Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер ел хәзер үтеп китә» — Нияз Җәләловның улы армиягә киткән

«Булатны армиядән алып калу турындагы уйларны башка кертмәдем», — ди җырчы.

news_top_970_100
«Бер ел хәзер үтеп китә» — Нияз Җәләловның улы армиягә киткән
https://www.instagram.com/niyaz_zalyalov949/

Җырчы Нияз Җәләловның улы Булат армия сафларына киткән.

«Һәр ир-егет ил алдында үзенең хәрби бурычын үтәргә тиеш. Булат армиягә үз теләге белән китте. Аларны әлегә Саратов шәһәрендә укыталар, әзерлиләр. Дүрт айдан соң кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәчәге билгеле булачак. Якынча, химик гаскәрләргә эләгәчәксез дигәннәр.

Армиядән алып калу турындагы уйларны башка кертмәдем. Вакыты күп түгел, бер ел хәзер үтеп китәр. Без ике ел хезмәт иттек әле. Иң мөһиме — исән-сау әйләнеп кайтсын», — дип сөйләде җырчы "Интертат" хәбәрчесенә.

Нияз Җәләлов әлегә гаиләсе белән авылында ял итә. «Июнь ахырында Пенза, Ульяновск, Перьм якларына ярты айлык гастрольләргә кузгалабыз», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100