Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниләре йөгереп йөргән җиреннән үлде» -ятим балаларны сыендырган гаиләгә ярдәм кирәк

Дүрт ел элек тол калып, ике нәни баласының якты киләчәген кайгыртып, ялгызы гына яңа йорт салдырып, сабыйларына аерым бүлмәләр ясату хыяллары белән яшәп яткан Гөлшат бер мизгелдә дөнья куя. Аяк өсте эшләп йөреп, кинәт өендә сыгылып төшә дә үлә ул.

news_top_970_100
«Әниләре йөгереп йөргән җиреннән үлде» -ятим балаларны сыендырган гаиләгә ярдәм кирәк
Гаиләнең шәхси архивыннан

39 яшьлек Гөлшат Нагуманованы 29 майда Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында җирлиләр. Гөлшатның 7 яшьлек улы Нурислам һәм тиздән 6 яше тулачак кызы Айсылу тома ятим калды. Бәхеткә, әниләренең Казанда яшәүче бертуган апасы Гөлназ Маматкулова гаиләсе сабыйларны үзләренә сыендырган.

— Ире Рөстәм берничә ел элек кисәк кенә пневмониядән үлеп китте. Гөлшат 35 яшендә тол калды. Бүтән кияүгә чыкмады, балаларын үзе генә үстерде. Сеңлем әбидән калган төп нигездә торды. Былтыр ноябрьдә өй турында белешә башлады һәм гыйнварда ипотекага яңа өй салдырды. Җылы идәннәр, балаларга аерым бүлмәләр ясыйм дип, газ кертү өчен түләгән иде. Шулай янып-пешеп йөргәндә күз ачып йомганчы китте дә барды. Ул бит әле эшләде, аяк өсте иде, ятып чирләмәде, — диде апасы.

Авырып китеп, бөтен мәшәкатьне, проблеманы читкә куеп, үзен генә кайгыртып, урын өстенә ава торганнардан булмаган шул Гөлшат. Узар, бетәр әле, дип йөргәндер, күрәсең. Үзебезнең дә температураны төшерә, баш авыртуын баса торган даруларны сумка кесәсенә салып, эшкә чыгып чапкан чаклар күп була шул. Ә андый ваемсызлык аяныч тәмамлануына Гөлшатның шушы вакытсыз үлеме бер мисал.

— 27 майда мин шалтыратканда, әни «сеңлең авырып тора» дигән иде. Җомга көнне "ватсап"тан аралаштык әле без аның белән, минем икенче улым имтиханнар биреп йөри иде. «Салаватның «бишле» булган дигәч, «сөбханалла» дип "ватсап"ка да язды әле. 29ы шимбә иртән әни безгә, гадәттәгечә, хәерле иртә теләп язды, аларны да укыган ул, тик җавап бирмәгән. Сәгать 11ләрдә иптәш кызы белән телефоннан сөйләшкән, 12дә инде җан бирде. Менә шулай кисәк.

Аңа салкын тигән булган. Иммунитеты бик йомшак иде аның, әз генә салкын тисә дә, отит, гайморитлары булып торды. Күрәсең, аяк өсте уздырам дип йөргән инде. «Антибиотик эчте ул өсте өстенә, әле гел дару эчмә дип мине сүгә иде», - диде әни. Тизрәк терелим дип эчкәндер инде, ә йөрәге түзмәгән.

Ул көнне йокы бүлмәсендә яткан җиреннән сикереп торган да, «ай, йөрәгем» дип, зал аша кухняга чыккан. Бу вакытта энем чәй эчеп утырган. «Апа кием элгечкә куллары белән тотынды да, әкрен генә идәнгә сыгылып төште», - диде. Әни атылып кухняга чыккан, тик ул вакытта «күзләре тәгәрәгән иде инде» диде. Ашыгыч ярдәм дә озак килгән, ярты сәгатьлек юл бит, ярты сәгатьтән артык көткәннәр. Килгәч, ясалма сулыш ясап караганнар, тик бик тиз җан биргән. Ике көн моргта булды, дүшәмбе 31 май ярып алып кайтып җирләп куйдык. Бүген бар, иртәгә юк кеше, — дип көрсенеп куйды Гөлназ ханым.

Ул әтиләре дә инфаркт белән киткәнен әйтте. «Әтиеңдә дә шул ук симптомнар иде, эче кабарып китеп, аяклары зәңгәрләнеп килде», - диде әни.

Ялгызы гына йорт күтәрү кыенлыклары да эзсез узмаган булуы ихтимал. «Соңгы арада бу өйне төзеп бетерү буенча борчылып йөрде ул», - диешә туганнары.

 

«Балаларга дөресен әйтергә туры килде»

Гөлназ Маматкулова әйтүенчә, башта ул Нурислам белән Айсылуга әниләрен күрсәтүгә каршы булган. Башта «әнигез җиде көннән соң кайта, терелә» дисәләр дә, аннары дөресен әйтергә туры килгән. Балаларына әниләрен күрсәтергә кирәк, озатканда булсыннар дигән киңәшне Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина биргән. Гөлназ Маматкулова аңа шуның өчен бик рәхмәтле булуын әйтте.

— Лилия апага мин бик рәхмәтле. Мин, ничек күрсәтим инде 6-7 яшьлек балаларга дип, шок хәлендә идем. Ул миңа шалтыратып, моргтан кайтканда, «Син дә укытучы, мин дә укытучы булып эшләгән, сиңа шундый киңәш бирәм: күрсәтегез балаларга. Уйлап карагыз да, үзегез хәл итегез инде, безнең гаиләдә шундый хәл булды, һаман да шуның җимешләрен татыйбыз. Бала дөресен әйтмәгәнгә үпкәләп калды», - дип сөйләде.

Шул киңәшкә колак салып, балаларга күрсәттек, кырыйларында шәфкать туташы торды.

Әтиләре киткәндә, «Әтиегез өстә, самолетлар очканда, сезгә сәлам җибәрә», - дигән иде әниләре. Ә монда турысын әйттек. Гөлшат моргта булганда, ике көн эчендә кайгы уртаклашырга кеше күп килде бит. «Нигә безгә кеше шулай күп килә», - дип балалар аптырап, гел сорау ядырды. Аннары дөресен әйткәч, нык кына елап алдылар да, сораулары бермә-бер бетте аларның. Боегып, җитдиләнеп калдылар берара. Хәзер кайтарып булмасын аңладылар кебек. Күрсәтергә кирәк икән шулай балаларга, дигән нәтиҗәгә килдем, — дип сөйләде Гөлназ.

«Балаларны алып килү турында беренче булып ирем әйтте»

Гөлшатны җирләүгә, Гөлназ ханым балаларны Казанга алып килә. Бу сүз иң беренче тормыш иптәше Русланнан чыга.

— Мин шимбә көнне эштән кайттым да, әни шалтыратып, шушы хәбәрне әйтте. Мин әле шок хәлендә утырам шулай, ул темага авызымны да ачарга өлгермәдем, ирем шунда ук әйтеп куйды: «Чемоданнарның бөтенесен алып кайт, опекага рәсмиләштереп, балаларны алып киләбез», - диде. Күмгән көнне үк, 31 майда опекага төшеп киттек. «Балалар бездә», - дип, гариза яздык, банкка барып, ипотеканы да, штрафлар килмәсен дип, гамәлдән чыгарып тордык. Ашыгыч эшләрне эшләдек. Әлмәтнең социаль яклау бүлеге казанныкылар белән элемтәгә чыгып, безнең торак шартларын карарга тиешләр иде. Әлегә килмәделәр, көтәбез, — диде ул.

Маматкуловлар фатирында бүген дүрт бала. Олы уллары 19 яшендә, КХТИның икенче курсын, кечкенәсе 9 сыйныфны тәмамлый. Хәзер шушы ятим калган бәләкәчләрне үстерәселәре бар.

— Төннәрен бу атнада каты еладылар. Бигрәк тә Нурислам. Кычкырып куркып уяна иде, хәзер инде әкрен генә басылып килә. Кичә Кабан күленә дә барып кайттык, бераз тынычлансыннар дип. Көн дә шулай күңелләрен күрәбез инде, — диде Гөлназ.

