Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз хәзрәт Сабиров: «Гарәфә көнендә изге гамәлләр өчен әҗер-савап күп тапкыр арта»

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Интертат»ка Гарәфә көне һәм аның фазыйләтләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Нияз хәзрәт Сабиров: «Гарәфә көнендә изге гамәлләр өчен әҗер-савап күп тапкыр арта»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша, быел бәйрәм 6 июньгә туры килә. 5 июньдә Гарәфә көне була.

«Гарәфә көне – бәхет-сәгадәткә ирешергә мөмкинлек ул»

Һәр кеше, нәфескә буйсынып яки шайтанга ияреп, төрле гөнаһлар кылырга, үзенә һәм башкаларга зыян китерергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә үзенең колларына карата чиксез мәрхәмәтле һәм безгә гөнаһлардан пакьланып, бәхет-сәгадәткә ирешергә мөмкинлекләр бирә. Шундый мөмкинлекләрнең берсе ул – Гарәфә көне. Бу көнне изге гамәл өчен әҗер-савап күп тапкыр арта. Аның чын кыйммәтен Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми. Шулай ук, бу көнне кылынган начар гамәлләр өчен гөнаһлар да берничә тапкыр арта.

Гарәфә үзәнлегенә килгәндә, ул Аллаһ хаҗиларны хөрмәт иткән урын, ә Гарәфә көне – Аллаһның барлык колларына бүләк. Шуңа күрә, хаҗ кыла алмаган мөселманнар бу көннән файдаланырга, аның кадерен белергә тиеш.

«Гарәфә» сүзенең мәгънәсе «белү» дигәнне аңлата. Риваятьләрдә әйтелгәнчә, Адәм (галәйһиссәлам) һәм Һава анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) җәннәттән бу дөньяга җибәрелгәннән соң, озак еллар дәвамында бер-берсен күрмәгән. Аллаһның рәхмәте белән алар Зөлхиҗҗә аеның 9 көнендә, ягъни Гарәфә көнне очрашканнар һәм бер-берсен белгәннәр. Бу вакыйга хәзерге Гарәфә үзәнлегендә булган. Алар ул көнне дога кылганнар, Аллаһның рәхмәтенә ирешкәннәр.

Иң мөһим гыйбадәтләрнең берсе – Гарәфә көнендә ураза тоту

Аллаһ ризалыгы өчен изгелек кылган кеше, һичшиксез, аның әҗерен бу дөньяда да, Кыямәт көнендә дә күрәчәк. Безне Аллаһка якынайтучы иң мөһим гыйбадәтләрнең берсе – Гарәфә көнендә ураза тоту.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер дигән өметтәмен ...».

(Мөслим)

Гарәфә көнне ураза тоту – хаҗ кылмаган кешеләр өчен хупланган гамәл булып тора, ә хаҗ кылучылар, Аллаһны зекер итәргә һәм Аңа дога кылырга көчләре калсын өчен, ул көнне ураза тотмыйлар.

Дога кылыгыз!

Бу көнне дога кылуның әһәмияте турында икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:

«Гарәфә көнендә укылган дога – иң яхшы дога».

(Тирмизи)

Дога башында Аллаhка мактау сүзләрен hәм Пәйгамбәребезгә салләллаһу галәйһи вә сәлләм салават әйтү мөһим.

  • Мәсәлән: Әлхәмдү лилләһи раббил гааләмин үәс-саләәту үәс-сәләәмү галә расулиһил-кәрим.

Шулай ук дога кылганда Аллаһның күркәм исемнәрен кулланырга киңәш ителә.

  • Мәсәлән: Йә Рахмән, йә Рахим, йә Гафур һ.б.

Изге Коръәндә әйтелгән:

«Аллаһка иң күркәм исемнәр хас. Шул исемнәр белән Аңа дога кылыгыз».

«Әл-Әгъраф / Киртәләр» сүрәсе, 7:180

Шулай ук Гарафә көнендә түбәндәге зекерне күп мәртәбә әйтергә киңәш ителә:

«Ләә иләәһә илләлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир» (Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы булган һичбер илаһ юк. Ул бердәнбер һәм Аның тиңдәше юк. Барлык мөлкәт Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә).

Аллаһы Тәгалә барыбызга Гарәфә көнендә изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100