Нияз Җәләлов: «Хатын-кызның кайдадыр йөрергә буш вакыты калырга тиеш түгел»
Кайчандыр татар эстрадасына «Яшиселәр килә», «Кило ярым перәннек» кебек җырлары белән чыккан автор-башкаручы Нияз Җәләлов соңгы елларда сирәк күренә башлады. Баксаң, ул гел чыгышлар ясап тора икән. Яңа клиплар гына чыгармый. Күптән түгел ике «5»лене тутырган җырчының үзе белән «Интертат» әңгәмә корды.
Нияз абый, әле күптән түгел генә туган көнегез булып узды. Яшь барганга уфтанмыйсызмы?
Яшь барган саен уфтанырга түгел, сөенергә кирәк. Димәк, син яшисең. Яшең бармаса, син юк, дигән сүз. Аллага шөкер, сөенәм генә. Яшемне яшермим. Миңа беркем дә 35 яшьтән артыгын бирми. «55 яшь», – дигәч, «Син алдыйсыңдыр», – дип әйтәләр. Менә шулай яшәртәләр инде мине.
Яшь хатын белән яшәгәнгәдер инде ул...
(Көлә.)
Ничә яшь соң арагыз?
20 яшь. Яшь арасы мөһим түгел. Үземнең төркемемдә яшь артистлар эшли. Алар янында картаеп булмый инде.
Яшь хатынга өйләнеп, башка ир-атларга үрнәк күрсәтмисезме?
Нәрсә күрсәтәм? Башкаларның үз фикере, синең – үз фикерең, дигәндәй.
Беренче гаиләгез таркалганга үкенмисезме?
Юк. Нәрсәгә үкеним? Үкенәсең булса, гаиләдән китмисең бит. Уйлап башкарган адым. Аерылганга да 10 ел вакыт узган.
Аерылышуга, кабат гаилә кордыгызмы?
Әйе.
Сәхнәгә чыкканыгызга да шактый бит. «Яшиселәр килә», «Кило ярым перәннек» җырыгыз әле дә колакта яңгырап торган сыман.
Сәхнәгә чыгуыма 10 ел. Беренче җырларым – «Ике болыт», «Яшиселәр килә», «Кило ярым перәннек». Күпчелек «Яшиселәр килә» җырым аша танып ала.
Клиптагы сыман, әти-әниегезгә күчтәнәчкә перәннек алып кайтасызмы? Бүгенге көндә исәннәрме?
Шунысы кызык: беркайчан да перәннек алып кайткан булмады. Аллага шөкер, бүгенге көндә икесе дә исән-сау. Әлки районының Бибай Чаллысы авылында гомер кичерәләр. Әнием Рәмиләгә – 88, әтием Габбаска – 90 яшь. Үрдәк, тавыклар асрыйлар. Шулар белән юанып яшиләр. Балалар, оныклар гел кайтып йөрибез. Болай гаиләдә 5 бала үстек. Мин – төпчеге.
Сез – иң иркәсеме?
Юктыр.
Әмма кызу канлылык бар.
Мишәр бит (көлә). Кызып китә торган гадәтемә Илсинә өйрәнде инде.
Күптән түгел авыл көнен дә уздырып килгәнсез.
Әйе, туган авылым Бибай Чаллысына кайтып, авыл көнен уздырып килдем. Миңа кадәр авылдашларыбыз үткәргән иде. Исән чагында Хәния Фәрхинең дә кайтканы булды. Бүгенге көндә авылыбызда 40 йорт бар. Бәйрәмгә 300ләп кеше җыелды. Минемчә, авылларда авыл көнен, сабантуйлар оештыру – бик дөрес әйбер. Күпме күрешмәгән авылдашларыңны күрәсең. Бергә уйнап үскән авылдашымны бер 25 ел күрмәгән булганмындыр. Ул авыл көненә кайткан иде. Үзе Төмәндә яши. Социаль челтәрләргә авыл көнен уздыруыбыз турындагы белдерүне куйган идек. Бөтен кеше җыелды. Төркемемдә эшләүче Фәнзирә Хаюмова, татар эстрадасыннан җырчы Фирүзә Хафизова, алып баручы Раил Рамазанов кайттылар. 3 сәгать буе концерт куйдык. Авыл халкы белән аралаштык. Мондый очрашулар кирәк. Авыл халкы бик канәгать калды. Исән булып, икенче елга авыл көнен тагын да зуррак үткәрәсе килә әле.
Каядыр укыган идем. «Нияз ит нокталары тота иде. Яхшы эшен ташлап, сәхнәгә китте», – дип язылган сүзләр бар иде анда. Ит бизнесыгызны ташлаганга үкенмисезме?
Әйе, ит нокталарым бар иде. Сатучылар тоттым. Нигездә, итне Шыгырдан мишәрләре ташый иде. Үкенерлек булса, мин аны эшләмим. Гомер буе анда эшләп булмый бит. Минем алга барасым, үсәсем килде. Анда утырып та 20 ел гомерем үтте.
20 ел ит саткансыз, димәк... Хәләл ит саттыгызмы?
Әйе. Итнең төрлесе булгандыр инде.
Әллә дуңгыз итен дә?
Дуңгыз итен сатуын сатмадык. Итнең хәләл икәнен кем белә. Хәләл дип, уптым сатучылардан сатып аласың инде.
Баштагы вакытларда сәхнәгә чыкканда авырлык күрдегезме?
Күрмәдем, дисәм, дөрес тә булып бетмәс инде. Беренче концертта булды.
Нәрсә булды?
Бөтен җиремнән су акты. Мин инде сәхнә кешесе түгелмен. Багана кебек басып торып җырладым. Аннары тамашачы алдында чыгыш ясарга өйрәндем. Алай авырлык күрмәдем.
Бүгенге көндә чыгышлар ясап йөрсәгез дә, ни өчендер клиплар төшермисез.
Минем нибары 2 клибым бар. Шулай туктап калды. Клип төшерү турында уйлаганым да юк. Чыгарсаң була инде. Бәлки, көзгә таба берәр яңа җырыма клип төшерербез.
Бүгенге көндә сез «востребованный» артистмы?
Аллага шөкер, эшсез торганым юк. Гел йөреп торам. Туйларга, юбилейларга, сабантуйларга чакыралар. Димәк, мин тамашачыга кирәк.
Кайсы районнардан күбрәк чакыралар? Сезне мишәрләр нык яратадыр инде?
Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда юньләп йөргәнем юк. Соңгы елларда Пенза, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Пермь якларында еш чыгыш ясарга туры килә.
Илсинә артист тормышыгызга өйрәнеп беттеме? Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә?
Өйрәнде, әлбәттә. Илсинә – Питрәч районының Шәле авылы кызы. Бик тырыш, уңган. Беренче эше – РКБда, икенчесе – стоматологиядә, өченчесе – балаларга колаклар тишә. Берьюлы 3 урында эшли.
Яшь хатынны ник эшләтәсез?
Хатын да, ир дә эшләргә тиеш. Хатын-кызның кайдадыр йөрергә буш вакыты калырга тиеш түгел.
Сез шундый позициядәме?
Әйе. Эш, эш! Мин үзем дә эшсез тора алмыйм. Миңа тәүлек әйләнәсендә эшләргә кирәк.
Илсинәне улы белән кияүгә алдыгыз. Бигрәк улы сезгә охшаган. Сезгә кем дип әйтә?
Аны күп кеше шулай ди (елмая). Имильгә 14 яшь булды. Беренче яши башлагач та, «әти» дип әйтә башлады. Мин килгәндә, аңа нибары 3-4 яшьләр генә иде бит. Икебез дә кара тәнлерәк шул. Йөзгә охшаганбыз. Беренче гаиләмнән кызым Алия дә, улым Булат та кара тәнлерәк.
Аларга булышасызмы? Аралашасызмы?
Әлбәттә. Алар бит – минем балалар. Бер көн дә аралашмыйча калган юк.
Дәү әти дә булдыгыз инде бугай.
Әйе. Кызым Алия дәү әти ясады. Радмир исемле 1 яшь ярымлык оныгым бар. Бу көннәрдә кызым декреттан эшкә чыкты. Ратмир балалар бакчасына китте. Балаларым икесе дә акыллы. Икесен дә укыттым. Аллага шөкер, икесен дә кеше ясадым. Алия Казан дәүләт финанс һәм икътисад университетын тәмамлады. Бухгалтер, икътисадчы булып эшли. Кызыма – 33, улыма 22 яшь тула. Улым 9нчы сыйныфны тәмамлап, көллияттә автомеханикка укып чыкты. Аннары армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәзер заводта эшли. Берәр югары уку йортына кертергә, дип торабыз.
Сез үзегез дә иртә өйләнгән түгелме?
