news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Сафиуллинның төркемен алдаганнар

news_top
Нияз Сафиуллинның төркемен алдаганнар
Нияз Сафиуллин архивыннан

Җырчы, баянчы Нияз Сафиуллинның төркемен Норлат районының бер авылында уңайсыз хәлдә калдырганнар. Артистларны Әниләр көненә концерт кую өчен махсус чакырган булганнар. Нәтиҗәдә, 260 чакрым юл узып килгән Нияз Сафиуллин һәм аның төркемен буш клуб каршы алган. Бу хакта безгә җырчы үзе сөйләде.

«Бу көнгә мәҗлесләргә дә чакыруларыбыз бар иде, алардан баш тартып, шушы концертка дип чыгып киттек. Алдан билетлар сатабыз, дип ышандырдылар. Кичә дә сорадым әле. «Көнендә сатып бетерәбез, тулы зал була», – дип вәгъдә иттеләр. Билетларны да сатмаганнар булып чыкты, кеше дә килмәде. Килгән 12 кешегә фойеда 5-6 җыр җырлап, кире кайтып барабыз менә. Артист тормышының менә шундый күңелсез яклары да булгалый шул», – дип зарын бушатты Нияз «Интертат» хәбәрчесенә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар