Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе өйдә бикләп калдырып үтергән кыз яшәгән шартларны видеога төшергәннәр

Әнисе өйдә бикләп калдырып үтергән кыз яшәгән шартларны видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Әнисе өйдә бикләп калдырып үтергән кыз яшәгән шартларны видеога төшергәннәр

Киров шәһәрендә 3 яшьлек кыз - Кристинаны әнисе фатирда бикләп калдырып, ачтан үтергән. Тикшерү комитеты фатирдагы шартларны видеога төшереп алган#. Бу хакта http://vkirove.ru сайты хәбәр итә.

Кызның әнисе - 21 яшьлек Мария кызын җиде көнгә калдырып чыгып китә. Фатирда ашарга һәм эчәргә булмый. Кызның анасы су кранын ябып калдырган дип уйлыйлар. Бала сусызлыктан үлгән. 

Бала мәетен аның әбисе - Мариянең әнисе таба. Ул оныгын туган көне белән котларга килгән була, әмма нәкъ шул көнне бала үлгән була.

Тикшерү комитеты видеосыннан аңлашылганча, бу хатын фатирын чүплеккә әйләндергән. Бөтен идәндә чүп, пычрак киемнәр ята, стеналарга рәсемнәр ясалган, обойлар ертык. Мариянең элек тә баласын карамаганы ачыкланган. 

Кристинаны җирләр өчен шәһәр кешеләре 18 мең сум акча җыйган. Кызның әбисе шәһәр халкына рәхмәтен белдергән. 

Шәһәр халкы Киров буенча эчке эшләр бүлеге начальнигыннан Мариягә бик кырыс җәза бирүне сорый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100