өйләнәчәк приказчик Акоп ролендә – Илнар Низамиев. Кенәзнең туганнан туган энесе Котэ ролендә – Низамиевларның уллары Искәндәр Низамиев. Кенәз Вано Пантиашвили ролендә – Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, сәүдәгәр Микич Котрянцның әнисе ролендә – аның хатыны Энҗе Камалиева. Микич Котрянц ролендә – Илназ Хәбибуллин. Илназның хатыны Рузанна Хәбибуллина – Микичның кызы Сона ролендә. Кенәз өйләнәчәк Гулико ролендә – Алия Кәлимуллина. Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин нишләп юк, дисәм, ул Микич Котрянц ролендә икенче составта икән. Бу составта булмавы Фәниснең шушы арада гына чыккан «Матурлык» спектаклендә катнашуына бәйледер – икегә ярыла алмый бит инде.

«Матурлык» (Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» хикәясе буенча куелды) дигәннән, ул «Театр – балаларга» федераль проекты кысаларында, димәк, акчалы булып куелган спектакль булса, «Ханума»ның, юкны бар итеп, эконом-вариантта куелганлыгы сизелә. Декорация һәм костюмнар буенча рәссамнар – Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының Сергей Скоморохов остаханәсе студентлары Анна Романова һәм Юлия Кораблева. Кызлар бик экономия шартларында эшләгәннәр – афәрин, матур гына чыккан. Дөрес, декорация белән костюмнар барысы да төсләргә бай булгач, чуарландыра сәхнәне, карый-карый күз арый. Бөтенесен бер стильгә берләштерү җитми. Шулай да, яшьләр белән эшләргә алынуы өчен, Ренат Мирзахәсәновичка рәхмәт!

Декорациядә күренекле рәссам, наив сәнгать вәкиле Нико Пиросманиның рәсемнәре кулланылган. Рәссамның «Грузинка с тамбурином», «Девочка с шариком», «Портрет Александра Гаранова» картиналарын таныдым, башкалары... хәер, бөтенесе Пиросмани да түгел, бугай.

Пиросмани, дигәннән, Алла Пугачеваның «Миллион алых роз» хиты рәссамның Маргарита исемле актрисага мәхәббәте турында икән. «Жил-был художник один, Домик имел и холсты, Но он актрису любил, Ту, что любила цветы. Он тогда продал свой дом, Продал картины и кров. И на все деньги купил Целое море цветов...»

Спектакльнең үзенә килсәк, бик озын булган ул, хәтта кыскартылганнан соң да озын. Баштагы өлеше – исерек кенәзнең болагайлануы аеруча озын тоелды, нигә кыскартып атмаганнардыр инде. Аннан башка да кыскартырга мөмкин урыннары күп. Артист, тамашачы белән бер дулкынга тоташып, үзе рәтләп бетерә инде ул спектакльләрне – гел шулай.

ххх

«Ханума» турында язарга алынып башласам да, Кариев театры турында теманы киңрәк алып тәмамларга мәҗбүрмен. Театр эчендәге тынычсызлык, җитәкчеләр арасындагы каршылыклар иҗатта чагылмыйча калмый, ни кызганыч.

Хәтерлисезме: «Безнең дуслык гигантлар кора, йортлар сала, таулар күчерә...» Дуслык булмаса, гигантлар да юк, шедеврлар да... Ә зыянын тамашачы һәм артистлар күрә. Мәсәлән, Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева дәрәҗәсендәге актрисаның юбилеена труппа тулы составта чыгарга тиеш иде бит инде. Ул – үзенә хөрмәтне эше белән күрсәткән актриса.

Шулай яшәп яталар Кариев театрында. Ызгышлы йорттан бәрәкәт кача, ди татар...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Килешмим, ахырда бар артистлар бергә чыктылар дип хәтерлим
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100