news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Сафиуллин шатлыгы белән уртаклаша

news_top
Нияз Сафиуллин шатлыгы белән уртаклаша
Нияз Сафиуллин архивыннан

Җырчы, баянчы Нияз Сафиуллин «Интертат»ка шатлыгы белән уртаклашты. Артист, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, министрлыкның мактау грамотасына лаек булган. Бүләкне ул мәдәният министры Ирада Әюпова кулыннан алган.

«Куанычым зур. Көтелмәгән бүләк булды бу Яңа ел алдыннан», – дип язды безгә артист.

Нияз Сафиуллин – автор-башкаручы, баянчы. Иҗат юлын Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән башлап, Илнар Сәйфиев, Резеда Кадыйрова, Бәширә Насыйрова, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, 9 ел Ринат Рахматуллин һәм 3 ел Вадим Захаров белән эшләде. Соңгы елларда үзе дә концертлар белән йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар