Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нихәтле бәрәңге әрәм»: Ярты Татарстанны ашаткан «Кырлай» басуында бәрәңгеләр өелеп ята

news_top_970_100
«Нихәтле бәрәңге әрәм»: Ярты Татарстанны ашаткан «Кырлай» басуында бәрәңгеләр өелеп ята
видеодан скриншот

Арча районы «Кырлай» хуҗалыгы кырларында бәрәңге өелеп ята – бу хәбәр безгә мессенджерлар аша килеп җитте. Халык өем-өем бәрәңгенең әрәм булуына борчылды. «Кырлай» басуына килдек. Нихәтле бәрәңгене шулай әрәм итеп ташлаганнар. Эресе бар, вагы бар, нинди сорттан кирәк», – дип сөйли видео авторы.

Хуҗалыкны дөньяга җитәкчесе Габделхәй Кәримов танытты. Ул оештырган «Сервис-Агро» ширкәте Татарстанда иң эре агрофирмаларның берсе булды. Инвестор карамагында территорияләре 24 мең гектар җирне тәшкил иткән «Кырлай», «Игенче» хуҗалыклары исәпләнде. Кызганыч, Габделхәй Кәримов 2020 елның кышында 59 яшендә вафат булды.

«Кырлай» агрофирмасы белән Габделхәй Кәримовның улы Марат Кәримов җитәкчелек итә. Хуҗалык бәрәңге үстерү буенча профильләшкән. «Кырлай» басуларын һәрвакыт алдынгы дип, үрнәк итеп куялар. Республика җитәкчелеге дә шушы хуҗалык кырларында еш була. Халык сүзләренчә, бу хуҗалык кырларында үскән бәрәңгене белән бөтен Казан халкын тәэмин иткәннәр. Шуңа күрәдер дә басу кырында өелеп яткан бәрәңгеләр халыкны борчуга салган. Әрәм итүме бу, әллә данлыклы хуҗалыкның бөлүеме?

Район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалык тулы көчкә эшләвен дәвам итә, дип белдерде. Җитәкче сүзләренчә, басуда бәрәңгеләр әрәм булып ятмый.

Бернинди проблемалары да юк. Бүгенге көндә матур итеп эшләп яталар. Видеода күренгән бәрәңгеләр – сортировкадан чыккан бәрәңгеләр. Алар йә имгәнгән, йә чери башлаган. Бәрәңгене комбайн ала. Анда балчыгы да эләгә. Шул килеш складка кайта. Складта аерыла һәм утыртуга дигәне утыртуга китә, сатырга дигәне – сатуга, ә калган, дефекты булган бәрәңге яңадан басуга кайта. Ул бәрәңгеләр өелеп калмый. Аларны тараталар да эшкәртәләр. Нормаль бәрәңге ярминкәгә чыга, – диде Ленар Абдуллин.

Хуҗалык җитәкчеләре белән элемтәгә чыга алмадык. Күпме шалтыратсак та, телефонны алмадылар. Ленар Абдуллин сүзләренең ни дәрәҗәдә хаклы икәнен шул хуҗалыкта эшләүчеләр әйтә алыр, дигән фикердә калабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 сентябрь 2023
    Исемсез
    Экиятчелэр, бу кояшлы һава торышында хәзер яшелләнеп чыга бит ул бәрәңге,бер нигә дэ яраксыз була,хәтта хайванга да ярамый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100