news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз Игъламов: «Кыямәт көне җитмәсә, Оренбург татар театры 3-4 елдан җанланачак»

news_top
Нияз Игъламов: «Кыямәт көне җитмәсә, Оренбург татар театры 3-4 елдан җанланачак»
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

Нияз Игъламовны без театр тәнкыйтьчесе һәм педагог буларак белә идек, быел аның өстенә зур йөк салынган – ул апрель аеннан башлап Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе... «Минем вазыйфам «иҗади состав белән идарәче» дип атала», дип төзәтте Нияз Игъламов үзенең әлеге вазыйфада беренче интервьюсын биргәндә.

Бу вазифаны репертуар һәм гомумән театрның иҗади ягы өчен син җаваплы дип аңларгадыр бит инде?

Әлбәттә.

Сине котларгамы, әллә кайгы уртаклашыргамы? Бүгенге көндә Татарстаннан читтә татар театрын өстерәп бару җиңел эш түгелдер дип чамалыйм.

Минем өчен ул яңа бер баскыч. Үзем сорап йөрмәдем, мине театр директоры Ренат Ишмөхәммәтов ике ел дәвамында үгетләде. Бу театрга нигез салучы һәм озак еллар аның сәнгать җитәкчесе булган Рөстәм Абдуллаевның август аенда контракты бетә иде, ләкин гаилә хәленә бәйле рәвештә аңа былтыр октябрь аенда ук китәргә туры килде.

Озак барган сөйләшүләрдән соң, апрель аеннан мин бу вазыйфаны өстемә алдым: хәзер минем төп эш урыным – Оренбург татар дәүләт театры. Ләкин мин Татарстанда яшим, бар да заманча – бик күп мәсьәләләр дистанцион хәл ителә: телефон һәм интернет аша. Минем килешүдә дә шулай язылган – мин дистанцион эшләүче иҗади состав белән идарәче.

Әйдә, Татарстаннан читтәге татар театрының проблемалары һәм уңышлары турында ачыктан-ачык сөйләшик. Бу әңгәмә берничә елдан ситуациянең ничек үзгәргәнен күзәтү өчен үзенчәлекле башлангыч нокта булыр, бәлки.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург театры шәһәр үзәгендәге матур урынга урнашкан – Совет урамындагы матур бина. Совет урамы – Казандагы Бауман урамы кебек матур урам. Димәк, без шуңа тәңгәл килергә тиеш.

Беләсеңме, нинди матур тамашачы килә безнең театрга?! Казанда Камал театрында да, Тинчуринда да юк хәзер андый матурлык! Әбиләр, апайлар милли киенеп, абзыйлар кәләпүшләрен киеп киләләр. Алар өчен безнең театр – милли мәдәният учагы.

Әмма яшьләр килмәсә, театр яши алмый. Ни кызганыч, әлегә яшьләргә без кызык түгел. Театр репертуары ул гөбәдия кебек булырга тиеш: бер катлам – «традицион», бер катлам – яңалык, бер катлам – Нурбәк бии, бер катлам – Салават җырлый.

Спектакль куярга Нурбәк Батулла киләчәкме?

Әйе.

Ярар, Нурбәкне чакырдың да ди. Ул сезгә алдынгы карашлы яшьләрне китереп бирә алыр дисеңме?

Белмим. Нурбәк Батулланың, бәлкем, Марсель Нуриевлар белән бергә балалар өчен ниндидер пластик спектакль ясыйсы килә...

Артистларыгыз пластик тамашаны тарта аламы?

Алалар. Оренбург театрында труппа бик көчле. Рөстәм абый яхшы артистлар җыя белгән. Бездә артистлар бик әйбәт, барысын да бик хөрмәт итәм. Алар труппада 20 кеше. Бөтенесе профессиональ, бөтенесе оста уйный. Әле күптән түгел генә татарча бик начар белгән Артем исемле егет килде. Татарчаны бик тырышып үзе өйрәнде.

