Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз Җәләловның улы армиядән кайткан - фотолар

news_top_970_100
Нияз Җәләловның улы армиядән кайткан - фотолар
социаль челтәрләр

Җырчы Нияз Җәләлов гаиләсенең бу көннәрдә бик зур шатлыгы бар – аның улы Булат армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайткан. Җырчы Булатны вокзалда сөйгән кызы, әти-әнисе, апасы, якыннары каршы алган. Солдатның якыннары белән күрешү мизгелләрен Нияз Җәләлов социаль челтәрләргә урнаштырган. Әти кеше үзе дә улы өчен чын күңелдән сөенү һәм горурлык хисләрен яшереп тора алмый. «Әле яңа гына армиягә киткән иде кебек. Инде бер ел вакыт сизелми дә узып китте. Ышана да алмыйм – малаемны каршылыйм бит бүген», – ди ул. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Һәр ир-егет ил алдында үзенең хәрби бурычын үтәргә тиеш. Булат армиягә үз теләге белән китте. Армиядән алып калу турындагы уйларны башка кертмәдем», – дип сөйләгән иде җырчы бер ел элек «Интертат»ка.

 

Фото: © социаль челтәрләр

  • «Кило ярым прәннек»не җырлаучы Нияз Җәләлов: «Тагын бәби алып кайтуыбыз да ихтимал»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100