Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кировта ана кеше 3 яшьлек кызын берничә көнгә өйдә бикләп калдырган һәм бала үлгән

Кировта ана кеше 3 яшьлек кызын берничә көнгә өйдә бикләп калдырган һәм бала үлгән

news_top_970_100
Кировта ана кеше 3 яшьлек кызын берничә көнгә өйдә бикләп калдырган һәм бала үлгән
Кировта 21 яшьлек хатынны кулга алганнар, ул өч яшьлек кызын үтерүдә гаепләнә.

Аның кызын фатирда үле килеш тапканнар, дип яза РИА Новости Киров өлкәсе Тикшерү комитетына сылтама белән.

Кызның гәүдәсе 20 февраль көнне табылган. Тикшерү фаразы буенча, әни кеше баласын җиде көнгә өйдә берүзен калдырган, нәтиҗәдә бала үлгән. Әни кеше исә иптәш кызында булган. 

Баланың үлеме сәбәбе дип суд-медицина экспертлары баланың сусавын атый, ул сыеклык җитмәүдән үлгән дип фаразлый. Кыз фатирда ризыксыз калган. Су да эчә алмаган, чөнки әнисе чыгып китәр алдыннан бөтен краннарны япкан, дигән балалар омбудсмены. Кайбер чыганаклар буенча, бала агуланудан үлгән дип тә фаразлана. "Комсомольская правда" баланың кер юу порошогы ашаганын яза.

Баланың үле гәүдәсен әбисе табып ала. Ул оныгын туган көне белән котларга килә, балага ул көнне 3 яшь тулырга тиеш була. Баланың әнисе дә кызын котлый - тик Инстаграм аша. Ул Инстаграмда кызы белән төшкән фотосын куя һәм #сегоднятвойдень, #совсембольшая, #3years, #мояжизнь хэштегларын билгели. Әнисе бу вакытта әле өйгә кайтмаган була һәм кызының инде үле икәнен белми.

Күршеләре сөйләгәнчә, әнисе кызын берүзе үстергән. Башта алар белән әбиләре дә яшәгән, әмма ике ел элек әбиләре күченеп киткән. Шуннан бирле баланың әнисе бер-ике көнгә кызын өйдә калдырып китә торган була. "Бер тапкыр баланың тәрәзәдән уенчыкларын ташлап утырганын күрдем. Әнисе аны фатирда берүзен калдырып киткән. Мөгаен, бала игътибарны җәлеп итәргә теләгәндер", - дип сөйләгән күршеләре. 

Балалар омбудсмены сүзләренчә, гаилә тәртипсезлек буенча учетта тормаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100