Гөлназ Маматкулова үзе Казанның 167нче мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Балаларны да шунда үзе янына укырга кертергә тели.

— Нурислам быел укырга керә, Айсылуны да комиссиягә яздырдык, бәлки, әле бергә укырга да керерләр, — диде Гөлназ.

Нурислам белән Айсылу гына түгел, Гөлназның әле I группа инвалид булган 32 яшьлек бертуган энесен һәм газизен, Гөлшатын югалту хәсрәтеннән ут йотып яшәүче әнисен дә кайгыртасы бар. 17 ел элек 8 сыйныфны тәмамлап, 9га керергә торганда, энеләре коточкыч авариягә эләгеп, гарип кала. Аны Әлмәттә әниләре тәрбияли.

— Әнием инвалид энемне карый. Ул эшли алмый дигән сүз, пенсия генә килә. Аларны да алга таба үзебезгә күчерәсе иде. Авылда агач өй, әле мирас булып күчкәнче, аңа да күз-колак булырга кирәк. Менә шундыйрак планнар. Ике бүлмәле фатирда торабыз, алга таба торакны киңәйтергә җыенабыз, — диде ул.

Гөлназ ханым сүзләренчә, Гөлшат иренең үлемен дә бик авыр кичергән.

— Соцчелтәрдә фотографияләрен дә куйгалады, балаларга да яхшы яктан, гел сагынып сөйләде.

Гөлшат сеңлем бик йомшак холыклы иде, туганлык хисләре нык көчле иде. "Ватсап"тагы төркемдә туганнарның һәркайсына кирәкле фотографияләрен, җырларын табып, аерым-аерым видеолар ясый иде. Шундый осталыгы бар иде.

Тормышны яратты, балаларның күңелен күреп, бик матур итеп киендерә иде. Балалары бик белемле аның. Айсылу да бик шук, аралашучан, тиз эләктереп ала, минем белән мәктәпкә барып, лагерь балалары белән дә танышып кайтты, — диде ул.

Нурислам белән Айсылу өчен хәзер яңа тормыш башлана.

— Әле ныклап әти-әни дәшмиләр, ләкин безнең хәзер ике әни — Гөлназ, Гөлшат, ике әти — Руслан, Рөстәм дип сөйләп йөриләр инде. Без дә әкренләп «улым, кызым» дияргә ияләшербез, алар да, — диде Гөлназ.

«Зур хәрефтән „Укытучы“ исеменә лаек иде»

Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина Гөлшатның авыру балалар өчен санатор интернат-мәктәптә эшләгәнен әйтте.

— Бөтен көньяк-көнчыгыш зонадан җыелган балалар анда. Әти-әниләреннән аерылып, яшәп укый торган мәктәп. Монда укытып кына калмыйча, әти-әнисен дә алыштыра ала торган укытучылар эшли. Бу мәктәптәге укытучылар бөтенесе дә зур хәрефтән «Укытучы» исеменә лаек. Үзем 28 ел буе эшләдем, бу мәктәптә эшләү гади генә укытучыга бирелми.

Гөлшат олы йөрәкле, аралашучан, ачык, максатчан, коллективта хөрмәткә лаек кеше иде. Беркайчан да «юк» дип әйтмәде, нинди эш кушсаң да әзер торды.

Авыл укытучысы шәһәрнекеннән барыбер аерыла ул. Чүбен дә җыештыра, печәнен дә чаба, яфрак та әзерлиләр, бәйрәмен дә оештыралар, концерт та куялар, сайлавын да уздыралар, агитатор да алар. Аларның мәшәкатьләре бик күп, — диде җитәкче.

Лилия Гыйниятуллина үзе дә балаларга әниләрен күрсәтүне киңәш иткәнен раслады.

— Ул минем баштан кичте инде: оныкларга бабалары үлгәнен әйтмәгән идем. Алар әле дә бабайны көтәләр, «Ник барып алмыйсың, каты бәгырьле син», - дип тә гаеплиләр, шуңа Гөлназга шундый киңәш бирдем. Кайчак балаларны травмадан саклыйм дип, зуррак травма да ясыйбыз. Балалар дөньяга килгән икән, мондый әйберне белергә, авырлыкка түзәргә өйрәнергә тиешләр. Үлгәнен белмәсә, гомер буе көтәчәк алар аннары.

Авылда үлем-китем бик күп, әле яңарак кына тагын бер яшь кызыбыз китеп барды, ике баласы калды. Былтыр да, быел да Кәшердә Сабан туен үткәртмим. Ковидның өченче дулкыны безнең авылда бара инде, хәйран кеше авырый, 13-14 кеше хастаханәдә ята, — диде авыл җирлеге башлыгы.

«Кабинеты яныннан үтеп киткәндә күзгә яшь тула»

Гөлшатның үлеме - ул эшләгән мәктәп өчен дә зур югалту. Мәктәп директоры Миләүшә Шәвәлиева әйтүенчә, ул эшне җигелеп тарта торган, гыйлемле укытучы булган.

— Алдагы көнне - 28 май, җомга көнне, әле мәктәптә балалар имтихан бирде, Гөлшат белән шунда күрешкән идек. Миңа алай зарланмады, ә кызларга тамагым авыртып тора, хәлем юк, дигән ул.

Ул балаларның күңеленә кереп, аларны аңлый белә торган укытучы, дәрестән соң да балалар белән серләшә белә иде. Балалар бик ярата иде аны. Ерактан - Мөслим районыннан да элек чыгарган укучылары озатырга килде.

Бик әдәпле, тыйнак иде, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара торган, «мин» дип алга чыгып кычкыра торган гадәте юк иде. Бер әйткән сүзгә каршы килгәне булмады, бик якты кеше иде. Киңкырлы шәхес булды, бөтен темага да сөйләшеп була иде.

Балаларга дини яктан да тәрбия биргән ул. Аның балалары догалар да белә. ҮЗе ай буе ураза да тотт. Өй салып бетереп, түбәсен япкач, бөтен бүлмәләрен дә күрсәтеп йөрде.

Кул эшләренә бик оста иде. Бик оста итеп кызларга макияж ясый, яулыклар бәйли иде. Киеме дә икенче төрле, зәвыклы иде аның. Кызлар да, аның бизәнүе дә бизәнгән төсле дә түгел, табигый матурлыгын саклап кына бизәнә иде бит ул», - дип искә ала. Дөньядан калмый торган, бик актив, шул ук вакытта дини тәрбиясе дә булган ханым иде. Якты кеше иде. Бик юксынабыз, кабинеты яныннан үтеп киткәндә күзгә яшь тула, — дип сөйләде Миләүшә ханым.

Гөлшат Нагуманова җырчы Венера Шәмиеваның Инстаграмдагы язылучыларының берсе булган.

— Гөлшат дингә тартыла, дини сораулар бирә иде. Ураза да тоткан. «Хәлем начарлангач, уразаны тотып бетерү кирәкме?» - дигән сораулары күз алдында тора. Аның кинәт вафаты турында ишетү бик тетрәндерде.

Шөкер, балаларны Гөлшатның апасы Гөлназ үзләренә Казанга алып килгән. Без татарларның бердәм булып, туганлык җепләре нык булуына сокланам.

Хәзер бу гаиләгә бик авыр, дүрт бала, әле аның өстенә, әнисе белән инвалид энесенә дә булышасы бар. Кем ничек булдыра ала, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, — диде җырчы.

Һәркайсыбыз белә: хәзер кая гына сугылсаң да, кул кесәгә үрелә, акча кирәк. Балалар ким-хур булмасын дисәң, киемен дә яңартасы, башкалар ашаганны ашатасы да килә. Ә мәктәпкә җыенганда, чыгым, мәшәкатен сөйләп торасы да юк. Дүрт балалы гаиләгә хәзер фатирларын да зурайтырга кирәк булачак. Боларның барысын да төптән аңлап, “бүген син булышсаң, иртәгә сиңа ярдәм итәрләр», «тамчыдан күл җыела» дигәнне истә тотып, Маматкуловларга көчебездән килгәнчә ярдәм итсәк иде.

Гөлназ Маматкулова номеры 89872387167  

Саклык банкы картасы номеры — 2202 2012 0461 4487.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100