Театр яшьләргә генә кызык түгелме? Өлкән тамашачы?

Ни кызганыч, театрга халык аз йөри. Югыйсә, Оренбург үзе кечкенә шәһәр түгел – 600 меңнән артык халык яши, өлкәнең башкаласы. Ләкин шәһәрдә татарлар аз. Оренбург руслашып бара.

Без, Татарстанда яшәп, андагы тормышны аңламыйбыз. Аңлый алмыйбыз. Анда бөтенләй башка тормыш. Монда бит хәзергәчә: «Безнең шәһәрдә ниндидер татар театры бар?» – дип гаҗәпләнүчеләр бар. Андый сүз көнкүрештәге «обыватель»ләрдән чыга, әлбәттә. Мондый сораулар җитәкчелектә тумый, ул яктан безгә бөтен мөмкинлекләр бирелә. Былтыр декабрь аенда өлкәнең мәдәният министры белән очраштык. «Сез аңлыйсыздыр: бездә мөмкинлекләр башкачарак», – диде инде ул. «Бик яхшы аңлыйм. Ләкин шушы мөмкинлекләрдән чыгып ярдәм итәсездер бит? Сезгә бу театр кирәкме?» – дим. «Безгә татар театры кирәк. Без халыклар дуслыгы яклы», – диде. Чыннан да, аларда мөмкинлекләр зур түгел: театр сәнгате мәсьәләсендә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе бюджетындагы аерма күренеп тора.

«Оренбург татарлары үзләре татарча белмәсә дә, балаларын татар театры студиясенә йөртә»

Шәһәрдә татарлар да аз булгач, ничек яши соң анда татар театры?

Татарлар күбрәк Оренбургның үзендә түгел, өлкәсендә яши. Театр татарлар яшәгән шәһәрләргә һәм авылларга үзе йөри. Бу татар театры өчен оригиналь язмыш түгел – Татарстанда Буа, Минзәлә, Әтнә театрлары да шул тормыш белән яши. Чөнки план үтәүнең башка мөмкинлеге юк. Дәүләт театры булгач, без планны үтәргә тиеш.

Стационарда спектакль куя торган атнага бер-ике көн бармы соң?

Бар-бар. Күбрәк тә. Ләкин бит анда күбесенчә балалар өчен рус телендә спектакльләр күрсәтелә. Без берничек тә татар телендә генә уйный торган театр була алмаячакбыз. Якын киләчәктә бу шулай. Алга таба ничек булыр...

Моны 50гә 50 дип аңларгамы?

Юк инде. 80 процент татар телендә өлкәннәр репертуары һәм балалар репертуарының 80 проценты – рус телендә. Әлегә ул 100 процент. Мин аны 80 процент калдырырга тырышырмын. Һичъюгы, «Сәйяр» студиясе балалары өчен булса да...

Татар студиясемени?

Әйе, театр каршында «Сәйяр» балалар студиясе эшли. «Сәйяр» труппасын Оренбургтан Ильяс Ашказарский башлап җибәргәнен беләсең – аның хөрмәтенә балалар студиясе дә шушы исемне йөртә. Шушы «Сәйяр»га шәһәрдә яшәүче татар гаиләләре балаларын татар телен өйрәнсеннәр дип бирәләр. Анда балалар бик күп йөри. Казандагы «Апуш»лардан да күбрәк безнең театр студиясендә балалар. Чөнки Оренбург татарлары үзләре татарча белмәсә дә, балаларын шушы татар театры студиясенә йөртә. Гореф-гадәтләрне өйрәнсеннәр, диләр...

Димәк, әле хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел.

Андагы татарларның татар булып яшәү нияте бар. Нигә шулай килеп чыкканын белмим, ләкин кайсыдыр моментта нидер булган һәм татар театрында тамашачы проблемасы игътибарсыз калган...

Шулай итеп, балалар татар студиясенә йөриләр һәм русча спектакльләр карыйлар...

Әйе. 20 еллап балалар спектакльләре биредә русча уйналган. Минем өчен моны белеп тору һәм берни дә эшли алмыйча ризалашырга мәҗбүр булу – авырлык. Чөнки дәүләт театрының тамашачы саны буенча планы бар, театр күпмедер акча да эшләргә тиеш.

Шуңа күрә ризалашмый кая барасың?

Моннан 10-12 еллар элек мин Бурятиядә булдым. Шушы вакыт эчендә алар балаларга спектакль уйнауның бер юлын тапканнар – пластика белән, интонация белән эш итәләр: аз гына сүз белән булса да бурят телендә уйнарга тырышалар. Без дә шушы юлны сайларбыз мөгаен, башка вариант юк.

«Тамашачыны театрга кайтарырга кирәк»

Әлегә театрда үз вакытында Рөстәм Абдуллаев куйган спектакльләр уйналамы?

Мин Рөстәм Абдуллаевны да бик хөрмәт итәм. Ул көчле режиссер. Ләкин ул элеккеге театр режиссеры: 80нче, 90нчы, 2000 нче елларда ул эшне бик әйбәт алып барган. Ни кызганыч, соңгы елларда театрның яшь буын режиссерлар ныклы элемтәсе булмаганлыгы күренә. Безнекеләрдән анда ике генә режиссер куйган – Ренат Әюпов һәм Булат Бәдриев. Алар әйбәт режиссерлар. Ләкин яшь тамашачыны театрга китерү өчен яшь режиссерлар кирәк.

Иманым камил – яшь тамашачыны аның замандашы куйган спектакльгә китереп була. Аларга Булат Гатауллин, Әминә Миндияр, Гөлназ Минкиналар кирәк. Мин аларны китерергә тырышачакмын. Әминә чыгарды да инде. Әлбәттә, без зур гонорарлар түли алмыйбыз – бюджетыбыз зур түгел.

Шуңа да чагыштырмача зур гонорар сорамаган режиссерлар сайларга кала инде. Айдар Җаббаровны чакыра алмыйсың.

Аны чакыруның әлегә мәгънәсе юк. Башта тамашачыны театрга йөрергә өйрәтергә – дөресрәге, аны театрга кайтарырга кирәк. Залны тамашачы белән тутырырга кирәк. Шуңа күрә мин репертуарга комедия һәм мелодрамалар кертәм. Чакырсам, инде танылып өлгергән режиссерларның да баш тартмаячагын беләм: теләсә нинди Кулов һәм Жамбалова киләчәк...

Әле гонорарга ташлама ясарга да мөмкиннәр.

Әлбәттә, хәтта бушка эшләүчеләре дә булачак. Чөнки эшләгән яхшылыклар онытылмый. Ләкин әлегә иртәрәк. Без бер-ике ел башкачарак эшләрбез: яшь режиссерлар белән яңа комедияләр һәм мелодрамалар куярбыз. Яңа гына режиссер Нәфисә Исмәгыйлева «Өлешеңә тигән көмешең» (Равил Сабыр пьесасы) комедиясен чыгарды – әйбәт спектакль, халык яратып карый. Шулай итеп тамашачы белән дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк. Аннары инде шушы тамашачы белән алга таба китәргә дә мөмкин булачак. Без һич кенә дә бер урында тормаячакбыз. Алга барабыз...

Ягъни, синең театр үсеше өчен төгәл концепцияң бар, әйеме?

Әлбәттә, бар. Мин аны яздым. Мин революцион юлны сайламадым, эволюцион юл белән барачакбыз. Ләкин концепция һәрвакыт туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Менә, бер режиссерны чакырдым, ләкин әлегә премьера вакыты күчерелде. Чөнки куелган спектакль миңа да ошамый, артистларга да. Театрда нәрсә килеп чыгасын алдан белеп булса, теләсә кем даһи продюсер, даһи менеджер булыр иде. Сизгерлек кирәк, тәҗрибә кирәк, әлбәттә, ләкин конкрет бер ситуациядә аларның берсе дә булышмаска да мөмкин.

Нияз, дөрес аңладыммы: режиссер килгән, эш башланган, ләкин чыгып килә торган спектакль артистларга да, җитәкче буларак сиңа да ошамый. Шуңа күрә сез премьера белән ашыкмыйсыз, шулай ук, спектакльдән дә баш тартмадыгыз, әлегә паузада, алга таба күз күрер – шулаймы?

Нәкъ шулай. Акчалары тотылган, ләкин театрга министрлыкның ышанычы булгач, без туктатып тора алдык. Ул режиссер белән ныклап сөйләштек, аңлаштык, уртак фикергә килдек. Хәзер ул башка проектта катнаша, аннары әйләнеп кайтачак – эшләп бетереп премьерасын чыгарачакбыз. Театр шундый әйбер: кайчакта бер көтмәгән проект «ата», көтелә торган шедевр...

Чакырылган режиссер спектакльне чыгарганда соңгы сүзне кем әйтергә тиеш: спектакльне алып калачак сәнгать җитәкчесеме, әллә куеп китеп барачак режиссермы?

Төрлечә була. Кайчагында сәнгать җитәкчесе хаклы, ләкин һәрвакытта да түгел. Барысы да театрдан һәм конкрет ситуациядән тора. Бу очрак өчен ниндидер уртак канун юк.

Ә син ничек итергә җыенасың үзең чакырган яшь режиссерлар белән?

Бергә хәл итәчәкбез. Диалог алып барырга кирәк.

Киреләнсә... Әллә сиңа каршы киреләнеп булмыймы?

Буладыр. Әлегә андый кешене күргәнем булмады, шуңа андый тәҗрибәм юк. Минемчә, һәрвакыт уртак тел табып була. Товстоногов «Театр компромисс юлы», дип юкка әйтмәгән. Кайчакта амбицияләрне тыя белергә дә кирәк. Без бөтенебез үзсүзле, горур...

..күп беләбез...

Әйе, хакыйкатьне генә сөйлибез... Ләкин кайвакытта үзеңне тыярга кирәк. Театр – ул компромисс юлы, үз-үзеңне тыю юлы.

Нияз Игъламов. 2018 ел.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Театрга баш режиссер кирәк»

Проблемалардан башлаган идек, Оренбург театрында тел проблемасы һәм тамашачы проблемасыннан тыш нинди проблемалар бар? Син хәл итә ала һәм хәл итә алмый торган, ягъни, хәл итү юлы табылмаган проблемалар дип бүлсәк.

Хәл итү табылмаганына килгәндә, без атнага 2 көн театрны Музыкаль театрга арендага бирәбез. Чөнки музыкаль театрның бинасы янып китте һәм алар төрле сәхнәләрдә эшлиләр. Бу – министрлык карары, без берни дә эшли алмыйбыз. 12 һәм 16 ноябрьдә безнең үз премьераларыбыз булганга ике атна дәвамында сәхнәбезне арендага бирүдән азат булдык. Музыкаль театр – шәһәрдә иң популяр театр...

Аренда көннәре халык театрга йөри торган атна ахырына туры киләме?

Төрлечә... гадәттә сишәмбе һәм пәнҗешәмбегә туры килә.

Бу ничә елга сузылачак?

Икенче ел ремонт бара һәм тагын 3 елга сузылырга мөмкин, чөнки театр ремонты ул шундый нәрсә, яңаны төзү җиңелрәк.

Аларның репетицияләре дә сездәме?

Юк. Спектакль алдыннан оркестр белән прогоннар гына була. Алар спектакль куйган көн – тулысы белән аларныкы һәм без репетицияләребезне фойеда ясыйбыз. Чөнки залыбыз берәү генә, репетицияләр өчен башка залыбыз юк. Читкалар өчен бүлмәбез генә бар. Әйе, бу безгә кыенлыклар тудыра. Ләкин шулай килеп чыккан икән, бер сүзебез дә юк. Аренда акчасы да бар...

Сезнең театр залы төрле мәдәни чараларга аренда өчен кызыклымы?

Бар. Сорыйлар. Татарстаннан һәм Башкортстаннан театрлар да, җырчылар да килеп тора. Ләкин бит ул акчаны алып утырып кына эш бармый. Театр – беренче чиратта сәнгать.

Бу бердәнбер хәл итеп булмый торган проблема булдымы?

Башкалары үз җаена бара. Декабрь аенда театрга артистлар белән мастер-класслар үткәрергә Нурбәк Батулла киләчәк. Артистлар белән тел һәм пластика буенча һәрвакыт күнегүләр булып торырга тиеш. Академия театры андый белгечләрне штатта тота ала – аларның андый мөмкинлеге бар. Без алай итә алмыйбыз, ләкин үзебезчә хәл итәбез. Быел август аенда сәхнә теле белгече Илсөяр Шиһапованы дәресләр үткәрергә чакырган идем. Әлбәттә, 5-7 көнлек семинарлар этәргеч кенә бирә, тулы канлы белем алу дигән сүз түгел, калганы артистның үзеннән тора, дисциплинасы булган артист үзе дәвам итә.

Безнең артистлар балалар кебек, Рөстәм Абдуллаевның кабат театрга кайтмаячагын да күңелләре белән кабул итеп бетерә алмыйлар әле. Алар бит спектакльләрне дә яртышар ел чыгарып яшәргә күнеккәннәр. Хәзер спектакльне ай эчендә чыгарырга кирәк, чакырылган режиссерлар озак ята алмый, театр да аларның кунакханәдә озак ятуын түли алмый.

Хәзергә, белүемчә, Оренбург театрында баш режиссер да, гомумән, бернинди режиссер да юк бит, әйеме? Булачакмы?

Юк. Әмма театрга баш режиссер кирәк. Режиссер татар телендә иркен сөйләшә ала торган татар кешесе булырга тиеш. Труппа белән аралаша ала торган кеше кирәк. Артист, башы авыртса, директорга керә, ә инде иҗади мәсьәләләр буенча аңа аралашу өчен режиссер кирәк. Баш режиссер бит ул артистлар өчен психолог та. Шуңа режиссер читтән торып түгел, театрда булып эшләргә тиеш.

Мин үзем алай да эшләр идем, ләкин әлегә андый шартлар юк. Чөнки Оренбургка килгән саен яки кунакханәдә тукталам, яки фатир арендаларга туры килә.

«Муса Җәлилгә багышланган спектакль аншлаг белән бара»

Театрның сиңа яшәү урыны бирү мөмкинлеге булса, күченер идеңме?

Әнием авырый, хәзер генә күченә алмыйм. Казан дәүләт мәдәният институтында да укытам – хәзер студентларны да ташлау дөрес булмас. Аның акчасы да бик аз инде, анысы да, дөресен әйткәндә, күбрәк институтка бару өчен таксига китеп бетә. Әмма мин үземнең студентларга кирәклегемне тоям, аларга белем бирәсем килә. Институтта укыту күпмедер дәрәҗәдә үзеңне тонуста тотарга да булыша. Ркаил Зәйдулла рәис булганда, Язучылар берлеген дә ташлап китүе кыен – ул бит мине ышанып эшкә чакырды (Нияз Игъламов ТР Язучылар берлегендә рус секциясе консультанты – авт.иск.). Аның әле 2 ел ярым эшлисе бар, ул киткәч китә аламдыр, бәлки. Гаиләне күчереп була...

«Әкият»тә дә эшли идең...

Юк, аннан киттем. Илгиз Зәйниев белән утырып сөйләштек. Ул Камал театры ягыннан да, «Әкият» ягыннан да Оренбург театрына мөмкин кадәр булышырмын, диде. Театрга Татарстаннан ярдәм, чыннан да, зур. Конгресс ягыннан, Әхмәтов җитәкләгән комиссия ягыннан да, министрлыктан да... Үзебез дә ярдәм генә көтеп утырмыйбыз, әлбәттә, төрлечә тырышабыз.

Театрда директор урынбасары Кристина Милицкая бар – татар җанлы рус кешесе. Шаккатам мин аңа! Ул бик күп грантлар ота. Грант акчасына «Сәйяр Ильяс» («Сайяр Ашказарского») спектаклен чыгардык (драматург – Рәдиф Кашапов. Режиссер – Әминә Миндияр). Быел Толстой хикәяләрен сәхнәләштерү буенча Россия грантын откан. Лев Толстойның «Оренбург хикәяләре» циклы бар. Хәзер кытай режиссеры Ланьбо Цзяо «Оренбургские рассказы Льва Николаевича» спектаклен куеп ята.

Кыскасы, Кристина грантларны бик матур яза һәм ота, ләкин кайчакта ул грантлар планнарга да каршы төшә. Сентябрьдә Толстой буенча грант алды, ә ноябрьдә премьера чыгарга тиеш. Чөнки...

Чөнки декабрь – чыршы бәйрәмнәре ае.

Әйе. Театрны ярты ел ашата алырлык көннәр. Аны берничек тә калдырып булмый. Оренбург ата-аналары безнең театрга балаларын чыршы бәйрәменә алып килергә бик ярата. Әлбәттә, компромис табарбыз. Чөнки компромис – театрлар өчен бердәнбер юл.

Татар театры тарихында тирән эз калдырган Ашказарский турында спектакль чыгаруыгыз яхшы булган. Спектакль 10 декабрьдә Казанда – Камал театрында күрсәтеләчәк икән – көтәбез. Оренбург халкы Ашказарскийны хәтерлиме?

Оренбург өлкәсе – шәхесләргә бай өлкә. Без шәхесләрне зурлаган андый спектакльләрне чыгарабыз. Ләкин, дөресен әйткәндә, халык биографик спектакльләрне яратып бетерми. Бездә «Кызыл паша» чыккан иде, «Хөсәения» мәдрәсесе тоткан бертуган Хөсәеновлар турында спектакль бар. Әмма аларга халыкны җыюы авыр. Әмма без андый спектакльләрне чыгарачакбыз – шәхесләребезне таныту безнең миссия дип саныйм.

Ә менә Муса Җәлил белән хәл башкача – аны бөтен Оренбург халкы ярата, руслар да үзләренеке дип таный. Муса Җәлилгә багышланган спектакль аншлаг белән бара, рус мәктәпләреннән дә тулы класслар белән киләләр. Чөнки Муса Җәлил анда якташлар программасына кергән.

Бу балалар спектаклеме?

Үсмерләр өчен. Алга таба Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләре буенча спектакль чыгару уе бар...

Проблемалар дигәннән, тагын бер проблема бар икән. Ул әлбәттә, чишелми торган түгел, әмма әлегә чишелмәгән – безнең синхрон тәрҗемәче юк. Кайчакта шулай туры килә: беренче бүлектә бер актер укый, икенчесендә – икенчесе. Безнең артистларның тел проблемасы юк, барысы да бик яхшы рус телле, чөнки рус мохитендә яшиләр.

Ярар, синхронистыгыз юк, булыр дип тә уйламыйм, бөтен дөньясы кысылганда сездә генә синхронист штаты барлыкка килмәс. Артистларыгыз җитәме соң?

Менә яңа гына бер яшь актриса...

Алдыгыз...

...декретка китте. Алмадык шул. Җибәрдек. Тиздән бала таба.

Актрисалар декретта озак утырмас алар. Берничә айдан килеп тә җитәр.

Ул болай да бик уңайсызланып кына китте инде. «Гафу итегез, Нияз Рәүфович, сездән сорамадым», – дип тора. Нинди сорау ди инде?! Бу бит тормыш мизгеле.

Театрга артистлар кирәкме?

Кирәк.

Әйтик, Казан театр училищесын тәмамлаган яшь артистлар сезгә килергә теләрләрме икән?

Оренбург – өлкәнең башкаласы. Бездә мөмкинлекләр зур. Нигә килмәсләр икән?!

Килерләр шул. Чөнки синең фестивальләр тәҗрибәсе зур – театрның авторитетын күтәреп, фестивальдән фестивальгә дә йөри башларсыз әле. Ә яшьләр өчен бу кызыклы.

Әлегә Россия фестивальләрендә күрсәтерлек спектакльләр белән бик мактана алмыйм. Чөнки минем таләпләрем югары – болай гына йөреп кайтудан ни мәгънә?! Ә менә Татарстанда күрсәтерлек әйберләр бар. Дөрес аңла, ташлама мәгънәсендә әйтүем түгел, татар мохите өчен кызыклы спектакльләребез күп, Татарстан тамашачысы аны яратачак. Ә Россия күләмендә күрсәтү өчен башка төрле спектакльләр сорала – алар булачак.

«Без тырышырбыз»

Бина нинди хәлдә?

Косметик ремонт кирәк инде. Бигрәк тә тамашачы йөри торган якны рәткә кертәсе иде – фойены тамашачы өчен уңайлы һәм аңа эстетик ләззәт бирә торган урын итәсе килә. Әмма акча юк. Буфетны да кайтарасы иде – тамашачы өчен аның булуы да кирәк.

Син кайсыбер спектакльләрне архивка озаттыңмы соң?

Әйе. Бер спектакль бар анда: мин дә, артистлар да яратмыйбыз. Әмма тамашачы буенча директор урынбасарының шуны куйдырасы килә, чөнки халык йөри. Әле ул сезон азагына кадәр уйналачак.

Бөтен театрлар кабатлый торган репертуар проблемасы турында әйтмәдең әле.

Әйе, ул бөтен татар театрларына кагылган проблема – репертуар проблемасы: пьесалар аз, алар җитми. Театрлар драматургларга караганда күбрәк. Бу мәсьәләдә Камал театры актив эшли – яшь драматургларны сәхнәсенә чыгара. Кайвакыт җимешләре уңышлы чыга, кайвакытта – төрлечә. Минемчә, Фәрит Бикчәнтәев бик күркәм миссия башкара. Бик кирәкле эш! Без, ни кызганыч, андый эшне башкара алмыйбыз. Без йә атабыз, йә безне аталар...

Башка театрлар белән дуслык бармы?

Татарстан театрлары ярдәм кулын суза. Оренбург өлкәсенең рус драма театрының баш режиссеры Рифкать Исрафилов та безнең спектакльләргә йөри. Ул бит әтием (Нияз Игъламов – танылган театр тәнкыйтьчесе һәм педагогы Рәүф Игъламов улы. авт) белән дус иде. Аның чәчәк аткан чагы, башкорт театрын күтәргән чагы...

Шушы театрны заманча театр ясау өчен үзеңә күпме вакыт бирәсең?

3-4 ел. Театрда бит гел планлаштырганча гына бармый. Әмма без тырышырбыз. Мин бу театрга алынып өстемә зур җаваплылык алдым.

Ягъни, 3-4 елдан Оренбург театры гөрлиячәк... дөньялар шул чама тотрыклылык белән барса...

Күк капусы ачылмаса яки кыямәт көне җитмәсә, 3-4 елда театр җанланачак.

Уңышлар телим. Сезгә бит телне, милләтне саклау миссиясе дә йөкләнгән – эшләргә дә эшләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар