«Ике атнада 40 килога ябыкты» — Рафис Атаказ яраткан кешесенең рактан үлүе турында | intertat.tatar

«Ике атнада 40 килога ябыкты» — Рафис Атаказ яраткан кешесенең рактан үлүе турында

Гел елмаеп йөрүче Рафис Атаказ чынлыкта ниләр кичерә? Яраткан кешесенең рактан үлүе аның тормышына нинди үзгәрешләр керткән? «Син гей», — диючеләргә ул ничек җавап бирә? Ни өчен ул беркайчан да хатыны һәм балалары булмаячак, дип ант иткән? Блогер Рафис Атаказ «Гадел әңгәмә» тапшыруында эчен бушатты.

Рафис, син нигәдер «сез» дип дәшкәнне яратмыйсың. «Сез» дию сине кимсетәме әллә?

Яратмыйм. Белмим, ник алайдыр. Үзем дә кешеләргә «сез» дип әйтергә теләмим. Мәктәптә, университетта да күп укытучыларга «син» дип эндәшә идем. Бераз фәлсәфәгә китсәм, без Аллаһы Тәгаләгә «син» дибез, ә Аллахтан түбән булганнарга никтер «сез» дип әйтәбез.

«Сез» дию татар халкына Совет чорында гына кергән. Аңа хәтле патшаларга да «син» дип дәшкәннәр. Тарихка күз салсак, борынгы, хан, солтаннарга да «Син ханым, син солтаным», — дип эндәшкәннәр.

Аннан соң «сез» дип сөйләшү кешене ерагайта. Ә «син» дию дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка китерә, аның белән якын, күптән таныш кебек. Ә «сез» ниндидер рәсми рәвештә, гомумән, яратмыйм мин аны. Аны тотарга да татар теленнән «напрочь, к чертовой матери» сызарга да ташларга.

Ә хөрмәт?

Хөрмәт ул «сез» дигәннән генә булмый. Ул сиңа «сез» дия ала, ә артыңнан урта бармагын күрсәтеп калырга мөмкин. «Сез» диюдә хөрмәтнең «х» хәрефе дә юк анда.

«Мине теләсә нәрсә елата ала»

Син елап танылдың. Ул видеода хисләр чын идеме.

Ул ихлас. Без 1997 елда уку йортын тәмамладык та, күп кенә кызлар-егетләр белән 20 ел очрашмый тордык. Аннан соң WhatsАрр`та төркем ясап, июньдә очрашабыз, дип яздылар. Ник елаганны белер өчен, минем белән туксанынчы елларда университетта укырга кирәк иде. Ул вакытта бик авыр иде, акча юк, зарплата юк, стипендия бирмиләр. Иң зур проблема: «Нәрсә ашарга?» — дигән сорау иде.

Шул вакытта менә бу кызлар белән юктан бар ясап, бер кисәк ипине дә урталай бүлгән кешеләр бит без. Алар шулкадәр якын, гаиләдән дә якынрак алар миңа. Кайберләрен бик тә яратам. Утыз ел дуслар булып яшибез.

Ә тормышта еш елыйсыңмы?

Еш, бик күп. Теләсә нәрсәдән елый алам. Урамда берәр нәрсә күрсәм дә, мультфильм карасам да, китап укысам да, язылучыларым берәр нәрсә сөйләсә дә, елыйм.

Без сине блогер Атаказ буларак беләбез, ә тормышта Атаказ нинди ул. Шундый ук хислеме?

Шундый ук. Инстаграмда нинди, тормышта да шундый. Инстаграмда да шундый ук минем тормыш бит инде. Бернинди ясалмалык юк. Мин нәрсә ишетәм, нәрсә күрәм, хәзерге мизгелдә башыма нәрсә килә — шуны сөйлим. Нинди киемдә мин, юынганмы, басып тораммы, ятып тораммы — игътибар иткәнем юк. Миңа иң мөһиме — әйтергә. Чөнки мин аны онытам. Онытканчы, бер дубльдә төшерәм дә, чыгарып куям. Склероз дигән әйбер дә бар, мин хәзер карт кеше бит инде. Ике мәртәбә төшерсәм, сүзләрен бутыйм, аннары фикерләрем әллә кайда китә. Борчак турында сөйләсәм, ак яулык белән бетерәм. Шуңа күрә ничек бар — шулай сөйлим. Тормышта да шундый мин. Бераз гына күрсәтми торган яклар да бар инде…

«Студент чакта бер кызны зәңгәрләнеп чыкканчы, салкын су астында тоттым»

Мәсәлән?

