«Әнисез яшәргә тиештер инде мин…» — Лилия Кадырова белән «Гадел әңгәмә»
«Китап» радиосы башкарма продюсеры, радио алып баручысы Лилия Кадырованың әти-әнисез балачагы авыр булганмы? Әнисен югалту кайгысын җиңәргә аңа нәрсә ярдәм иткән? Ни өчен ул Яңа ел саен әтисенә шалтыратып елый? Һәм җырчы Хәбиб белән Лилияне ниләр бәйли? Болар турында ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында сөйләде.
Лилия, син соңгы арада кофе белән бәйле әллә нинди маҗараларга юлыкканың бит әле. Кибеттән кофе урлап, бер тәүлек утырып чыга язгансың. Ничек шулай килеп чыкты? Синең хәтта кофе алырга да акчаң юкмы әллә?
79 сумлык кофе иде ул. Аллага шөкер, акча җитә. Менә шулай килеп чыкты. Мин моны ничек аңлатырга да белмим. Уйларга бирелеп, онытылып кибеттән чыгып бара идем. «Гафу итегез, әйдәгез, түлим», — дигәч, кибет администраторы түләттермәде.
Полиция хезмәткәрләрен чакырып, кассаларны яптырып, мине бүлеккә алып китеп… Бөтен булган «связьләремне» күтәреп, көчкә шул бер тәүлеккә утырмый калдым.
Гомумән, кеше әйберләрен урлаганың бармы?
Бәләкәй чакта кибеттән сагыз, кәнфит ише әйберләр алып чыгып киткән булгандыр инде. Беренче-икенче класста укыган чакта канцтоварлар саткан җирдән бетергеч алып чыгып киткәнем бар.
Үскәч?
Юк. Берәрсенең төнге йокысын, йә йөрәген урласам гына инде.
«Бушлай эшләү — „Татар радиосы“нда була торган хәл»
Син — гади авыл кызы. Казанга килеп, танылган «Татар радиосы»нда эшли башладың. Авыл кызы «Татар радиосы»на ничек килеп керә алды?
Бик ялгыш кына. Кастинг турында Инстаграмда күреп алдым. Ул вакытта татар-патиларга йөри идем. Модада иде бит алар ул чакта. Анда Айваз, Ринатлар йөри иде. Мин кастинг турында шуларның Инстаграмында күрдем. Шунда барып чыгыш ясадым. Шул ук көнне кич белән шалтыратып, икенче көнгә туры эфирга чакырдылар.
Ялгышмасам, ул вакытта сиңа бөтенләй түләмәгәннәр. Бушлай эшләп йөрдеңме син?
«Татар радиосы»на килгәч, була торган хәл инде ул. Төнге дискотекалар алып барганда, түләмәделәр. Көндезге эфирда түләнә башлады. Хәтәр генә, дүрт айлап төнге эфирларда түләнмәде. Анда: «Акча түләрләрме икән, юкмы икән?» — дигән уй башка килми инде. Бөтенесе сине тыңлый, ишетә… Бик зур абруй иде ул.
Ә нәрсәгә яшәдең?
Стипендиягә. Минем стипендия яхшы иде. Аннан соң, әнинең бертуган апасында яшәдем. Тулай торакта да бүлмәм бар иде. Яшәргә урын, ашарга әйбер булды.
Иң күп алган хезмәт хакың күпме иде?
О-о, бик күп… Истә калганы, ТМТВда ниндидер проектлар вакытында якынча 80 мең иде бугай…
80 мең алып эшләгән эштән көтмәгәндә генә китмиләр бит инде.
Әйе, ләкин ул 80 мең ай саен бирелә торган акча түгел. Бу ниндидер зур проектлар өчен бирелде. Бик сирәк була иде ул.
Нигә киттең?
Мин бик туйдым ул эштән. Көн дә бер әйбер эшли идем. Ә мин, гомумән, һаман шул бер әйберне генә эшләп утыра торган кеше түгел. Ял итәсе килә иде. Башта ялга китеп карарга тәкъдим иттеләр, ләкин минем китәсем килде.
Хәзер син — «Китап» радиосында башкарма продюсер. Анда ничек эләктең?
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов үзе чакырып алды. Мин «Китап»ка килеп, шигырьләр яздырып йөри идем. Ул читтән генә: «Кем булып эшлисең? Кая, ничек?” - дип сораштырып йөрде. Ике атна үткәч, иртән уянсам, Алмаз абыйдан: «Әйдә, татар халкына хезмәткә», — дигән хат килгән. Бу минем иң хәерле иртәләремнең берсе иде. Шулай килеп эләктем.
«Укытучылар белән „Әти-әнием янда булмаганга, мине җәберлисез сез“, дип ызгыша идем»
Әти-әниең аерылышуын ничек кичердең?
Бик яхшы кичердем. Бернинди рухи травмалар алмадым. Миңа барыбер иде дип әйтимме инде… Алар бик кинәт аерылышты. Аңламый да калдыммы соң мин аны…
Алар чыгып киткәч, кичләрен сагынып елаган чакларың булгандыр?
Бар инде, әлбәттә. Һәрбер балага да әти-әни кирәк бит инде. Әбиләрем, туганнарым — алтын кешеләр, Аллага шөкер. Минем туганнар үзләренең балаларына тәмле әйбер ашатканчы, миңа ашаталар иде, кызларына матур күлмәк алганчы, башта миңа яисә икебезгә берьюлы алалар иде. Мине бервакытта да кыерсытмадылар, игътибар да, ярату да бик күп булды.
Ләкин кеше күңеленә, әлбәттә, әти-әнисе якынрак. Авыр иде инде, әйе. Мин хәтта «Янда әти-әнием булмаганга, сез мине үпкәләтәсез, җәберлисез», — дип укытучылар белән талаша идем.
«Яңа ел саен әтигә шалтыратып елыйм»
Тулы гаилә белән еш җыела идегезме?
Әти-әни, әбиләр, барлык туганнар белән миңа алтымы, җидеме яшь тулганда җыелдык. Бу әти-әни бергә булганда иде әле.
Ә чыгып киткәч?
Юк, бүтән андый җыелулар булмады. Туган көннәрдә җыелыша идек. Ләкин әни яклап җыелышсак, әти килеп котлап кына китә иде. Алай кереп, безнең белән бер өстәл артында утырганы булмады. Бүләк кертеп киткәне истә. Шәһәрдә туган көн үткәргәндә иде ул. Әти бүләк алып кереп бирде, котлады да китеп барды.
Син Яңа елны яратып бетермисең, «Яңа елда ел саен елыйм», — дисең. Бу шул балачак хатирәләре белән бәйлеме?
Әйе. Чөнки Яңа ел — гаилә бәйрәме. Бу гаилә белән җыелмагангамы икән инде?.. Мин Яңа елны әни белән үткәрә идем. Яңа ел саен әни мине шәһәргә алып китә иде. Шунда миңа әти җитмәдеме икән?.. Психологик яктан карасаң, бу — чынга ашмаган теләкләрдер. Мин ниндидер могҗиза көткәнмендер, ул могҗиза булмагандыр инде…
Мин хәзер дә ел да әтигә шалтыратып елыйм. Курантлар суга башлыймы, әтигә шалтыратам. Әти: «Все-е, башланды… Кеше гулять иткәндә, әйдә, елап утырма инде», — ди.
«Өйгә кайтканда, өч тапкыр утырып еладым»
Быел син иң якын кешең — әниеңне югалттың… Бу авыр хәбәрне кем әйтте?
Моргтан шалтыраттылар. Йөрәге туктаган. Соңгы арада без аның белән сөйләшкән идек. Ул шалтыратып: «Авырып торам», — дип кенә әйткән иде. Ләкин бик җитди түгел иде авыруы.
Шул вакытта әниеңә әйткән соңгы сүзләреңне хәтерлисеңме?
Юк, хәтерләмим… Озак кына сөйләштек. «Хәлем авыррак әле, авырып торам, — диде дә… Бетте… Истә түгел шул. «Пока-пока», — шулай булгандыр инде.
Моргтан сиңа шалтыратып әйткәч, ниләр кичердең?
Белмим, бу нормаль күренешме икән инде… Акылдан шашмас, үзеңне югалтмас өчен, мондый борылышларга әзер булырга кирәк дип әйтәм. Әлбәттә, көтеп яшәргә түгел. Ләкин һәрберебезнең шунда китәсен белеп, әз генә булса да кайчакта уйланып, әзер булырга кирәктер.
Шалтыраттылар… Башта аңламыйсың, бер секунд аңламыйсың. Шул бер-ике секунд үткәч, бөтен әйберне дә аңлыйсың. Шок хәле түгел иде миндә. Баш мием белән нәрсә булганын аңлый идем мин. Все, бетте… Минем өчен дөнья туктады…
Мин эштә идем ул вакытта. Сәгать 12.47 иде. Акырып елап җибәрдем. Әтигә, абыйга, апаларга шалтыраттым. Аннары кайтып киттем.
Метродан өйгә кадәр ике тукталыш барасы. Мин шунда өч тапкыр чүгәләп утырып еладым. Утырырга урындыклар юк, ә мин бара алмыйм. Чүгәлим дә елыйм, чүгәлим дә елыйм…
«Әнине бер минутка кайтарып торыгыз. Саубуллашырга…»
Шул вакытта үзеңнең дә яшисең килмәгән чакларың булдымы?
Юк, андый уйлар юк иде. Анда: «Әнине бер минутка кайтарып торыгыз. Саубуллашырга…» — дигән бер генә теләк иде. Кайттым да, Чаллыга кайтырга дип әйберләрне җыям. Чаллыда яшәде бит инде әни. Абыйлар килеп алырга тиеш иде. Мин шунда утырам, ә башымда бер генә сорау: «Ни өчен мин һәм минем әни?» Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Җавап булмады, кызганыч…
Ләкин мин моны хәзер аңлыйм. Шулай булырга тиештер инде. Димәк, шулай әнисез яшәргә тиеш кешедер инде мин…
Синең: «Телевизордан да әнинең яраткан җырлары кинәт кенә уйнап китә», — дип әйткәнең булды.
Әйе. Мин өч көн үтүгә эшкә чыктым. Чөнки өйдә утырсам, бетәчәгемне белдем. Ләкин эштән кайтып, бер ай тирәсе көн дә идәнгә ятып елый идем. Аннан соң үземә: «Булды, үзеңне бетерергә ярамый болай», — дип елаудан туктадым. Әлбәттә, син ул вакытта бераз онытыла башлыйсың, эшкә кереп китәсең, тегене-моны эшлисең. Шул вакытта каяндыр һич көтмәгәндә әни белән бәйле әйберләр килеп чыга иде. «Онытма, исеңдә тот», — дигәнне аңлатамы икән инде ул?.. Бәлки, дога укырга кирәк булгандыр.
Иртән торып елый идем дә, мәчеткә бара идем. Аннан кеше булып, аңыма килеп чыга идем. Иң зур терәк дин булды. Башкача булмыйдыр ул.
«Хәбиб белән үбешер өчен генә очраша идек»
Лилия, син акыллы, уңган-булган, тыйнак, ашарга да пешерәсең. Нишләп егетең юк?
Ашарга пешерәм, ләкин мин беркайчан да егетләргә: «Менә, мин ашарга пешерәм, мин — бик яхшы хуҗабикә», — димим. Чөнки бу алай түгел. Мин, әлбәттә, пешерсәм, тәмле пешерәм, ләкин пешерергә яратмыйм. Аннары өй җыештыру кебек әйберләр дә миңа хас түгел. Мин андый кыз түгел. Бәлки, шуңа егетем юктыр.
Син хәзер бик танылган җырчы Хәбиб белән элегрәк очрашып йөргәнсең бугай.
Хәбиб безнең институтта чыгыш ясады. Ул вакытта Хәбиб танылган иде инде. Аннары бергә клубларга йөри башладык. Бернинди җитди мөнәсәбәтләр булмады, егет белән кыз кебек тә йөрмәдек. Языша идек.
Ул мине беркөнне хәтта клубта күрде. Исәнләштек. Анда әллә нәрсә булмады инде. Үбештек тә бетте.
Күптән түгел очрашканда үбештегезме?
Без гел үбешер өчен генә очраша идек инде.
- Лилия Кадырова белән «Гадел әңгәмә»нең тулы версиясен «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
- Элегрәк «Гадел әңгәмә» тапшыруында кунакта Рафис Атаказ, Айваз Садыйров һәм Лилия Хәйруллина булды.