Рэпер Альберт Нурминскийның кызы туган. Артист бу хакта социаль челтәрдә үзенең сәхифәсендә хәбәр итә. Ул инде тормыш иптәше Алсу янына, бәби тудыру йортына кереп, кызын беренче тапкыр кулларына алырга да өлгергән.
«Дуслар, бүген кем иң бәхетле кеше дип уйлыйсыз? Матуркайларым янына юл тоттым. Котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Дөньяның төрле почмакларыннан язасыз, котлыйсыз. Минем өчен барысы да томан эчендә шикелле, әле үзем дә аңлап бетермим. Матур сүзләрегез өчен барыгызга да рәхмәт», – дигән ул.