Мәсәлән, тырнак кимерү. Хәзер кимермим, ташладым инде. Хисләнеп китеп, эмоцияләргә бирелсәм, тырнак кимерә идем дә, тьфу дип төкереп утыра идем. Бигрәк ямьсез бит инде.

Сез команда белән Инстаграмда «Сусыз түбәтәй» дигән проект башлап җибәрдегез. Син анда блогерлар мәктәбе укытучысы ролендә. Синең персонажың псих, дорфа. Бу образ сиңа туры киләме, үзең дә шундый псих, пафослымы син?

Юк. Пафослы була алам. Ләкин псих, дорфа була алмыйм. Берничә тапкыр дорфа сүз әйткәнем булгандыр тормышта. Һәр кеше белән сөйләшеп, килешеп эшлим. Үзем дорфа түгел. Ә бу шундый роль. Аны бары тик минем кебек диваналар гына уйный ала. Мин үзем яратам ул рольне. Бәлки, ул образ минем аң төбендә, кайдадыр тирәндә ятадыр да. Яшь, студент чагымда шундый булганымдыр да мин…

Менә син сөйләгәч, хәзер искә төште, бер кызны душ астында, калтырап, йөзе зәңгәрләнгәнче, салкын суда бастырып торган идем. Студент чакта бу.

Сиңа нинди зыяны тиде ул кызның?

Ул вакытта «Пирамида» дигән бик модный ак джинсы чыккан иде. Мин аны 2-3 айлык стипендиямне җыеп алдым. Мин бөтенләй кеше кимәгән әйбер кияргә яратам. Вәт шуны киеп, тулай торакка кайткан идем.

Ул заманда «одноразовый» шприцлар чыкты. Тәрәз төбендә кызлар шуның белән су сиптереп, уйнап утыра. Аларның берсе миңа: «Сиптерәм», — ди. «Сиптермә, әгәр сиптерсәң, сиңа конкретно хана», — була дидем. Анда сүгенеп әйттем инде мин. Ә ул тотты да сиптерде. Ак джинсам тез кырыеннан акты да, төште.

Тәрәз төбеннән күтәреп алдым да, җилкәмә салдым бу кызны. Муеныннан тотып, душка керттем дә, салкын суны кабыздым. Үзем дә юешләндем, ну бу кызны туңганчы, шул салкын суда тотып тордым.

Бу гаделлекме?

Әйе, мин кисәттем бит аны. Бу хәлләрдән соң ул беркайчан да кисәткәч, начарлык эшләмәгәндер, дип уйлыйм. Бәлки, дәрес алгандыр үзенә. Әйткән сүземне эшләмичә калмыйм мин.

«Бездә фильм түгел, телевизион спектакль төшерәләр»

Син бик талантлы кеше: елап та җибәрә аласың, шаяртасың да. Фильмда төшәргә уйламыйсыңмы?

Хыялымда бар. Чакырсалар, төшәр идем. Авыл исәрен уйнар идем. Һәр авылда бар бит ул башы бераз киткәнрәк кеше. Исәр кешене уйнау бик авыр. Аның эчке халәтен, персонажын хис итү авыр. Бөтен артист та булдыра алмый аны. Ясалма килеп чыгар иде ул. Ә мин аны ясалмасыз, ихлас уйнар идем.  

Ни өчен бездә кино төшерә белмиләр?

Бездә спектакль төшерәләр бит. Спектакльләр уңышлы. Ә кинода телевизион спектакль төшерәләр. Татар кинолары бар, күбесен караганым да бар. Бездә бигрәк ясалма сөйлиләр. Кино түгел, блогерларга гына күз салыгыз әле: камера кабынуга алар үзләренең гадәти хисләрен оныта, менә китә шуннан пафос.

Ихлас, гади уйный башласалар, бездә татар киносы булыр иде. Ә бездә ниндидер пафос белән уйныйлар. Мәхәббәт турында булса, бөтенләй бетә инде ул… «Ах-ах-ах», — дип экстазга ук бирелеп китәләр. Татар киносын, гомумән, 20 минут кына карый алам мин.

Аннары теләсә нинди татар фильмын алсаң да, берәр җырчы булачак. Югыйсә, бездә актерлар, актрисалар шуның кадәр күп. Тинчурин, Камал, Кариев, Әлмәт, Буа театрларын гына алыйк… Шуның хәтле күпме талантлы актерлар. Ә бездә җырчыны кертәләр. Җырчы нинди актер булсын инде ул?

Тәрҗемәдән дә тора бит әле ул. Без тормышта русча сүзләрне кыстырып сөйләшергә ияләнгән. «Как ты посмел?» — дибез. Ә фильмнарда: «Ничек син җөрьәт иттең?» — диләр. Кем тормышта алай сөйләшсен инде?

Бу әдәби стильгә якынайту инде. Аны гадирәк итеп тәрҗемә итәргә дә була бит. «Җөръәт иттең» түгел, «Нигә болай эшләдең син?» — дияргә була. Чит ил фильмнарын тәрҗемә итәләр бит әле. Анысы бөтенләй ужас. «Изге атакай», — диюләре бөтенләй бәреп ега. Шул урында Изге Атаказ диясе генә килә.

Атаказ күпме акча эшли?

Син ирекле кош, беркайда да эшләмисең бит син, әйеме?

Дөньяда иң рәхәт әйбер — эшләмәү. 2019 елның маеннан эшләмим.

Блогер булып кына яшәп буламы? Фатир «снимать итеп» торасыңмы?

Яшим бит менә. Фатир дусларныкы. Аның өчен акча түләмим. Дуслар: «Мә, яшә», — дип бирделәр дә, яшим.

Рекламалардан аена күпме акча керә?

Тормышта яшәргә җитә. Минем чыгымнарым бөтенләй юк дияргә була. Киемгә, тәмәкегә, кайчакта таксига китә инде. Ашавын кайда барсаң да, ашаталар. Мәскәүдә 6-7 мең туздыра идем ашарга, хәзер күпкә әзрәк. Реклама ясап, бушка бөтенләй ашаганым юк. Бер тапкыр гына пицца биргәннәр иде, анысы да мин ашый торганы булмады. Тартмасын яптым да, Апанай мәдрәсәсенә илтеп бирдем.

Чыгымнар әз, дидең. Ләкин бер кап тәмәке 150 сумнан да ким тормый.

Минеке 200 сум тора әле ул. Аена 6 меңнән артык акча тәмәкегә китә. Булсын, ул бит минем үзем өчен. Ризык турында кайгырмыйм, суыткычта болай да бер нәрсә дә юк инде. Ә менә тәмәкем бетә башласа борчылам. Төнге сәгать өчтә булса да, чыгып тәмәке алам.

Аена 50 меңнән күбрәк аласыңмы, азракмы?

Аена карап. Статистикасын алып барганым юк. Рекламаны да бик сайлап кына алам. Җәй айларында бөтенләй реклама куймадым.

Реклама бәясен дә кешесенә карап әйтәм. Реклама биргәнче, кешенең сәхифәсенә кереп карыйм: ничә мең язылучысы бар, нәрсә белән шөгыльләнә…

Яңа гына ачылган аккаунт икән, андыйлардан иң әзе 500 сум алам. Әгәр дә нәрсәләрдер саталар, яисә хезмәтләрен тәкъдим итәләр икән — аларга башка бәя, кыйммәтрәк. Кеше ошаса, бөтенләй бушка да куя алам.

Миннән реклама өчен 400 сум алган идең. Мин сиңа ошамадым инде алайса?

400 сумлык ошаганың инде син. Вакытында Йосыф Пәйгамбәрне дә ун алтынга бәяләгәннәр. Син әле зур бәядә. 400 сумга ике пачка тәмәке тия.

«Яшь чакта кулланып карарга мөмкин булган, барлык әйберләрне кулланып карарга кирәк», — диләр. Синең нәрсәләр татып караганың булды?

Андый кешеләргә мин: «Үзегезнең б*гыгыздан башлагыз!» — дим. Бөтен нәрсәне дә татып карау кирәкми. Мин үзем тәмәке тартам, спиртлы эчемлекләр эчәм. Наркотиклар кулланганым юк, тәгаен әйтәм. Ә тәкъдим иткәннәре бар.

«Акча — тәмәке алу чарасы»

Акчасызлыктан тилмергән чакларың булдымы?

Юк, гомеремдә дә тилмергәнем булмады. Монда, беләсеңме, акчага карашың нинди бит. Күпме акчаң булса, син тилмерәсең, ә күпме булса — юк? Шуны карарга кирәк.

Ә синең өчен акча — ул ирекме яисә ихтыяҗларны канәгатьләндерү чарасымы?

Акча — тәмәке алу чырасы, все! Тагын «шмотки» алырга акча. Мин акчага табынмыйм. «Акчам бетә, нишлим икән?» — дип утырмыйм. Булгалады, бер атна буе бер тиенсез дә утырганым булды. Яшь вакыттан бирле шундый идем. Әни белән икәү генә торганда, әни: «Әй, акча да калмады инде», — дигәндә, мин: «Бер дә курыкма, хәзер нәрсә дә булса, килеп чыга. Берәр туйга, мәҗлескә», — чакыралар ди торган идем. Обязательно, берәр чара килеп чыгып, 15 меңләп эшләп кайта идем. Бүген дә шулай.

«Хейтерларга: „Төкердем мин сиңа“, — дим дә, китәм»

Синең хейтерларың байтак. Биюләрең астында да: «Карт башың белән болай сикереп йөрү килешми», — дип язалар. Мондый кешеләргә карашың нинди?

Битараф. Алар мине ниндидер кысаларга кертергә тырыша. Мине үзләренә охшатырга тырышалар. Чөнки үзләре минем кебек булдыра алмыйлар. Аска өстериләр. Көнләшәләрдер дип уйлыйм.

Мин хейтерларны укыйм. Кайчакта комментарийларына лайк та куям әле. Ләкин беркайчан да җавап бирмим. Провокация бит бу. Инстаграмга хәтле чыгып, төкереген чәчә-чәчә хейтерларга нәрсәдер исбат итүчеләр дә бар бит. Ә мин: «Төкердем мин сиңа», — дим дә, алга китәм. Мондый кешеләр мине котыртмакчы була, ә мин үзем аларны котыртам.

«Беркайчан да балаларым һәм хатыным булмаячак, дип ант иттем»

Синнән: «Балаларың, хатының бармы?» — дип сорагач, син: «Алла сакласын!» — дисең. Нишләп?

Кирәк түгел. Мин сигезенче сыйныфта укыганда, беркайчан да хатыным, балаларым булмаячак, дип ант иттем. Аннары Мәскәүдә яшәячәкмен дип тә сүз бирдем.

Ә картайган көнеңдә су китереп бирүчең булырмы икән?

Яныма чиләк белән су куеп ятармын. Аннары ун бала үстерүчеләр арасында да бер тамчы сусыз үлеп китүчеләр күп. Шуңа күрә син бала үстердең дә, кайчан да булса, сиңа су китереп бирерләр, дигән әйбер дөрес түгел.

Балачак травмаларың бармы?

Юк, бәлки психолог белән гипнозга бирелеп утырсам, искә төшәр иде…

Ярар, алайса бүтән төрле: кыйныйлар идеме кечкенә чакта?

Бик дөрес эшләгәннәр. Әле җитмәгән дә, азрак та булган. Кулга нәрсә эләгә, шуның белән кыйныйлар иде. Җүләр, кире булганым өчен эләгә иде. Гел киресен эшлисе килеп тора иде бит минем.

Кыйнап дип, ул үтереп салып, канга батырып, дуамалланып кыйнамаган, суккан да, җибәргән инде. Әтигә, урыны оҗмахта булсын, рәхмәт. Аның тәрбиясе белән мин бүген бөтен нәрсәне эшли беләм: пычкы да кайрыйм, бүрәнә юныйм, бура да сала алам… Әтигә бик рәхмәтле.

Яраткан кешесенең рактан үлүе турында

Бер-ике ел элек син яраткан кешеңне югалттың…

Сигез ай яман шеш белән көрәштек. Бәлки үтәр, җиңәрбез, дип йөрдек. Ләкин үтәрлек түгел иде, дүртенче стадия иде инде.

Аның әйткән соңгы сүзләрен хәтерлисеңме?

«Миңа ничек рәхәт булганын белсәң иде», — диде. Борып яткырдым, баш астына мендәр куйдым, кочаклап ятарга кул астына тагын бер мендәр бирдем. «Сиңа уңайлымы?» — дип сорадым. «Әйе, миңа бик рәхәт», — диде. Мин карават яныннан китеп, өстәл янына җиткәнче, җаны чыккан иде…

Мин өстәл янына килеп утырдым да, башыма: «Үлде бит бу», — дигән уй килде. Сикереп торып, әйләндереп тә җибәрдем… Үлгән иде… Бик җиңел үлем. Бер җире дә авыртмады, төнлә дә бик әйбәт йоклый иде. Соңгы өч төнне генә йокламадык. Анда үлем өстендә идек инде. «Үләм», — дип тә әйтмәде. Бәхилләшмәде дә, андый темага сөйләшмәдек тә. 

«Яңа елга хәтле яши алмаячак», — диделәр

Син һәр көнне: «Бүген соңгы көне булмаса ярый инде», — дип каршыладыңмы?

Соңгы айны гына шулай булды. Табиблар: «Яңа елга хәтле яши алмаячак. Операция ясатсагыз, майга хәтле яшәячәк», — диделәр. Операция ясатып тормадым мин аңа. Сырхауланып, киселеп… Нәрсәгә? Ниндидер дүрт ай өчен… Болай да авырткан кешене нәрсәгә җәзаларга?.. Ике атнада 75 килограммнан 30га калды бит ул…

Күз алдыңда сау-сәламәт дип уйлаган кешенең кисәк кенә 40 килога ябыгуын карап торып булмый бит инде.

Күз алдымда булмады ул. Мин Казанга КВНга киттем. Аннары Әлмәткә, Азнакайга, Чаллыга бардым, аннан соң әнинең туган көненә авылга киттем. Ике атнадан әйләнеп кайтсам, мине озатып калган 75 килолы кеше… Ябык кына, скелет мине каршы алды…

Шунда беренче килгән уй?

«Синдә онкология. Анализлар тапшырырга кирәк», — дидем. Башта шок хәлендә идем. Анализлар биргәч, бөтен күрсәткечләр түбән иде. Әле анда да өмет бар иде. Ләкин августта җиңеп булмаячагын аңладым…

«Күз яшемне аңа күрсәтмәдем»

Ул авырткан чакларда син Инстаграмда туры эфирлар үткәрә идең. Кайдан көч таба иде син?

Чирлеләр янында, гомумән, чирләргә ярамый. Алар янында гел елмаеп йөрергә, шатланырга кирәк. Күпме генә елак булсам да, аңа күз яшемне бервакытта да күрсәтмәдем.

Мин бервакытны Инстаграмны бетереп аткан идем. Шул чакны ул: «Ә нишләп син Инстаграмны ташладың? Нишләп туры эфирларга чыкмыйсың? Минем аркадамы бу? Әйдә, дәвам ит», — диде. Аннары тагын тотындым.

Мәскәүдән Казанга күченүеңнең дә сәбәбе шул бит, әйеме?

Әйе. Аны бөтен кеше коронавирус дип уйлаган иде. Юк, анда торып булмый. Санкт-Петербург белән Казан арасыннан сайладым. Ә анда өй тора. Безнең өебез… Тора, сатмаган. Теләсә кайсы вакытта барып керә алам мин анда.

Бөтен әйбер яраткан кешеңне хәтерләткәч, анда торуы авыр булгандыр инде…

Шунда яшәдек бит. Ул йортны без икебез генә салдык. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Авыр… Шуңа күрә мин анда барырга кыймыйм.

«Йокларга ятканда аның белән сөйләшәм»

Синең йөрәгеңне бүтән кеше яулап ала алдымы?

Юк, булмый да ул…

Бу үткән белән яшәү түгелме?

Шулай… Миннән: «Рафис абый, син бәхетлеме?» — дип сорыйлар. «Әйе, мин кайчандыр бәхетле идем, хәзер шул бәхетнең күләгәсендә, шул бәхеткә карап кына яшим», — дим.

Миңа калса, ул кеше синең бәхетле булуыңны теләр иде.

Шулайдыр да… Хет бер хат язсын иде. Әйтми бит…

Моңа хәтле Яңа елларны аның белән каршылый идең. Соңгы елларда үзең генә… Аны искә төшерәсеңме?

Мин аны тәүлегенә 24 сәгать буе искә төшерәм. Менә хәзер дә синең белән телем, ә аның белән күңелем белән сөйләшеп утырам.

Кешеләр төнлә йокларга ятканда, дога укып яталар, ә мин аның белән сөйләшәм. «Көнем яхшы үтте, тегендә-монда булдым», — дип көне буе ниләр эшләдем, шуларны сөйлим. Аларны күреп тә тора инле ул, югыйсә. Сөйләп бетергәч: «Җылы булган урынга, утка таба бар», — дип саубуллашам…

Аны кайтарыр өчен нәрсәңне бирер идең?

Тормышымны! Җанымны! Нәрсәм бар — бөтенесен бирергә риза. Ул гына янда булсын. Бүтән нәрсә кирәкми… Миллион да бер йөз кат сагынып елыйм… Үзем генә калганда рәхәтләнеп елыйм… Өйдә өстәлдә фотографиясе тора, телефонда да аның сурәте…

Сине гей дип әйтүчеләр байтак.

Безнең халык үзенә охшамаган әйбергә шулай ди бит инде ул. Йә гей, йә тагын нәрсәдер… Ә мин, гомумән, кешегә ошарга да, охшарга да тырышмыйм. Көтү хисе юк миндә. Бөтен кеше уңга барса, мин обязательно сулга борылып китәм. Киенүем дә шулай. Кешедә булмаган әйберләр кияргә, ачык төсләрдә киенергә яратам.

Атаказ соңгы көнен кем белән үткәрер иде?

Тормышта гаделлек бармы?

Юк. Дөньясы шундый, Алла каргаган. Чукынды бит дөньясы. Гаделлек беркайда да юк. Дөрес, хәзер Казанда гаделсезлек белән очрашканым юк. Мин ташбака кебек үз оямда гына яшим бит. Ә Мәскәүдә яшәгәндә эштә дә, тормышта да гел очраша идем. Гаделсезлек бик күп, кибеттә дә бер тиен булса да алып калалар бит.

Дөньясы шундый, Алла каргаган. Чукынды бит дөньясы. Гаделлек беркайда да юк.Рәфис Атаказ, блогер

Бүген синең соңгы көнең булса, аны кем белән үткәрер идең? Шул яраткан кеше беләнме?

Юк, аның белән барыбер күрешәсе бит аннары. Сеңлем Рәмзиямне чакырыр идем. Без бик якын. Игезәкләр бит без, ул 4 елга соңга гына калды. Чыга алмыйча, аптырап ятты. Шуңа күрә зур хатын бит ул. Шаярмый әйтсәк, чыннан да, аны чакырыр идем. Би-ик озаклап сөйләшеп утырыр идек.