Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнинең эчке киемнәрен киеп уйный идем». (Зәмирә Сәмигуллина)

Кияүгә чыкмаган дус кызларым күп, дип язган идем инде бервакыт. Шуны укып, дус кызлар турында белешеп, телефон номерларын сорап социаль челтәрдә шактый гына егетләр язды.

news_top_970_100

Кукмара ягыннан бер егетнең әнисе дә кызыксынды. Малаена 36 яшь икән. Өч-дүрт яшькә зурракка да риза булыр идек, дигәч Илфираның телефон номерын бирдем. Сөйләшеп караганнар, ошатышмаганнар. Насыйп эше инде, кеше таныштырып кына килеп чыкмаска да мөмкин.

Әле беркөнне һаман да шул кияүгә чыкмый картая баручы Илфира килгән. Хәзер сиңа бер нәрсә күрсәтәм, теләгең булса язарсың, ди. Ватсапта бер егет белән хат алышкан бу. И, бу социаль челтәрләр! Кем белән генә таныштырмый да, кем белән генә талаштырмый…

Илфира белән Наилнең язышканнарын сезгә дә ничек бар шулай күчереп бирим әле.

— Привет.

— Сәлам.

— Әйдә, танышыйк, мин Казаннан Наил, 31 яшьтә.

— Мин Илфира, миңа 36 инде. Сезгә олырак булам.

— Миңа үземнән олырак яшьтәге кызлар күбрәк ошый. Алар акыллырак, тормыш күргәнрәк була.

— Алай икән…

— Яшь кызларга фатир, машина, чит илгә алып барырга кирәк. Ә минем андый байлыгым юк.

— Барысы да андый түгелдер инде кызларның.

— Илфира, миңа Наилә дип язсаң, миңа рәхәтрәк.

— Ник? (бу урында күзе акайган шаккатмалы смайлик)

— Мин үземә, үземне аңлый торган, ничек бар шулай кабул итә торган, дус кыз эзлим.

— Син нинди кеше соң???

— Мин — егет кеше. Тик, миңа хатын-кыз булу күпкә ошый. Кечкенә чакта ук әнинең эчке киемнәрен, колготкиларын киеп уйный идем. Уйларым, халәтем кызларныкы кебек, ә болай егет кеше мин.

Бу урында шаккатып күзе шарланган смайлик. Илфирадан…

— Курыкма, мин юньсез түгел.

— Син эшлисеңме соң берәр җирдә?

— Заводта эшлим, квартир арендалап торам. Фотоңны җибәр әле.

— Фотом юк.

— Ялындырасыңмы?

— Юк.

— Нинди күлмәк кигәнеңне күрәсем килә. Син зифа буйлымы?

— Зифа…

— Мин дә. Мин күбрәк кызыл төс яратам. Тырнакларымны да кызылга буйыйм, алкаларым да бар, чәчемә парик алдым.

— Әстәгы, дөрес кеше түгелдер син, аларны кая барганда киясең?

— Өйдә, үзем генә булганда киям. Эштә халат киеп йөрим. Әти дә, әни дә белми минем кызлар киеме яратканны. Егетем килгәндә дә киеп куям.

— Коточкыч, язма әле миңа башка, аңламыйм мин андый кешеләрне.

— Әйе шул аңламыйлар. Ә миңа үземне ничек бар шулай кабул итеп, миңа кияүгә чыгучы кыз кирәк…

Менә шундый сөйләшү булып алган Илфира белән. Без бу язганнарны икәүләп кабат укып чыктык та, аптыраштык. Җәмгыятьнең менә шушындый «чире» дә бар бит әле. Бер караганда кызганыч мондый кешеләр. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, кызлар арасында да бар андый парлар. Зәңгәрләр һәм алсулар турында диндә ни әйтелә?

Аксубай районы Иске Ибрай авылы имамы Равил Камалетдинов фикере:

— Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне дә парлы итеп яралткан. Җәнлекләрнең, бөҗәкләрнең дә парлары бар. Раббыбыз Һәваны да Адәм галәйһиссәламнең сул як кабыргасыннан яралтты. Димәк, безгә дә, бөтенебезгә дә үз парларыбызны табу кирәк.

Традицион булмаган ориентацияле тормыш, җенес алмаштыру дин буенча катгый рәвештә тыелган. Һәм моның хакында Аллаһы Тәгалә безгә «Лут» кавемен мисал итеп китерә. Анда ирләр белән ирләр якынлык кылалар. Раббыбыз шушы кавемне иманга өндәргә Лут галәйһиссәламне җибәрде. Аның өйрәткәннәрен кайберсе кабул итә, күбесе җәһиллектә калган. Әмма Аллаһы Тәгалә бу кавемне җир йөзендә яшәтмәде, Лут галәйһиссәламгә ияргәннәрне үзенең газабын җибәреп, җир йөзеннән юк итте. Гыйбрәт алыр өчен менә бу безгә ачык мисал.

Әти-әнинең игътибары бик мөһим. Аз гына игътибар җитмәсә дә, бала аны башка җирдән, урамнан яки интернеттан эзли башлый.

Кемдә кем җенесен үзгәртә икән, Аллаһы Тәгалә аларга рәхмәт күзе белән карамас һәм җәннәтнең исен дә татытмас, дип әйтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100