20 яшьтә. Армиядән кайтуга өйләндем. Аллага шөкер, балалар белән аралар әйбәт. Дәү әнисе белән дәү әтисе янына Бибай Чаллысына кайтып йөриләр.
Бәби алып кайтырга уйламыйсызмы?
Алып кайту теләге бар. Бигрәк тә Илсинә кыз тели. Аны да аңлыйм.
Булмыймы? ЭКО ярдәм итмәсме?
Нинди ЭКО?! 20 яшьлек егетләрне янга куям. Эчмим, тартмыйм. Спорт белән шөгыльләнәм. «Сулга» йөрмим. Хатынны гына яратам.
Кайдадыр укыдым. Имеш, Нияз Җәләлов бер банкетында кызларга бәйләнгән, дип.
Юктыр. Безне, артистларны, шулай «яраталар» инде. Махсус гайбәт итеп чыгарырга мөмкиннәр. Кемгәдер бәйләнгәнемне хәтерләмим. Булмаганны да булган итеп чыгаралар бит. Хәзер бернәрсәгә дә исем китмим. Мактаганнарына караганда, яманлап сөйләгәнне, киресенчә, яратам. Димәк, син бар, син яшисең.
Шәлегә еш кайтасызмы?
Вакыт булган саен кайтырга тырышабыз.
Сез Илсинә белән язылышканмы?
Юк, никах белән торабыз. Язылышу нәрсәгә соң ул?! Илсинәнең кулын «тёща»дан сорадым. Язылышу турында уйлаганыбыз да юк. Безгә болай да яхшы. Бергә торуыбызга 10 ел буладыр. Илсинәдән сорасаң, төгәл ничә ел торганны әйтеп бирә инде. Андый ише әйберләрне хатын-кыз әйбәтрәк белә.
Илсинәнең туган көнен беләсездер бит?
Беләм, әлбәттә (көлә). Шаярып сорыйсыңмы?
Илсинәгә иң зур ясаган бүләгегез?
Үзем. Фатир да, машина да алып бирмәдем. Барысын да үзе эшләп алды. Бик уңган, тырыш.
Гастрольләр вакытында кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз булмадымы?
Узган елны 9 майда Пензага барганда, бер поселоктан Т-34 танкы чыгып килә. Безне туктаттылар. Биюче Гүзәлия Хөснетдинова машинадан төшкән булган. Аның машинадан төшеп калганын беркем дә сизмәгән. Ул танкны телефонына төшерергә төшеп калган икән. Танк чыгып китте. Ә безгә «барыгыз!» дип, капитан юл бирә. Без китеп бардык. Капитан «подругу оставили!» дип рупорыннан кычкырмасынмы?! Аннан соң туктадык инде. Гүзәлия чабып килеп утырды.
Оятка калган чаклар да булды. Алексеевскиның үзендә концерт биргән идек. Шулай 5 җыр җырлап кердем. Биюче кыз каршыга чыкты да: «Нияз абый, сез кайда идегез?» – дип сорады. «Магазиныгыз ачык калган түгелме соң?!» – диде. Әйтәм карыйлар да көләләр, карыйлар да көләләр. Аңламадым. Нәрсәдер ачык икәнен уйламыйм да бит.
Берсендә сәхнәгә тапочки белән чыгып киткән идем. Чыккач, яңадан кереп киттем.
Түбән Новгородта гастрольләр вакытында таныш апа-абыйларда тордык. Анда Әлфия апа Авзалова белән Илһам Шакиров торган булган. «Менә шушы караватта Әлфия апа Авзалова йоклаган иде», – дип сөйләделәр.
Исән чагында, Рәшит Шамкай белән эшләдек. Концертларымда юморист буларак чыгыш ясый иде. Гел элемтәдә тордык. Үләр алдыннан телефонын алмый башлады. Авыртып ятты. Болай сәхнәгә чыгасы килде. «Нияз, кайчан гастрольләргә чыгабыз?» – дип үзе дә шалтыратып тора иде.
Ни өчен Татарстан буенча сольный концертлар бирмисез?
Моңарчы Татарстанда күп йөрдем. Карап торам: хәзер күп артистлар чит өлкәләрдә концертлар куя. Татарстанда аз йөриләр. Районы районы белән концерт куймыйлар. Аксубай, Тәтеш, Спас кебек районнарда концертлар юк диярлек. Концерт оештыру да чыгымнар сорый. Ә банкетта чыгымнар юк. Кунак буларак чакырган җиргә йөрим.
Туйларда ничә меңгә җырлап керәсез?
