news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нинди үзенчәлекле исем» - Альберт Нурминский кызының исемен әйтте

news_top
«Нинди үзенчәлекле исем» - Альберт Нурминский кызының исемен әйтте
Фото: Альберт Нурминскийның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Альберт Нурминский белән аның тормыш иптәше Алсуның беренче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. Алар шушы көннәрдә кызларына исем куштырганнар. Әти-әнисе бәләкәчкә бик тә үзенчәлекле исем сайлаган.

«Кызыбызга Киара дип исем куштык. Бу отчество белән бергә әйткәндә иң яңгырашлы исем. Тәрҗемә иткәндә «кара тәнле чибәркәй» дигәнне аңлата. Исеме кызыбызга бик тә туры килә: ул безнең минем кебек үк кара тәнле, әтисе кебек үк озын буйлы», – дип язды Алсу үзенең сәхифәсендә.

Яшь әти белән әнине дуслары яңа статус алулары белән котлыйлар. Сабыйның исеме турында исә: «Нинди үзенчәлекле, яңгырашлы исем», «Матур исем, сәламәт бала булсын», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар