Николай Дунаев, Наил абый, Дунай, Ак дәдә истәлегенә: «Сәхнәдә еларлык нечкә күңелле иде»
Камал театрының легендар щепкинчыларының берсе – «Дунае», республика керәшен җәмгыятенең терәге, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Николай Иванович Дунаев – Наил Дунаев вафат.
Аның инсульт кичерүен белсәк тә, табиблар үзләренчә фаразлагандыр инде, әмма исән кешенең аякка басуына өметләнәсең бит инде ул. Тамашачы көтте аны. Әмма ул китеп барды.
Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге директоры, Республика керәшен җәмгыятенең башкарма комитеты рәисе Людмила Белоусова: «Николай Иванович Дунаевның китүе – безнең керәшен халкы өчен бик зур югалту. Без аны «Ак дәдәбез» дип атый идек, «алтын баганабыз» дия идек. Ул безнең терәгебез иде. Безгә ул җитмәячәк. Үз керәшеннәребез арасында аны алыштыра алырлык кешене белмим.
Николай Иванович бик гадел, үзе кырыс, таләпчән, фикерен өздереп әйтә торган, бернәрсәдән курыкмый торган батыр кеше иде. Аның һәр әйткән сүзе – безнең өчен закон, фикере безнең җәмгыять өчен бик кадерле иде. Бик авыр чакларыбыз булды, андый вакытта ул «тяжеловес» булып килде.
Керәшен җәмгыятенең бер чарасы да Николай Ивановичтан башка узмады – кадерле кунагыбыз булды. «Питрау» кысаларында уза торган «Керәшен чибәре» конкурсында бик озак еллар жюри рәисе буларак, югары планканы гарантияли иде. Аның гаделлеге белән безнең бу конкурсыбыз өчен җаныбыз тыныч иде. Николай Иванович керәшен чибәрләре белән горурланды, һәрберсен белде. Яраткан «чибәре» дә бар иде алар арасында – Алена Прокофьеваны (Кәримова) юбилейларына чакыра иде.
Николай Иванович шулкадәр сәламәт иде бит, 100гә җитәрлек потенциалы бар иде: чөнки ул бит умартачы баласы булып, сугыш елларында да натураль бал ашап үскән, генетик яктан сәламәт кеше. 85 яшенә җитеп төшкән теше дә юк иде аның. Акыл буенча да, җаны буенча да, тәне белән дә сәламәт иде. Ул керәшеннәрнең генетик бер өлгесе иде.
Мин аның хатыны Татьяна Григорьевна Дунаева белән бик якын аралаша идем. Ул 15 ел буена керәшен оешмасының идарә әгъзасы булды. Укытучым, остазым иде. Бу аның өчен дә зур югалту – кайгысын уртаклашам».
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, щепкинчыларның берсе Ренат Таҗетдинов: «Без аңа Дунай дибез инде – шулай күнеккән. Бик танылган актер иде бит инде, халык аны бик ярата иде. Андый актерның китеп баруы бик кызганыч. Нишләтәсең, тормыш шулай инде ул – ни буласын алдан белеп булмый.
Бер яктан караганда, мин аны «котылды» дим. Ул бик озак – ничәмә айлар азапланып ятты. Башта больницаларда ятты, аннары өенә кайтардылар. Аның котылуы гаиләсе – хатыны, балалары өчен дә җиңеләеп калудыр, бәлки. Хатыны Татьянага да җиңел булмагандыр. Урын өстендә яткан авыру кеше башкалар өчен дә, авыруның үзенә дә бик кыен бит ул – барысын да аңлый, сөйләшә алмый. Үзе ашый да алмады. Ул инде аякка баса алмый иде.
Бер ай чамасы элек Әзһәр Шакиров белән бергә янына кереп чыккан идек. Курсташлар идек бит инде. Карап ята, бөтенесен аңлый, сөйләшә алмый. Кулларыннан тотып хәлләрен сораштык. «Аякка басасың әле, Алла бирсә», – дидек. «Болай ятма инде син, Дунай, тор тизрәк! Театрда сине кәрт уйнарга көтәләр, дүртенче кеше җитми», – дигәч, шаркылдап көлеп куйды.
Шул булды аны соңгы күрүем. Башка кермәдек инде, яткан кешене борчып йөрүе дә кыен. Ул бик оптимист булды, күзләре белән елтыр-елтыр карап ятты. Бөтенесен аңлап ятты. Урыны җәннәттә булсын!»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева: «Наил бик озак авырды, бик азапланды. Минем иҗат гомерем Наил белән бергә узды. Аның белән уйнаулары бик рәхәт иде. Ул бик затлы-зыялы, укымышлы кеше булды. Тирән фикерләве белән аерылып тора иде. Аның башка ир-ат артистлардан аерылып торган тагын сыйфаты бар – ул сәхнәдә елап җибәрә алган нечкә күңелле кеше иде. Без аның белән «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә бергә: ул – ирем, мин хатыны булып уйнадык. Ул анда «үлгәндә»: «Мин сине яратам», – дип елап җибәрә иде.
Бергә уйнаган соңгы спектаклебез – «Бабайлар чуагы» иде. Ул анда миңа мәхәббәт аңлатканда, мин аны рольдә буларак кына түгел, чын кебек кабул итә идем – миңа хатын-кыз буларак мәхәббәт аңлата кебек тоела иде. Чөнки ул шундый табигый итеп аңлата иде анда. Ул спектакльне бит без әле хәзер дә уйныйбыз. Аның уйнавы күңелемдә калды: башкалар белән уйнаганда да гел ул басып торадыр кебек. Гел күз алдымда тора, миңа ул җитми. Аның ихласлыгы, аның образга гына түгел, миңа карата булган мөнәсәбәте искиткеч иде. Ул үз буыны ирләре арасыннан аерылып тора иде.
Ул театрда, гомумән, башкалардан аерылып торды. Һәрвакыт матур итеп хәлләр сораша иде. Спектакльне уйнап чыккач: «Наилә, рәхмәт сиңа!» – дип, гел рәхмәт әйтә иде. Ул бик якын кеше иде. Аның китүе бик авыр».
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев: «Наил абый минем Камал театрында беренче куелган пьесамда – «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектаклендә уйнады. Ул анда беренчеләрдән булып пьесаны югары бәяләп, бик яратып эшләгән иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул куелганда, Рушания апа Юкачева да, Наил абый да мораль яктан бик булыштылар. Мин Казан дәүләт мәдәният институтында режиссерлыкка укып чыкканда, Наил абый дәүләт имтиханнарында комиссия рәисе иде. Театр тарихы буенча имтихан тапшырганда бик елмаеп тыңлап утыра да утыра, мин: «Тагын берәр нәрсә сөйлисеме?» – дигәч, «Юк, сине тыңлавы рәхәт, шуңа гына тыңлап утырам. Болай да аңлашыла», – диде. Шул бик хәтердә калган.
Безгә бергә спектакльләр эшләргә туры килмәде, мин щепкинчылар белән күп эшләмәдем. Наил абый мин Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ын куйганда күмәк күренешләрдә катнашты. «Бәрмәнчек» ансамбле белән «Гөргөри+» театральләштерелгән тамашасын куйдык. Анда бергә киңәшеп эшләдек. Наил Дунаев һәм Гәрәй Рәхим мине чын «керәшен худсоветы» аша уздырдылар».
«Бәрмәнчек» керәшен ансамбле җитәкчесе Артур Поляков: «Николай Иванович Дунаев турында әйткәндә, аның иң яхшы бер сыйфатыннан башлыйм – ул туры сүзле иде. Бик матур эшләдек. «Гөргөри кияүләре»н чыгарганда да без бары тик аңа гына таянып чыгарган идек. Гөргөри ролен ул гына башкарырга тиеш иде. Ул аны бик матур башкарды. Аңа кадәр концерт программасы да чыгарган идек. Республика буенча йөртеп чыккан идек. Бик рәхәтләнеп алынган иде. Керәшен гореф-гадәтләрен үзенең оныгына тапшыру иде мәгънәсе. Ул анда кечкенә бала белән уйнады. Сәхнәгә чыгып кәрҗин үрде – шундый образда иде.
Безгә яхшы мөнәсәбәттә булды. Бигрәк тә миңа. Мин Камал театрында эшләгәндә, «Бәрмәнчек»кә директор кирәк булгач, мине тәкъдим иткән булган. Мине бик ярата иде. Ул ачык кешеләрне ярата иде. Бик укымышлы иде. Аны бик кадерләдек. Матур эшләдек. Авыр туфрагы җиңел булсын!»
Әтнә театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин: «Дәүләт театры буларак Әтнә театрының беренче спектакле – Флорид Бүләковның «Сөясеңме? Сөймисеңме?» әсәре булды. Беренче коймак төрле булмады, әмма камырын басканда кыенлыклар булмады түгел. Премьера якынаеп килгәндә, баш геройны уйнаучы Таһир Фәйзрахманов авырып китте. «Тазарган очракта да уйнап чыгар хәлем юк», – диде. Нишләргә? Декорацияләр әзер, костюмнар тегелгән. Үзешчән коллектив түгел бит, оешып чыга алмаса, җавап тотасы бар. Күркәм гадәт буенча, ярдәмгә Камал театры килде. Театр директоры мәрхүм Шамил Закиров – рөхсәтен, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев – фатихасын, олпат артистыбыз Наил Дунаев ризалыгын бирде дә, без Камал театрына киттек.
Әтнә театры артистларын Камал театры белән куркытып булмый, әлбәттә, әмма аларның уенын күрү – бер нәрсә, ә бер сәхнәдә уйнау – бөтенләй башка. Даһи щепкинчыларның берсе Әтнәдә уйнарга ризалыгын бирсен әле! Без һәвәскәрләрдән әвәләнгән артистлар «аның белән ничек уйнарбыз» дип кайгырыштык. Грим бүлмәсенә уздык. Олы тормыш юлы узган, дөньяның бөеклеген дә, түбәнлеген дә күргән, кешеләрнең кабахәтлеген дә, изгелеген дә күргән һәм берсенә дә аптырамаган аксакал карашы! Ул арада фокусчы сыман термос тартып чыграды. Дунай термосыннан күп эчтек без ул чәйне. Балыкчының үләннәр салып ясалган тәмле чәен!
Наил абый белән бер сәхнәдә эшләү безнең өчен чын мәктәп булды. Төгәллек, дисциплина, партнерыңнан бигрәк үзеңә карата таләпчәнлек – без бу сыйфатларны ярты гасыр сәхнәдә яшәгән артистта күрдек. Оныгы булырлык режиссерны тыңларга әзер булуын, шунда ук аталарча аны якларга әзер булуын күрдек. Бу тәҗрибә олпат артистның үзенә кирәк булгандырмы, әмма аңа безнең белән аралашу ошады бугай. Камалга шуннан соң ничә килсәк тә, «минекеләр килгән» дип каршы ала иде. 75 яшьлек юбилеена әзерләнгәндә: «Камал сәхнәсендә Әтнә театры артистлары белән «Сөясеңме? Сөймисеңме?»не уйныйк», – дигән икән. Җанашым, шулай дигән. Алай булмады инде, «Гөргөри кияүләре»н күрсәттеләр бугай.
Наил абыйның китеп баруын бик авыр кичерәбез».
2006 елгы «Керәшен чибәре», «Татар-информ» журналисты Алена Гурьянова-Низамова:
«Николай Дунаев белән төрле чараларда, концертларда – керәшеннәр җыелган җирдә очраштыргалый идек. Бер мизгел истә калган. Казан филармониясендә ниндидер чарага ашыгуым – соңга калам, бер минут буш вакытым юк. Алда – Николай дәдәй белән тормыш иптәше Татьяна түти, парлы күгәрченнәр кебек салмак кына атлап, гөрләшә-гөрләшә, филармониягә таба атлый. Ниндидер җылылык, якынлык, бер-берсенә хөрмәт ишетелә иде аларның тавышында. Артларыннан барганда ук, керәшеннәр арасыннан чыккан шундый шәхесләрнең барлыгына сөенә-сөенә куып тоттым. Сүз катып, сөйләшеп киттек. Николай Дунаев – күп еллар «Керәшен чибәре» титулына лаек булучыларны сайлаган олы дәдәй безнең. Шуңа уртак сүзләр дә тиз табылды. Казан уртасында «үзебезнекеләр»не очрату аларга да, миңа да ниндидер якынлык хисләре өстәде кебек тоелды. Шул вакытта Николай Дунаев миңа татар журналистикасында үз урынымны табарга кушты: «Интертат» кызына уңышлар алайса», – дип озатып калды.
Кешенең кадере үзе киткәч кенә арта шул. Кичә, «Николай Дунаев киткән» дигән хәбәрне ишеткәч тә аңлатып булмаслык хисләр өелде. Керәшеннәр арасында иң югары баскычларга күтәрелә алучылар болай да сирәк, хәзер ул буын да китеп бара. Алмаш та куе күренми...
Николай Дунаев бөтен керәшен өчен асыл зат иде ул. Матур, затлы, «алтын багана» дип сөйләшәбез андыйларны. Татар театры сәхнәсендә аннан соң хәзер Олег Фазылҗан белән Юрий Павлов кына калып бара кебек. Юрий Павловны күтәрәсе иде...»