80 меңгә. Төрлечә. 7-8 җыр җырлыйм.
Яшь парларга багышланган җырларыгыз бармы?
Юк.
Ә ничек сез туйда җырлыйсыз?
Ничек инде?! Туйда яшь парларга гына багышланган җыр башкаралармыни?! «Яшиселәр килә», «Төтеннәр», «Телисеңме?», «Синең толым чәчләрең» дигән җырларны сорап җырлаталар. Нәрсә телим, шуны җырлыйм түгел. Яшь парлар үзләре минем репертуардагы җырларымның списогын төзеп җибәрә. Аннары шуларны барып җырлыйм.
Татар эстрадасында нинди генә премияләр алмыйлар! Сез аларның берсендә дә юк. Ни өчен катнашмыйсыз?
Чөнки миңа ул кирәк түгел. Нишлим соң мин аның белән?!
Бүгенге татар эстрадасында кайсы артистларны үрнәк итеп куясыз? Кайсы җырчылар белән кызыксынасыз? Җырларын тыңлыйсызмы?
Мәрхүм Эльмира Сөләйманованың иҗаты белән кызыксына идем. Аның җырларын бүгенге көндә дә тыңлыйм. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә бер генә артист белән кызыксынганым юк. Шулай да, җырчылар Сиринә Зәйнетдинованың, Руслан Кираметдиновның тагын да күбрәк тамашачылары булуын телим. Ник дигәндә, аларның тавышлары халыкчан.
Эльмира Сөләйманованы да соңгы юлга озатырга кайткан булгансыз...
Үлү хәбәрен белү белән киттек. Үлгән көнендә күмәбез, диделәр. Иртән тордым да, Эльмира Сөләйманованың алып баручысы Наил Мөбәрәкшин шалтыратты. «Нияз абый, син беләсеңме соң? Эльмира Сөләйманова үлде», – диде. Ышанмадым. Душтан чыккан гына идем. Аксубайдан тагын бер егет шалтыратты. Тиз генә җыенышып, Казаннан Чаллы шәһәренә киттек. Юлда барганда: «Бүген күммибез», – дип шалтыралар. Кире борылмыйсың бит! Моргтан алып чыкканарын көтеп тордык. Аннары өйләренә алып кайттылар. Өйләренә кердек. Эльмираның йөзен күрдем. Бөтенләй икенче төрле иде. Йөрәк белән үлгән кеше шулай үзгәрә, ди. Хатыным Илсинә дә әйтте. Берәр сәгать торганбыздыр. Әнисе елый инде. Авыр, әлбәттә. Әле дә арадан китүенә ышанып булмый бит. Эльмира ак розалар ярата иде. Каберенә куярлар дип, туганнарына ак розалар бәйләмен биреп калдырдым.
Беләсеңме, нәрсәгә эчем пошты? Аның белән бергә эшләгән татар артистлары ник берсе озатырга килсеннәр?! Казаннан бер Диләрә Илалетдинова һәм мин. Бөтен Чаллы артистлары килгән иде. Ильмира Нәгыймова, Рамил Галимҗанов бар иде.
Эльмираның әнисе Фидания апа белән бүгенге көндә дә элемтәдә торам. Аксубай районының Иске Ибрай авылы клубында урнашкан музейга кызының сәхнә күлмәкләрен алып кайтып куйдым. Быел март аенда музеен ачтык бит. Минем иҗат төркемем кайтты. Казанда да Эльмираның музеен булдырырга иде. Күлмәкләрен куяр идек. Әнисе әзерләп куйган инде. Күлмәкләрен яндырасы килми шул. Эльмира белән дус идек. Ул мине беренче сольный концертына махсус кунак буларак чакырган иде. Минем сәхнәгә чыккан гына вакытлар. Үзләренең авылындагы концертына да беренче итеп мине алып кайтты. Чын дуслар идек.
Чыннан да ачык, дус иде Эльмира. Явызлыгы юк иде.
Әниләр сыман ягымлы кеше иде. Йөзеннән нур бөркелә иде. Беркайчан да гайбәт сөйләмәде. Пандемия башланган елны сольный концертына да чакырган иде. Ахырдан бер җырымны Эльмира белән бергә башкардык. Быел яз көне, әле кар эреп бетмәгәндә, каберенә барып кайттык. Фидания апа елый инде... Сабырлык бирсен... Тагын барып кайтырбыз дип торабыз... Чыннан да кешелекле, зур йөрәкле артист иде... Кызганыч, арабыздан китеп барды.