news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Сафиуллинга сәхнәдә бер бот ит бүләк иткәннәр

news_top
Нияз Сафиуллинга сәхнәдә бер бот ит бүләк иткәннәр
Нияз Сафиуллин архивыннан

Казанда узган концертында автор-башкаручы Нияз Сафиуллинга бик үзенчәлекле букет бүләк иткәннәр. Букетны кулына алгач, җырчы чүт кенә кулыннан төшереп җибәрмәгән. Чөнки анда чәчәк урынына, матур кәгазьгә төрелгән, 3,5 килограммлы бер бот сарык ите булып чыккан. Мондый бүләкне җырчыга дусты Ренас алып килгән. Ни өчен сәхнәгә ит күтәреп менгәнлеген Ренас болай дип аңлата.

«Берсендә Вил Усмановның концерты бара. Якташлар җыелдык инде, барысына да чәчәкләр бүләк иттек. Ә Ниязга чәчәк алмаганбыз. Сәхнә артына кердек тә, Нияз: «Ренас, кая минем чәчәк?» – ди. Шул вакытта җир астына кереп китәрлек булдым. «Менә Казанда сольный концертыңны куясың, шунда букет тотып килермен», – дидем. Ә Нияз миңа: «Мин чәчәк ашамыйм, ит ашыйм», – диде. Нияз, сүземдә тордым! Менә сиңа ит – сарык ите», – ди дусты.

Нияздан: «Ул итне нишләттегез?» – дип кызыксынган идек. Сарык боты җырчының өенә «кайтып җитә» алмаган. Ул аны икенче бер дустына биреп җибәргән. «Концертлар узгач, бергәләп мунчага барабыз. Тәмләткечләр белән шашлык әзерләргә куштым. Шунда шәпләп шашлык кыздырып ашарга исәп», – дип сөйләде Нияз «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар