Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Сафиуллин үзенә «пенсиягә китәргә кушкан» артистка җавап бирде

news_top_970_100
Нияз Сафиуллин үзенә «пенсиягә китәргә кушкан» артистка җавап бирде
социаль челтәрләр

Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов җырчы, баянчы Нияз Сафиуллинны «пенсиягә җибәрергә» тәкъдим иткән. Бу хакта ул «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруында әйтә. Гөлүс фикеренчә, Ниязга җырлап йөрергә кирәкми. Ул – талантлы музыкант, һәм аңа шушы юнәлештә үсәргә кирәк.

«Мин аны кеше буларак хөрмәт итәм. Ул – бик яхшы музыкант. Әмма, иң яхшысы, шул баянын гына күтәреп йөрсен. Җырлый башлады бит инде, сәхнәгә менәм, ди. Яманлап әйтмим. Акчасын кирәкмәгән җиргә тыгып йөри», – дип сөйли ул Нияз турында.

Нияз Сафиуллин, безнең белән элемтәгә кереп, сәхнәдәшенә «Интертат» аша җавап бирде.

Мин җырларымны гади халык өчен язам, гади халыкка хезмәт итәм. Берсен дә, бу фәлән артистка ошасын әле, дип язганым юк. Әгәр дә миңа мондый бәяне берәр дәрәҗәле артист бирсә, җитдирәк карар идем. Ә инде артист булырга җыенган кешедән килгән әлеге фикер минем өчен пиар гына булды.

Чебен дулап, тәрәзә вата алмый, диләр. Бер кеше әйткәнгә карап кына, тукталып калырга җыенмыйм, алга баруымны дәвам итәм! Халык үзе бирер бәяне. Безгә җырларгамы, баянда уйнаргамы – халык үзе хәл итәр. Эт өреп тора, бүре йөреп тора, дигән мәкаль дә бар әле.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә, минем җырлый башлавымны, халыкка тәкъдим иткән җырларымны башка артистлар яратмады. Эстрадада дуслык юк икән, шуны ачык аңладым. Гел бер-берсенә карата көнчелек тә, гел каршы чыгу, – диде безгә Нияз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100