news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Сафиуллинның Казан концерты алдыннан берничә «ЧП» булган

news_top
Нияз Сафиуллинның Казан концерты алдыннан берничә «ЧП» булган
социаль челтәрләр

Җырчы һәм баянчы Нияз Сафиуллинның Казандагы концерты алдыннан берничә «ЧП» килеп чыккан. Шундый җаваплы көнне җырчыга шактый борчылып алырга туры килгән. Алай да, командасындагы тәҗрибәле белгечләр белән, проблемаларны халык җыелганчы хәл иткәннәр. Бу хакта Нияз «Интертат»ка үзе сөйләде.

«Без репетициягә җыелу белән мәдәният йортында утны өзеп куйдылар. 3-4 сәгатьтән тамашачы килә башлаячак, Казандагы беренче концерт, ә без репетиция дә ясый алмадык. Тамаша үзе дә өзелү алдында торды. Аннан танышлар аркылы шалтыратып, утны кабыздырттык. Инде «йә Алла» дип җиңел сулап кына куйган идек, тагын бер күңелсезлек килеп чыкты – аппаратура колонкасы җимерелеп төшеп, микрофоннарның базалары ватылды. Радиосистема эштән чыкты. Әле ярый командамда тәҗрибәле егетләр эшли. Тавыш операторым үзе белән запас микрофоннар йөртә. Ситуациядән шулар ярдәмендә чыктык.

Концертыбыз бик җылы булды, халык яхшы кабул итте. Баянга тамашачыларны да җырлатып алдык. Киләсе елга «УНИКС»та да куярбыз дип ниятләп торам», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар